Главная / Старшие классы / Разное

«Хыялларга канат куйыйк»

Скачать
49 КБ, 358987.doc Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 20 Мар 2015

Кичәне үткәрү өчен кирәкле әйберләр:

1) залны бизәү өчен плакатлар, чәчәкләр, шарлар;

2) чәй өстәле өчен клиенка, ашамлыклар;

3) музыкаль чыгышлар өчен магнитофон, касеталар;

4) концерт номерлары;

5) уеннар өчен туп, скакалка,.......

6) лоторея уены өчен биремнәр;

7) фотоаппарат;

Кичәнең барышы.

Әти - әниләрне бәйрәмнәр белән котлау. (Класс җитәкчесе.)

Исәнмесез, хәерле кич кадерле әниләр, хөрмәтле әтиләр!

Сезне үзебезнең арабызда күрүебезгә мин бик шат.Кичәбезне үткәрүнең төп максаты – мәктәпне тәмамлау алдыннан барыгызга да үткән һәм киләсе бәйрәм котлаулары җиткерү, дәрестән тыш тормышыбыз белән таныштыру.

Иң беренче мин, 40 эшен 40 якка ташлап, монда килергә мөмкинлек тапкан әтиләребезгә рәхмәт әйтәсем килә.Икенче рәхмәтем – кадерле әниләребезгә.Моңа кадәр сез мин үткәргән җыелышларга шул составта килдегез, без сезнең белән уртак тел табып эшли алдык. Рәхмәт сезгә!

Мин әтиләрне дә, әниләрне дә үткән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Сезнең гаиләләрегез бәхетле икән, сезнең өйләрегез җылы икән, балаларыгызның күңелләре тыныч икән, димәк, сез үз Ватаныгызны – гаиләгезне яхшы саклыйсыз.

Керер алдыннан сез фоеда классыбызның дәрестән тыш вакытта ирешкән уңышлары, алар белән бергә үткән истәлекле вакытларның шаһиты булдыгыз.

Көрәшче егетләребез, Татарстан буенча чемпион булган – Рәфис, Айдар, Венер

Оста йөгерешчеләребез, күп грамоталар белән бүләкләнгән – Хәйретдинов Айдар, Хасановлар

Кроссларда беренче килгән –Айгөл, Ильмира, Йолдыз

Волейбол, баскетбол ярышларында катнашучылар – Рәйсә, Ләйсән, Газинур

Художнигыбыз – Руслан

Җырчыларыбыз – Гөлия, Нурия, Гүзәл

Класс җитәкчесенең һәрвакыт уң кулы булган староста кызыбыз – Алсу

Һ. Б.

1 нче алып баручы.(1 кыз)Энҗе

Барыгызга, әтиләргә, әниләргә,

Сәлам сезгә, кайнар сәлам!

Сәлам сезгә йөрәк түреннән!

Җирдә үскән һәрбер гөлчәчәктән,

Туган җирнең зәңгәр күгеннән!

2 нче алып баручы.(1 егет)Рәфис: Исәнмесез, хәерле кич кадерле әти - әниләр! “Хыялларга канат куйыйк!” дип исемләнгән кичәбезне башларга рөхсәт итегез! Борынгылар: “Хыялсыз кеше – канатсыз кош”,- дип, бик белеп әйткәннәр. Хыял диңгезендә йөзмәгән бер генә кеше дә юктыр.

1 а. б. Сыйныфыбызда – 29 укучы. Һәрберебез төрле хыяллар белән яши.Барыбызның да тормышта үз урынын табасы, файдалы кеше буласы килә.Теләкләребез изге. Ә изге теләк тормышка ашмыйча калмый ул!

Җыр:.........

2 а. б.

2007 нче ел һәрберебез өчен истәлекле ел булып калачак. Кайсы ягы белән дип уйлыйсың,Энҗе? Әйтеп кара әле!

