Главная / Старшие классы / Разное

”Арча –һөнәрчеләр ягы” .

Зурлар төркеме.

Максат: балаларда милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү

Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.

Баш киеменә татар орнаменты кулланып бизәк төшерергә өйрәтүне дәвам итү.

Күрсәтмә материаллар:

Татар халкының милли киемнәре: түбәтәй , калфак, читек.; орнамент үрнәкләре, түбәтәйләр салу өчен бизәкле тартма

Һәр бала өчен: Түбәтәй шаблоны,сәйләннәр, салфеткалар .

Әзерлек эшләре: татар халкының милли киемнәре турында сөйләшү, баш киемнәрен карау, урнәкләре белән танышу.

Эшчәнлекнең барышы:

1.Исәнләшү.

- Балалар әйдәгез әле исәнләшик. (Исәнмесез).

- Исәнмесез кадерле кунаклар.

- Буген без сезнең белән үзебезнең туган төбәгезез – Арча шәһәре турында сөйләшербез.

( Ишек шакыйлар ).

Балалар, ишектә кемдер бар. Безгә тагын бер кунак килгән ахры. (Шәвәли керә ).

- Исәнме , Шәвәли. Әйдә түрдән уз!

-

Шәвәли: Мин –Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин –бик уңган,

Өлгер мин,

Юк бар белән

Көлдермим !

Шәвәли: -Миңа дәүәтием белән дәү әнием читек бүләк иттеләр. Бик кызыксындым мин бу читекләр белән. Дәү әтием читекләрне Арча шәһәрендә тегәләр дип аңлатты. Шуңа да мин сезгә килергә булдым.

- Әйе, Шәвәли элек-элентән Арчада милли аяк киемнәре тегәләр. Чын күннән чигеп эшләггән аяк-киемнәре җайлы, матур һәм уңайлы.

- Балалар , әйдәгез әле без Шәвәлине милли аяк киемнәре тегү фабрикасына сәяхәткә алып барыйк. Телисеңме Шәвәли?

Шәвәли: Әйе бик теләп риза булам. Ә нәрсә белән барырбыз соң без анда?

Сәяхәткә без җигүле атка утырып барырбыз. Атка утырырга телисезме?

1 слайд- җигүле ат. Музыка –Арча гимны яңгырый.

( Балалар дуга тотып парлап басалар. Музыка астында тугәрәк әйләнеп киләләр).

2 сайд-Арча турында кадрлар.(Тимер юл вокзалы, сәнгать мәктәбе,бассейн, үзәк урам һ.б.)

3 слайд –Читек.

-Менә килеп тә җиттек. Биредә читекләр, калфак һәм түбәтәй чигәләр.

-Бу читек чигү цехы.

Читек татар халкының милли аяк киеме санала. Чөнки элек- электән татарлар күннән аяк киеме тегеп кия торган булган. Бәйрәмнәрдә генә кияр өчен аны тәсле җепләр белән чигеп бизәгәннәр. Төп бизәкләр булып: яфрак, чәчәк, дуга санала.

Шәвәли, безнең балаларыбыз читек турында шигырь дә беләләр. Тыңла әле.

Ранил : Аягымда чиккән читек.

Бизәге көлеп тора.

Төсле җепләрдән күңелгә

Җылы нур бөркеп тора.

4 слайд- түбәтәй чигү күренеше.

Ә биредә түбәтәйләр, калфаклар чигәләр. Аны бәрхет тукымага сәйләннәр тезеп, ука җепләр белән чигәләр. Түбәтәй һәм калфак күрсәтү.

5 слайд- түбәтәй рәсеме.

-Түбәтәй татар ир-атларының милли баш киеме булып сана. Аны баш түбәсесә генә кияләр, исеме дә шуннан килеп чыккан. Ләлә, пион, тукранбаш чәчәкләре чигү орнаментының төп бизәкләре.

- безнең Илназыбыз түбәтәй турында бик матур шигырь белә , бергәләп тыңлыйк әле аны.

Илназ: Түбәтәем,түбәтәй,

Энҗе- мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән түбәтәй үземә

Бигрәк килешә икән.

6 слайд- калфак рәсеме.

