Главная / Старшие классы / Разное

"Мәктәп сулышы" газетасы

Иске Минзәләбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе органы.

Көрәшәсем килә

Каршыбызда-телевизор. Ә җир шары кайнап торган

Күрсәтми ул ниләр генә : Ниндидер бер Казан сыман,

Төрле илләр, төрле җирләр, Кемдер шырпы сызган саен

Экранда юк кемнәр генә! Шартлап китә язар сыман.

*** ***

Әнә сугыш чукмарлары, Үземнең дә шулар белән

Күпме корал кулларында! Бергә көрәшәсем килә,

Телләрендә- нейтрон бомба, Дөньядагы һәр кешегә

Ниләр бардыр уйларында? Шатлык өләшәсем килә...

*** Көрәшәсем килә!

Х.Халиков

Газетабызның бу санын “Вместе мы- одна страна” фестивалендә катнашучы балалар иҗатына багышлыйбыз.

Конкурста катнашучы мәктәбебез укучылары :

Плакат конкурсы Инша конкурсы

-8 нче класс укучылары -9 нчы класс укучысы

Нуртдинов И. һәм Акбарова Л; Гильфанова М;

-5 нче класс укучысы -10 нчы класс укучысы

Шаймарданова Э*; Кыяметдинова А;

-4 нче класс укучысы -7 нче класс укучысы

Гарифуллина А. Тимергалина А.

Без тугандаш халыкларның дус гаиләсендә яшәргә тиеш.

Интернеттан үземә кирәкле мәгълүмат эзләгәндә, соңгы халык санын исәпкә алу буенча нәтиҗәләргә тап булдым. Бу мәгълүматлардан Татарстанның төрле милләт вәкилләре аеруча күп яшәгән республикалардан берсе икәнен белдем. Бездә 115 милләт вәкиле яши. Милләттәшләребез 53% тәшкил итә, икенче урында - руслар. Руслардан соң сан ягыннан чуваш, удмурт, украин, мордва, мари, башкорт милләтләре. Азәрбайҗаннар 9 мең кешедән артык.

Татарстан - күпмилләтле республика. Республикада яшәүче төрле милләт халыклары башкалардан аерылып тормыйча, махсус таләпләр куймыйча, толерант булып гомер итәргә тиеш дип саныйм мин.Чыннан да, республикабызда гомер итүче күпмилләтле халык туганнарча,чын дустанә шартларда, үзара аңлашып, ярдәмләшеп яши.

Тарихка күз салсак, без моның шулай икәненә тагын бер кат инанабыз. Татарлар һәм руслар, озак гасырлар буенча бер урында яшәп, бер-берсенә яраклашып, төрле яктан үзара йогынты ясаганнар. Татарлар, мәсәлән, руслар-дан җир эшкәртүнең кайбер ысулларын, авыл йортларын төзү алымнарын һәм башка һөнәрләрне үзләштергәннәр. Руслар татарлардан гаскәр хезмәтен оештырырга, тамга эшен (таможня), почта хезмәтен, ат белән эш итү, халык санын исәпкә алу һәм дәүләт хезмәтен оештыру кебек эшләргә өйрәнгәннәр. Татарларның руслар һәм башка милләт кешеләре белән бәйләнештә яшәү-ләре, әлбәттә, бу халыкларның мәдәниятенә,теленә,яшәү үзенчәлекләренә уңай йогынты ясаган.

Республика халкының милли төркемнәре территория буенча урна-шуында билгеле бер закончалык бар, һәм бу закончалык, бер яктан, борынгы тарихка, икенчедән, соңгы вакытта барган үзгәрешләргә бәйле. Мәсәлән, татарлар зур массив булып Казан артында һәм Көнчыгыш Кама аръягында, ягъни Казан татарларының этник төркем булып формалашкан үзәкләрендә яшиләр. Бу урыннарда алар сан буенча абсолют күпчелекне, авыл халкының 70 % тан артыгын тәшкил итәләр. Әтнә, Арча, Саба, Теләче, шулай ук мин яши торган Сарман һәм ут күршебез Мөслим районнарында халыкның 90 % һәм аннан да артыграгы татарлардан тора.

Руслар шәһәрләрдә һәм Казанга якын районнарда, шулай ук Идел һәм Кама елгаларына якын булган урыннарда сан ягыннан күбрәк. Русларның шулай урнашуын мин тарих дәресләрендә аңладым : Казанны яулап алып, Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушкач, татарларны Казанга һәм зур елгаларга якын булган уңай урыннардан, ягъни туган җирләреннән куганнар һәм бу җирләргә руслар килеп утырганнар.

Чувашлар һәм мордвалар, чагыштырмача тыгыз урнашып,Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында, марилар һәм удмуртлар - төньяк районнарда, кагыйдә буларак, үзләренең туган республикалары янәшәсендә яшәүләрен география дәресләрендә өйрәндем.

