Главная / По задаче / Внеклассная работа

Доклад Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлеше.

Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлеше

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатьләренең чәчәк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен әйткәндә, Габдулла Тукай элеккеге зур илдәге барлык халыклар өчен дә ят булмады, киресенчә, аның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләрне табу кыендыр. Г. Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас. Тукай дигәндә — татар' халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә — Г. Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки, зур исәптән караганда, Г. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шул арны сән-гатьлелекнең иң югары кимәлендә сурәтләп бирүче иде. Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә «узган гасыр» булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, «безнең гасыр»да калалар. Бу — шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.
Сөекле шагыйребезнең исемен телгә алуга, үзеннән-үзе аның «Исемдә калганнар» дигән язмаларында бәян ителгәннәр хәтергә килә. Шуларга менә бу мәгълүм юллар өстәлә:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

Әйе, 1886 елдан алып 1895 елга кадәр, ягъни Җаекка килгәнче, кечкенә Габдулла бик күпләр озын гомер кичереп күрмәгәннәрне дә башыннан үткәрә. 1886 елның 29 августында (яңа стиль белән 10 сентябрьдә) әтисе Мөхәммәтгариф үлеп китә. Бу вакытта Габдуллага (тулы исеме Габдуллаҗан) дүрт ай ярым була. Әнисе, әле ире үлгәч тә, бер елга якын Кушлавыч авылында яши, шуннан соң гына, улын алып, Өчилегә — әтисе Зиннәтулла йортына кайта 1888 елның 22 декабрендә (3 гыйнвар) әнисе Мәмдүдә Саена Пүчинкәсе мулласына кияүгә чыга. Малайны вакытлыча Кушлавыч авылының Шәрифә исемле бер ярлы карчыкка калдыра. 1889 елның язында Габдулланы үз янына алдыра. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала — 1890 елның 18 (30) гыйнварында егерме биш яшендә әнисе үлеп китә. Шул ук елның февраль (март булуы да мөмкин) аенда малай тагын Өчилегә кайтарыла.
Билгеле булганча, 1891 елда Идел буенда бик каты корылык була, халык ан кала. Ачлык 1892 елда да дәвам итә. Бабасының өендә болай да алты бала үсә. Кечкенә генә авылның фәкыйрь мулласы өчен гаиләдә тагын бер тамак арту, күрәсең, авыр тоела. Җитмәсә, бала чәчәк һәм башка авырулар белән җәфалана. Габдулланы Казанга җибәрәләр. Аны асрамага Яңа Бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала. Мөхәммәтвәли белән Газизә малайны бик кадерләп тәрбиялиләр. Ләкин авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын Өчилегә озаталар. Ниһаять, 1892 елның июнендә малай Кырлай авылына — Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. 1894— 1895 еллар арасындагы кышта исә инде аны Җаекка алып китәләр. Ул анда унике ел яши. Шунда егет булып җитешә, шагыйрь буларак таныла.
Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе — Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Булачак шагыйрь әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы хатиб һәм мөгаллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Ул Габдуллага атна саен биш тиен акча биреп бара. Өченче мөгаллиме — Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Ул да Габдулланы, үз канаты астына алып, һәрвакыт җылы мөнәсәбәтен сиздереп тора. Моның сәбәбе бар: Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф белән Фәтхерахман да, Мотыйгулла да Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыганнар, дус булганнар. Шуңа күрә иртә вафат булган дусларының баласына алар әнә шулай җылылык күрсәтергә тырышканнар.
1907 елда Г.Тукай ашкынып, «дәртле», «моңлы», «нурлы» Казанга кайта.
Билгеле булганча, Г. Тукай 1909 елда, үзе әйткәнчә, «берничә нәширләрнең язып бирергә үтенүләре» сәбәпле, тәрҗемәи хәлен «Исемдә калганнар» дигән истәлекләрендә бәян итә. Ләкин бу әсәр шагыйрьнең Җаекка килүен сурәтләү белән генә тәмамлана. Димәк, 1895 елдан алып 1913 елга кадәр булган унике ел вакытта кичергәннәре кермәгән. Г. Тукай «Исемдә калганнар»ның дәвамын да язарга тиеш булган. Әлеге истәлекләргә язган кереш сүзендә (мөкаддимәдә) ул болай ди: «Уральскигә килеп җиткәнемә кадәр кичердекем хәлләр илә аннан соң хәзер шушы сәтырларны1 язып утырган вакытыма кадәргә башыма килгәннәрне икесен ике рисалә2 итеп чыгарырга мәгъкуль күренде». Күрәсең, шагыйрь вәгъдә ителгән икенче «рисалә»не яза алмаган. Ләкин тормышының бу чоры турында берни дә язмаган дип тә әйтеп булмый. Сәяхәтнамәләре, төрле истәлекләре, хатларына нигезләнеп, аның әлеге еллардагы күргән-кичергәннәрен дә шактый ачык итеп күзалларга мөмкин.
Җаекка Габдулланы әтисенең сеңлесе Газизә апасы белән Галиәсгар җизнәсе эзләтеп алдыралар. Берничә елдан, җизнәсе үлгәч, ундүрт яшьлек малай торырга «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә күчә, ягъни үз көнен тулысынча үзе күрә башлый.
Тормышының бу вакытында аңа Мотыйгулла хәзрәт матди һәм рухи ярдәм итүче булып әверелә. Үзенең яшьлек дустының малаен ул бик якын итә, йортына ияләштерергә, ашау-эчү якларын, кием-салымын кайгыртырга тырыша. Улы Камил язганча, Мотыйгулла хәзрәт «ул вакытта Уральскида имам вә ахун булып торганга күрә, кулындагы русча языла торган бөтен хезмәтләрене диярлек Габдуллага кушып, шул хезмәтләре өчен аңарга мәдрәсәдә бер дә ихтыяҗ күрмәслек дәрәҗәдә акчалар бирә иде».
Габдуллага шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә — Мотыйгулла хәзрәт. Бу төрле яклап галим кеше борынгы Көнчыгыш фәлсәфәсе һәм шигърияте, астрономия буенча да тирән мәгълүматлы, зыялы кеше була. Алар еш кына бу өлкәләр буенча озак-озак сөйләшеп утыралар. Улы Камил исеменә сатып алган типографиядә дә Габдулла төп хезмәтләрне башкара. К. Мотый-гый болай яза: «Мин шул елны (1905 ел.— Ф. Г.) 27 ноябрьдән башлап «Фикер» исемле газета чыгара башлагач, аны шул газетага мөсәххих1 итеп куйдым. Габдулла әфәнденең хезмәте миңа бик ягымлы һәм үзе дә фәү-кыльгадә2 иҗтиһатлы3 булганга күрә, мин аның жалу-ниясен һәр ай саен арттыра бара идем. «Фикер» газетасының иң әүвәлге номерында аның «Ник йоклыйсың, мужик?» исемле шигыре басылып чыкты. 1906 ел башында, мин «Әлгасрел-җәдит»4 журналы чыгара башладым.
