Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

ЧҮПРӘЛЕ ТӨБӘГЕ ТОПОНИМИКАСЫ.

Кереш

Җирле географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда үк исемнәр бирелгән. Бу исемәр (топонимнар), буыннан-буынга күчә барып, бүгенге көнгәчә артык зур үзгәрешләр, кичермичә, безгә килеп җиткәннәр. Менә шуңа алар әйләнә-тирәнең табигате, халыкның теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, хуҗалык итү ысулы, гореф-гадәтләре турында байтак кына бик борынгы һәм кыйммәтле мәгълүматларны хәбәр итүче чал тарих хәбәрчеләре булып саналалар.

Географик объектларның атамалары (топонимнар) объектның үзе, аның тарихы һәм лингвистик табигате хакында күп төрле информация- мәгълүмат саклыйлар. Бу мәгълүматларны өйрәнү белән топонимика фәне шөгыльләнә, Ф.Эгельс “Табигать диалектикасы” дигән хезмәтендә фәннәрнең үзара тыгыз бәйләнештә торган сфераларын тикшерү зур һәм мөһим нәтиҗәләргә китерәчәген алдан күреп әйткән иде (Маркс К. , Эгельс Ф ., 1961.485) Ф.Эгельсның бу күрсәтмәсе топонимиягә турыдан-туры карый. Чөнки топонимия кимендә өч фән: линвистика, тарих һәм география фәннәре аралыгында тора торган үзенчәлекле фәнни тикшерү объекты булып тора.

Топонимияне һәм антропонимияне (гомумән ономасиканы) тирән һәм күпъяклы итеп өйрәнүнең зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды. Бу турыда күренекле совет телчесе академик Б.А.Серебренников бик хаклы рәвештә: “Бөтендөнья тел белеменең хәзерге этаптагы үсеше бик күп төрле телләр материалында алып барыла торган топонимик тикшеренүләрнең куәтле үсее белән характерлана. Табигый ки, то

понимиканы тел өйрәнү максатында файдалану мәсьәләсе килеп туа”, -дип язды ( Серебренников Б.А.,1973,97

Һәрбер телнең, шул исәптән татар теленең дә, күп тармакларны (гидрографик, орографик, геоботаник,зоонимик, ойкономик һ.б. терминнарны ) үз эченә алган җирле географик терминологиясе һәм топонимиясе, үзара тыгыз керешкән хәлдә, тел яшәеше-хәрәкәтенең гаять катлаулы һәм үзенчәлекле иҗтимагый бер организмын тәшкил итә. Менә шуңа топонимика-башлыча билгеле бер региондагы топонимик фактларны, күренешләрне һәм процессларны күпъяклы өйрәнеп, читен сорау-проблемаларны дөрес чишәргә омтылып, ирешелгән объектив гыйльми нәтиҗәләрне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүче катлаулы комплекслы фән ул. Топонимикада фәнни объективлыкка ирешү өчен, бер яктан, фактларны мөмкин кадәр күп итеп туплау һәм җентекле анализлау, шулар нигезендә чын фәнни фундамент булдыру таләп ителсә, икенче яктан, бу фундаментның үзен хәрәкәттә, диалектик үсештә, башка фәннәр белән тыгыз мөнәсәбәттә карау сорала1.

Курс эшебезнең исеменнән үк күренгәнчә, алдыбызга куелган максатыбыз – Чүпрәле төбәгенең топонимикасын өйрәнү. Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычларны билгелибез:

- Чүпрәле районына кергән авылларның топонимикасын эзлекле өйрәнү;

- Чүпрәле районының авылларының гидронимикасын өйрәнү;

- Әлеге тикшерү эшебезнең бүгенге көндә алып торган урыны, әһәмияте турында ачыклау;

- Төрле галимнәрнең хезмәтләренә күзәтү ясау.

Алдагы язылып үтелгән фактлардан чыгып, курс эшебезнең алынган темасы актуаль дип саный алабыз, чөнки әлеге төбәк турында бу юнәлеш буенча фәнни хезмәтләрдә материал аз дәрәҗәдә. Озак еллар, хәттә гасырлар дәвамында топонимика фәне белән аерым кешеләр генә шөгыльләнеп

___________________

1

Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе.- Казан. КУ нәшр., 1998.-Б5.

