Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы

Тема: Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”

Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыларның сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, поэманы анализларга, сурәтләү чараларын табарга өйрәтү, авырлыклар килгәндә югалып калмаска. Дөрес юлны, үзеңә ошаган һөнәрне сайларга кирәклеге турында әңгәмә алып бару, И.Юзеев иҗатына мәхәббәт уяту.

Материал: Илдар Юзеевның портреты,китаплар күргәзмәсе, тормыш юлына багышланган газета, дәреснең эпиграфы язылган плакат, аудиоматериал, И.Юзеев сүзләренә язылган җырлар.

Дәрес барышы

  • Актуальләштерү.
  • Укучылар, без бүгенге дәрестә Илдар Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыкларбыз, “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасын анализларбыз.

    Хәзер ,укучылар, Илдар Юзеевның поэмаларыннан сез ятлаган өзекләрне тыңлап үтәрбез.

    “Язылмаган поэма”, “Соңгы сынау”, “Әнкәй” , ”Сирень чәчәге”, “Миләүшә”.

    Укучылар, тагын бер поэмасыннан өзек тыңлап үтик.Игътибар белән тыңлагыз.Бу өзек кайсы поэмадан икән?

    -“Таныш моңнар”. Иң беренче язган поэмасы. Шушы поэма белән таныла.

    - Поэма нәрсә ул?

    -Поэма – бик үзенчәлекле жанр. Ул проза, лирика һәм хәтта драма сыйфатларын бергә синтезлау мөмкинлеге тудыра. Кемдәдер аның кайсыдыр ягы көчлерәк була. Минем уйлавымча, И.Юзеев менә шушы әдәбиятның өч төренә караган асыл сыйфатларны үлчәү тәлинкәсен

    бозмаслык итеп куллана ала шикелле. Поэма жанрында эшләвенең сәбәбе нәкъ менә шул булса кирәк.

    2. Яңа белемнәрне формалаштыру.

    1964 нче елда язылган “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасы шартлы алымнарга таянган, көчле драматизмга да ия лирик-психологик әсәр.

    Мин сезгә поэманы өйдә укып, анализларга әзерләнеп килергә кушкан идем.

    -Поэманың сюжеты нинди?

    -Сюжет сызыгын ачыклыйк.

    -Сюжет үстерелешеннән чыгып, поэманың темасын билгелик.Әсәр нәрсә турында?

    -Яшьлектә тормыш юлын сайлау хакында.

    И.Юзеевның “Балалык” дигән шигырен тыңлап үтик.

    Без өйрәнә торган поэманың башлам өлешендә дә балачак сурәтләнә.

    Башлам өлешен тыңлап карыйк.

    “Ага чишмә” җырының бер куплетын тыңлау.

    Юл башын сурәтләгән өлештә аның авырлыгын шагыйрь җыр аша әйтә, табыйк әле.

    Бер дә генә нужа күрмәенчә,

    Ир булалмый ата баласы...

    Димәк, егетләр төрле авырлыклар узачак, инде хәзер үк алар ишкәк артына утырган.

    -Укучылар, поэмага нинди образ килеп керә?

    -Кәккүк. Аның вазифасы нинди?

    -Ул яшьләрне күзәтеп, искәртеп киңәшен биреп тора.Халыкның бик борынгы чорлардан килгән ышанулары буенча, кәккүк кеше гомеренең озынлыгын әйтеп бирүче кош.

    -Көймә образына тукталыйк. Көймә – тормыш көймәсе, су юлы- тормыш юлы.

    Көймә, кәккүк турындагы җырларны искә төшерик.

    - “Парлылар йөри көймәдә”, “Кәккүк”, “Көймә генә килә генә”, “Көймәдә”, “Ишкәк ишкәндә”, “Ялгыз көймә” һ.б.

    - Тагын нинди образ бар?

    -Төн кешесе.

    Авазлар ишетелә.Фазылның көймәдән төшеп калу урыны китерелә. Куркыныч авазлар ишетелә.

