Главная / Старшие классы / Разное

«Мәгариф. Татар теле» журналының концепциясе

Скачать
138.35 КБ, 1321568.jpg Автор: Ильдар Миргалимов, 7 Дек 2015

«Мәгариф. Татар теле» журналының концепциясе

I. Актуальлек. Миссия

Төрле фән укытучылары, мәктәпкәчә, башлангыч һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен ил күләмендә төрледән-төрле фәнни-методик периодик басмалар дөнья күрә. Кагыйдә буларак, махсуслашкан журналлар турында сүз бара (мәсәлән, “Английский язык”, “Математика”, “Русский язык” һ.б.). Алар педагогиканың тар юнәлешләрендәге актуаль мәсьәләләрне күтәрәләр, шул рәвешле мөгаллимнәрнең һөнәри үсешенә, аларның компетенциясен арттыруга хезмәт итәләр, алар эшчәнлегендәге яңалыкларны яктырталар. Әмма әлегә кадәр мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле укытучылары өчен мондый төрдәге периодик басмалар юк иде. Мондый журналның гамәлгә куелуы мәктәптә һәм мәктәптән тыш татар телен укытуның сыйфатын яхшыртуга, рус телле укучылар арасында татар телен үзләштерү күрсәткечләрен арттыру максатларына хезмәт итәчәк. Шулай итеп, “Мәгариф” журналы базасында татар телен төрле аудиторияләрдә укытучы педагогларга (шул исәптән чит төбәкләрдәгеләргә дә) методик һәм практик ярдәм күрсәтәчәк “Мәгариф. Татар теле” журналын гамәлгә кую – кирәкле һәм вакытлы чара. Әлеге басма татар теле укытучыларын берләштерүче, алар белән даими элемтәдә торучы мәгълүмат чарасы булып торачак. Аның аша татар теле укытучыларына фән әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да мөрәҗәгать итә алачак. Журнал татар теле укытучыларының форумнарын, башка төр иҗтимагый активлыгын оештыручы үзәк функциясен дә башкарырга сәләтле.

II. Контент

1. Бурычлар

· Татар телен укытуда инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә турында мәгълүмат бирү;

· Татар теле дәресләренә әзерләнү өчен методик һәм дидактик материалар тәкъдим итү, рекомендацияләр бирү;

· Татар теле дәресләрендә файдалану өчен контроль-үлчәү материаллары (диктантлар һәм изложениеләр өчен текстлар, тестлар, күнегүләр һ.б.) әзерләү;

· Татар теле укытучыларында кыенлыклар тудыра торган методик проблемалар гына түгел, ә гамәли татар лингвистикасы мәсьәләләрен дә яктырту,

· Татар теле укытучыларының эш нәтиҗәләренә анализ ясау.

2. Рубрикатор

- “Актуаль мәсьәлә”,

- “Дәрес”,

- “Галим сүзе”,

- “Методик әсбаплар”,

- “Контроль-үлчәү материаллары”,

- “Сорау-җавап”,

- “Рейтинг” һ.б.

3. Аудитория

Мәктәпкәчә, гомуми белем бирү оешмаларының татар теле укытучылары, методистлар, мәгариф хезмәткәрләре.

4. Авторлар

· фәнни-тикшерү, югары уку йортлары хезмәткәрләре,

· ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР ФА Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге экспертлары,

· татар лингвистикасы һәм педагогика белгечләре,

· методистлар,

· журналистлар,

· мәгариф өлкәсендә муниципаль һәм республика хакимияте органнары вәкилләре.

5. Журнал параметрлары

Эче - аклы-каралы, тышлыгы – төсле, формат: 70х108 1/16 (“Мәгариф” журналы форматы), дизайн һәм верстка – “Магариф” журналыныкы нигезендә

Күләм – 48 бит

6. Таралу вариантлары

· Бушлай тарату,

· Почта каталогы аша,

· "Мәгариф" сайтында электрон версия рәвешендә.

Чыгу ешлыгы: кварталга бер мәртәбә яки айлык

IV. Йомгак.

Журнал авторлары өчен төп приоритетлар ул – рус телле балаларга татар телен нәтиҗәле өйрәтү формаларын тарату, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һәм башлангыч сыйныфларда федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар теле дәресләрен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп укытуда алдынгы казанышларны ирештерү, татар теле мөгаллимнәре өчен яңа, актуаль контроль-үлчәү материалларын тәкъдим итү.