Аның да иң әүвәлге номерында Габдулла Тукаевның «Алла гыйшкына» исемле шигыре басылды. Мәзкүр ел ахырында «Уклар» нам6 һөҗү журнал чыгара башладык. Аңарга да Габдулла Тукаев күп шигырьләр чыгарып бастырды. Шулай итә-итә акрынлап Габдулла Тукаев минем матбугамда8 цң әүвәл наборщик булып кергән дәрәҗәсеннән… соңра бик тизлек илә… газета-журналлар-ның иң моктадир9 шагыйрь вә мөхәррире дәрәҗәләренә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты».
Ләкин 1907 елның февралендә әлеге типография патша хакимиятләре тарафыннан ябыла. К. Мотыйгый эзәрлекләнә. Типография башка берәүгә сатыла, әмма барыбер эшен озак дәвам иттерә алмый.
Шагыйрь, язучы булып үсү өчен, талантың булу өстенә, язган әйберләреңне бастыру мөмкинлеге дә кирәк. Күргәнебезчә, Төхфәтуллиннар гаиләсе (аталы-уллы Мотыйгулла белән Камил) Габдуллага үзләренең газета-журналларында әнә нинди уңайлы шартлар тудыралар.
Җаек ул вакыттагы казакъ ягы шәһәрләре арасында иң зурысы исәпләнә, анда утыз алты мең кеше яши (чагыштыру өчен: Алма-Атада — 9 мең). Шул арның дүрт меңгә якыны татар була. Тирә-якта яшәүчеләрнең күпчелеген казакълар тәшкил итә. Габдулла кайвакытта казакъ далаларына чыгып керә. Мәсәлән, әле мәдрәсәдә укыган вакытта Җаектан сиксән чакрымдагы Дәвана дигән җиргә кымыз эчеп дәваланырга бара, анда унбиш көн тора. Бу җирләрдә күлләр күп икән, Габдулла балык тота, балыкларын казакъ балаларына тарата. Ул вакытта казакъларның ир балалары алты-җиде яшькәчә бөтенләй ялангач йөргәннәр. Габдулла бер казакъ хатынына сөлгесе белән тастымалын биреп калдыра. Үзе болай ди: «Зурына күлмәк, кечкенәсенә ыштан тегеп киерт».
Әнә шулай җирле халык белән аралаша, тугандаш казакъларның җырларын тыңлый, аларны язып ала. Үләңнәрне нечкәләп өйрәнү ярдәмендә төркиләрнең борынгы чорлардагы җыр сәнгатен күзалларга омтыла. «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә дә ул кыргыз (казакъларны ул вакытта шулай дип атаганнар) җырлары турында яратып искә ала.
Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын оештыра, Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган «Әл-ислах» гәзитендә еш языша. Башка вакытлы матбугат органнары белән дә якын элемтәдә тора. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа. Ул вакытта Казанда яшәп иҗат итүче әдәбият әһелләре белән бик тиз аралашып, дуслашып китүе дә аның каләменең үткенләнүенә йогынты ясый.
Без Г. Тукай әсәрләрендә халык өчен актуаль мәсьәләләрнең күтәрелүенә, аларның кыю фикерләргә, аңа кадәр очрамаган сурәтләү чараларына бай булуына игътибар итәбез. Билгеле булганча, каләм әһеленең иҗат өслүбе аның үз шәхесе белән тыгыз бәйләнгән. Әйдәгез, Казанга кайткан шагыйрьнең замандашлары күңелендә беренче очрашудан нинди тәэсир калдыруына игътибар итик әле:
Г. Камал: «Көннәрнең берендә кечкенә генә гәүдәле, өстенә «абыйсының бишмәтен кигән шикелле» кием кигән, өтек кенә бер малай редакциягә керде дә («Йолдыз» гәзите редакциясе—Ф. Г.), өстәл өстендәге газет-ларны актара башлады.
Бераз укыгач:
— Безнең газета-журналлар сезгә килә торгандыр бит? — диде.
— Сезнең нинди газета?
— «Фикер», «Әлгасрел-җәдит», «Уклар».
— Сез Уральскиданмыни?
— Әйе.
— Алай булгач,… Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?
Малай, елмайды да:
— Ул Апуш мин булам,— дип әйтмәсенме!?»
С. Р ә м и е в: «Номер ишегемне ачып:
— Сәгыйть әфәнде Рәмиев шушында торамы? — дип,
бер малай килеп керде.
… Аның төсе коңгырт иде. Бәдәне зәгыйфь кенә булса да, әгъзалары бер-берсе илә бик мөнасип2, бер күзенә ак төшкән булса да, ямьсез түгел, бәлки уртача матур, биек маңгайлы; борыны килешле вә һәр даим тулы булып ачылып торган зур күзле иде. Казанга килгән чакларында 21—22, вафат елында егерме җиде яшьлек булса да, һаман 14—15 яшьлек бала кебек кенә күренә иде».
Фатих Әмирхан: «Әүвәле күрешү миндә Тукаев хакында бер билгеле тойгы калдыра алмады. Тукайны мин үзем белгән татар яшьләре типларыннан берсенә дә нисбәт бирә алмадым. Аның әллә нәрсәсе минем күзләрдән, аңлаштан3 өртүле калган4 шикелле булды. Ул… дөрес сүзле, гакыл вә мантыйктан бигрәк, хискә бина итә5 торган, тормышында садәлекне һәр нәрсәдән алда күрә торган кеше иде». Ф. Әмирхан тагын болай дип өстәп куя: «Тукай хис белән генә тора торган кеше. Без аның белән мәхрәм6 дуслар булып киттек». Әйе, Г.Тукай үз чорының иң талантлы, әдәбият һәм сәнгать мәйданында үзе кебек ат уйнаткан Г. Камал, Ф. Әмирхан, С. РәМиев, С. Сүнчәләй, Г. Кариев, К. Мо-тыйгый һ.б. шәхесләр белән аралашып яши, алар белән фикердәш, сердәш, иҗатташ, хезмәттәш була. Аларның бөек шагыйрь турында һәр язганы безгә аның шәхесен аңлауда ачкыч булып хезмәт итә.
Еш кына ул истәлекләрдә шагыйрьнең бер үк вакытта балалар кебек беркатлылыгы, самимилеге, инде сабыйлыктан күптән чыккан булса да, малайлар белән мавыгып кузна уйнавы, карусельгә утырып әйләнергә яратуы турында бәян итәләр. Моңа гаҗәпләнергә ярамый. Шагыйрь күңеле, шагыйрь йөрәге еш кына башкалар өчен үзенә күрә сер булып кала. Шагыйрьләрнең дә шагыйре булган Г. Тукай бигрәк тә. Туры сүзлелеге, кемнең кем булуына карамастан сүзен кистереп әйтүе, шулар турында әсәрләрендә курыкмыйча язуы — шулай ук Г. Тукайның аерылмас сыйфаты. Күрәбез, садәлек, йомшак күңеллелек, хәтта бераз баласымаклык аңа җитди һәм үткен телле булырга, югары сәнгатьлелеккә ирешергә комачауламаган. Ягъни табигать баласы булуы аңа үз чоры каршылыкларын сизгер тоярга һәм алар турында ихлас язарга ярдәм иткән.
Замандашларының истәлекләрендә Г. Тукайның хатын-кызга мөнәсәбәте турында да еш язалар. Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, әлбәттә, хатын-кыз нәфислеген дә күргән, аның турында гүзәл итеп язган. Егерме яшьлек Г. Тукай «Гыйшык бу, йа!» шигырендә болай яза:

Бер гидае җан фидаем, гыйшкыңа пәрванаем;
Кәл, гүзәл, гарз ит җәмалең: янаем, кәл, янаем.

Бир сөрүр мәсхүреңә, бер кәррә бундин ит мөрүр;
Хаке паендә сәнең ауланаем, ауланаем.

Ягъни:

Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;
Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.

Сихерләнгәнне шатландыр: үтче алдымнан бер кат;
Синең аяк туфрагыңда тәгәрием, тәгәрием.

Яки менә «Татар кызларына» дигән шигырьдән өзек укып карыйк (шулай ук 1906 елда язылган):
Сөям сезнең сызылган кашыгызны,
Тузгыган сачеңезне, башыңызны.

Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.

Сөям кәүсәрдән әхля1 иренеңезне,
Бу мактауга ризалык бирдеңезме?

Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,
Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне
.
Сөям, бигрәк, хосусән, садреңезне;
Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме?

Сөям кочмакта7 мәрмәр муйныңызны,
Сөям оҗмахка биңзәр8 куйныгызны.

Күрәбез, шагыйрь үзенең сөю хисләрен нинди матур сүзләр белән әйтеп бирә алган. Әйе, гашыйк булган кеше матур була. Бу вакытта аның сөйләме дә нәзәкәтлелеге, бизәклелеге һәм гадәти генә булмавы белән аерылып тора. Шагыйрьнең лирик герое да нәкъ шундый кеше булып күз алдына килеп баса. Менә тагын бер мисал:

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,—
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