    Төн кешесенең график сурәтен укыйк әле.

    Ул кирегә китеп бара иде,

    Үзе төн шикелле кара иде.

    Төн кешесе аша, Фазылның караңгы киләчәген, авыр язмышын күрәбез.

    “Әйттер, типтер, сиптер,әйдә,

    Без җирдә кунак кына!”

    Фазыл рәхәт тормыш эзләп китә.

    -Аннан соңгы өлештә нәрсә сурәтләнә?

    -Ике егетнең юлы сурәтләнә. Монда инде моңлану, борчылу юк. Шатлык, өмет алыштыра.

    -Моны нинди сүзләр аша күрәбез?

    -“Иш,дускай!”, “барабыз” сүзләренең кабатлануы аша. Икәү генә калган дуслар югары уку йортын тәмамлыйлар. Берсе – капитан, икенчесе шагыйрь була. Берсе шигырь диңгезендә йөзсә, икенчесе – Каспийны үз итә.

    Поэманың соңгы бүлекчәсендә лирик мин суд залында иптәшен очраткан чакта, урамнан быргы кычкыртып, тагын пионерлар уза. Алар алдында да, синең, минем алдымда да – ике юл.

  • Моны ничек аңлыйсыз?
  • Һәркем үз юлын үзе сайларга тиеш. Ләкин сайлаганда ялгышырга ярамый! Җирдә үз сукмагыңны табарга. Тормыш сынауларын җиңәргә кирәк.
  • Сез язмышыгызны ничек сайларга уйлыйсыз?
  • Поэма тулысы белэн хис-кичерешлэр дулкынында язылган, ритм узгэрешләре, ассонанс, рефрен, аваз уйнату алымнары, ялгаулар, риторик эндәш һ.б. поэмага гаҗәеп яңгыраш бирә, андагы лирик башлангычны кутәрә.

    Әйдәгез, укучылар, хәзер шушыларны табып карыйк. Рифма – исемдэ, төшемдә, узды-сузды, җитте-китте.

    Риторик эндәш.

    Сулар кая илтә икән,

    Безне ниләр көтә икән, кәк-күк!

    Ялгау.Көймәдә кит, дусларыңны ташлама,- ди кәккүк, - ташлама,

    Гомер юлы әнә шулай башлана, - ди кәккүк, башлана.

    Рефрен. Ишетәсеңме, урманда киңәш бирә кем анда?

    “Бер-ике-өч!”, “Өчәү чыктык ерак юлга”, “Өч ел бардык”, “Җиде көн, җиде төн дигәндә” кебек юллар поэманың эчтәлеген, мәгънәсен ачуга ярдәм итәләр.

    Татар халык әкиятләрендә, ышануларында бу саннар бик абруйлы билгеләр.

    Сез бу саннар кергән нинди мәгънәләр беләсез?

    “Җиде юл чатында”, Җиде кат үлчә, бер кат кис”.

    Поэманың үзәк идеясен ачыклыйк.

    “Өчәү чыктык ерак юлга”- кайбер башка әсәрләрендәге кебек, көрәшкә,хезмәткә, тормышка сәләтсез кеше явызлыккорбаны була, дигән фикерне тагын бер кат ачыклый.

  • Бу поэмасы аша И Юзеев нәрсә әйтергә тели?
  • Яшьлек, матурлык, туган җиреңә мәхәббәт кебек олы төшенчәләрне укучы күңеленә шигъри дулкында сеңдерә.
  • Дәресне йомгаклау.
  • Өйгә эш.”Мәңгелек белән очрашу”әсәрен укып анализлау.


