Главная / По задаче / Классное руководство

Дуслык – яшәсен җиребездә...

Скачать
0.16 КБ, 389042.doc Автор: Ахтямова Гульназ Мингалиевна, 20 Мар 2015
Совет районының 175 гомуми урта белем мәктәбененең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы. Дуслык – яшәсен җиребездә... Сыйныф сәгате эшкәртмәсе 5а сыйныфы Максат: Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә иң мөһим сыйфатларның берсе – дуслык икәнен балаларга төшендерү. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның, бердәмлекнең кадерен белергә өйрәтү, бер-береңңә юл куеп, тыңлый белергә өйрәнү Җиһазлау: Балалар рәсемнәре, ноутбук, презентация, табышмаклар, рәсемнәр Дәрес барышы Хәерле көн, укучылар! Без бүген сезнең белән әңгәмә оештырып үтәрбез. Әңгәмәбезнең атамасын бергәләшеп уйлап әйтербез. Ә хәзер мин сезгә бер хикәят сөйләп китәм Игътибар белән тыңлыйбыз. Бу хәл ял көне булды. Әби авырып китте дигән хәбәр килгән. Әти белән әни ике кызарын өйдә калдырып, әбиләргә китеп бардылар. Олы кызларына -8 , ә кече кызларына 6 яшь иде. Көне буе кызлар нишләргә белмәделәр. Гомумән әйткәндә, өйдә кызык түгел иде. Кич җитте. Әти белән әни кайтып керде. Кызларга бүләк тә алырга өлгергәннәр бит. Мөгаен, кызларының күңелләрен күрәселәре килгәндер. Матур, йомшак уенчык күзнең явын алырлык. Бу- зур ак аю иде. Иң беренче кечкенә кыз бүләккә йөгереп килде. Олы кыз да калышмады. Менә берзаман болар аюны ике яклап тарткалый башладылар. Тарта торгач, бу уенчык шартлап ертылды. Бу тавышка кичке аш әзерләп йөргән әни йөгереп чыкты һәм аптырап, кызларга карады. Кызлар, әлбәттә оялдылар. Хәтта сүзсез калдылар. Әни кызларына энщ белән җеп алып килергә кушты. Сүзсез генә аюны тегеп куйдылар. Шуннан соң кызлар гаепләрен тынып, бер-берсенә юл куеп , дус тату булып уйный башладылар. Киләчәктә дә бер-берсенә таянып, бер-берсен хөрмәт итеп уйнарлар. Димәк, без нәрсә турында сөйләшеп үтәрбез?(дуслык турында) Дус яшәргә кирәк җир йөзендә, Дуслар кирәк һәрбер кешегә, Дуслык булса, яшәү дә күңелле, Уңай була һәрбер эшең дә. Бөтенебезгә дә дуслар кирәк, Дустан башка булмый яшәргә, Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк Дуслык орлыкларын чәчәргә. МУЗЫКАЛЬ ПАУЗА Парларда кулларны бер-бер артлы чәбәкләү. Интерактив тактада эш. Мәкальләрнең парларын табу. Йөз сум акчаң булганчы,... Кош канаты белән,... Дустың булмаса – эзлә, тапсаң -... Иптәшең үзеңнән —... Дуслыкта, бердәмлектә... Дуслары булмаган кеше ... Дус .. йөз дустың булсын. кеше дуслары белән көчле. югалтма. яхшы булсын. көч. ярты гомер генә яши. авырлыкта беленер Күп кенә әкиятләрдә, җырларда, Мультфильмнарда дуслар – алар аерылгысыз. Әйдәгез аларны искә төшереп китик әле. “Дусларын табарга ярдәм ит”. Кечкенә кызчык Маша һәм …………..(Медвед). Мәрхәмәтле Белоснежка һәм ……………………..(җиде гном). Лунтик һәм аның дуслары …………………………(Кузя, Пчеленок). Крокодил Гена һәм …………………………………(Чебурашка). 5. Күчтәнәч тапшыруында Актәпи (Йомшак) “Шаян сорауларга җавап тап!” 1.Көн белән төн нәрсә белән тәмамлана? (» Н » хәрефенә тәмамлана) 2. .Бер тавык — тавык, ике тавык нәрсә? (тавыклар). 3. .Күлмәкне урталайга бүлгәч нәрсә була? (күл һәм мәк). 1 кг тимерме, 1 кг мамык авырмы?(тигез). .Сыер нигә ята? (утыра алмаганга). Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?(күләгәсен). 7 .Бер имәндә 3 ботак, ботак саен 3 әр алма, барлыгы ничә алма? (имәндә алма булмый). Әфлисунның беренче яртысы нәрсәгә охшаган?(икенче яртысына). .Мәче нигә йөгерә?(очар иде, канаты юк). 10.Чыпчык үзен кош дип атый аламы?(юк, чөнки ул сөйләшә белми). Кайсы ай исеме иң кыска?(май). .Нинди сәгать вакытны тәүлеккә бары тик ике тапкыр гына дөрес күрсәтә? (туктаган сәгать) Сакалын кыру өчен кемнең акчасы юк? (кәҗәнең) Әбидә берәү, бабайда икәү. Ул нәрсә? (б хәрефе). ДУСЛЫК- кластер ясау. -тәрбияле -тәртипле -ярдәмчел бер-береңә хөрмәт -тыңлый белү -юл куя белү сүз тыңлаучан аңлаучан Дуслык кешегә ни өчен кирәк? Әлбәттә, Кешегә дуслар булганда гына яшәве күңелле, аралашуы кызык, дөньяда яшәве рәхәт . Дусларыгыз сезгә һәрвакыт, ярдәм итсен , таяныч булсын дигән теләктә калам.Бер- беребезгә теләкләр язу һәм тактага элү. Шаян музыка астында, дуслыкка карата белешмә таратып, сыйныф сәгатен тәмамлау.