Ә менә монысы-калфак. Калфак- татар хатын-кызларының милли баш киеме. Формасы буенча гади, озынча калфакны хәтерләтә. Аның чуклы очын артка яки янга яткырып кияләр.калфакның төп бизәкләре: чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай сурәте.

Калфак турында шигырьне Илсия дигән кызыбыз сөйләр. Әйдәгез аны тыңлыйк.

Илсия: Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул-

Татар кызы, дисеннәр.

-Шәвәли, менә күрдеңме инде читекне ничек тегүләрен?

Шәвәли: Әйе бик кызыклы эш икән. Миңа бик охшады. Кайткач дусларыма да сөйләрмен читек турында.

Балалар безгә бакчабызга кайтырга кирәк. Әйдәгез юлга кузгалыйк.

( Дуга тотып басалар, балалар җыры яңгырый).

Менә кайтып та җиттек.

-Шәвәли ә синең дусларыңның түбәтәйләре бармы соң?

Шәвәли: -Юк шул.

Балалар әйдәгез әле без Шәвәлинең дусларына түбәтәйләр чигеп бүләк итәбез.

Шәвәли: Аларның да минеке кебек матур түбәтәйләре булыр. Әй сөендерим әле дусларымны.

Иң элек бер уен уйнап алык. Уен “ Түбәтәй”. Бию көе уйнатыла. 2-3 тапкыр туктатыла , балалар татар халык бию элементы күрсәтәләр. Ә уенны башлау өчен санамыш әйтербез. Кайсыгыз санамыш әйтә?

Санамыш: Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык.

Кара балчык,

Син кал, бу чык!

Эш тәртибен аңлату.

Менә бу түбәтәйләргә бизәк төшерелгән. Шул бизәккә сәйләннәр тезеп чыгарга кирәк.

Хәзер барыбыз да эшкә керешәбез. Әйдә , Шәвәли син үзең дә өйрәнерсең,

балаларга да булышырсың.

Шәвәли: -Бергәләп эшләгәч эш җиңелерәк була ул.

( Балалар өстәл янына киләләр, урыннарына утыралар).

Иң элек җиңнәрне сызганыйк, дөрес итеп утырыйк һәм эшкә керешик.

Музыка яңгырый. Балалар көй астында сөйлән тезәләр.

Физкул-ка:

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Кулларны күтәрәбез.

Аннары төшерәбез.

Чүгәлибез , торабыз

Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз.

Һәм сикерә башлыйбыз.

Шул арада иелеп

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз

Һәм ял итеп туктыйбыз.

Эшне дәвам итәбез..

- Менә. Шәвәли дусларыңа дигән түбәтәйләребез әзер дә булды. Кара әле нинди матурлар. Рәхим итеп ал. Рәхәтләнеп кисеннәр.

( түбәтәйләрне Шәвәлигә тапшара).

Шәвәли: рәхмәт дусларым. Миңа сездә бик охшады. Бик кунакчыл, киң күңелле икән сез.

- Сау булыгыз. ( Китә)

- Сау бул. Шәвәли.

- Балалар бүген без сезнең белән ниләр эшләдек?

- Сезгә охшадымы?

Шуның белән безнең бүгенге эшчәнлегебез тәмам. Сау булыгыз.