1 а.б. 2007 нче ел – унике ел исәбе белән хисапланган календарьның соңгысы – дуңгыз елы. Бу хайван һәр нәрсәгә талымсыз, үз теләгенә ирешә. Шуңа күрә безгә дә быел бәхет елмаер дип уйлыйм мин.. Һәрберебез үзе теләгән җиргә

барып керә алыр. Бары ихтыяр көчләре генә нык булсын!

Җыр:(Сәфәрова Нурия.”Кышкы чия”)

2 а.б. Энҗе! Быел 23 нче февраль – Ватанны Саклаучылар көне дә безнең гимназиядә күңелле үтте. Спортзалда үткәрелгән смотрдан соң сез безне котладыгыз. Классташ егетләр: “Рәхмәт кызлар! Без сезне яратабыз!”- диделәр. Чын күңелдән әйттеләр микән? Сорап карыйк әле!

1 а.б. Яхшы,белешик, Энҗе! Егетләр, әйтегез әле! Классташ кызларның кайсы сыйфатлары сезгә ошый?

Класс егетләре.(Җаваплар тыңлана.)

2 а.б. Без зур хөрмәткә лаек булган әтиләребезне дә тагын бер кат үткән бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Исәнлек – саулык, эшләрендә, тормышларында зур уңышлар телибез.

1 а.б. Әтиләребез арасында, совет солдаты буларак, автомат тотып, Әфганстанда яшьлек елларын үткәрүчеләр дә, Чернобыльдә, АЭС шартлаган вакытта үзен хәлакәт астына куючылар да , хәзерге тыныч шартларда хезмәте, яшәү рәвеше белән үрнәк әтиләр дә бар. Без сезнең белән горурланабыз, барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

2 а.б. Әткәй, әнкәй, сездән башка тагы

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш сыман әнкәй берәү булса,

Син дә, әти, шундый кадерле!

1 а.б. Хәзер кызларыбыз башкарачак җыр сезгә бәйрәм сәламе булсын!

Кызлар җырлый.

(Шул вакытта әти - әниләр утырган өстәлләргә лотореялар өләшенә.)

2 а.б. Без әти - әниләр өчен лоторея уены әзерләгән идек. Хәзер сүзне сезгә бирәбез! Биремнәргә җавапларны төркемнәрдә әзерләгез!

Лотореядагы биремнәр төркемнәрдә укыла, җаваплар тыңлана.

(9 төрле бирем белән лоторея әзерләнә.)

1. Безне яраткан җырыгыз белән шатландырыгыз әле!

2. Сездән бүгенге бәйрәм хөрмәтенә иң матур тост.

3. Үзегез белән булган бер кызыклы вакыйганы сөйләгез!

4. Бәлки, сезнең төркем күмәк бер биеп күрсәтер.

5. Сыйныфыбыз мәктәпне тәмамлый. Безгә нинди теләкләрегез бар?

6. Күмәк уен оештырыгыз.

7. Яраткан шигырегезне сөйләгез әле!

8. Сезгә сан кергән бу сүзтезмәләр нәрсә турында әйтә? Аңлатып карагыз әле! 17 егет, 12 кыз, 14 кабинет, 1997 ел, 2007 ел, 1 этаж, 11 б класс.

2 а.б. Безнең сыйныф бик тату яши. Май аенда, табигатькә чыгып, кызларыбыз әзерләгән матур табын артында күңел ачтык.Кызлар, уңган икәнлегегезне беләбез инде без. Хәзер сезгә шундый сорау бирәсем килә. Класстан бер егет сезгә кунакка килде, ди. Аны нинди ризык пешереп сыйлар идегез? Бу ризыкны ничек пешерәләр?

Кызларның җаваплары тыңлана.

Тагын бер соравым бар.Классташ егетләрнең кайсы сыйфатлары сезгә ошый?