килделәр. Соңгы елларда бөтен җир шарында, шул исәптән Росся Федерациясендә һәм, гомумән, элекке Союзда топонимик тикшеренүләргә, ягъни географик атамаларны өйрәнүгә кызыксыну артты. Аларны җыеп системага салу, килеп чыгышларны ачыклау, төрле яклап классификацияләү һәм страфикацияләү интенсив төс алды. Соңгы вакытта җирле географик атамаларны тарихчылар, геграфлар һәм лингвистлар тарафыннан интенсив өйрәнелүе очраклы хәл түгел. Бу – топонимиканың фәнни үсеш белән бәйләнешле.

Эшебезнең төп тикшерү объекты итеп алынган регион – Татарстан Республикасының Чүпрәле районының топономия белешмәсен барлау. Предметы Чүпрәле районы авылларының топономиясе, гидрономиясе турында материаллар туплау. Фәнни нигез: Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: КУ нәшр.,1998.- 438б.

Чүпрәле районының топонимикасын өйрәнү халыкның тарихи үткәннәре, теле, географик мохитының күп кенә бәхәсле якларын ачу, хәл ителмәгән мәсьәләләрен аныклау өчен кыйммәтле фәнни материаллар бирә. Географик атамаларны өйрәнү нәтиҗәсендә без әлеге регионның тарихи үткәне, хуҗалык үсеше, географик үзенчәлекләре, халык тарихы, типо- һәм этногенезы, тел тарихы һәм башкалары ачыла һәм аныклана.

Гомумән, татар теленең җирле географик терминнарын һәм атамаларын, топонимиясен, төрле чыганаклардан бергә туплап-җыйнап, тулы системасын эзлекле рәвештә җентекләп тикшерүнең фәнни-теоретик әһәмияте һәм гамәли зарурияте бик зур.

I бүлек.Чүпрәле төбәге тарихы.

1.1. Чүпрәле (районы) сүзенең килеп чыгышы һәм барлыкка килү

еллары.

Тарихи мәгълүматлар күренгәнчә, Чүпрәле якларына мишәрләр Казан ханлыгы чорында килеп чыкканнар булырга тиеш.

Әмма бу алар килгәнче, монда кешеләр бөтенләй яшәмәгән дигән сүз түгел. Үткән гасырның 60-70 нче елларында республиканың археологик экспедицияләре бу төбәктә иртә болгар һәм аннан да элеккерәк чорларга караган берничә дистә торак калдыклары урыннарында казу эшләре алып бардылар. Шулар нәтиҗәсендә Городище (бу авылны чуашлар “кала елгасы” дип атыйлар). Чуаш Бизнәсе, Иске Ишле, Матак, Татар Шатрашаны, Яңа Чәке авыллары тирәсендә болгар авыллары эзләре, көнкүреш әйберләре, каберлекләр, кабер ташлары кебек җисми материаллар да табылды (Субаев Р.С., 2000). Картлар сөйләве буенча, Городище авылы янындагы хәрби шәһәрчек һәм хәрби пост әле Екатерина 2 патшалык иткән чорларга кадәр сакланганнар.

Г.Ф. Саттаров язуынча, Иске Чүпрәле авылы исеме утырган урынының физик-географик үзенчәлеге белән бәйләнешле. Бу авыл урыны урман белән капланган булган. Чынлы елгасына коя торган бер елгачык буенча ике карт килеп чыкканнар. Алар елгачыкта суның күбекләнеп агуын күргәннәр, шунда берсе: “Кара инде, чүпрә кебек күбекләнеп күперә, чүпрәледер бу”,- дигән. Шушы елгачыкка карата, аннан соң авылга да Чүпрәле исеме берегеп калган, имеш (Миңлебаев К.С., Алимов З.Җ., 2002: 15).

Г.Ф.Саттаровның фикере мәрхум Барый абый Шәриповның сөйләве белән дә раслана. Аның әйтүенчә, Әбделман бабайлар элек Идел буенда торганнар. Аның улы Абдулла, Абдулла улы Биаман, Биаман улы Мөшәрәп, аның улы Мөхәммәтшәриф. Аларны чукындырырга дип руслар киләләр. Әбделман бабайлар, ризалашкан булып, русларга “керцемә” (өйдә ясаган исерткеч эчемлек. – И.Г.) эчертәләр, терлек суеп ит ашаталар. Руслар исереп йокыга талгач, качып китәләр һәм Чүпрәле якларына килеп чыгалар. Бер чишмә буенда ял итәргә туктыйлар. Аның суы тәмле була, ләкин чүпрә исе чыга. Әбделман бабайлар шунда урнашып калалар, авылга Чүпрәле исеме бирелә. Шулай итеп, черү процессы барган, чымырдап әчү күренеше хас булган баткаклык, сазлыклы урыннары бабаларыбыз, чүпрәгә охшатып, Чүпрәле дип атаганнар.

