Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Ия белән хәбәр арасында сызык

Скачать
1.94 МБ, 321442.ppt Автор: Галеева Лилия Замиловна, 20 Мар 2015

Тема: Ия белән хәбәр арасында сызык.

Максат: 1. Җөмлә кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү; ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын тикшерү .
2. Укучыларның телдән сөйләм осталыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Укытучыларга карата игътибарлылык, ихтирам һәм алар белән горурлану хисе тәрбияләү.
Метод һәм алымнар: Әңгәмә, күнегүләр, тест эшләү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәр формалаштыру.
Җиһазлау: Укытучы елы символы, дәреслек, мультимедияле презентация, интерактив такта, “Укытучыма”, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җырларының аудиоязмасы, карточкалар.
Дәрес барышы
1. Оештыру
. Уңай психологик халәт булдыру.(Тын гына “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җырының аудиоязмасы яңгырый)
Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Тактага язылган сүзләргә игътибар итегез әле. (Слайд №1) Әйдәгез канатлы сүзләрне укып китик:
“Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, башымны иеп , үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга дияр идем мин”.
(Лена Шагыйрьҗан)
“Укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре – сезнең эшегезне дөрес юлга куючылар. Шуның өчен аларның әмерләрен җиренә җиткереп үтәгез, тыйган эшләренә якын бармагыз”. (Риза Фәхретдин)
“Укытучы һәм тәрбияче булып туарга кирәк; алар белән тумыштан бирелгән сәләт идарә итә” (Лев Толстой)
- Бу канатлы сүзләр нинди һөнәр ияләренә багышлана, укучылар?
- Укытучыларга.
- Әйе. Җыр эчтәлегеннән, канатлы сүзләрдән аңлагансыздыр инде, әлбәттә укытучыларга. Димәк, бүгенге дәресебезнең тәрбияви темасы укытучыларга багышланса, грамматик темасы “Ия белән хәбәр арасында сызык” дип атала. (Слайд № 2-3)
Максатыбыз: Җөмлә кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү; ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын тикшерү; телдән сөйләм осталыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү; укытучыларга карата игътибарлылык, ихтирам һәм алар белән горурлану хисе тәрбияләү. (Слайд № 4)
2. Актуальләштерү
- Әйе, элек-электән халкыбыз Укытучыны бик ихтирам иткән, аңа хөрмәт белән караган, аны Остаз дип атаган. Һәр кешенең – эшченең дә, галимнең дә, бөек акыл ияләренең дә Остазы булган. Аларның һәрберсе ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт белән ихтирам хисләре белән искә алалар.
- Һәр кеше дә укытучы була аламы соң? Укытучыга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
- Укытучы гадел, белемле, шәфкатьле, миһербанлы, зыялы, таләпчән, ышанычлы, ягымлы, чыдам, уңган, зирәк, максатчан, талантлы ...
- Ә сезнең укытучыларыгыз нинди? Сезгә яраткан укытучыларыгыз турында сөйләргә өйрәнеп килергә кушкан идем. Әйдәгез, өй эшен тикшереп үтик.
Укучы чыгышы. Мин мәктәбебезнең математика укытучысы Панкрушина Наталья Михаил кызы турында сөйләргә телим. Ул – тәҗрибәле белгеч. Дәресләрдә бик таләпчән. Кайчакта кырыс та була. Уйлавымча, ул укыткан фән моны таләп итә. Математиканы яхшы белим дисәң, укытучыны һәрвакыт игътибар белән тыңлап, ул кушканны төгәл үтәргә кирәк. Шуңа да карамастан, Наталья Михайловна безне, укучыларын, бик ярата. Безне музей, экскурсияләргә алып бара. Сыйныф сәгатьләрен бик кызыклы итеп оештыра. Наталья Михайловнаны элеккеге укучылары да онытмый: бәйрәмнәрдә килеп котлап китәләр. Мин дә аңа эшендә зур уңышлар, түземлелек телим!
(Берничә укучы өйдә әзерләп килгән язмаларын укый).
- Теләкләрегез, матур иншаларыгыз өчен рәхмәт. Мин дә теләкләрегезгә кушылам. Укытучы өчен сезнең тырышып укуыгыз, тәртипле булуыгыз, әти-әниегезне яратуыгыз, олыларны хөрмәт итүегез зур шатлык.
3. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру
- Укучылар, без бүген дә җөмләнең баш кисәкләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куябыз. Экранда бирелгән уку-белем темасына караган халык мәкальләрен карап үтик әле.

(Слайд № 5)
Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.
Уку – энә белән кое казу.
Сүз – күңелнең көзгесе.
Хезмәте каты – җимеше татлы.
Китап - белем чишмәсе.

