Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

Скачать
39 КБ, 307139.doc Автор: Ахметзянова Лилия Ахнафовна, 20 Мар 2015

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)

Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

Максат:

1. фигыль турында өйрәнгәннәрне кабатлау;

2. белемнәрне гомумиләштерү һәм камилләштерү;

3. белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, игътибарлылык тәрбияләү;

4. укучыларда патриотик хис уяту.

Материал: дәреслек (82-91 нче битләр), «Кызыклы грамматика» китабы, дидактик материаллар, «Фигыль» таблицасы.

Җиһазлау: перфокарталар, мәкальләр, сюжетлы рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

1) психологик комфорт урнаштыру;

2) дежур укучы белән әңгәмә.

II. Үткәннәрне актуальләштерү.

  • Өй эше тикшерү.
  • 191нче күнегү. «Безнең өйдә» хикәясеннән фигыльләрне язып алу.

  • Эш дәфтәрләренә бүгенге числоны язу;
  • дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

  • Матур язу минуты.
  • ( тактада түбәндәге мәкаль язып куелган) Атаң улы гына булма, Ватан улы да бул.

    - мәкальне үрнәк уку;

    -балалар хор белән укыйлар;

    - мәкальне укучылар аңлата;

    Әңгәмә уздыру.

    -Ни өчен Ватан улы да булырга кирәк? (укытучы сорый)

    Укучылар җавабы:

    -Чөнки без булачак солдатлар. Ә солдатның изге бурычы- Ватанны, илне саклау.

    -Әйе, укучылар, бик дөрес әйттегез. Хәзер шушы мәкальне матур һәм дөрес итеп дәфтәрегезгә язып куегыз.

    III. Кабатлау.

    а) -Укучылар, хәзер без сүзләр дөньясына сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәткә чыгу өчен безгә бу рәсемнәр буенча хәрәкәтне, эшне

    белдергән сүзләр әйтергә кирәк.

    -Без нинди сүзләр әйттек?

    -Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?

    -Димәк, нинди сүзләрне кабатларбыз?

    -Фигыльләрне.

    -Әйдәгез, фигыльнең билгеләмәсен искә төшерәбез.

    (Укучылар билгеләмәне әйтәләр; таблица буенча да укып китәбез).

    -Укучылар, бүген сәяхәттә түбәндәге тукталышлар булыр:

    1) «Мәкальләр аланы».

    2) «Барлык һәм юклык».

    3) «Заманнар».

    4) «Яңа сүзләр урамы».

    - Беренче тукталышыбыз – «Мәкальләр аланы».

    Менә бу мәка льләрне игътибар белән укып карыйк әле. Нинди фигыльләр җитми икән?

    - Эш кешене …, ялкаулык … .( төзәтә, боза)

    -Сүзең белән … - эшең белән … .(мактанма, мактан)

    - Бүгенге эшне иртәгәгә … (калдырма)

    - Беләге юан берне … , белеме юан меңне … .(егар)

    - Без капчыкта … .(ятмый)

    -Ялган сөйләсәң - …,

    Дөресен сөйләсәң … (тотылырсың, котылырсың)

    (бу мәкальләр тактада язылган була; укучылар фигыльләрне рәт буенча тактага чыгып язалар)

    -Икенче тукталышыбыз – «Барлык һәм юклык».

    - Алда язган мәкальләрдән барлык һәм юклык формасында килгән фигыльләрне баганалап язабыз. Бер укучы барлыкта , ә икенче укучы юклыкта яза.

    Барлык Юклык

    төзәтә мактанма

    боза калдырма

    мактан ятмый

    егар

    тотылырсың

    котылырсың

    -Шулай итеп, фигыльнең юклык формасы ничек ясала һәм нәрсә белдерә?

    - Фигыльнең юклык формасы эшнең үтәлмәвен белдерә һәм -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ярдәмендә ясала.

    Өченче тукталышыбыз – «Заманнар».

    -Фигыль нинди заманнарда килә?

    - Үткән, хәзерге, киләчәк.

    -Хәзер мин сезгә перфокарталар таратам. Бирелгән фигыльләрне өч заманда язарга.

    Дүртенче тукталышыбыз – «Яңа сүзләр урамы».

    Таблицадагы нокталар урынына хәрефләр куеп, фигыльләр ясарга кирәк:

    Ию, ою, ую, өю.

    Ю Тою, кию, кою, кую,сөю, көю, төю, тую, һ.б.,

    б) -Ә хәзер бер күнегү эшләп алырбыз. Бу күнегүдә бирелгән фигыльләр буенча исемне белдерүче сүзләрне табарга кирәк.

    (күнегү тактада языла)

    Оча, куна, сайрый, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара … (кош).

    Чаба, кешни, узыша, йөк ташый … (ат).

    Шуыша, чага, урала, ысылдый … (елан).

    Йөзә, саклый, ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт).

    в) Дәреслек белән эшләү.

    191нче күнегү. « Безнең ишегалдында».

    - хикәядән фигыльләрне табып, язып алырга һәм фигыльләрнең заманын билгеләргә.