Чүпрәле тирәсендә сазлыклы урыннар күп.

Хәзер дә “Селхозтехника”, “Юллар төзү идарәсе”, “Колхозара төзелеш оешмасы” урнашкан җирләрдә җир астыннан чишмәләр бәреп ята.

Чүпрәле районы 1930 елның 30 августында оештырыла. Үзәге - Иске Чүпрәле авылы. 1935 ел башында Чүпрәле һәм Буа районнары территорияләре өлешеннән Буденный (соңрак Чынлы, дип атала) оеша. Үзәге-Иске Шәйморза. 1963 ел башында Чүрәле районы хәзерге составында кабат оештырыла.

Районның мәйданы 1047 квадрат километр. Авыл хуҗалыгы җирләре- 82025 гектар, сөрүлек җирләр- 70103 гектар.

Районның 52 авылында (1930 елда 59 була) 9500 гә якын хуҗалык исәпләнә, аларда 28318 кеше, нигездә, татарлар һәм чуашлар яши.

19 җирле үзидарә Советы бар. Күмәкләшүнең башлангыч чорында 60 колхоз төзелә. Хәзерге 26 крестьян хуҗалыклары берләшмәсендә бөртек һәм бөртекле-кузаклы культуралар, шикәр чөгендере игелә, терлекчелек продуктлары җитештерелә.

1.2. Чүпрәле районы антропонимиясе

Антропонимика – ономастиканың ике зур бүлекләрнең берсен тәшкил итә.

Һәрбер телдә кешегә эндәшү, атап әйтү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган бер антропонимик категорияләр бар. Антропоним термины ( грекча антропос – “кеше” һәм онома –“исем” сүзләреннән) кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аҗлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне тулаем атау системасының теге яки бу категориясенә караган конкрет атау берәмлекләрен белдерә. ( Мәсәлән, Закир – исем, Куштан – кушамат, Шакирович отчество, Бакиров – фамилия, Тиктормас – псевдоним һ.б. – болар барсы да антропонимнар).

Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү ктегорияләренә исем, кушамат, ата исеме ( отчество) һәм фамилия керә, ягъни боларның һәрберсе кешене атауның аерым номинатив категорияләре булып санала. Әлеге номинатив категорияләрнең ( антропонимнарның) килеп чыгышын, ягъни генизисларын һәм этимологияләрен, төзелеш – ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш – үзгәреш закочалыкларын онамастиканың антропон

имика дигән бүлеге өйрәнә дә инде.

Антропонимия – теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы. Махсус тикшерүне көтеп ята торган кичектергесез проблемалардан, мәсәлән, татар һәм башкорт халыкларының кеше исемнәрен, кушаматларын һәм фамилияләрен өйрәнүне,

Идел, Чулман (Кама) буе топонимиясенең төрле төрки телләргә караган барлык катламнарына аеруны, фин – угыр топонимиясен тикшерүне һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин.

Борынгы татар теленә хас булган фонетик, лексик һәм грамматик күрнешләрне чгылдыра торган язма истәлекләр безнең көннәргәчә аз сакланган.

Татар теленең тарихи лексикологиясе әлегә аеруча аз эшкәртелгән. Шуңа күрә татар теле тарихын, бигрәк тә тарихи лексикологиябезне өйрәнү, борынгы тел күренешләрен ачу өчен ономастика фәненең роле ифрат зур. Шунлыктан “...халыкларның борынгы тарихын өйрәнү ихтыяҗы топонимияне махсус тикшерүне , шул исәптән аерым географик районнарның гидронимиясен һәм антропонимиясен (ягъни төрки яки башка чыгышлы кеше исемнәрен һәм фамилияләрне) өйрәнүне таләп итә”.

Безнең халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, гаять үзенчәлекле һәм тотрыклы традицияләре бар. Борынгы болгар–татар кеше исемнәренең күбесе җыйнак төзелешле, җиңел әйтелешле булган. Алар башлыча ике , сирәк кенә өч иҗектән торган төзелеш тәшкил иткәннәр. Аз иҗекле төзелеш исемнәрне кыскартып, бозып әйтүгә юл калдырмаган. Ике иҗектән торган исемне тагын да кыскартып әйтү ихтыяҗы булмаган. Ул болай да җыйнак, әйтү, атау- эндәшү өчен уңай.