( «Мәхәббәт» )
Ләкин шул ук вакытта, каләмдәшләренең язуына караганда, Г. Тукай хатын-кыз күзенә бик чалынырга яратмаган. Ни өчен? Чөнки үзен — ябык кына гәүдәле, бер күзенә ак төшкән егетне — бу гүзәл җан ияләре яратмаслар дип уйлаган. Хатын-кызның күзе иң элек ир-егетнең тышкы кыяфәтенә төшә, синең турыда килеш-килбәт буенча хөкем йөртә дип ышануы аңа шактый күңел газаплары алып килгән. 1910 елдан үпкә чире
белән интегә башлавы да моңа сәбәп булган. Кыскасы, табигате белән горур егет хатын-кыз каршында кызганыч хәлдә калырга теләмәгән. Аның бу омтылышын, әлбәттә, аңларга була.
Сәламәтлеккә туймау, матди яктан шактый кысынкылыкта яшәү күңеле белән әллә кайларга ашкынган Габдуллага сәяхәт кылырга да ирек бирмәгән. Кечкенә генә булса да үз фатиры да булмаганга күрә, ул «Болгар», «Амур» кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Кешенең үз почмагы булмыйча, гомере буе кайда туры килсә, шунда җан асравы бик тә кыен хәл. Г. Тукай шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган. Г. Тукайның эшем бетте, дип, кул кушырып утырганын беркем дә хәтерләми. Ул я яза, я уйланып утыра, я «борын очын тирләтә-тирләтә» эшләп йөри, яки каләмдәшләре һәм башка кешеләр белән бәхәсләшә. Ләкин сөйләгән һәр сүзе диярлек әдәбият, шигърият турында, борчылганы татар тормышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында. Үзенең яшәү шартларын җайга салу, киләчәген тәэмин итү турында гамендә дә юк. Чөнки дөньяда яшәүнең мәгънәсен ул үзенчә аңлый:

Тормак ярый: бертуктаусыз ялганласаң,
Тугъры сүзле инсаннарга ялганмасаң,

Вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр качып,
Үзең алдап, башкалардан алданмасаң.

( «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма» )

Туры Тукай бу шигырьдә язылганча яши алмый. Ялганлау, вөҗдансызлык — чын шагыйрь эше түгел. Ә намуслы юл белән яшәп булмый икән:

И җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә
Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы.

Ләкин бу Г. Тукай якты дөньяда яшәү-яшәмәү мәсьәләсенә битараф булган дигән сүз түгел. Аның тагын ике-өч ел гына булса да яшәп калу омтылышы көчле була. Әмма тузган тәнендәге әгъзалары инде аның теләгенә буйсынмый. 1913 елның 26 февралендә (иске стиль белән) ул Клячкин шифаханәсенә (айга 150 сум түләп) кереп ятарга мәҗбүр була. Ләкин бер айдан аз гына артык вакыт үткәч, икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш
Минута анын йөрәге тибүдән туктый.
Ул көннәрдә халык шагыйре Г. Тукай рухына багышланган бик күп шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла. Шәехзадә Бабич, аларда әйтелгән төп фикерләрне җыеп, болай диде:

Әй, хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,
Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.

Г. Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты. 1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 елның апрелендә туктап калды. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.
Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота. Ул мең еллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта гасырлар һәм XIX йөз әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте.
Г. Тукай иҗаты — татар халкының йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре булган милләт — зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.
1905 ел… Габдуллага 19 яшь. Шушы елны аның беренче шигырьләре басыла башлый. Әлбәттә, ул моңа кадәр дә шигырьләр язган. Чөнки мондый дәрәҗәдәге иҗади шәхеснең унтугыз яшькәчә каләм тибрәтмәве мөмкин түгел. Ул язганнарын дусларының шигырь дәфтәрләренә (шәкертләрдә андый дәфтәрләр булу гадәти хәл) бүләк итеп урнаштырган, икенчеләре исә аның үз рөхсәте белән күчереп алганнар. Габдулланың дуслары истәлекләреннән моны ачык күрергә мөмкин. Әле 1901 елда ук Г. Тукайның кызларны укытырга кирәклеге турында, надан бер мөгаллимнән көлеп шигырь язганлыгы билгеле. 1902—1903 елларда ук «Әшгар мәҗмугасе»н («Шигырь җыентыгы»н) төзегәнлеге мәгълүм. «Мотый-гия» мәдрәсәсендә «Әлгасрел-җәдит» исемле кулъязма журнал чыгып килгән (1906 елдан, билгеле булганча, шундый исемдә басма журнал чыга башлый). Әлеге журналның 1904 елгы өченче санында Г. Тукайның Әхмәтсафа исемле каләм тибрәтүче шәкертне мактап язган
шигыре урнаштырылган. Аның каләме, хак сүзләр язганга, милләткә файда китерә, дигән фикер әйтә яшь шагыйрь. Болардан күренгәнчә, Г. Тукай яңа гасыр башында — 1900 еллардан ук әкренләп каләм тибрәтә башлый. Ниһаять, 1905 елда аның унлап әсәре дөнья күрә.
Аларны укып чыккач, игътибар шуңа юнәлә: яшь авторны җәмгыятьтә бара торган хәл-әхвәлләр кызыксындыра. Бу яшьтәге егет сөю, мәхәббәт, чибәр кызлар, күңел газаплары турында язса да, урынлы булыр иде. Ләкин Г. Тукайның каләмен башка нәрсәләр хәрәкәткә китерә. Шуларның иң тансыгы — татар мохитендә яңа гәзит-журналларның пәйда булуы. Татарлар — элек-электән язулы, әдәбиятлы халык. Кая гына килеп урнашсалар да, татарлар мәктәп-мәдрәсәләр ачканнар. Укый-яза белмәүне милләтебез иң зур кимчелекләрдән санаган. Әмма милләтнең мәдәниятлелеген күрсәтә торган тагын да әһәмиятлерәк билгеләр бар. Аның газита-журналлары, китабы, театры, башка сәнгатьләре, фәне бармы? Әмма патша Рәсәе хакимияте татарларга боларны булдырырга юл ачмады, киресенчә, каршылык күрсәтте. Бөтен татар дөньясына Кырымдагы Бакчасарай шәһәрендә бары бер гәзит — «Тәрҗеман» гына чыгып килә. Мөхәррире — Исмәгыйль Гаспралы. Ул, нигездә, төрек телендә булып, 1883—1918 еллар арасында, ягъни 35 ел буе бердәнбер мәгълүмат тарату чарасы иде. Вакытлы матбугатка сусаган татар зыялылары 1905 елда барлыкка килгән аз гына мөмкинлекләрне дә файдаланып калырга тырышканнар. Бер-бер артлы төрле шәһәрләрдә яңа газеталар һәм журналлар чыга башлый. 1905 елның 26 ноябреннән 1907 елның 18 маена кадәр Җаекта да Камил Мотый-гый нәширлеге һәм мөхәррирлегендә «Фикер» газетасы яшәп килә. Бу Г.Тукайны бик сөендерә. Ул газетада үзенең котлавын һәм шигырьләрен бастыра.
Шулай да Г. Тукайның матбугатта басылган беренче әсәре булып «Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик...» дигән юл белән башланган исемсез шигыре санала. 1905 елның көзендә яңа ел башыннан (1906 елдан) «Әлгасрел-җәдит» журналы чыга башлаячагын хәбәр иткән бер брошюра нәшер ителә. Менә шунда Г. Тукайның булачак журналны укучыларга һәм язышучылары-на мөрәҗәгать хаты һәм ике шигыре дә бар. Алда телгә алынган шигырьне тулаем татар халкына мөрәҗәгать буларак та аңларга була. Анда, мәсәлән, мондый фикерләр үткәрелә:
Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен,
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен.