Автор: Ахтямова Гульназ Мингалиевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Дуслык – яшәсен җиребездә... Ахтямова Гульназ Мингалиевна 20 Мар 2015
документ Татар теле – дуслык теле 21 февраль – Халыкара дуслык көне (класстан тыш чара) Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна 16 Апр 2015
документ Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык! Вафина Файруза Габделхаевна 31 Мар 2015
документ Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!” Иблиева Резеда Идаиловна 31 Мар 2015
документ Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык! Вафина Файруза Габделхаевна 5 Апр 2015
документ Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык! Вафина Файруза Габделхаевна 5 Апр 2015
документ Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык! Вафина Файруза Габделхаевна 5 Апр 2015
документ Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре тәрбияләү алымнары Бадертдинова Гульназ Юнусовна 2 Дек 2015
презентация Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә Сарварова Фирая Мубараковна 30 Мая 2015
документ "Яшәсен халык әдәбияты" Чернова Ирина Григорьевна 2 Мар 2016
документ Чын дуслык Фатрахманова Фания Сулеймановна. 30 Мар 2015
документ Дуслык ярминкәсе Бурганова Нурсина Азгатовна 30 Мар 2015
документ Дуслык кичәсе Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна 5 Апр 2015
разное Дуслык бит ул-тормыш бизәге! Васильева Раушания Аглулловна 20 Мар 2015
разное Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. Дуслык турында сөйләшү Яруллина Ильсия Шаукатовна 20 Мар 2015
документ Татар теле - дуслык теле Галиуллина Эндже Равиловна 20 Мар 2015
документ Татар теле - дуслык теле Галиуллина Эндже Равиловна 20 Мар 2015
презентация Дуслык Катермина Раушания Рифатовна 20 Мар 2015
документ "Дуслык кичәсе" Миргалимова Эльвира Илгизовна 20 Мар 2015
документ Ачык занятие "Дуслык" Басыйрова Чулпан Инсафовна 20 Мар 2015
документ "Дуслык-зур байлык" Шайдуллина Раиля Фаилевна 30 Мар 2015
документ "Дуслык - акчадан кыйммәт" Сайранова Резеда Тависовна 20 Мар 2015
документ Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык. Аскарова Альмира Рафисовна 31 Мар 2015
документ Дуслык белән көчле без! Резедаzar 1 Апр 2015
презентация презентация "Дуслык" Мухаметзянова Зульфия Рафиковна 1 Апр 2015
документ Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге Мухаметзянова Зульфия Рафиковна 1 Апр 2015
документ Башкортостан -дуслык иле. ХУЗИНА НАФИСА ИЛЬГИЗОВНА 1 Апр 2015
документ "Дуслык бәйрәме" Альбина Рифкатовна Сайфуллина 4 Апр 2015
разное Дүрт милләт - дуслык бәйрәме Ягфарова Альфия Нургалиевна 4 Апр 2015
документ Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә" Cайфуллина Альбина Рифкатовна 1 Апр 2015
документ Татарстан җире - дуслык иле Самигуллина Альбина Харисовна 18 Апр 2015
документ занятие "Дуслык көче" Вахитова Глюся Гаптельнуровна 9 Мая 2015
разное урок мужества "Туган илем- дуслык тынычлык иле" Султанова Рушания Фаритовна 16 Сен 2015
документ Башкортостан - дуслык иле. Шамсетдинова Фаузия Фарисовна 15 Дек 2015
документ Дуслык бэйрэме Давлетшина Лиана Азатовна 28 Фев 2016
документ Класс сәгате "Кеше дуслык белән көчле" Нуриева Лейля Марселовна 15 Дек 2015
документ Дуслык белән көчле без Миннахметова Накия Хамбаловна 14 Янв 2016
документ Дуслык белән көчле без Шафигуллина Суфия Миннекамиловна 24 Мар 2016
документ Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе. Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
разное "Дуслык белән көчле без !" (Н.Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәясе буенча) Асадуллина Зульфия Наиловна 20 Мар 2015