Главная / Старшие классы / Разное

Нәрсә ул бәхет? темасына б.с.ү. дәресе

Тема:Нәрсә ул бәхет?

Максат: 1.Укучыларның тормышка карашларын тирәнәйтү, аларны тормышка әзерләү .

2. Фикерләрен әдәби әсәрләрдән , тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә дәлилләп бирүгә ирешү

3. Укучыларда әдәп- әхлак кагыйдәләрен тәрбияләүне дәвам итү

Җиһазлау: Чәчәк таҗы, Р.Фәхретдин сүзләре, “Сөембикә” һәм “Ялкын” журналлары, аңлатмалы сүзлек, җыр дискы,ноутбук,экран

Дәреснең ысулы: аңлату- күрсәтү, өлешчә эзләнү

Дәреснең төре: сөйләм телен үстерү

Дәреснең тибы: әңгәмә

Укыту алымы: тест , газета журналлар белән эш

Дәреснең методы: күрсәтмәле, гамәли, эврестик(өлешчә эзләнүле)

Материал: Бәхет турында/ Н.Дәүли – Казан китап нәшрияты, 1964

Балаларга үгет- нәсыйхәт /Р.Фәхретдинов.- Казан : Матбугат йорты, 2002

Дәрес барышы:

-Исәнмесез, укучылар . Хәерле көн ! Хәлләрегез ничек?

-Яхшы.

- Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Укучылар, бүгенге дәресебезне без сөйләм телен үстерү дәресе итеп үткәрербез. Һәм мин сезне “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага чын күңелдән әңгәмә корырга чакырам. Бүген без сезнең тормышка карата булган карашларыгызны ачыкларбыз,иҗади фикер йөртү сәләтләрен арттырырга тырышырбыз.Һәм шушы куелган максатларга ирешү өчен, төрле матбугат чараларыннан да , халык авыз иҗатыннан да файдаланырбыз.

-Укучылар, әңгәмәбезне өй эшен тикшерүдән башлыйк әле. Сезгә өй эше итеп “Мин бәхетне нәрсәдә күрәм?” дигән темага инша язарга бирелгән иде,әйдәгез укып үтик әле, бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый икән?(иншалар укыла)

-Рәхмәт,балалар,бик матур иншалар язып килгәнсез. Ә хәзер әйдәгез менә бу чәчәккә игътибар итегез әле.Чәчәкнең үзәгендә зур итеп бәхет сүзе язылган, ә таҗларында бәхет төшенчәсенә кергән сүзләр. Укучылар, укып чыгыйк әле шул сүзләрне.(бер укучы укый).Рәхмәт,ә бит шушы төшенчәләрне сез дә үзегезнең иҗади эшләрегездә чагылдыргансыз.Димәк,балалар, безнең фикерләр тәңгәл килә.

Ә хәзер мин сезгә аңлатмалы сүзлектән бәхет төшенчәсенең нәрсә аңлатканын укып үтәм. Бәхет –исем 1. Тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе. 2. Эштә,тормышта,укудагы уңыш. 3. Бәхет чыганагы, бәхет китерүче Мәсәлән: Бәхетем син минем, шатлыгым син.

- Укучылар, инде хәзер алдагы әдәбият дәресләрендә үткән әсәрләрне искә төшереп үтик.Сез ничек уйлыйсыз,без танышкан кайсы язучының иҗатында әсәрендә бәхет темасы яктыртыла?

(Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай”,Г. Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек”әсәрләре).

- Укучылар, “Сөннәтче бабай” әсәрендә тукталыйк әле.Сезнеңчә,

Сөннәтче бабай бәхетлеме? Ул бәхетне нәрсәдә күрә?Аның эше кешеләргә нәрсә китерә?

Әйе,сәламәтлек – зур бәхет. Ә инде гореф – гадәтләребезне үтәп, башка кешеләргә сәламәтлек китергән кеше, чыннан да, икеләтә бәхетледер.

-“Туган ягым- яшел бишек”әсәрендә бәхет нәрсәдә чагыла?

Психологик аутотренинг

Кулларыгызны уыгыз. Иснәгез! Чиста кулыгызга утлы шар алыгыз(святлячок) Шуны үстерегез ,иң яхшы уйлар салыгыз! Бәхет турында уйлагыз! Шуны күршегезгә бүләк итегез! Тик исегездә тотыгыз, сезнең яхшы уйларыгыз үзегезгә кире әйләнеп кайтачак. Бәхетле булыгыз!