Автор: Шавалиева Рамзия Талгатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное ”Арча –һөнәрчеләр ягы” . Шавалиева Рамзия Талгатовна 1 Апр 2015
разное Консультация ”Экологическое воспитание – это воспитание нравственности, духовности и интеллекта” Гвоздицкая Анна Сергеевна 4 Апр 2015
документ Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте. Файзрахманова Ризида Саттаровна 31 Мар 2015
разное ТЕМА.”Ашамлыклар” (“Еда”) Валиахметова Сирена Зинетулловна 19 Мар 2016
документ “Элементы машиноведения”в образовательной области “Технология” Трудовое обучение 5 –7 классы. “Технология обработки конструкционных материалов” предусмотрено изучение элементов машиноведения с целью приобщени Тяпчев Анатолий Иванович 1 Апр 2015
разное “Огонь – друг, огонь – враг” Малахова Елена Валентиновна 1 Апр 2015
документ ”Тукай – халкына бөек Улкай” Зайнагова Ильгиза Хадиевна 20 Мар 2015
разное Интегрированный урок математика – информатика для 5-го класса по теме ”Сложение и вычитание десятичных дробей” Пособилова Оксана Юрьевна 21 Мар 2015
презентация, документ Тема: Герой – шагыйрь Муса Җәлил.”Кичер, илем!” Ахметова Эльмира Фалиховна 30 Мар 2015
разное Здравствуйте! Разрешите представиться! «Слово “МЫ”- сильней, чем “Я” Вместе – дружная семья!» Черентаева Валентина Алексеевна 1 Апр 2015
документ Конспект мероприятия по познавательному развитию (экология) в средней группе. Тема: ”Воздух – какой он?” Зубкова Татьяна Алексеевна 30 Ноя 2015
разное ”Педагогическое взаимодействие –важнейшее условие эффективности образовательного процесса”. Адышкина Валентина Степановна 14 Сен 2015
документ Конспект непосредственно – образовательной деятельности “Ознакомление с окружающим” II группа раннего возраста “ В гости к Белке”. Петрунина Ирина Анатольевна 16 Окт 2015
документ “Донские рассказы” (1920) как новеллическая предыстория эпопеи “Тихий Дон” (1928 – 1940). Игнатьева Тамара Петровна 23 Янв 2016
документ "СЕМЬЯ – ЗДОРОВЫЙ ОБРАЗ ЖИЗНИ” Тимохина Тамара Ивановна 30 Мар 2015
разное “Люблю берёзку русскую” Интегрированное занятие по художественно – эстетическому воспитанию детей Голубкова Татьяна Анатольевна 30 Мар 2015
презентация Родительское собраниена тему:“Internet – безопасность” Шелковникова Лариса Михайловна 21 Мар 2015
документ Доклад. “Саулык – зур байлык.” Хаматдинова Муршида Габделхаевна 30 Мар 2015
документ “Казаным – бәхетем башкаласы”. Маннапова Роза Дилфасовна 1 Апр 2015
документ Телдән журнал “Әдәпленең – теле саф” Мазитова Илгиза Идаиловна 1 Апр 2015
документ Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен Бурганова Римма Нурмухаметовна 1 Апр 2015
разное “Правила дорожные – знать каждому положено.” Собянина Галина Александровна 1 Апр 2015
документ Агитбригада – представление команды “ Светофор”. Гайда Лилия Викторовна 1 Апр 2015
документ Изготовление сувенира – игольницы “Шляпка”. Травкина Наталья Викторовна 1 Апр 2015
документ Гимнастика – “пробудка” после дневного сна. Кочурова Светлана Агаповна 31 Мар 2015
документ “Муса Җәлил – балалар дусты”. Шайдуллина Минзия Минназыймовна 1 Апр 2015
документ “Мама, папа, я – спортивная семья” Микрюкова Ольга Николаевна 31 Мар 2015
документ “Тирмә –тирмә тирмәкәй” Баймурзина Альфия Закиевна 8 Апр 2015
документ “Я – концепция - ребенок личность” Черненко Татьяна Александровна 8 Апр 2015
документ Занятие “Профессия – фито-дизайнер” Попова Наталья Борисовна 20 Апр 2015
документ "Движение – это жизнь” Гузелия Ильясова 30 Окт 2015
документ "Туган җиребез – Татарстан”. Воробьёва Людмила Николаевна 17 Дек 2015
презентация, документ “Тамчы – шоу” уены Насыбуллина Гульшат Камилевна 26 Янв 2016
документ Проект “ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ” Хасанова Разина Миннеахметовна 1 Мар 2016
документ Эссе “Мин – уҡытыусы”. Ғәзизова Әҡлимә Сәфәрғәли ҡыҙы 19 Фев 2016
документ Беседа: “Привычка – вторая натура?” Дёгина Ольга Викторовна 23 Янв 2016
документ Проект “Сдай батарейку – спаси планету” Макеева Екатерина Дмитриевна 6 Дек 2015
презентация, документ 8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә Юнусова Масгуда Масхутовна 1 Апр 2015
разное ”Исследовательская деятельность младших школьников” Клушева Светлана Николаевна 31 Мар 2015
разное ”Үсегез,чәчәкләр!” Ахметзянова Нафиса Минихановна 30 Мар 2015