    г) Уен «Сүзләр тап».

    РИ

    ЙӨ- ЗӘ

    ГЕРӘ

    ДӘТӘ

    IV. Дәрескә йомгак ясау.

    Белемнәренә, дәрестә катнашканлыкларына карап билге кую.

    V. Өйгә эш бирү.

    -Сез нинди эт һәм мәче исемнәре беләсез, дәфтәрегезгә языгыз.


    Автор: Ахметзянова Лилия Ахнафовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ 3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау. Ахметзянова Лилия Ахнафовна 20 Мар 2015
    документ “Рәвеш” темасын кабатлау. ( 6 нчы сыйныф, татар төркеме) Сабирова Фания Халиулловна 20 Мар 2015
    документ "Яз килә" темасын кабатлау. Ачык дәрес. 2 сыйныф. Мутагирова Гулия Наилевна 9 Мар 2016
    разное 4нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән үткәрелгән "Дүрт аяклы дусларыбыз" темасын кабатлау дәресе Хамадиева Гузель Рафаилевна 1 Апр 2015
    документ 3нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес-проект "Базарда". Ситдикова Гулия Нургаязовна 20 Мар 2015
    документ Татар төркемнәрендә белем алучы балаларга уку, 3нче сыйныф Ахметова Гузалия Исламовна 30 Мар 2015
    документ 8 сыйныф (рус группасы). Татар теле. Контроль эш. 3нче чирек Инсафутдинова Миляуша Тальгатовна 31 Мар 2015
    разное " Җиһазлар" темасын өйрәнә башлау. " Ашамлыклар" темасын кабатлау, ныгыту. Хайбуллина Мадина Ахатовна 2 Мар 2016
    документ Фигыль темасын кабатлау. Вильданова Лейсан Марсовна 20 Мар 2015
    документ Фигыль темасын кабатлау. Вильданова Лейсан Марсовна 20 Мар 2015
    документ Сыйфат темасын кабатлау Зугра Бадертдинова 29 Янв 2016
    презентация Хәл темасын кабатлау буенча тест Мифтахова Сакина Гумеровна 20 Мар 2015
    презентация Сан темасын гомумиләштереп кабатлау. Презентация Шайхулова Гульназ Фаязовна 20 Мар 2015
    документ Сан темасын гомумиләштереп кабатлау Шайхулова Гульназ Фаязовна 20 Мар 2015
    документ Исем темасын кабатлау. Закирова Кадрия Наилевна 20 Мар 2015
    документ Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау. Ахметова Резеда Муктасимовна 20 Мар 2015
    документ "Кышкы уеннар" темасын кабатлау Мавлина Лейсан Рафаилевна 20 Мар 2015
    документ "Фигыль" темасын кабатлау. Шарафуллина Ильвера Наримановна 20 Мар 2015
    презентация Фигыль темасын кабатлау. Презентация. Вильданова Лейсан Марсовна 20 Мар 2015
    документ "Алмашлыклар" темасын кабатлау Воробьёва Людмила Николаевна 20 Мар 2015
    документ "Кечкенә дусларыбыз" темасын кабатлау Усманова Рузиля Решитовна 20 Мар 2015
    документ Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау. Ахметова Резеда Муктасимовна 30 Мар 2015
    презентация Тема: Исем темасын кабатлау. Газизова Гелюся Рахимановна 31 Мар 2015
    документ "Кыш" темасын кабатлау (Сингапур) Абдуллина Файруза Миннулловна 31 Мар 2015
    документ Урок Исемнәр темасын кабатлау Ибрагимова Римма Тимерхановна 31 Мар 2015
    разное "Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес) Ахтямзянова Милеуша Хузеевна 31 Мар 2015
    презентация Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. Презентация. Галиева Фарида Фаимовна 14 Ноя 2015
    документ Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау Галиева Фарида Фаимовна 14 Ноя 2015
    документ Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау. 4 класс Сагитова Аниса 16 Окт 2015
    документ арадаш аттестация 3нче сыйныф гатауллина ильмира мирзагитовна 28 Мая 2015
    документ “Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф. валиева лилия рахматулловна 16 Окт 2015
    документ Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау Мухамадиева Равиля Валиевна 21 Мар 2015
    презентация Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф) Ахметзянова Руфия Ришатовна 25 Окт 2015
    документ Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф) Ахметзянова Руфия Ришатовна 25 Окт 2015
    документ Сыйфат дәрәҗәләре. 4нче сыйныф. Кабатлау дәресе. Халиуллина Алсу Юнусовна 26 Окт 2015
    документ Рәвеш төркемчәләре темасын кабатлау-ныгыту дәресе Фахриева Хакимя Салиховна 20 Мар 2015
    презентация ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш. Галиева Зульфия Шамиловна 20 Мар 2015
    документ ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш. Галиева Зульфия Шамиловна 20 Мар 2015
    презентация "Хәл темасын кабатлау буенча тест" Мифтахова Сакина Гумеровна 20 Мар 2015
    документ Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме. Галимова Лейсан Рашитовна 20 Мар 2015