-Укучылар, ял итеп алдык, инде дәресебезне дәвам итик.Сезнең алларыгызда Н.Дәүлинең “Бәхет турында” дип аталган шигыре.Мин сезгә хәзер шул шигырьне укып үтәм, ә сез игътибар белән карап барыгыз һәм уйланыгыз:шагыйрь бу шигыре аша ни әйтергә тели? Бай булу бәхетме?(фикерләр тыңлау)

- Укучылар, бәхетне һәркем үзенчә аңлый, ә менә безнең күренекле шәхесләребез бәхетне нәрсәдә күрә? (газета-журналлардан алынган фикерләр тыңланыла)

Укучылар, сез бәхет турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Бәхет –мөмкинлек, аннан файдаланыгыз

Бәхет- хозурлык,аның рәхәтен күрегез.

Бәхет –байлык, аның кадерен белегез.

Бәхет –сер, аңа төшенегез

Бәхет –сәламәтлек, аны саклагыз.

Ә хәзер укучылар, тест-уен тәкъдим итәм (Тест таратыла)

Тестны тикшерү, дөрес җавапларны билгеләү

Дәрескә билге кую

Өй эше: “Минем бәхетем” дигән темага шигырь язып карарга. Йомгаклау:

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Бүген без сезнең белән бәхет турында сөйләштек.Әңгәмәбезне татар халкының мәгърифәтчесе, атаклы педагог һәм галим Ризаэдин Фәхретдиннең “Нәсыйхәт” китабында язылган “Изгелек итү” дигән сүзләр белән төгәллисем килә.(экраннан укыла)

“Дөньяда бәхетле вә рәхәт яшәүче - башкаларга мәрхәмәтле һәм

шәфкатьле кеше.Мәрхәмәтле кешенең һичкайчан эче пошмас, рәхәтлектә гомер кичерер. Изге күңелле кешеләр Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычларын намус белән үтәп килерләр. Шуның өчен күңелләр һич кайчан газапланмас.

Тәндәге әгъзәләрнең берсе генә авыртса да,бөтен гәүдә сызлый.Шуның кебек үк, берәр кеше кайгы, хәсрәткә төшсә, аны белүче кешеләр һәрберсе кайгырырга, хәсрәтен уртаклашырга тиеш. Һәркем бәхетле , кадерле булуын теләр. Ләкин бәхетле булу өчен бер генә юл бар- башкаларга яхшылык, изгелек итү”

Балалар, мин сезгә бәхет телим. Һәр туган көнгә шатланып, яхшылык эшләп, изгелек кылып яшәгәгез. Туры юлдан читкә тайпылмагыз! Сау-сәламәт булыгыз!

Бәхетлеме кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?

Ай туганда җиргә туса да,

Бишегендә көлеп ятканда

Күз тиярлек матур булса да,

Туган җирен анам димәсә,

Анам диеп, янып көймәсә,

Чишмә суын учлап эчкәндә

Йөрәгендә шатлык сизмәсә,

Нигә туган кеше дөньяга?

Бәхетлеме кеше дөньяда?

Киемнәре ефәк булса да,

Сандугачлар сайрап торганда

Бакчалардан гөлләр җыйса да

Гомерендә бер шатлык күрмәсә,

Бер моңланып җырлый белмәсә,

Бәхетсезнең зарын ишетеп

Ярдәм кулын аңа бирмәсә,

Кем булган соң кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?

Бизәкләре алтын булса да, хөрмәләре

Көмеш табакта өстәлендә ташып торса да,

Кулларында сөял булмаса, тир тамчысы йөзен юмаса,

Гомер буе икмәк ашап та, тозлы тирнең тәмен тоймаса

Тук булганмы кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?

Чит илләрдә рәхәт торса да, болытларга кадәр җиткереп

Асылташтан сарай корса да

Туган йортын кабат күрмәсә,

Туган җиргә ятып үлмәсә,

Яз көнендә чәчәк куярга

Каберенә дуслар килмәсә,

Ник яшәгән кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?

(Нәби Дәүли)

ТЕСТ

1.Кайсы санны бәхетле сан дип атыйлар?

а) 13

б) 7

в) 9

2. Телевидениеда алып барылган уен

а) “Бәхетле очрак”

б) “Бәхетсез очрак”

в) ”Бәхетле бала”

3. Бәхет төшенчәсе нәрсәне аңлата?

а) тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе

б) уен

в) көлкеле вакыйга

4.” Бәхетле бала” шигырен кем язган?

а) Г.Тукай

б) М.Җәлил

в) Һ. Такташ

5. Танылган сәүдә үзәге

а)”Шатлыклы”

б) “Бәхетле”

в) “Сөенеч”


Автор: Галиуллина Диляра Ахмадулловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Нәрсә ул бәхет? темасына б.с.ү. дәресе Галиуллина Диляра Ахмадулловна 1 Апр 2015
документ Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман? Хурамшина Гульназ Галиевна 19 Ноя 2015
документ Нәрсә ул адаптация? Адиятуллина Марсельеза Ямалетдиновна 30 Мар 2015
документ Нәрсә ул коррупция? Гараева Флюса Сабитовна 31 Мар 2015
презентация Нәрсә ул яхшылык? Гафарова Гульнара Галимхановна 31 Мар 2015
документ Нәрсә ул коорупция Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна 15 Окт 2015
документ Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" сыйныф сәгате Ахметшина Лейля Сулеймановна 31 Мар 2015
презентация ФГОС нәрсә ул? Хадиуллина Аниса Рашитовна 2 Мар 2016
документ Нәрсә ул һава? Салахова Эльвира Баграмовна 17 Окт 2015
презентация Нәрсә ул акча? презентация асеинова сириня зиатдиновна 15 Дек 2015
документ "Нәрсә ул бәхет?"дигән темага мастер класс Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы 1 Апр 2015
документ Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә... Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 22 Янв 2016
документ Гидросфера темасына кабатлау дәресе. Латыпова Райля Галимзяновна 21 Мар 2015
документ Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе. Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
презентация, документ "Һөнәрләр" темасына йомгаклау дәресе Абдуллина Руниса Шафкатовна 20 Мар 2015
документ 7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына Габдрахимова Азалия Радиковна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе. Хайруллина Файруза Салиховна 20 Мар 2015
документ 3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе Хакимова Гузалия Рафкатовна 30 Мар 2015
документ 2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе Кадрия Галимзяновна Абдуллина 31 Мар 2015
документ 5"В" СЫЙНЫФТА "КЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ. Рахматуллина Лилия Рафкатовна 20 Ноя 2015
документ 2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына татар теле дәресе Зайнуллина Лилия Фаридовна 12 Апр 2015
документ Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү" Габутдинова Руфия Миншакировна 14 Сен 2015
документ "Милли бәйрәмнәр" темасына 4 сыйныф өчен уку дәресе Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
разное "Инфинитив +кирәк" төзелмәсе."Яхшы уку кагыйдәләре" темасына 7 сыйныф өчен татар теле дәресе Халилова Роза Ахатовна 22 Янв 2016
документ "Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының..." Шаймухаметова Гузалия Раифовна 1 Апр 2015
документ "Нәрсә ярый, нәрсә ярамый" Булатова Гулия Алкиновна 15 Окт 2015
документ Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул! Салихзянова Фирдия Муллануровна 31 Мар 2015
разное "Әни нәрсә пешерә" Шайхутдинова Гузель Робертовна 12 Янв 2016
разное "Ватан бит ул" Даутова Лилия Равилевна 20 Мар 2015
разное Кабатлау дәресе Кашапова Милауша Хафизовна 3 Ноя 2015
документ “Нәрсә,кайда, кайчан?” Фатихова Дания Ахтямовна 21 Мар 2015
разное Дидактическое игровое пособие «Кем нәрсә ярата?». Надршина Фарида Ракиповна 6 Апр 2015
документ Кока-кола турында нәрсә беләбез? Билалиева Гульчачак Фидаиловна 1 Апр 2015
документ Дидактик уен “Нәрсә кирәк ?” Павлухина Екатерина Николаевна 14 Мая 2015
презентация Кем нәрсә эшли белә? Мухаметзянова Разина Зуфаровна 11 Мая 2015
документ Син нәрсә яратасың? төзелмәсен куллану Шакирзянова Нурсина Газинуровна 7 Дек 2015
документ Син нәрсә яратасың? төзелмәсен куллану Шакирзянова Нурсина Газинуровна 7 Дек 2015
презентация Игра по УМК «Нәрсә артык?» Шагитова Елена Дмитриевна 6 Дек 2015
видео "Татар шигыре" темасына мастер- класс Вафина Гулия Илдусовна 1 Апр 2015
разное Саннар темасына мастер класс Мустафина Ильгамия Мингалиевна 2 Мар 2016