Главная / По задаче / Классное руководство

Наркомания – кешелек дошманы

Скачать
40 КБ, 392107.doc Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 20 Мар 2015

Наркомания – кешелек дошманы

(7а сыйныфында сыйныф сәгате)

Максат: укучыларда наркотикларны куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру; ихтыяр көче тәрбияләү.

Материал: тартма, ватман кәгазе, фломастер.

Сыйныф сәгате барышы

Укытучы. “Кеше бәхетенең өчтән ике өлеше сәламәтлектән тора”, - диләр. Әмма кеше авырый башлагач кына үз сәламәтлеге турында уйлый башлый. Хәзерге вакытта яшь буынның сәламәтлегенә куркыныч тудыручы сәбәпләрнең берсе – наркомания. Бүгенге сыйныф сәгатен без “Наркомания – кешелек дошманы” дип атадык. Сүзне иптәшләрегезгә бирәбез. Шул ук вакытта рәссамнарыбызга сыйныф сәгатебезнең эмблемасын ясарга да кушыйк. (2 укучы эмблема ясый.)

1 нче укучы. Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтенә йогынты ясый, алар “наркомания” дигән психик авыру китереп чыгара. Наркоманнар наркотиксыз яши алмый башлый, бу матдә организм өчен даими ихтыяҗга әверелә. Әгәр наркоман үзенә кирәкле күләмдә наркотик матдә кабул итмәсә, аның кәефе начарлана, башы авырта, аяк – куллары калтырый, бөтен тәне авырта башлый. Шуңа күрә ул ничек булса да тиз арада наркотик матдә табарга омтыла. Бу зарарлы гадәтнең нәтиҗәсе коточкыч булса да, наркоман тыела алмый, үз-үзен агулый.

2 нче укучы. Наркотик матдәләр тәэсирендә кешенең тышкы кыяфәте үзгәрә. Тән тиресе юкара, кибә, картая, чәче коела. Кул һәм аяк калтырый. Эчке органнар – бавыр, бөерләр, эчәклекләр, йөрәк, кан тамырлары зарарлана. Бөтен организм, карт кешенеке кебек, эштән чыга, таушала. Наркоман гадәти эшләрне башкара алмый. Ул гаиләсеннән, дусларыннан читләшә. Уку спорт, мавыгулары, иптәшләре аны кызыксындырмый башлый, ярсучанлыгы арта. Наркоман үзен тәнкыйтьләүчеләрне мыскыл итә, хәтта кул күтәрергә дә мөмкин.

3 нче укучы. Кәефе начар булганга һәм авыртуларга түзә алмаганга, наркоман көннән-көн күбрәк наркотик матдә савтып ала. Үзе эшләп акча ала алмагач, ул, әти-әнисен, туганнарын алдап, акча таләп итә. Ләкин наркотик матдәләр бик кыйммәт булу сәбәпле, бу акча гына аңа җитми башлый. Наркоманнар фатир басалар. Туганнарының, дусларының акчасын урлыйлар, төрле кешеләргә һөҗүм итәләр. Шулай итеп, һәр норкоман упкынга тагын 5 – 10 кешене өстерәп кертә.

4 нче укучы. Без сыйныф белән театрда “Упкын” спектаклен карадык. Яшь егет начар дуслар арасына кереп китә һәм наркоман була. Ул әти-әнисе, сеңлесе белән аралашмый башлый, алардан кача. Өйдән компьютер һәм башка кыйммәтле әйберләрне чыгарып сата. Әнисенә кул күтәрә, сеңлесен “сата”. Бу хәлләргә чыдый алмыйча, әнисе үлә, сеңлесе тәрәзәдән ташлана. Соңыннан үзе дә наркотиклар күп кулланудан үлә.

5 нче укучы. Бу спектакль безгә һәр очраган кешегә ышанмаска, дусларны белеп сайларга, таныш булмаган кешеләрдән әйбер алмаска, аларга иярмәскә куша.

Анкета сорауларына җавап бирү.

  • Наркотиклар нәрсә ул?
  • Алар кеше организмына нинди тәэсир ясый?
  • Наркотиклар кулланган кеше үзен ничек тота?
  • Тренинг. Нәрсәдер эчәргә яки тәмәке тартып карарга тәкъдим итүчеләргә ничек җавап бирергә?

  • бернигә дә карамыйча “юк” дип җавап бирергә;
  • “Минем авырыйсым килми!” дип әйтергә;
  • Мондый кешеләр булган урыннарга бармаска;
  • Башка темаларга, мәсәлән, кызыклы китап, кино яки спорт ярышы турында сүз кузгатырга.
  • Укытучы. Укучылар, сезнең фикерләрегез миңа ошый. Барыбыз да шундый ихтыяр көче булдырыйк. Якын дусларны белеп сайлыйк, һәр очраклы кешене дуска тиңләмик. Мин сыйныф сәгатенең эмблемасын ясарга кушкан идем, хәзер рәссамнарыбызга сүз бирик.

    (Эмблемалар карала, нәтиҗә ясала.)

    Фикерләрне ныгыту. Синең янга таныш булмаган кеше килә һәм ниндидер даруны иснәп карарга чакыра, эчәргә тәкъдим итә, ди.

  • Бу очракта син нишләрсең?
  • Наркотикны бер генә тапкыр булса да кулланып карау ни өчен куркыныч?
  • Ни өчен кайбер балалар наркотик кулланып карарга ризалык бирә?
  • (Җаваплар тыңлана.)