1 а.б. Рәфис, әйдә классташларга бер уен тәкъдим итик әле! Хәзер 6 кешелек 2 команда кирәк булачак. Командалар 3 егет һәм 3 кыздан тора.Димәк, уенда 12 кеше катнаша.( Командалар төзелә.)

Командаларның берсе “Әти” , икенчесе “Әни” командасы дип аталачак. Уен өчен кирәкле әйберләр парта өстенә куелган: (Уенда катнашучыларны парта янына алып барып таныштырырга!) 1) команда исеме язылган кәгазь; 2)алъяпкыч белән яулык; 3)төймә тагу өчен энә белән җеп; 4)ашка чистартып салу өчен бәрәңге белән суган,пычак; 5)курчак белән пеленка; 6)өстәлдән чүпләрне җыю өчен пакет. Парта янына чабып барырга, бер уенчы яулык белән алъяпкычны бәйләп килә. 2 нчесе төймә тага; 3 нчесе ашка бәрәңге белән суган чистарта; 4 нчесе курчакны пеленкага төрә; 5 нчесе өстәлне чистарта; тагын берсе команда исеме язылган кәгазьне алып килә һәм тиз генә үз девизларын әйтә. Кем беренче - шул җиңүче!

2 а.б. Ә хәзер җиңүче команда һәм алардан азга гына да калышмаган икенче команда хөрмәтенә..................................... .башкаруында...................... җырын тәкъдим итәбез.

1 а.б. Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Кая барсам шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам, әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.

1 а.б. Тиздән 8 нче Март – язның беренче бәйрәме. Зур хөрмәткә ия булган әниләребезне дә бәйрәм белән тәбрик итәбез.Бәхет – шатлык, исәнлек – саулык телибез. Аларның мәрхәмәтле йөзләре яз кояшы кебек гел балкып торсын! Тормыш мәшәкатьләре чәчләренә бәс коймасын!

Әни - җирдә иң кадерле кеше,

Бала бәхете өчен яши ул.

Уңышлары өчен сөенеп яши,

Ярдәм кирәк булса, суза кул.

2 а.б. Теләкләрнең саклый изгеләрен,

Газизе өчен йөрәк түрендә.

Бары яхшылык һәм бәхет тели,

Юк начар уй аның күңелендә.

Олы йөрәкле ул, барын сыйдыра –

Хата – ялгышларын, шатлыгын.

Соңгы көнгә кадәр тугры кала,

Һич кызганмый үзенең барлыгын.

Җыр. (Сафина Гөлия башкара.“Тәрәзәләр”.).

2 а.б. Классташ кызларны да 8 нче Март бәйрәме белән котлыйсы килә. Аларга бәхет, саф мәхәббәт телим. Имтиханнарын уңышлы тапшырсыннар. Хыял канатлары сынмасын! Теләкләре тормышка ашсын!

1 а.б. Рәхмәт, матур теләкләреңә!

2 а.б. Ә хәзер егетләребез башкарачак җыр сезгә бәйрәм сәламе булсын!

Егетләр җырлый...............................

А. б. Йомгаклау сүзе әйтәләр.

Сыйныф җитәкчесе. Бәйрәмебез никадәр генә күңелле булмасын, ахырына якынлашып килә. Бу кичәгә килеп, безгә шатлык өләшүегез өчен зур рәхмәт!

Кичәбез ахырында аны оештыруда ярдәм иткән мусыкантыбыз Илдар Фагимовичка, плакатларны ясаган художнигыбыз Русланга (аның эшләрен сез залда да күрдегез), матур җырлары белән безнең күңелләрне күтәргән Нуриягә, Венерга, Гөлиягә, ике Айдарыбызга, кичә узган залны бизәгән бөтен класс кызлары- һәм егетләренә, кичәне алып баручылар Энҗе белән Рәфискә дә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Әти - әниләрнең сүзләре тыңлана.


Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ «Хыялларга канат куйыйк» Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
документ Спортивное развлечение «Осенние старты» с участием мам и детей подготовительной группы. Конкурс «Перетяни канат». Сластенина Мария Николаевна 28 Окт 2015
документ Бақытты балалық шақ. Аманбаев Канат Орынтаевич 20 Мар 2015
документ Линейка,посвященная открытию недели естественно-математического цикла Сайдахметова Канат Жакановна 20 Мар 2015
документ Канат сатам - кем ала Хабибуллина Резеда Аликовна 20 Мар 2015
документ Прыжки вправо (влево) через канат с продвижением вперед Тополева Екатерина Михайловна 19 Апр 2015
документ конспекты уроков по алгебре для 7 класса Сайдахметова Канат Жакановна 7 Июл 2015
документ тарбие сабағы Канат Назерке Канаткызы 16 Окт 2015
документ Өлкәннәр- алтын канат Аглямова Филиза Назиповна 19 Фев 2016
документ выступление на педагогическом совете по теме "Учитель и ученик в творческом диалоге" Сайдахметова Канат Жакановна 7 Июл 2015
документ Конспект занятия по математике «Знакомство со знаками «= «» —», «+» Конспект занятия по математике «Знакомство со знаками «= «» —», «+» Середенина Татьяна Анатольевна 15 Окт 2015
документ СТАВИМ ЗВУКИ «Р», «Л», «С», «Ш», «Ж» Охотникова Лариса Николаевна 31 Мар 2015
документ Математические знаки «+», «-» и «=» Хорова Валентина Ивановна 30 Июн 2015
презентация Знаки «+», «–»,«=» Чигрина Ирина Юрьевна 31 Окт 2015
документ Народные игры  «Бубенцы» «Матушка- весна»  «Горелки с платочками» «Игровая» «Молчанка» «Кто дальше бросит?» Сосед, подними руку. «Гуси» «Лягушки» &l Кононова Вера Михайловна 23 Авг 2015
документ КОНСПЕКТ ИНОД «Познание», «Социализация», «Коммуникация», «Музыка», «Художественная литература» в подготовительной группе «Моя семья. Моя родословная» Халикова Элеонора Наильевна 6 Июн 2015
разное «Полезные и вкусные витамины» (закрываем на зиму) Интеграция образовательных областей: «Коммуникация», «Социализация», «Музыка», «Художественное творчество», «Труд»  Оборудовани Пакскина Галина Владимировна 11 Июн 2015
документ Конспект НОД по образовательным областям « Познание», «Социализация», « Коммуникация», « Музыка», « Чтение художественной литературы», «Физическая культура» в старшей логопедической Верещагина Татьяна Тимофеевна 22 Авг 2015
документ Картотека массажа для рук с карандашом «Утюжок» «Добывание огня» «Пианино» «Прятки» «Горка» «Ладошка» Самомассаж рук Артемьева Александра Владимировна 15 Окт 2015
документ Конспект непосредственно образовательной деятельности по образовательным областям «познание», «коммуникация», «социализация», «художественное творчество», «безопасность», «музыка» в п Гуляева Екатерина Павловна 23 Янв 2016
документ Конспект непосредственно организованной образовательной деятельности – образовательные области «Познание», «Коммуникация», «Социализация», «Здоровье», «Музыка», «Физическая культура&r Пескова Юлия Джафяровна 31 Мар 2015
разное «Осенние» загадки «Осенние» загадки Воронкова Надежда Михайловна 31 Мар 2015
разное «МОЯ ПРОФЕССИЯ ЛУЧШАЯ!» «ПОРТНОЙ» Шишова Наталья Павловна 1 Апр 2015