Газеталар, журналларны көннән-көнгә, кат-кат күбәйтик,
Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк.

Күрәбез, иң беренче басылган шигырендә үк ул халкыбызны мәгариф, фән өлкәләрендә уңыш яулап алырга чакыра, туган милләтенә зур өметләр баглый. Татарларның даны сигез кат күкләргә күтәрелүен тели.

Әлегә Г. Тукай үзен шагыйрь дип исәпләми.
Шигырьнең икенчесендә моңа ишарә бар:

Шигырь бабында юк бәндә мәһарәт,
Фәкать бу тугърыда кыйлдым җәсарәт…

Ягъни:

Шигырь язарга миндә осталык юк,
Тик әле кыюлык итеп кенә яздым.

Ахырда болай дип тә куя:
Намем Габдулла — Алла бәндәсемен,
Җәмигы колларың шәрмәндәсемен.

Ягъни:
Исемем Габдулла — Алла бәндәсемен,
Алланың барлык колларыннан иң оялчаны мин.

«Дусларга бер сүз» шигырендә дә, милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. «Хөррият кочагына барып керү», аныңча, үсеш, алга китү юлыннан китәргә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен нәрсәләр эшләү таләп ителә? Иң әүвәл, Г.Тукайча, «мәдәният мәйданында урын алу», «тырышудан бушамау», безнең мәнфәгатьләрне кайгыртучы депутатлар сайлап Петербургка җибәрү, башкалада «кирәкләрне сорау». Без «дөнья оҗмахына» керергә тиеш. Ләкин бу эшне муллаларга кушарга ярамый («дин эшендә башчы итик без аларны»), «без дөньяларны абразауный егетләргә тапшырсак, яхшы булыр».
Ләкин ул күреп тора: азатлыкны хаким катлаулар бервакытта да үз ирекләре белән бирми. «Хөррият хакында» шигырендә моны үзе дә әйтеп бирә:
Күп яшь егетләр үлде,
Мәетләр дөнья тулды,
Намнәре бакый булды
Та кыямәт тидия.

Бу әсәрендә әле шулай да шагыйрь 1905 елгы инкыйлаб ярдәмендә алынган хокукларны артыграк бәяли. Чөнки империянең хакимиятен җимерми торып, демократик тәртипләр урнаштырып булмый. Әле ул елда, билгеле булганча, патша үз тәхетендә калды. Матбугатка беркадәр ирекләр бирелү шагыйрь өчен бик олы казаныш булып тоелган, күрәсең. Бу әсәрнең шагыйрь иҗатында тагын бер әһәмияте шунда— «Фикер» гәзитендә әлеге шигырь астына (1905 ел, 11 декабрь) беренче тапкыр «Габдулла Тукаев» имзасы куелган.
Шулай да 1905 елдагы вакыйгаларга карата язылган иң уңышлы әсәре «Иттифакъ хакында» исемле шигыре булса кирәк. Г. Тукай монда халыкны иң зур көч дип тануын белдерә. Халык фетнәләренең күплеген күреп, патша киңлек бирде, дигән фикер үткәрелә. Ләкин бу әле эшнең башы гына, әлеге мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк. Кәр көнне үзгәрә барган заманда йоклау тиеш түгел. Шагыйрь, ачынып, болай ди:
Кайчанга чаклы татар Ушбу уйкуда ятар, Бер-беренә ут атар, Иттифакъсыз, бәдәвам.
Бердәнбер дөрес юл — иттифакъ, ягъни үзебезне һәм
көчебезне берләштерү. Шигырь берләшергә чакыру белән
тәмамлана:

Ачыйк иттифакъка юл:
Ушбудыр иң тугъры юл.
Сыңар җиңнән ике кул
Чыгарыйк без, бәдәвам.

