Главная / По задаче / Классное руководство

“ Минем сәламәтлеккә карашым”

Скачать
38 КБ, 391992.doc Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 20 Мар 2015

“ Минем сәламәтлеккә карашым” темасына сыйныф сәгате

Максат: көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, дөрес туклану, озак яшәүнең серенә төшендерү, укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә аңлы караш тәрбияләү.

Кулланылган материал:

  • Хрипкова А.Г., Колесов Д.В. Гигиена һәм сәламәтлек. - К.: “Тат. кит. нәшр., 1985;
  • Шәрипова С. Кеше - сәламәтлек – ислам. –К.: Тат. кит. нәшр., 1995.
  • Укучылар язган сочинениеләр.
  • Сыйныф сәгате барышы

    - Укучылар, сыйныф сәгатебезне башлыйбыз. Башта без көндәлек режим турында сүз алып барырбыз. Көндәлек режим нәрсә ул? Сез аны ничек үтисез? (Җаваплар тыңлана.)

  • Хәзер безгә Адилә кечкенә бер мәзәк сөйләп китәр. Малай көндәлек рәжимны дөрес үтәгәнме? Фикер алышырбыз. (Адилә мәзәк сөйли.)
  • Җаваплар тыңлана.
  • А) Малай гел ял гына итеп йөргән. Хезмәт белән ял аралашып барырга тиеш. Болай эшләгәндә, кеше эшкә сәләтлерәк була. Көндәлек режим төгәл, чиста булырга өйрәтә. ә) Көндәлек режим үтәлмәгәндә, кеше бер эшкә дә өлгерми. Кеше бер эшне башлый. Икенчесен ташлый. Аның кәефе бозыла, ул тиз арый.

    - Укучылар, күренекле шәхесләрнең көндәлек режимны ничек үтәүләре турында тыңлагыз әле. Укучылар чыгышы тыңлана.

    - Хәзер озак яшәүчеләр тормышы турында кызыклы мисаллар укыйк.

    Бик озын гомерлеләргә 160 ка кадәр яшәгән норвегияле Йосиф Суррингтонны, 180 ел торган пакистанлы, ыруг юлбашчысы Афзал Мөхәммәтне, 185 яшьлек венгр крестьяны Петр Кцартенны кертергә була. Осетин хатыны Тайбад Аниеваның 181 яшендә булуы ачыкланган. Тикшерергә барган табиб аны бакчада эшләп йөргән җиреннән табып алган. Карчыкның әйтүенә караганда, ул көнгә нибары бер тапкыр, әмма бик ныгытып ашый, эссе әйберләрдән саклана, айга ике тапкыр берничә көн бөтенләй ашамый тора. Суны булдыра алганча күп эчә икән.

    Англия крестьяны Томас Карие 207 ел яшәгән, 12 корольне соңгы юлгә озаткан. Кытайлы Ли Чунюн 252 ел яшәгән.

  • Сез сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез?
  • Саулык – зур байлык. - Саф һава – тәнгә дәва.
  • Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. - Сәламәтлек – күркәмлек.
  • Сакланган саулыкка туйган. - Сәламәтлектән дә матур кием юк.
  • Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк? (Җаваплар тыңлана.)

  • Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Иртәнге зарядка ясау бик файдалы. Саф һавада булу, йөгерү һәркемнең тормыш кагыйдәсенә әйләнсен. (Берничә укучы язган сочинениеләрен укый.)
  • Сәламәт булыйк!

    Сәламәт кеше режим белән яшәргә, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Минем әнием шәфкать туташы булып эшли. Ул безнең турында һәрвакыт кайгырта. Барыбызның да сәламәт яшәвен тели.

    Бөтен кеше сәламәт яшәргә тиеш. Көндәлек режим белән яшәргә кирәк. Минем әни иртәдән алып кичкә кадәрге вакытыбызны күзәтеп тора. Вакытында дөрес туклануыбыз турында кайгырта. Кирәк кадәр генә телевизор каравыбызны, кирәгенчә саф һавада йөрүебезне тикшерә.

    “Сәламәт булу өчен, спорт белән дә шөгыльләнегез!”- ди ул. Моның өчен безнең Буа шәһәрендә бөтен мөмкинлекләр бар. “Арктика” боз сараена, “Дельфин” йөзү бассейнына йөрибез. Кышын чаңгыда шуабыз. Быел мин сыйныфташ кызлар белән волейбол секциясенә язылдым. Миңа анда бик ошый. Сәламәт булу өчен, болар барысы да бик файдалы. (Шәрәфетдинова Илзирә)

    - Дөрес туклану да сәламәтлек өчен бик мөһим. Күп вакыт без уйлап тормыйбыз: ачыксак ашыйбыз да туябыз; тәмлерәк ашасак, тагын да рәхәт булып китә. Организмның дөрес эшләве өчен , ашаган азыкның күләме һәм сыйфаты бик мөһим. Ашаганда яхшылап чәйнәргә кирәк. Аксымга бай азыклар күбрәк ашарга кирәк: сыер һәм балык ите, йомырка, сөт азыклары, гөмбә, карабодай, солы, чикләвек, фасоль аксымга бай. Май азыклары да кирәк. Алар организмга энергияне аксымга караганда 2 тапкыр күбрәк бирә.Үсемлек майлары файдалы. Углевод та кирәк. Углевод бөртекле культурада, җиләк-җимештә, шикәрдә, бигрәк тә балда күп. Бал бигрәк тә файдалы.