документ картотека народных игр  «Бубенцы» «Матушка- весна»  «Горелки с платочками» «Игровая» «Молчанка» «Кто дальше бросит?» Сосед, подними руку. «Гуси» «Лягушки& Федосова Анастасия Андреевна 10 Фев 2016
документ картотека народных игр  «Бубенцы» «Матушка- весна»  «Горелки с платочками» «Игровая» «Молчанка» «Кто дальше бросит?» Сосед, подними руку. «Гуси» «Лягушки& Федосова Анастасия Андреевна 10 Фев 2016
презентация, документ «Слова, отвечающие на вопросы «какой?», «какая?», «какое?», «какие?». Лебедева Наталья Александровна 31 Мар 2015
документ «ИНТЕГРАЦИЯ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ОБЛАСТЕЙ «ФИЗИЧЕСКАЯ КУЛЬТУРА» И «ПОЗНАНИЕ», «КОММУНИКАЦИЯ», «ЗДОРОВЬЕ». Вялова Людмила Михайловна 31 Мар 2015
документ «Пространственные представления: «внутри – снаружи», «в», « рядом», «около»). Шпак Ирина Васильевна 24 Сен 2015
документ «Пространственные представления: «внутри – снаружи», «в», « рядом», «около»). Шпак Ирина Васильевна 24 Сен 2015
разное НОД для детей младшего дошкольного возраста «Девочка – чумазая» образовательная область «Социализация», «Коммуникация», «Познание», «Художественное творчество», «Физическая культура&r Заднеульцева Людмила Владимировна 27 Мая 2015
документ Картотека экологических игр «Фотограф» «Микропоказ»    «Польза- вред»  «Звуки» «Разноцветные плоды» «Овощи- худышки» и «Овощи- толстячки» «Переме Строкова Галия Исхаковна 4 Апр 2015
документ Картотека игр по экологии «Фотограф» «Микропоказ»    «Польза- вред»  «Звуки» «Разноцветные плоды» «Овощи- худышки» и «Овощи- толстячки» «Перемеша Овсянникова Татьяна Анатольевна 9 Апр 2015
документ Картотека экологических игр «Фотограф» «Микропоказ»    «Польза- вред»  «Звуки» «Разноцветные плоды» «Овощи- худышки» и «Овощи- толстячки» «Переме Строгонова Татьяна Владимировна 13 Ноя 2015
документ конспекты занятий по фитбол-гимнастике для детей старшей, подготовительной группы. В) «Часики» Д) « Ленивец» Е) «Мячики» Ж) «Пловец» З) «Волна» И) «Силач» З) «Растяжка» И) Иржова Марина Михайловна 31 Мар 2015
документ Картотека экологических игр для детей «Фотограф» «Микропоказ»    «Польза- вред»  «Звуки» «Разноцветные плоды» «Овощи- худышки» и «Овощи- толстячки» &la Сухарева Светлана Александровна 28 Ноя 2015
документ ПЛАН-КОНСПЕКТ ИГРОВОЙ ОБУЧАЮЩЕЙ СИТУАЦИИ ТЕМА: «ПУТЕШЕСТВИЕ В ГОРОД ГЕОМЕТРИЧЕСКИХ ФИГУР» Интеграция образовательных областей «Здоровье», «Познание» (ФЭМП), «Коммуникация», «Социализация», &laq zolyshka110 31 Мар 2015
документ Кружок «Пальчики-ручки» Тема «В гости к бабушке-Забавушке» Образовательные области «Познание», «Социализация» Гребнева Любовь Анатольевна 30 Мар 2015
документ Слова, отвечающие на вопросы «кто?», «что?», «какой?», «какая?». Никишина Ольга Ивановна 1 Апр 2015
разное Группа: Средняя Образовательная область: «Творчество», «Познание» Раздел: «Лепка» Тема: «Рыбки» Баскакова Надежда Александровна 31 Мар 2015
разное Изготовление «Кормушка для птиц» Конкурс «Золотое рукоделие - 2012» Раздел «Творчество педагогов» Номинация «Чудеса природы» Новикова Алёна Викторовна 31 Мар 2015