“Мәгариф. Татар теле” проектының татар телен уку-укыту мәсьәләләрен хәл итүдә мөмкинлекләре бик зур. Ул татар теле укытучыларының аралашу мәйданы буларак та, аларны берләштерүче, оештыручы һәм алар арасында пропаганда коралы буларак та бик куәтле потенциалга ия мәгълүмат чарасы булырга сәләтле.


Автор: Ильдар Миргалимов
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное «Мәгариф. Татар теле» журналының концепциясе Ильдар Миргалимов 7 Дек 2015
разное Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш. Попова Гульниса Гаяновна 20 Мар 2015
презентация, документ Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы» Абайдуллина Ляля Фанузовна 20 Мар 2015
документ «Уен – рус балаларына татар теле өйрәтүдә иң үтемле чараларның берсе» Вахитова Гульназ Раисовна 9 Ноя 2015
документ Презентация к занятию по развитию речи в средней группе «Иң яхшы татар теле дәресе» Шарапова Рамзия Ильясовна 23 Фев 2016
документ Разработка дистанционного курса по татарскому языку «Татар теле - 5» для развития системы непрерывного образования в условиях внедрения ФГОС. Хасанова Лилия Рузаловна 15 Янв 2016
документ "Творческий потенциал младших школьников". Статья в журнале «Мәгариф». Эктова Марина Геннадьевна 31 Мар 2015
разное Татар теле туган телем. Набиуллина Сания Маузетдиновна 20 Мар 2015
разное презентация Татар әдәби теле Рахматуллова Гульгена Иршатовна 20 Мар 2015
разное Татар теле 5 сыйныф Рахматуллова Гульгена Иршатовна 20 Мар 2015
документ Татар теле Ахметдинова Гульнара Гранитовна 31 Мар 2015
видео Урок в 4 классе Гыйлемҗанова Рәфидә Таһир кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы 1 Апр 2015
документ татар теле Оразсахатова Гюзелия Баймухаметовна 24 Июн 2015
документ татар теле-уку Габделова Ландыш Марсовна 15 Окт 2015
документ Татар теле. Сыйфат. Тимергалиева Фарида Ахметовна 15 Окт 2015
разное Беркем дә онытылмый... Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 2 Мар 2016
документ Татар теле дәресе. Тазиева Эльфира Василевна 8 Фев 2016
презентация Презентация (татар теле) Газизова Диляфруз Мирхатовна 6 Дек 2015
презентация Презентация (татар теле) Газизова Диляфруз Мирхатовна 6 Дек 2015
документ “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа информацион технологияләр» Җәләлова Лилия Раил кызы 20 Мар 2015
документ Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф.» 5 нче сыйныфта татар теле дәресе Зиннатуллина Гульнара Ханнановна 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест Татар теле укытучысы Гаскәрова Ләйсән сайты 16 Ноя 2015
разное «Адазыннын уш чагыы» (Татар улустун тоолу) Сарыглар Чимис Алдынооловна 7 Апр 2015
документ рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы 5 класс татар теле Фархутдинова Лейля Фависовна 31 Мар 2015
документ Татар теле - дуслык теле Галиуллина Эндже Равиловна 20 Мар 2015
документ Татар теле - дуслык теле Галиуллина Эндже Равиловна 20 Мар 2015
документ Татар теле – шагыйрьләр теле Руфина Римовна 1 Апр 2015
документ 9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары" Ахметшина Лариса Михайловна 20 Мар 2015
разное Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 24 Янв 2016
документ Методическое пособие «Татар фонетикасына хас авазларны әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү» («Коррекция произношения звуков татарской фонетики») Сунгатуллина Рушания Гусмановна 31 Мар 2015
разное 2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру Асылова Лимуза Таеповна 20 Мар 2015
разное 2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен Асылова Лимуза Таеповна 20 Мар 2015
разное 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру Асылова Лимуза Таеповна 20 Мар 2015
документ 2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе. Усманова Нурфия 20 Мар 2015
документ Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы 8 сыйныф рус мәктәбе татар төркеме (өйдә укучы бала өчен) Маматкулова Гульназ Гамировна 31 Мар 2015
документ Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле) Серягина Нурзия Сагитовна 21 Сен 2015
документ Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме Вакилова Зиля Юнусовна 7 Дек 2015
документ Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы Шарафеева Гулюса Расимовна 7 Дек 2015
документ Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел. Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 29 Янв 2016
презентация Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысына ярдәмлек материал Гараева Айгуль Миншакировна 8 Дек 2015