    Билгеле бер режим белән туклану файдалы. Иртәңге, көндезге аш туклыклырак булырга, кичкесе аз күләмдә, җиңелчә, йокларга кала 3 -4 сәгать алдан ашалырга тиеш.

    Пироженое, торт кебек азыкларның калориясе зур. Шуңа кеше симерергә мөмкин. Өстәл яныннан азрак туймыйча китү яхшы. “Үзе туйган – күзе туймаган”, - ди халык. Күз туйганчы утырырга ярамый.

    Сыеклык эчүдән туктамаска, курыкмаска кирәк. Эч катарга мөмкин. Аз ашау да зыянлы. Хәрәкәтләнү , туктаусыз хәрәкәттә булу организм өчен файдалы.

    Димәк, дөрес туклану да режимлы рәвештә алып барылырга тиеш.

  • Хәзер викторина сорауларына җаваплар биреп алыйк әле.
  • Сәламәт булу өчен нишләргә?
  • Кыш көне грипп белән авырмас өчен , нинди чаралар күрергә кирәк?
  • “Пычрак кул” авыруларын санагыз.(ашказаны, эчәк авырулары, дизентерия, гепатит сары авыруы., туберкулез.)
  • Ни өчен аристократлар елның теләсә кайсы вакытында перчатка киеп йөргәннәр? ( йогышлы авырулар йоктырмас өчен.)
  • Елга суын эчсәң, нинди авыру куркынычы яный? (холера, дизентерея, гепатит, гельмит һ.б.)
  • Физик күнегүләр ясагач та, ни өчен салкын су эчәргә ярамый? (ангина, тын юллары авыруы организмны тиз генә суыту аркасында килеп чыгарга мөмкин.)
  • Туберкулез, дифтерия авыруларын йоктырмау өчен, нинди чаралар күрергә кирәк?
  • (кулларны юарга, чит кеше савыт-сабасыннан ашамаска.)
  • Педикулез авыруы йоктырмас өчен ничек сакланырга? ( Чәчне еш юарга, башка кеше тарагы белән тарамаска, башка кеше урын-җиренә ятмаска.)
  • Кул-аякларның кызаруы, кычытуы нинди авыру билгесе?
  • (Корчаңгы авыруы билгесе. Бу очракта дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.)

  • Кояш сугудан ничек сакланырга? (баш киеменнән йөрергә, эссе көндә кояш астында тормаска.)
  • Сыйныф сәгате ахырында калган укучыларның да сочинениеләре укыла.

    Әбием кебек буласы иде.

    Сәламәт кеше – яхшы күңелле кеше ул. Һәрвакыт ачулы, көнче кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Кешегә булышсаң, үзеңә дә рәхәт була. Мин яхшы күңелле кешеләрне беләм. Минем әбием – нәкъ шундый кеше. Ачык күңелле, зарланырга яратмый. Күршедәге бер әбигә булыша. Аңа сулар ташый, ашын кертә, тавыкларын карый.

    Әбиемә 69 яшь тулса да, ул бик яшь, матур күренә. Ә иң мөһиме – ул исән–сау. Мин аның белән горурланам. Әбием һәрвакыт хәрәкәтләнә. Аның утырып торганын күрмәссең. Минем дә әбием кебек буласым килә. Аңа охшарга тырышам. Үскәч, өлкән кешеләргә ярдәм итеп яшәрмен. Сәламәт булу өчен кешенең күңеле дә чиста, яхшы булырга тиеш. (Солтанова Адилә.)

    Укучылар, бүгенге сыйныф сәгатенә йомгак ясар вакыт та җитте. Сезгә ул файдалы булдымы, ниләр истә калдырдыгыз? (Җаваплар тыңлана).


    Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ “ Минем сәламәтлеккә карашым” Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
    документ “Кулларым, бармакларым- сез минем булышчыларым” Крешкова Любовь Павловна 31 Мар 2015
    документ “Минем методик осталыгым” темасына эссе Асылова Лимуза Таеповна 20 Мар 2015
    документ “Минем педагогик осталыгым” темасына эссе Рафикова Эльвира Алмарис кызы 20 Мар 2015
    документ “Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция) Замалиева Лилия Ильгизовна 20 Мар 2015
    документ “Минем өчен Сибгат Хәким иҗаты – ул...” Садриева Алия Габдулловна 20 Мар 2015
    документ План-конспект урока “Минем әбием-бик тә кызык кеше ул”. Касимова Рушания 20 Мар 2015
    документ Сыйныф сәгате “Минем кечкенә илем” (Моя малая Родина) Ахтямова Гульназ Мингалиевна 31 Мар 2015
    документ “Ватанны саклаган бабам, әтием, абыем, -минем өчен алар үрнәк, чөн- ки бит алар Ватанны саклаучылар - исемен йөрткәннәр”. Тазиева Расиха Сагировна 6 Апр 2015
    документ “Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект Ибрагимова Рузиля Рифхатовна 31 Мар 2015
    документ Конспект занятия с использованием УМК по обучению детей татарскому языку в старшей группе “Минем гайлә”. Даутова Екатерина Александровна 15 Мая 2015
    документ Балаларга татар теле өйрәтү программасы “Минем өем” (4-5 яшь) Мухаметзянова Гульнара Фаритовна 21 Окт 2015
    документ Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”. Зарипова Аниса Газизулловна 20 Мар 2015
    документ 5 нче сыйныф рус төркемендә татар теле дәресенә план-конспект: “ Минем дустым бар” хикәясендәге яңа лексик-грамматик материал Мулюкова Римма Ильсуровна 20 Мар 2015
    разное ТЕМА.”Ашамлыклар” (“Еда”) Валиахметова Сирена Зинетулловна 19 Мар 2016
    документ “Парниковый эффект” или “гринхауз-эффект” Капин Артем Витальевич 20 Мар 2015
    документ согласные звуки [в], [в’], буквы “В”, “в”. Письмо строчной буквы “в”. Германова Наталья Викторовна 1 Апр 2015
    документ Конспект деятельности “Подготовка к обеду. Обед” в средней группе “Ромашки” МБДОУ д/с №29 “Полянка” Спорышева Анна Николаевна 5 Мар 2016
    разное Цикл игр-занятий по формированию изобразительных навыков через продуктивные виды деятельности Игра-занятие “В гостях у волшебной кисточки” Игра-занятие “Колобок” Игра-занятие “Зайка любит рисовать” Игра-занятие “ Марьина - Старкова Седа Георгиевна 4 Мая 2015
    документ «Гласные звуки “А”, ”У”, “О”». Волданина Наталья Сергеевна 30 Мар 2015
    разное Конспект совместной деятельности по разделу: “Ребенок в мире изобразительного искусства” Образовательной программы “Детство” В 1 младшей группе. Тема: “День рожденье куклы Кати”. Конспект совместной деятельности по раз Кузнецова Марина Евгеньевна 31 Мар 2015
    документ “Познавательно-игровой проект “Барыня капуста” Понамарева Эвелина Галинуровна 31 Окт 2015
    документ Тема: “Ф.Абрамов. “О чем плачут лошади” Кириллова Ольга Васильевна 18 Янв 2016
    документ памятка для родителей №1 Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Права родителей Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Права родителей Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Пра Бубнова Ирина Владимировна 20 Мар 2015
    документ памятка для родителей №19 Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образов Бубнова Ирина Владимировна 20 Мар 2015
    документ Памятка для родителей Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Ачилдиева Татьяна Александровна 20 Мар 2015
    документ памятка для родителей №13 Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образов Бубнова Ирина Владимировна 20 Мар 2015
    документ Рабочая программа по информатике и ИКТ 9 класс Угринович Н.Д. Оценка “5” Оценка “3” Оценка “2” Клюшникова Наталья Михайловна 21 Мар 2015
    документ “Элементы машиноведения”в образовательной области “Технология” Трудовое обучение 5 –7 классы. “Технология обработки конструкционных материалов” предусмотрено изучение элементов машиноведения с целью приобщени Тяпчев Анатолий Иванович 1 Апр 2015
    документ Рабочая программа по курсу "Информатика и ИКТ" для 8 класса Оценка “5” Оценка “3” Оценка “2” Грядасова Анастасия Владимировна 28 Ноя 2015
    документ Образовательная область “Развитие речи”. Тема занятия: “Знакомство с колыбельной песней”. Название занятия: “Колыбельной песни свет”. Косова Людмила Григорьевна 8 Апр 2016
    презентация “Перемещение” Федоров Александр Михайлович 21 Мар 2015
    разное “ГДЕ ПРЯЧЕТСЯ ЗДОРОВЬЕ?” Гаршкис Елена Александровна 30 Мар 2015
    разное “Йомры икмәкнең туган көне” Мурадымова Чулпан Нурисламовна 30 Мар 2015
    разное КВН “ФЕСТИВАЛЬ ИСКУССТВА”. РЫЧКОВА МАРИНА НИКОЛАЕВНА 21 Мар 2015
    разное “Одиссея Робинзона Крузо” Соломина Ольга Эдуардовна 31 Мар 2015
    разное “Круговорт воды в природе” Саетгараева Ильмира Минахметовна 1 Апр 2015
    разное Сценарий “Сыңлы үксә” Башарова Айгуль Мухаметовна 1 Апр 2015
    разное “ВОЙНА, ЛЮБОВЬ И УЧИТЕЛЬ” Нуртдинова Раушания Равиловна 1 Апр 2015
    разное Сценарий к сказке “Под грибком” Антонова Елена Юрьевна 7 Апр 2015