Бу көрәш юлында эш шулкадәр күп, бер җиңнән ике кул (ягъни дүрт куллап) чыгарып тырышлык күрсәтергә
Күрәбез, вакытлы татар матбугаты мәйданга килүгә куану һәм хөррияттә җан атып катнашырга өндәү Г. Тукай каләмен иҗатка рухландыра.
Шагыйрьнең Җаек чоры иҗаты турында сүз алып барганда, аның XIX йөз ахыры — XX йөзнең беренче унъеллыгында татар әдәбиятының игътибар үзәгендә булган мәгърифәтчелек идеяләрен дәвам иттергәнлеген күрми булмый. 1906 елда язылган «Шәкерт, яхуд бер тэсадеф» һәм «И каләм!» шигырьләрендә шуның чагылышын күрергә мөмкин. Шул ук вакытта ал арда һәм кайбер башка әсәрләрдә мәгърифәтчелекнең даими юлдашы булган үгет-нәсихәтчелекнең, ягъни дидактизмның булуына да игътибар итәсең.
«Шәкерт, яхуд бер тэсадеф» («Шәкерт, яки бер очрашу») шигырендә лирик герой буранлы көндә мәктәпкә баручы шәкертне очрата. Малайның өстендәге киеме тәндә җылы тотарлык түгел: итеге дә, бишмәте дә тишек-тошык. Җитмәсә ачлыктан хәле юк, утырып-утырып ял итеп алгалый. Лирик герой, аның мондый халәтен күреп, кайгыга төшә, үзәге өзелә. Башкаларның хәленә керә белү — кешенең затлы сыйфаты. Ләкин аның бу балага матди ярдәм итәрлек чарасы юк. Аның бердәнбер мөмкинлеге — сәеррәк тоелса да, әлеге шәкерткә шигырь уку.
Бу — лирик геройның монологы. Шәкерт аның сүзләренә каршы берни дә әйтми. Аңлаганмы ул аларны — юкмы, килешкәнме аның әйткәннәре белән — юкмы, бу мәгълүм түгел. Лирик герой үзенең киңәшләре белән шәкертнең авыруын дәваладым дип уйлый. Бу аның сүзне идеаллаштыруыннан, үгет-нәсихәтнең көченә чамасыз ышануыннан килә.

Сәнең фәкърең — дорыр фәхрең, онытма:
Моның дик юк фаразлә кайгы йотма.
Ягъни:

Синең ярлылыгың — синең мактанычың, онытма:
Һәм мондый юк-бар уйлар белән кайгы йотма.

Ярлылык белән мактану, моның өчен горурлану, бу дөньядан ваз кичеп, ахирәткә барырга хәзерләнү мәшәкате белән генә яшәү — суфыйлар һәм дәрвишләргә хас сыйфат. Ләкин авторның әйтергә теләгәне шактый катлаулырак. Ул шәкертне (гомумән, әсәрне укучыны) горур булырга, күңел байлыгын арттыра барырга, бәхеткә ирешү максатында аң-белемне даими күтәрүгә ирешергә, шуның өчен үзеңне ярлы санамаска киңәш итә. Байларга ярыйм, дип, кешелек дәрәҗәңне төшерүдән сакланырга үгетләве шигырьнең ахырына таба төп сызык булып әверелә. Шулай да ярлы шәкерт кемгә сыенырга тиеш соң? «Өмет ит ризкыңи рәхман рәхимдәй» («азыгыңны Алладан өмет ит»). Төп киңәше, шулай итеп, Аллаһы Тәгаләне зурлау, исеңнән чыгармау, аңа мәрхәмәт сорап мөрәҗәгать итәргә чакыру булып чыга. Ягъни, мәгърифэтчеләргә хас булганча, белем юлында тырышлык кую кешене матур, бәхетле итә, муллык юлына юнәлтә. Комсызлык кебек түбән сыйфатка каршы итеп Г. Тукай белемлелекне куя.
«И каләм!» шигырендә Г.Тукай шул ук фикерне үстерә. Каләм ярдәмендә (бу очракта белемлелек дип аңларга кирәк) туры юлга басыйк, ди. Без әсирләр, ялкаулар, хурлыкта калганбыз. Әнә белемлелек Европаны күкләргә күтәрде. Ә без җиде кат җир астына төшкән хәлдә.
Күрәбез, Г. Тукай ике кыйтганы — Көнбатыш белән Көнчыгышны белемлелек, тормыштагы урыннары, үсеш дәрәҗәләре ягыннан капма-каршы куя. «Милләтнең бу хәле аның язмыш китабына теркәлгәнме әллә?» дип уйлана. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы — белемле-лекнең кыйммәтен бәяләү, наданлыкның агу, начар нәрсә икәнен аңлату. «Караны яз кара диб һәм игътираф ит акны ак» («яз караны кара дип һәм акны ак»), ягъни каләм бары тик дөреслеккә генә тугры була ала. Аерым кешеләргә түгел, бәлки милләтнең тулаем авыруына багарга өнди. Ягъни наданлыкны гомум милләткә хас авыру дип атый. Алай гына да түгел, барлык мөселманнар да шушы ук авыруга дучар. Бәхет һәм якты киләчәгебез синнән килер, дип, шагыйрь каләмгә зур өметләр белән карый.

Әйлә ярдәм безгә һәрдәм, и каләм, кыйл мәрхәмәт;
Дәфгулынсын җөмлә хәсрәт, фәкър вә хәкър, мәскәнәт!
Ягъни:
И каләм, безгә һәр даим ярдәм һәм мәрхәмәт ит;
Хәсрәт, хурлык, мескенлекләр — мәңгегә кит!