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.

Кеше исемнәре – күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек,исемнәр бакчасында да төрле җимешләр-исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен барлыкка китергән.

Болгар-татарларда балага исем кушуга нисбәтле төрле ышанулар, йолалар һәм традицияләр белән бәйләнешле исемнәр бар.

________________________

[1]Закиев М.З. О достоинствах и задачахтатарской лексикологии: Вопросы татарского языкознания ( Уч. записки КГПИ, вып.95). – Казань, 1971.

Зур төркем борынгы төрки чыгышлы кеше исемнәренең барлыкка килү мотив чыганаклары болгар-татарларда балага исем кушу белән бәйләнешле борынгы ышануларга, йолаларга һәм традицияләргә нисбәтле.

Мондый исемнәрне, бирелү йола-мотивларыннан чыгып, кырыкка якын төркемчәгә аерып була.

Шуларның берсенә-баланың матур-чибәр,якты-нурлы йөзле булуын теләү исемнәре төркемчәсенә киңрәк тукталыйк.

Җир йөзендәге барлык халыкта баланың матур,чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләү-универсаль күренеш. Дөньяга яңа туган сабыйга исем сайлаганда һәм кушканда, шул теләкне мотив итеп алып,аны чибәрлек-матурлыкны, пакьлек-сафлыкны,яктылык-матурлыкны белдерүче сүзләргә нигезләнеп ясалган исемнәр аша чагылдырганнар. Болгар –татар антропонимиясендә бу функцияне төрки чыгышлы күркле, күркәм, чибәр, матур, сылу, гүзәл, чута (“нур” ,“якты”), багду (“яктылык”), айдын ( “якты”), балкыш, ямь антрополексемалары; гарәби генезислы зариф (“чибәр”), җамал (“матурлык”), нур, һалә (“нурлытаҗ”,“балкыш”), нәфис (“күркәм”,“чибәр”); фарсы чыгышлы раушан (“нурлы”,“якты”, “яктыртучы”), фруз-фруза (“яктыртучы”,“нурландыручы”, “балкытучы”), зифа һ.б. исем компонентлары башкарганнар.

Болгар-татарларда сылу (“гүзәл”, “матур”, “зифа”) сүзе элек-электән хатын-кыз исеме ( Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Айсылу, Гөлсылу, Миңсылу, Таңсылу.

II бүлек. Ислам һәм татар исемнәре

Ислам диненең күпчелек төрки халыкларының шул исәптән болгар-татарларның антропонимиясен формалаштыру һәм үстерүдә тоткан роле зур. Болгар-татарларда Ислам дине йогынтысында кулланылышка алынган гарәп һәм фарсы исемнәре иң ишле антропонимик катлам тудырган. Татар антропонимиконында (исемиятендә) гарәп һәм фарсы исемнәре, X гасырдан башлап, берничә гасыр дәвамында туплана һәм үсә барганга, сан ягыннан иң зур күпчелекне (исемнәребез хәзинәсенең 70-75 %ын) тәшкил итә һәм күбесе бүгенге көндә дә актив кулланыла.

Болгар ханы Алмуш (алмасхан) Балтавар тарафынна 922 елда Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң, Идел-Кама болгарларына гарәп сүзләре һәм исемнәре үтеп керә башлый: Габдрахман, Габдулла, Ибраһим, Хәбибулла, Габбас, Хәсән, Хөсәен, Фазыл, Фәзерахман, Мансур, Фатих, Вәлит, Шәмсетдин, Гомәр, Госман, Гали, Гайшә, Хәдичә, Фатыйма, Рокыя, Әсма, Зәйнәп, Рабига, Сафия, Хәлимә,Әминә, Зөлфия, Сания, Әлфия, Әнисә, Халисә.

Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән, татар теленең дә, башлыча Ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта гасырларда фарсы теле шактый нык булышлык-арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Шәрык илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын-Урда һәм Казан ханлыгы чорларында , татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Бану, Гәүһәр, Гөлнара, Гөлсинә,Гөлзифа, Гөлназ, Гөлшат, Гөлҗиһан, Гөлчирә, Диларә, дилә, Диләфрүз, Лалә, Нияз,Раушан-Раушания, Рушат, Рөстәм, Сәрвәр, Фәрһад, Фәйрүзә) кергән.