Экранда бирелгән җөмләләрне тикшерү. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлату, ия белән хәбәрен табу, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен билгеләү. Үзегез теләгән икесен дәфтәрегезгә күчереп языгыз.
Нәтиҗә ясау. Кагыйдә ачыла. (Слайд № 6)
Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела .
Мәсәлән: 1) Бар булган һөнәрләрнең башы – укытучы.
2) Ул – тәҗрибәле белгеч.
Хәбәр составында төрле көчәйткеч кисәкчәләр дә булырга мөмкин. Сызык бу очракта да куела.
Мәсәлән: 1) Яз – яз инде ул.
2) Шигърият - үзе җыр ул.
4. Белем һәм күнекмәләрне тигезләү һәм ныгыту. (Слайд № 7-8 )
1) Карточкалар белән эш (4 вариант) Бирелгән сүзләрне кертеп, ия белән хәбәр арасында сызык куярлык итеп җөмләләр төзергә.
1 вариант: 2010 , Укытучы , ата-ана, тәрбияләү, бурыч;
2 вариант: көз, вакыт, муллык, хезмәт, җимеш, тырышлык;
3 вариант: урман, һава, чыганак, табигать, туган як, гүзәл;
4 вариант: бәйрәм, Сабантуй, мәйдан, милли көрәш.
Карточкалар белән эш тикшерелеп үтә. Нәтиҗәләр ясала.
2) Тәрҗемә эше. Дәреслектән 79 нчы күнегүне төркемләп эшләү. Рус телендәге ия белән хәбәр арасында сызык куелган очракларны карап үтү, татар җөмләләре белән чагыштыру. Икешәр җөмләне тәрҗемә итеп язып алу. Нәтиҗә ясау.
Тактада сүзлек эше:
чыганак – источник игелекле –благородный сәламәтләндерүче - исцелитель
тәүлек – сутки үзтәнкыйть – самокритика максат, нигез - мотив

3) Интерактив тактада эшләү. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез, тыныш билгеләрен куегыз һәм ия – хәбәрнең асларына сызыгыз.(Тактага укучылар чыга)
Мисаллар: 1) байлык, ул, вакыт, хәзинә .(Вакыт ул – байлык, хәзинә)
2) рухи, тел, дәвасы, ул, халыкның. ( Тел ул – халыкның рухи дәвасы)
3) милли балетына, берсе, Фәрит Яруллин, нигез салучыларның, татар.( Фәрит Яруллин – татар милли балетына нигез салучыларның берсе).
4) иң беренче, милләтне, тел, милләт иткән (Тел – милләтне милләт иткән иң беренче шарт)
5) татар, нигез салучы, Салих Сәйдәшев, композитор профессиональ, музыкасына (Салих Сәйдәшев – татар профессиональ музыкасына нигез салучы композитор)
5. Тест тикшерү. (Слайд № 9)
1. Җөмләнең баш кисәкләре - ...
А) ия, хәбәр
Ә) ия, хәбәр, эндәш сүз, кереш сүз
Б) ия генә
В) хәбәр генә
2. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. җөмләсенең баш кисәкләре...
А) кадерләгән халык
Ә) телен кадерләгән
Б) халык кадерле
В) халык кадерле булыр

3. Кайсы җөмләдә сызык (–) куела
А) Су ( ) дөньяның иң кыйммәтле байлыгы.
Ә) Без ( ) сигезенче сыйныф укучылары ( ) төрле югары уку йортларына укырга керергә әзерләнәбез.
Б) Дусты бүләк иткән китап аңа ( ) ягъни Маратка () бик ошады.
В)Югарыда ( ) агач башларында () салават күпере күренә.

4. Улым, бүген мәктәптә ничәле алдың? җөмләсендә улым ...
А) ия
Ә) хәбәр
Б) эндәш сүз
В ) исем
5. Бирелгән җөмләләр арасында кайсысына сызык куелмый?
А) Тел ул () халыкның рухи дәвасы.
Ә) Бу () минем өчен() бик кызыклы һөнәр булып тоелды.
Б) Укытучы һөнәре () мактаулы һәм җаваплы һөнәр.
В) Ялган сөйләү,гайбәт, саранлык, ялкаулык () тискәре сыйфатлар


Җавапларны тикшерү. (Слайд № 10)
1- А , 2- В , 3-А, 4-Б, 5-Ә.
6. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.
- Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты, без бүген нинди җөмләләрне карап үттек?
- Җөмләнең баш кисәкләре нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

Билгеләр кую. Алдагы дәрестә дә бу теманы дәвам итәрбез. Дәресебез азагында укытучыларга турында бер шигырь тыңлап китик.(Бер укучы сөйли)
Укытучым
Сез дөньяда- иң белемле кеше, Дөньяда Сез - иң таләпчән кеше
Сезнең дәрес- тормыш ачкычы. Таләпчәнлек – тәртип юлдашы.
Иксез-чиксез фәннәр киңлегендә Тәртип булган җирдә тормыш матур,
Маяк бит Сез, әйдәп баручы. Зур уңышка ачыла юл башы.
Безнең өчен Сез - иң ягымлы кеше,
Йомшак сүзле, изге күңелле.
Белем орлыкларын җайлап кына,
Өләшүче дә ул - Сез түгелме!?.
Кайгыртучан да Сез, ә без һаман, Белемле дә, кайгыртучан да Сез,
Мәшәкатьләр табып торабыз. Таләпчән дә, һәрчак ягымлы.
Мәктәптә Сез - икенче әни безгә, Күңел күгемдә Сез Укытучым-
Әни булгач, тыныч дөньябыз. Йөрәгемә иң-иң якыны.

