Главная / Старшие классы / Разное

Авылым халкының бик борынгы милли ашлары.

Авылыбыз Исергәп бик борынгы авыллардан санала. Шуңа күрә дә аның халкы тирә юньдә кул осталары, төрле ризыклар пешерү, тегү-чигү, итек басу, бурачылары белән дан тоткан. Борынгы заманнарда ук авылның үзенең базары, кирпич заводы, көнбагыш мае чыгару һәм ипи пешерү пекарнясы булган. Арыш, бодай, кукуруз, арпа, солы, киндер басулары, урман-кырлары ерактан үзенә тартып торган. Халык малны да күп асраган, катыгын-сөтен саткан, булган байлыгының берсен дә әрәм итмәгән. Сугыш еллары гына авылны бераз аяктан ега, шулай да бал-чага, карт-коры авыр сугыш чорларын җиңеп чыга.Шушы чорларда иң яратып ашала торган ризыкларның берсе катык күзикмәге, сырлыкай була. Сугыш чорында һәркем сыер асрый алмаса да бер чиләк сөт, катык, ун йомырка күрше-күлән, туган-тумачага тамак ялгарга ярдәм иткән. Камыр катыкка гына басылганга күрә исеме дә катык күзикмәге дип аталган

Катык күзикмәге.

1 литр катык,

4-5 йомырка,

Ярты стакан көнбагыш мае,

Он,

Бер чеметем чәй содасы.

Җылы катыкны сода кушып күпертергә, йомырка, көнбагыш мае салып тугыларга, он кушып йомшак камыр басарга, камырны берничә кисәккә бүлеп таба зурлыгында уртача калынлыктагы җәемнәр җәяргә, шадра тастымал белән каплап 20 минут кабартырга. Җәемнәрне йөзе килгән мичтә яисә духовкада көнбагыш мае белән майланган табада пешерергә.

Сырлыкай.

Ярты литр җылы сөт,

3-4 йомырка,

Бер чеметем чәй содасы,

Тәменчә тоз,

Он.

Җылы сөткә йомырка, сода, тоз кушып яхшы итеп болгатыла, әзер массага он салып уртача катылыктагы камыр ясап берничә җәем җәелә. Камыр җәемнәрен калын итеп җәяргә, зурлыгын төрличә итәргә мөмкин, ләкин таба зурлыгыннан артмаска тиеш. Җәймәләргә пычак белән камырны кисеп чыгармыйча берничә урыннан сызыклар сызыла ( < ). Ике сызыкны ике бармак белән тотып кысып ябыштырырга. Аз гына көнбагыш мае салынган табада мичтә яисә духовкада пешерергә. Сырлыкай кырыйлары күпереп, уртасы кабарып пешә.

Борынгы эчемлекләр.

Төче бал балы.

Төче бал балының тарихы:

Халкыбыз элек- электән умартачылык белән шөгылләнгән, чәчәкле болыннары, икмәк кырлары умартачы кәсебе өчен бик уңайлы булган. Балы да күп булган, сатып дөньясын алып барырга, бала-чагаларын укытырга да ярдәм иткән бал. Туй –мәҗлесләрдә төче бал балы кунакларны сыйлаган. Бавыр,бөер, эчәк юллары авырулары вакытында, салкын тиеп чирләгәндә дә халык балдан дәва тапкан. Бүгенге көндә авылыбызның фольклорчысы Камил ага Шәмсуаров бик күп умарта тота. Ул үзенең рецептлары белән уртаклаша.

3 литр кайнаган суга 1,5 кг тал бөресеннән җыелган серкәле кәрәзле бал салына. Ике 3 литрлы банкага бүлеп салып, банкаларга тыгыз итеп резина перчатка кигезелеп , кояшлы яисә җылы урынга куела. Ачып, кайнавы туктагач, кәрәз чүпләре аска утыра, резина перчатка башка кабармый башлый. Банкадагы сыеклык марля аша сөзеп чиста банкаларга салына, 2-3 аш кашыгы бал салып нык кына болгатыла һәм салкынча урынга куела. Озак саклау учен суыткычта тотарга киңәш ителә.