Татар исемнәре хәзинәсендә меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән кергән исемнәр барлыкка килгән һәм алар үзләре берничә катнаш этнолингвитик катлам тудырган. Әйтик, миңлегаян, Мөхәммәтхан, Әмирхан, Әхмәтҗан, Айгөл, Миңлегөл, Гөлбикә, Гөлүсә, Маһинур, Гаделҗан, галимҗан, Фаягөл,Бибиҗамал исемнре әнә шул юл белән ясалганнар.

Ислам дине төшенчәләрен белдерүче гарәп, фарс һәм гибрид исемнәрнең байтагы алла–улла (бер вә бар, тәңре, хода,хак) сүзе катнашып ясалган: Аллабирде, Аллабиргән, Аллагол, Аллахуҗа, Аллакуәт, Алламорат(алла теләге), Аллаһияр (алла дусты, алла ияргән); Габдулла (алла колы), Гайнулла (алла чишмәсе), Зәйнулла(алла бизәге), Лотфулла (алла мәрхәмәте, шәфкате), Миңнулла (алланың бәхетле кешесе), Мотыйгулла (аллага буйсынучы, баш июче), Нәбиулла ( алланың илчесе, пәйгамбәре), Рәхмәтулла ( алла мәрхәмәте), Рәхимулла (алла шәфкате, рәхиме), Сәйфулла (алла кылычы), Сәлимулла (алланың сәламәт бәндәсе), Шәйхулла (алла шәехе, алла карты), Әхмәдулла (алланың мактаулы, данлы кешесе), Әсәдулла ( алланың арысланы), Әһлиулла (алланың әһеле, алла бәндәсе) һ.б.

2.1. Гаилә традициясенә бәйле рәвештә исемнәр кушу.

Исламның алланы олылауга, аңа табынуга корылган исемнәре “иң күркәм” 99 исемне үз эченә ала. Бу исемнәр алланың илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбарәт. Мәсәлән: Азамат (бөеклек, шөһрәт,дан), Басыйр (барысын да күреп торучы), Барый( тап итүче, яратучы, тудыручы, иҗат итүче), Вахит (бердәнбер), Ваһап (тереклек бирүче, гомер бүләк итүче), Вәли (изге), Газиз ( кодрәтле, көчле, кадерле), Газм ( бөек, югары дәрәҗәле), Гаффар( барысын да гафу итүче, кичерүче), Кави (көчле, куәтле, киң кодрәтле),Кадыйр (кодрәтле, һәрнәрсәгә көче җитүче), Касыйм( бүлеп бирүче, өлеш чыгаручы), Каюм ( бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы, уяу), Кәбир( олы,биек), Кәрам (юмарт, киң күңелле), Латыйф (шәфкатьле, игелекле, мөлаем), Мәннан( чиксез рәхимле, нигъмәт бирүче), Мәҗит (данлы, мактаулы, атаклы), Насыйр( ярдәм бирүче, яклаучы), Рахман ( рәхимле, шәфкатьле, ярлыкаучы), Рәхим ( мәрхәмәтле, рәхимле, аяучан), Рәкыйп ( барын да күреп торучы), Сабир (түземле, сабыр), Саттар(гафу итүче, яклаучы), Сафи ( саф, чын), Сөббух (олы, данлы, мактаулы), Сөбхан ( дан, мактау), Фәттах ( ачучы), Харис (саклаучы, яклаучы), Хәер( изгелек кылучы), Шакир ( шөкер итүче), Җәббар (зур көч-куәт иясе, кодрәтле), Җәлил ( бөек, шөһрәтле, данлы), Җәләл (күркәм, матур, чибәр), Һади (туры юл күрсәтүче) һ.б.

Шушы эпитетларга абд-габд-габде- габдел (кол, алла колы, алла бәндәсе, хезмәтчесе) алкушымчасы ялганып, исем-эпитет вариантларының 9дөресрәге, мөстәкыйль антропонимик берәмлекләрнең) саны тагын да күбәя төшкән: Габделвахит (бердән-бернең, ягъни алланың колы), Габделгафур (ярлыкаучының, кичерүченең колы), Габдерәхим (рәхим-шәфкатьленең колы), Габдессәлам (исәнлек,сәламәтлек бирүче, коткаручының колы), Габдешшәкүр (бик шөкер итүченең колы) һ.б.