6.Өй эше 2 дәрәҗәдә бирелә.
- мәҗбүри эш: Кагыйдәне өйрәнергә, әдәбият дәресләрендә без укыган әсәрләрдән ия белән хәбәр арасында сызык куелган җөмләләргә 5 мисал табып язарга.
- иҗади эш. Бүгенге темага караган сүзләр белән шигъри дүртьюллык язарга.


Автор: Галеева Лилия Замиловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
презентация Ия белән хәбәр арасында сызык Галеева Лилия Замиловна 20 Мар 2015
разное Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары. Мухина Римма Ринатовна 20 Мар 2015
документ Тест. Җөмләнең баш кисәкләре: ия белән хәбәр (7 нче класс) Гайнуллин Тауфикъ Талгатович 31 Мар 2015
документ “Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты. Гиниятуллина Гульсира Фоатовна 20 Мар 2015
документ Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 24 Янв 2016
документ Керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча программа 2002 нче елның апрелендә ТР Президенты М,Ш,Шәймиев керәшен лидерлары белән очрашуда әле үзебезнең татар халкы арасында да күп кенә проблемалар барлыгын билгеләп үтте.  Шулай ук керәшен т Ахметшина Лариса Михайловна 20 Мар 2015
разное Балалар бакчасы hәм мәктәп арасында дәвамчанлык Гилязова Эльмира Рамазановна 31 Мар 2015
документ Җөмләнең баш кисәге - хәбәр Ибрагимова Энже Юнисовна 20 Мар 2015
презентация Хәбәр төрләре Ситдикова Гулия Нургаязовна 20 Мар 2015
презентация Сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш Арсланова Зульфия Замиловна 20 Мар 2015
документ конспект "Ак каеннар арасында" Габдрахимова Амина Хадиевна 5 Апр 2015
разное Урок математики 4 класс Голованова Ия Ивановна 30 Мар 2015
разное Урок математики 4 класс Голованова Ия Ивановна 30 Мар 2015
документ План-конспект урока "Хәбәр һәм аның белдерелүе". Ахунова Венера Салиховна 20 Мар 2015
документ "Безнең кулда көч һәм сәләт"( 9-10 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән бәйге) Сафиуллина Гульфия Минехаковна 20 Мар 2015
документ Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез" Каюмова Рокия Фаратовна 4 Апр 2015
документ Рус телле балалар арасында татар телен өйрәнүгә позитив караш формалаштыру ысуллары Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна 8 Дек 2015
документ 4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе Салаватуллина Гульшат Шараповна 15 Окт 2015
документ Тема: Теркәгечләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре. Газизова Гелюся Рахимановна 31 Мар 2015
разное Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Сказ о четырехугольниках Цыганкова Ия Юрьевна 21 Мар 2015
разное Использование современных образовательных технологий при обучении ИЯ Задворнова Людмила Александровна 21 Мар 2015
аудио Ия- дети Моторина Галина Николаевна 31 Мар 2015
разное "Ладошка к ладони-болезни прогоним" Бацурина Ия Юрьевна 31 Мар 2015
разное Спортивно-развивающий комплекс "Репка" Бацурина Ия Юрьевна 31 Мар 2015
презентация Презентация Халюкова Ия Юрьевна 4 Апр 2015
документ ДЕНЬ МАТЕРИ Анашкина Ия Владимировна 7 Дек 2015
документ Организация предшкольного образования Логинова Ия Андреевна 31 Мар 2015
таблица Компьютерные тесты Хабибулина Ия Григорьевна 20 Окт 2015
документ Воспитательная программа Хабибулина Ия Григорьевна 20 Окт 2015
документ Урок-конспект Багулова Ия Томаевна 31 Мар 2015
презентация, документ 4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе Хусаенова Рамзия Рауфовна 20 Мар 2015
документ ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы) Галимуллина Лилия Галиевна 31 Мар 2015
документ Балалар белән уйнарга Давлетшина Венера Наилевна 20 Мар 2015
разное Табигый материаллар белән эш Минхайдарова Резеда Рафисовна 7 Апр 2015
видео Гаилә белән карау өчен татар телендә мультфильм Гайнуллин Рамиль Рашитович 11 Апр 2016
документ Методика преподавания ИЯ Семенченко Светлана Викторовна 20 Мар 2015
документ Конспект урока чтения .3класс. "Проказы старухи зимы" Ивашова Ия Викторовна 20 Мар 2015
документ Мероприятие "Мой Ямал" Яр Ия Сергеевна 20 Мар 2015
документ Анкета по изучению степени удовлетворенности работой учителя ИЯ Миронова Анна Васильевна 20 Мар 2015