    Автор: Шакирова Фавзима Соппуховна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    разное И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы Шакирова Фавзима Соппуховна 20 Мар 2015
    документ И.Юзеев "Өчәү чыктык ерак юлга" Шакирова Фавзима Соппуховна 20 Мар 2015
    документ Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам" Шарафуллина Гульфия Фаритовна 26 Окт 2015
    документ "Сыйфат" темасына ачык дәрес планы Мубаракшина Лейсан Забировна 2 Мар 2016
    документ Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме) Сафиуллина Гульфия Минехаковна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән "Телнең лексик берәмлекләре" темасы буенча ачык дәрес Ахметшина Лейля Сулеймановна 26 Ноя 2015
    презентация, документ Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты. Мустафина Ильгамия Мингалиевна 2 Мар 2016
    презентация 11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация Урманчеева Розалина Эльбрусовна 7 Дек 2015
    документ "Безнең музейларыбыз" темасы буенча дәрес планы Мухаметзянова Эльвира Айсаровна 20 Мар 2015
    документ 7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы Никитина Альбина Егоровна 20 Мар 2015
    документ 4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы Талипова Эльвира Ахтямовна 27 Фев 2016
    документ 1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы. Талипова Эльвира Ахтямовна 25 Мар 2016
    документ Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
    документ Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес Камалова Ляйсан Рафисовна 20 Дек 2015
    документ Азкомплектлы мәктәптә математикадан ачык дәрес планы. Зарипова Лидия Азгатовна 6 Апр 2015
    документ ачык дәрес "Кышкы уеннар" 2 класс Абдуллина Лилия Ринатовна 20 Мар 2015
    документ "Буш вакыт" (ачык дәрес) Галявиева Чулпан Салихзяновна 20 Мар 2015
    презентация Ачык дәрес "Антонимнар" Сибгатуллина Рафида Дамировна 20 Мар 2015
    документ Ачык дәрес " Сыйфат" Абайдуллина Ляля Фанузовна 20 Мар 2015
    документ Физикадан 8 класста ачык дәрес "Ягулык энергиясе" Нуриева Рамля Равиловна 21 Мар 2015
    документ Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН". Талипова Ильсояр Адиповна 30 Мар 2015
    разное "Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес) Ахтямзянова Милеуша Хузеевна 31 Мар 2015
    документ Ачык дәрес "Чәчәкләр- тормыш яме" Низамова Раушания Марселевна 18 Апр 2015
    документ Ачык дәрес план конспекты "Кыш темасын йомгаклау" Кашапова Милауша Хафизовна 6 Янв 2016
    документ Ачык дәрес план конспекты "Кышкы уеннар" Кашапова Милауша Хафизовна 6 Янв 2016
    документ "Аергыч" темасына ачык дәрес Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
    документ Ачык дәрес"Табигать һәм кеше" Гарипова Гөлсинә Наил кызы 7 Дек 2015
    разное "Дүртпочмаклар" темасына ачык дәрес, 8 класс Закирова Алсу Наилевна 23 Янв 2016
    презентация, документ "Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы 4 Мая 2015
    презентация, документ Сингапур структурасы белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты. Мустафина Ильгамия Мингалиевна 2 Мар 2016
    документ Татарстан Республикасы темасы буенча дәрес планы Мухаметзянова Миляуша Мидехатовна 20 Мар 2015
    документ Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы Алия Бурганетдинова 19 Апр 2015
    презентация, документ 8 класста математика фәне буенча "Санлы аралыклар" темасы буенча дәрес уздыру өчен материал.Бу материал үз эченә дәрес планын һәм презентацияләрен ала. Салахова Ильгиза Габдраисовна 5 Апр 2015
    документ Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе. Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
    документ "Сан" темасына дәрес планы Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
    документ "Әнием, мин сине көтәрмен"(дәрес планы) Закирова Айсылу Юнусовна 1 Апр 2015
    документ Дәрес планы"Африканың эчке сулары" Каримуллина Эльвира Талгатовна 20 Ноя 2015
    документ Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле) Серягина Нурзия Сагитовна 21 Сен 2015
    документ Катнаш кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү hәм кисеп - ябыштыру буенча интегральләшкән ачык дәрес конспекты Шарипова Гөлнара Мөдәрис кызы 7 Фев 2016
    презентация, документ "Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль ) Шафигуллина Ландыш Расиховна 3 Ноя 2015