    Укытучы. Безнең сыйныф сәгате ахырына якынлашып килә. Хәзер һәрберегез кәгазьгә нинди дә булса теләк яки үзегезне кызыксындырган сорауны языгыз һәм тартмага салыгыз. (Соңыннан бер укучы теләкләрне, сорауларны кычкырып укый, җаваплар бирелә.)

    Укучылар! Сез хәзер мәктәптә укыйсыз. Берничә елдан мәктәр еллары артта калыр. Күбебез укуларын дәвам итү яки эшкә урнашу өчен чит шәһәрләргә китәр. Сез анда төрле кешеләр, төрле язмышлар белән очрашырсыз, Замана да елдан – ел катлаулана. Төрле сынаулар алдында югалып калмагыз! Безнең киңәшләребез, теләкләребез сезгә дөрес юл күрсәтүче маяк булсын!


    Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Наркомания – кешелек дошманы Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
    документ Наркотиклар – сәламәтлек дошманы. Камбеева Гельсине Рауфовна 19 Сен 2015
    документ «Наркомания – это беда». Болдушевская Валерия Викторовна 20 Мар 2015
    презентация Наркомания – страшная болезнь ХХ1 века. Взлет и падение Елена 27 Мая 2015
    документ Внеклассное мероприятие по профилактике асоциального поведения несовершеннолетних «Наркомания – бич нашего времени». Проявин Юрий Михайлович 20 Мар 2015
    документ Внеклассное мероприятие по профилактике асоциального поведения несовершеннолетних «Наркомания – бич нашего времени». Проявин Юрий Михайлович 20 Мар 2015
    документ Наркотиклар-сәламәтлек дошманы Мухаметзянова Алия 1 Апр 2015
    документ "Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" 8 сыйныф өчен сыйныф сәгате Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
    документ наркомания Григорьева Светлана Николаевна 20 Мар 2015
    документ Внимание! Наркомания. Тясто Татьяна Николаевна 20 Мар 2015
    презентация, документ Наркомания. Потеря личности. Андреева Анна Владиславовна 21 Мар 2015
    разное Как уберечь детей от пагубных привычек(наркомания) Мареева Татьяна Анатольевна 30 Мар 2015
    презентация Вредные привычки (наркомания). Кочкаева Лариса Анатольевна 1 Апр 2015
    презентация Наркомания Петькова Елена Геральдовна 1 Апр 2015
    документ Подростковая наркомания Куколева Татьяна Германовна 6 Апр 2015
    разное Одним из врагов человека является наркомания. Кобзарь Екатерина Николаевна 10 Апр 2015
    презентация презентация для родителей "Наркомания" Лукьяненко Анна Сергеевна 20 Мар 2015
    документ Родительское собрание "Внимание наркомания" Столбушкина Валентина Николаевна 20 Мар 2015
    документ "Наркомания: мифы и реальность" Пилипенко Марина Ивановна 20 Мар 2015
    документ тест.9 класс. наркомания Занин Василий Петрович 20 Мар 2015
    презентация Наркомания! Чей это выбор? Баринов Андрей Сергеевич 20 Мар 2015
    документ Вредные привычки человека "Наркомания" Гущенко Сергей Викторович 20 Мар 2015
    документ Профилактика вредных привычек. Наркомания. (занятие в форме тренинга) Моисеева Наталья Александровна 20 Мар 2015
    документ Алкоголизм и наркомания в подростковом возрасте Козлова Марина Михайловна 20 Мар 2015
    документ Наркомания - результат неправильного воспитания в семье. Маслова Светлана Борисовна 20 Мар 2015
    документ Наркомания - результат неправильного воспитания. Маслова Светлана Борисовна 20 Мар 2015
    документ "Наркомания. Факторы развития" Ещенко Олег Сергеевич 20 Мар 2015
    документ Наркомания бич современности Тишина Наталья Васильевна 20 Мар 2015
    документ Психологический тренинг "Наркомания - знак беды"" Васюкова Любовь Викторовна 21 Мар 2015
    документ Наркомания - что это и ее опасность Собянина Елена Федоровна 21 Мар 2015
    документ Конференция "Наркомания - опасное пристрастие" Попова Ольга Александровна 21 Мар 2015
    презентация Презентация "Наркомания-болезнь века" Астапова Людмила Вячеславовна 20 Мар 2015
    документ Конференция "Пагубные пристрастия человечества (наркомания)" Волосатова Ирина Викторовна 20 Мар 2015
    документ Классный час "Наркомания-болезнь века" Ревуцкая Светлана Павловна 20 Мар 2015
    презентация классный час "Наркомания" Лукьяненко Анна Сергеевна 31 Мар 2015
    презентация Презентация "Наркомания" Родионова Ирина Юрьевна 1 Апр 2015
    документ Статья по теме "Наркомания" Хусаинова Резеда Фариловна 1 Апр 2015
    документ Классный час по теме "Наркомания и детство" Мингазова Диля Садертдиновна 1 Апр 2015
    презентация Презентация "Наркомания или мифы торговцев БЕЗУМИЕМ" Гарифуллина Юлия Сергеевна 1 Апр 2015
    документ Классный час "Внимание-наркомания!" Босенко Светлана Алексеевна 1 Апр 2015