Әйтеп үткәнемчә, мин татар халкы абсолют өстенлек иткән районда яшим. Районыбызда 37 мең кеше яши. Төп халкын татарлар (90,4%), руслар (8,3%), башкортлар (0,4%) тәшкил итә.

Мин Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында яшим, IX сыйныфта укыйм. Сыйныфташларым бик яхшы минем. Безнең арада чын дуслык. Дәресләрне аңламасаң - аңлатып бирәләр, авырып китсәң - хәл белергә киләләр, телефоннан шалтыраткалап торалар. Ярдәмләшеп яшибез, бергәләшеп ял итәбез.

Минем иң якын дустым, классташым - әрмән кызы Григорян Анжелика. Ул безнең мәктәпкә Куҗак авылыннан килеп укый. Башта Анжелика Җәлил бистәсендә русча укыган иде. Гаилә хәле буенча бистәдә укуын дәвам итә алмады, ә Куҗактан укучыларны Иске Минзәләбаш авылына автобус йөртә. VI сыйныфтан башлап, Анжелика безнең мәктәптә укый башлады. Шул вакыттан ул минем иң якын дустыма әйләнде. Анжелика бик тырыш укучы булып чыкты. Башта аның татар теленнән “3” ле билгесе чыга иде. Хәзер инде ул алдынгы булып укый. Анжелика ниндидер сәбәп белән мәктәпкә килми калса, миңа бик күңелсез була, нидер җитми кебек тоела. Баштарак без аның белән русча аралаша идек, ә хәзер гел татарча сөйләшәбез. Анжелика полиглот булып чыкты: ул русча, татарча, әрмәнчә, инглизчә бик яхшы сөйләшә. Хәтта ул: ”Хәзер минем уйлавым да татарча инде” ,-ди.Шундый дустым булуына мин бик шат.

Мин үзем дә әллә ничә тел беләм. Инглизчәгә, русчага мәктәптә өйрәнәбез. Өебездә бик матур итеп татарча сөйләшәбез.

Татарча яхшы белгәч, төрекләрне, үзбәкләрне, казахларны яхшы аңлыйсың икән. Әбиемә быел кунакка Казахстаннан туганнары кайткан иде. Казахлар белән дә үз телемдә генә аралаштым. Әби - бабалардан килгән гореф - гадәтләрне ташламавым, кешелекле булуым, татарча яхшы сөйләшүем өчен туганнарыбыз мине бик яраттылар. Базарга баргач та мин үзбәкләр, төрекмәннәр белән татарча аралашам.

Безне мәктәбебездә бөтен халыклар белән дә дус булырга өйрәтәләр. Былтыр рус халкының гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, уеннары белән бик якыннан таныштык. Бу чарада без бик теләп катнаштык, үзебез өчен бик күп мәгълүмат алдык.

Ә быел Яңа ел бәйрәмендә без төрле илләрдә яшәүче халыкларның җырларын, биюләрен, уеннарын өйрәнеп, иптәшләребез алдында чыгыш ясадык. Бәйрәмнән әти-әниләр, укытучылар, укучылар бик канәгать калды. Осетин милләтеннән булган IV сыйныф укучысы Халаев Артур да бик оста биеде, җырлады. Ул да безнең мәктәптә икенче ел укый инде. Артур иптәшләрен русча сөйләшергә өйрәтә, ә авыл малайларыннан үзе татарчага өйрәнә.

Менә шулай бертуганнар кебек яшибез без мәктәптә. Кемнең нинди милләт вәкиле булуы безне бер дә борчымый. Телләр белү беркемгә дә комачауламый. Дус, тату, бер - беребезне хөрмәтләп яшәү үзебездән тора.

Иншамны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның ”Без тугандаш халыкларның дус гаиләсендә яшәргә тиеш” дигән җөмләсе белән тәмамлыйсым килә.

Төрле милләт вәкилләре бер-берсеннән куркып тормасын иде, бердәм гаилә булып яшәсәк иде. Ә болар барысы да бездән - киләчәк буын вәкилләреннән тора.

Гыйльфанова Миләүшә, 9 класс.

*

Безгә хатлар язгыз: Безгә шалтыратыгыз: Редколлегия:

Сарман муниципаль 4-53-10 Нуртдинов И., Акбарова Л.,

районы, Иске Минзәләбаш Кыяметдинова А.,Габдрах-

авылы,Иске Минзәләбаш урта манов А.

гомум белем бирү мәктәбе.