Солы сырасы.

Бер чиләк кайнап торган суга 3 кг кабыклы солы салына һәм солының эче кабыгыннан аерылып беткәнче кайнатыла. Эре иләк яисә марля аша сөзеп чиста сыеклыкны 40 литрлы флягага салырга, шуның өстенә 20 литр кайнаган җылы су,

6-7 кг. шикәр комы яисә 6 литр бал салып 10 көнгә җылы урынга әчетергә куела. Әчеп әзер булгач марля аша сөзеп алына, банкаларга яисә шешәләргә тутырып салкынча урынга куела. Дәвалау үзлекләре бик күп


Автор: Абузарова Рузиля Динмухаметовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Авылым халкының бик борынгы милли ашлары. Абузарова Рузиля Динмухаметовна 31 Мар 2015
документ "Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архитектура үзәге." темасына дәрес эшкәртмәсе. Сахабиева Гульназ Равилевна 30 Янв 2016
презентация Татар милли ашлары Гатауллина Лейсан Тагировна 31 Мар 2015
документ Татар халкының милли киемнәре. Яббарова Надия Салиховна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
документ "Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй" Агишева Айгуль Иршатовна 20 Мар 2015
документ Национальные блюда татарского народа. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ РИЗЫКЛАРЫ. Салахова Эльмира Сабирзяновна 20 Мар 2015
презентация Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы. Хайруллина Рамзия Миргазияновна 31 Мар 2015
документ Татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” (2 нче сыйныфлар өчен) Миннегулова Милеуша Мусавировна 1 Апр 2015
разное Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме. ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА 31 Мар 2015
разное Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме. ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА 31 Мар 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 4 Апр 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 8 Апр 2015
документ “ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.” Сунгатуллина Райса Фахрисламовна 13 Ноя 2015
разное Татар халык ашлары. Татарская национальная кухня Хусаинова Гулия Харисовна 21 Мар 2015
документ Олимпиада по БИК Елькина Ольга Васильевна 1 Апр 2015
разное Туган авылым-Мактама Аглиева Гульназ Фоатовна 1 Апр 2015
презентация Борынгы Казан Диск Шамсутдинова Гульнара Ясавиевна 20 Мар 2015
документ Борынгы Болгарга сәяхәтем Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016
презентация Татар халык ашлары Валиева Сюмбель Миннулловна 20 Мар 2015
презентация Татар халык ашлары. Җаваплар Диск Салихова Гульнара Атласовна 20 Мар 2015
презентация Татар халык ашлары Салихова Гульнара Атласовна 20 Мар 2015
документ Татар халык ашлары Салихова Гульнара Атласовна 20 Мар 2015
презентация Презентация "Татар халык ашлары" Хуҗаханова Әлфия Нәҗибулла кызы 20 Мар 2015
документ Татар халык ашлары Гильманова Гульнара Равефовна 20 Мар 2015
документ Татар халык ашлары Самигуллина Фаягуль Шамиловна 20 Мар 2015
документ “Татар халык ашлары” Сафиуллина Чулпан Мубараковна 4 Апр 2015
презентация Татар халык ашлары. Давлетова Земфира Ладифовна 15 Дек 2015
документ Чал тарихлы авылым Краснова Зиля Табрисовна 20 Мар 2015
документ Туган авылым Ахметзянова Миляуша Рафиковна 31 Мар 2015
документ Авылым тарихы Ахметзянова Альфия Фаруховна 1 Апр 2015
разное 2012ел-Тарих елы. Туган авылым чишмәләре. Галимова Гульнара Саримовна 1 Апр 2015
презентация Туган авылым Фархутдинова Лейля Фависовна 1 Апр 2015
аудио Авылым - минус Сайфутдинова Гузель Амировна 31 Мар 2015
презентация Карадуган авылым Лутфуллина Зиля Анасовна 4 Апр 2015
документ Авылым Колын тарихы. Исламова Эльвира Маулетдиновна 11 Апр 2015
документ Туган авылым тарихы Губеева Танзиля Зяхфаровна 24 Сен 2015