Алланың эпитетларына гарәп, фарсы һәм төрки-татар чыгышлы башка исем компонентларын кушу юлы белән дә дини төшенчә белдерүче бик күп исемнәр ясалган. Мәсәлән, рахман эпитетына антропокомпонентлар ялганып: Фәйзерахман, Фәтхерахман, Хәбибрахман, Гали-рахман, Рахманзадә, Миңлерахман, Рахманкол һ.б.; көрим эпитетына исем компонентлары кушылып: Фәезкәрим, Әхмәткәрим, Миңлекәрим, Кәримбай, Кәримбәк, Кәримхан, Кәримхуҗа, Кәримша, Кәримҗан һ.б. кебек исемнәр барлыкка килгән.

Тарихи антропонимиконыбызда ислам диненә нигез салучы Мөхәммәтнең, аның сәхәбәләре һәм якыннарының исемнәре аеруча актив кулланылышка ия була.

Мондый исемнәрнең күбесе Мәхәммәт исеменә нигезләнеп ясалганнар: Мөхәммәтбакый, Мөхәммәтҗан, Мөхәммәтхан, Бикмехәммәт, Илмөхәммәт, Мөхәммәтиш, Нурмөхәммәт, Мөхәммәтнур, Миңлемөхәммәт, һ.б.

Татар теле сөйләмендә Мөхәммәт исеме һәм аның кушма төзелешле төрләренең байтак кына диалекталь вариантлары барлкка килгән: Мөхәмәй, Мөхәмми, Мөхәм, Мокамай, Мукач, Мухач, , Мамук, Мамаш, Мәмәт; Баймөхәммәттән: Баймәмәт, Баймәт, Байми, Баймук, Байман, Баймуш, Баембәт; Бикмөхәммәттән: Бикмәмәт, Бикмәт, Бикми, Бикәү, Бикуш;; Нурмөхәммәттән: Нурхәмәт, Нурми, Нурмат, Нурмы, Нурмай, Нурмач,

Көнбатыш Европадан кемнәр исемнәр системасына да тәэсир иткән, күп кенә өч яки дүрт иҗекле алынма кушма исемнәр сөйләм телендә кыскартылып кулланыла башлаган, берничә төрле юл белән ясалган.

а) тулы исемнең беренче беренче иҗегенә –ай, әй, -и кушымчалары ялгану юлы белән. Мәсәлән: Нәзиулла-Нәзи, Ибраһим-Ибрай.

б) –ак, -әк, -ук,-үк кушымчалары ялгану юлы белән: Мотыйгулла-Мотыйкъ һ.б.

в) –аш,-әш,-ыш,-еш,-уш,-үш, -иш кушымчалары ялгану юлы белән: Габдулла- Габдүш, Әкмулла-Әкмиш.

Алынма исемнәрне кыскартуның башка юллары да бар.

1. Алынма кушма исемнәрнең беренче өлеше бөтенләй төшеп кала: Хәсәбасыйр-Басарый, Габделбарый-Барый,Бибизәкия-Зәкия.

2. Алынма исемнәрнең баштагы иҗекләре кыскара:Исрафил-Рафил.

3. Алынма кушма исемнең соңгы иҗекләре кыскара: гүзәлия-Гүзәл, Физәлия-Физәл.

Чүпрәле районы татар авылларындагы кеше исемнәрен төзелеш ягыннан тикшереп чыккач, түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин: исемнәр күбесенчә ике-өч иҗектән торалар.

9. Саннар, алмашлыклар җөмләдә аергыч функциясен үтәп килгәндә аерылмыш белән бергә килүләренә дә карамастан, аңа хас кушымчаларны үзләренә алалар: өчне кимәк алып куйдым ( өч мкмәк алып куйдым), шушындыйны күлмәк тектермәгә кирәк(шушындый күлмәк тектерергә кирәк).

10. Бүлүче теркәгечкә күчкән әллә-әллә сүзләре урынына маса-маса кулланыла: Килә маса , юк маса, хәзер күз ул хәтле күрми. ( Әллә килә, әллә юк, хәзер күз ул хәтле күрми).

11. Бит, ич кисәкчәләре урынына кый сүзе кулланыла.




Автор: Рахматуллова Гульгена Иршатовна
Похожие материалы