Автор: Нуртдинова Раушания Равиловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное "Мәктәп сулышы" газетасы Нуртдинова Раушания Равиловна 4 Апр 2015
документ "Адымнар "исеме астында нәшер ителүче мәктәп газетасы Вазиева Ильсияр Фаритовна 1 Апр 2015
документ "Татарстан яшьләре" газетасы"Әйтергә өлгермәдек". Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы 20 Мар 2015
документ "Арча хәбәрләре" газетасы. Үгез- Елга зиратын онытмыйлар". Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы 20 Мар 2015
документ Лицейская газета "Лицей сулышы" Тагирова Гульназ Гарифулловна 31 Мар 2015
презентация, документ 3нче класста тәрбия сәгате "Табигать сулышы" Гиматдинова Зехере Минзегремовна 1 Апр 2015
презентация, документ "Мәктәп түрендә-мәктәп формасы" Вәлиуллина Лилия Галимҗан кызы 31 Мар 2015
презентация "Сугышчан дан" мәктәп музее Габдеева Фарида Рафаэловна 20 Мар 2015
презентация Сыйныф сәгате "Мәктәп формасы" Гаязова Энҗе Фаргатовна 20 Мар 2015
документ Математика 2 класс "Перспективалы башлангыч мәктәп" Бурганова Римма Нурмухаметовна 4 Июл 2015
презентация Презентация "Мәктәп" Ахметшина Айгуль Фаукатовна 7 Дек 2015
документ 2 нче сыйныф өчен "Әдәби уку" дан эш программасы Перспектив башлангыч мәктәп Гатауллина Гульназ Рахимановна 30 Мар 2015
документ ФГОС Татар теленнән 3 класска эш программасы."Перспективалы башлангыч мәктәп" Бурганова Римма Нурмухаметовна 30 Мар 2015
документ "Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш. Латыпова Гульназ Аглюлловна 30 Мар 2015
документ "Мәктәп юбилейы" Багаутдинова Альмира Рафаиловна 1 Апр 2015
документ Сценарии праздников (4 класс) по теме: "Сау бул, башлангыч мәктәп!" Фахриева Дания Фаруховна 1 Апр 2015
документ математика 1 сыйныф "Перспективалы башлангыч мәктәп" Дистә һәм берәмлек Бурганова Римма Нурмухаметовна 9 Апр 2015
документ "Мәктәп юллары". Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе. Ефремова Анна Николаевна 6 Июн 2015
документ 1класс Математика Дидактик материал (Умк "Перспектив башлангыч мәктәп") Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна 31 Окт 2015
документ "Кыңгыраулы мәктәп еллары." Миргазизова Рузиля Нургалиевна 3 Мар 2016
презентация Презентация по теме "Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә мәктәп һәм авыл темасы" Гараева Сирина Газимовна 2 Мар 2016
документ Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык" Мусина Рамзия Рафиковна 14 Янв 2016
презентация Презентация к теме "Мәктәп" в подготовительной группе (проект "Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар") Рахманова Гульнара Зофаровна 4 Июл 2015
документ Мәктәп билгеләре Галипова Гадила Талгатовна 4 Апр 2015
разное Балалар бакчасы hәм мәктәп арасында дәвамчанлык Гилязова Эльмира Рамазановна 31 Мар 2015
документ Мәктәп яны лагере буенча кайбер материаллар Садриева Алия Габдулловна 20 Мар 2015
документ «МӘКТӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ» ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ Галипова Гадила Талгатовна 21 Мар 2015
документ Мәктәп яны лагере буенча кайбер материаллар Садриева Алия Габдулловна 20 Мар 2015
документ Гаилә һәм мәктәп. Нурлыева Лайла Валиевна 31 Мар 2015
документ Мәктәп- авылның киләчәге Сабирзянова Нурзиля Бариевна 31 Мар 2015
документ «Мәктәп йолдызы» бәйгесе Рамазанова Розалия Гарифулловна 1 Апр 2015
документ Мәктәп яны лагере буенча кайбер материаллар Садриева Алия Габдулловна 4 Апр 2015
аудио Зөлфия Минһаҗева Мәктәп еллары-караоке Муллагалеева Гузель Нургалиевна 31 Мар 2015
документ Исәнме, мәктәп! Тазетдинова Гульшат Ринатовна 4 Апр 2015
документ Исәнме, мәктәп! Гасимова Чулпан Галиевна 4 Апр 2015
документ 1нче сыйныфта эш программалары (УМК Перспективалы башлангыч мәктәп) Аглиуллина Гульнур Архаметдиновна 20 Ноя 2015
документ Мәктәп драмтүгәрәгенең эше. Шамсиева Ильгиза Альбертовна 11 Мая 2015
документ Саубул башлангыч мәктәп Хайруллина Альфия Галимзяновна 23 Сен 2015
документ Статья Этнокультуралы мәктәп шартларында себертатар әдәбиятын өйрәнү Кирамова Халида Халидулловна 2 Мар 2016
документ “Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү “Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү Р.М Җиһангирова, Әлмәт муниципаль районы, Яңа Нәдер у Зигангирова Римма Мирхатовна 20 Мар 2015