Татар милләтенең фикерен үткенәйтү, шул нигездә аны берләштерү Г. Тукайның төп гамьнәреннән берсе булып әверелә. Моны ул төрле әсәрләрендә кайта-кайта әйтә. «Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел» исемле шигырендә бу теләген ачыктан-ачык белдерә:

Фикеремез тәфрикы өммәт йилләрен исдермәсен,
Исдереб, тәүхидә милләт юлларын кисдермәсен.

Ягъни:

Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен,
Истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен.

Г. Тукай иҗатының башлангыч чорында, ягъни 1907 елның урталарына кадәр, байтак шигырьләрен төрек теленә якын итеп язган. Ул үзе дә иҗатының әлеге чорын «төрекләргә тәгълит вакыты...» дип атый, ягъни «төрекләргә иярү вакыты». Моның кайбер сәбәпләре дә бар. Беренчедән, остазы Мотыйгулла хәзрәт, үзе Мисырда укып кайткан кеше буларак, Габдуллага гаруз (шигырь төзелеше) дәресләрендә гарәп, фарсы, төрек шигырьләре кануннарын өйрәткән. Икенчедән, 1902—1903 елларда «Мотыйгия» мәдрәсәсендә бер төрек шәкерте укый. Әлеге төрек егете шигырьләр яза, аларны дусты Габдуллага матур итеп яттан укып-укып күрсәтә. «Шул шәкерт белән торган заманнарда Габдулла әфәнде төрек романнарын бик яратып укып йөри иде», дип яза Г. Кариев. Әмма «1907 нче сәнәнең соңгы яртысының башларында ул үзенең «Шүрәле»се белән нәкъ татар теленә әйләнеп китә. Аннан соң язган шигырьләренең бөтенләен диярлек татарча яза»,— дип билгеләп үтә шагыйрьнең замандашы нәшир Гыйльметдин Шәрәф.
1907 елда Казанга килгәч, ул биредә татар шагыйрьләренең, бигрәк тә С.Рәмиев әсәрләрен күпләп укый һәм татар сүзләренең шигырьдә матур яңгырашына соклана. Димәк, Казанга кайту Г. Тукай өчен халкыбыз теленә кайту да булган икән. «Без татарлар һаман да татарлар булып калдык»,— дип язды Г.Тукай, горурланып. Бу сүзләрдә тирән мәгънә бар. Әйе, башка халыкларның әдәбиятларына сокланырга, алардагы үз күңелеңә аваздаш якларга битараф„булмаска мөмкин, әмма синең әдәбиятыңны да башкалар үз итсеннәр дисәң, аны нигездә туган милләтеңнең сәнгатьчә фикерләү чаралары ярдәмендә үстерү зарур. Моны гамәлгә ашыруы — Г. Тукайның әдәбиятыбыз алдында күрсәткән тагын бер зур хезмәте.
Г. Тукайның күпчелек шигырьләренең үзеннән-үзе җырлап торуларына, ягъни музыкальлелегенә игътибар итми мөмкин түгел. Көнчыгышта шигырьләрне көй белән уку гадәте элек-электән килә. Ләкин татар теленең шигърилеге, җыр сәнгатебезнең нык үскән булуы, ягъни борын-борыннан шигъри сүз белән көйнең аерылгысыз булып үрелүе — безнең үзебезнең дә табигый сыйфатыбыз. «Тукай — хәтта һәрбер авазның ритмик һәм музыкаль берәмлеген сизеп, үлчәп иҗат иткән шагыйрьләрнең иң күренеклесе. Аның шигъри телендә сүзләрнең… мәгънә эчтәлеге генә түгел, аларның эмоциональ һәм музыкаль төсмерләре дә ялтырап китте, шигъри сыгылмалылыгы… ачылды» (Гали Халит). «Тукай шигырьләренең укучыны мөсәххәр1 итә торган хосусиятләреннән берсе — аларның гадәттән тыш музыкальный булуларыдыр. Тукай шигырьләре үзләреннән-үзләре укылалар» (Гали Рәхим). Болар Г. Тукайның иң әүвәл халык авыз иҗатына, бигрәк тә җыр сәнгатенә, рух байлыгына нигезләнеп иҗат итүеннән килә. Ул болай дигән иде: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». Бу чыннан да дөрес. «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем… Мәдрәсәдә мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемә кереп урнашкан җырулар сөймә-кемнән миндә туган телемезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!»
Әйе, Г. Тукай бик тә хаклы, балада туган телгә мәхәббәт уятуда халкыбыз җырларының әһәмияте гаять зур. Баланың нинди җыр җырлап үсүе аның киләчәген хәл итү дигән сүз. «Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһад итәргә кирәк»,— дип, ул үзенең бу мәсьәләдәге төп юлын билгеләде. Ул бу эштә чын мәгънәсендә тырышлык күрсәтте. Аның, мәсәлән, «Сак-Сок» бәетен җыюга аерым игътибар иткәнлеге мәгълүм: «Мин бу Сак-Сок» дип аталган «милли фантазиябез» хакында күп-күп кешеләрдән күп-күп истифсарларда булындым2. «Сак-Сок» бәетен беләсезме? Белсәгез, язып китерсәгез иде»,— дип үтендем». Шул ук вакытта булачак шагыйрь Җаекта мәдрәсәдә укыганда ук халык җырларын җыюга дәртсенә. Җәйге ялга китүче шәкертләргә үз төбәкләрендәге әкиятләр, җырлар һәм башка халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып килүләрен сорый торган булган. Шул рәвешле аның «Җырлар дәфтәре» барлыкка килгән. Бу дәфтәр әле 1946 елда гына табыла һәм ул шул ук елда бастырып та чыгарыла. Анда утызга якын җырның сүзләре теркәлгән. Саф татар телендәге бу җырлар Г. Тукай өчен шигъри мәктәп булгандыр дип уйларга кирәк. Биредәге җырларның стиль, образлылык, төзелеш ягыннан төрле-төрле, бай үрнәкле булуы чыннан да күңеле сүз сәнгатенә тартылган кешене сокландырмый калмый.
Шагыйрь соңыннан да халкыбызның җырларын, әкиятләрен, мәзәкләрен, табышмакларын өйрәнүгә, алар-ны әсәрләрендә файдалануга зур әһәмият бирде. Дөресрәге, ул халык авыз иҗатына таянды, аның эстетик фикерләвендә үзе өчен олы үрнәк күрде. Бу исә аңа халык тарафыннан үз итеп кабул ителерлек әсәрләр язарга мөмкинлек тудырды. Аның иҗатына чын мәгънәсендә халыкчанлык хас иде. Фольклорда мәхәббәт әсәрләренең телен халык сөйләменә якынайтты, образлылыгын көчәйтүгә китерде. Әнә шулай үзеннән-үзе җырлап торучы Г. Тукай теле белән халык теле аерылмас бербөтенне тәшкил итте.
Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.
Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә Г. Тукай бирде. «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык әкияте», «Шүрәле» әкиятләрен кем генә белми? «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»,, сатирик поэмасында да әкият алымнары отышлы кулланылган. Халык авыз иҗаты шагыйрьгә образлылыкка ирешүдә бик файдалы үрнәк булды.


Автор: Галиева Рафида Ахуновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Доклад Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлеше. Галиева Рафида Ахуновна 1 Апр 2015
презентация Габдулла Тукайның "И туган тел" шигыре белән танышу. 5 нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең презентациясе. Шаехова Гульнара Маратовна 7 Дек 2015
документ Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел. Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 29 Янв 2016
разное Габдулла Тукайның балачагы Низамутдинова Савия Тауфиковна 20 Мар 2015
разное Габдулла Тукайның тууына 125ел. Бәйрәм Насырова Идалия Сагитовна 3 Дек 2015
документ Габдулла Тукай "И туган тел" шигыре белән танышу.- 5нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең план- конспекты. Шаехова Гульнара Маратовна 7 Дек 2015
презентация Габдулла Тукайның иҗаты Ахметшина Рамзиля Тимершаеховна 20 Мар 2015
презентация Габдулла Тукайның томыш юлы һәм иҗаты. Халилова Гулюса Зуфаровна 20 Мар 2015
разное Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу" Ахметзянова Энҗе Талгатовна 20 Мар 2015
документ Габдулла Тукайның тууына 125 ел! Гараева Флюса Сабитовна 6 Дек 2015
документ Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше. Шафикова Гузалия Рахимшовна 20 Мар 2015
документ Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше Закирова Фирюза Рамисовна 20 Мар 2015
видео Урок в 4 классе Гыйлемҗанова Рәфидә Таһир кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы 1 Апр 2015
разное Беркем дә онытылмый... Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 2 Мар 2016
документ ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ Агламова Гульнара Шайхлисламовна 20 Мар 2015
документ Габдулла Тукайның дингә мөнәсәбәте (Проект яклау дәресе) Вафина Милеуша Рифгатовна 20 Мар 2015
документ Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу" Ахметзянова Энҗе Талгатовна 20 Мар 2015
документ Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен өйрәнү дәресе. Гилязова Гульназ Рубиновна 20 Мар 2015
документ Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе. Кутлиахметова Айгуль Тимирзяновна 20 Мар 2015
документ Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен). Зиннатуллина Миляуша Альбертовна 30 Мар 2015
документ Габдулла Тукайның туган көнен каршы алу һәм үткәрү буенча эш планы Исхакова Ремзия Абзаловна 4 Апр 2015
документ Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе. Ахметова Гузель Каимовна 23 Дек 2015
разное Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 24 Янв 2016
разное Татар халык шагыйре Габдулла Тукай Фатхуллина Раиса Абдулсаматовна 20 Мар 2015
презентация Габдулла Тукай- татар шагыйре Хисамова Нурсия Муллануровна 20 Мар 2015
презентация Габдулла Кариев - татар театрының атасы Шафеева Диляра Абдулхановна 1 Апр 2015
документ Мәшһүр татар шагыйре – Габдулла Тукай. Харисова Роза Гыйлвановна 29 Янв 2016
документ "Күңелләрдә син, Тукай" (Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие) Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 1 Апр 2015
документ Татар әдәбияты 7 сыйныф, эш программасы Хузина Гульназ Рафисовна 20 Мар 2015
презентация, документ Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Исмагилова Гульнара Тагировна 20 Мар 2015
документ 8 сыйныфта татар әдәбияты Миннебаев Ильдар Хафизович 26 Апр 2015
документ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ АТНАЛЫГЫ ПЛАНЫ Кутерова Галия Юнисовна 25 Апр 2015
разное Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары. Муксинова Галия Латыповна 26 Янв 2016
документ Татар теле һәм әдәбияты Гарафиева Кадрия Галимулловна 2 Мар 2016
документ ГИА эшләре Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 19 Янв 2016
разное Олимпиада эшләре Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 19 Янв 2016
презентация Кроссворд Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 20 Янв 2016
документ Әти-әнигә 10 киңәш. Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 21 Янв 2016
презентация Г.Ахунов Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 24 Янв 2016
презентация Г.Кандалый Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 22 Янв 2016