Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!

Скачать
81 КБ, 563965.doc Автор: Нуртдинова Лайсан Борисовна, 30 Мар 2015

Юлда йөрү кагыйдәсен

Белергә тиеш һәркем!

(күңел ачу кичәсе)

Максат:

- балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту;

-тормышта, юлда бу билгеләрнең зарурилыгын төшендерү;

-аларда игътибарлылык тәрбияләү.

(Районнан килгән кунакларны каршы алу.)

Әби Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне иртән.

Күңелле, тапкыр уеннар

Күптәннән безне көткән.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны күрсәгез-

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр,

Кара кайгы, күз яшьләре

Сездән читләтеп үтәр.

Әби. Балалар бакчасын шушында дигәннәр иде. Дөрес килдем микән? И-и бигрәк матур бакча икән. Оныгым Алинә әле бер көнне килеп, бәйрәмгә чакырып киткән иде. Бүген әле менә шул бәйрәмгә килдем. Ул бакчада юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә. Кайда икән соң әле үзе? Әнә, үзе дә күренде. (Алинә керә.)

Кыз. Әбекәй,алтыным, хәлләрең ничек? Исән-сау яшисеңме?

Әби. Исәнме, кызым, дәү үскәнсең икән. Кил әле, минем яныма. Бик сагындым үзеңне.

И, кызым, онытып җибәргәнмен. Сине күрергә дип, бүген урманнан дусларың да киләләр.

Кыз. Барысы да киләләрме әбием.

Әби. Килә, барысын да чакырдым.

(Ишектә кыңгырау, куян белән аю керә. Алар Алинәне йөгереп барып кочаклыйлар.)

Бергә: Исәнмесез!

Кыз. Дусларым, сез мине нәрсә белән шатландырасыз?

Куян (Айгөл) белән аю баласы(Рәмзил). (бергә) Шигырьләр өйрәнеп килдек.

Куян. (“Светофор –тәмлетамак!” Ләбиб Лерон шигырен укый.

Светофордан Сорамый тагы

Сорадым бүген: Буламы түзеп:

-Нигә кып-кызыл - Нигә ямь-яшел

Синең бер күзең? Өченче күзең?

Елмаеп миңа Балкып елмайды

Ул болай диде: Һәм әйтте аннан:

-Кызыл помидор -Ашаган идем

Ашаган идем. Ямь-яшел алма...

Светофордан Шаярта ла ул-

Сорадым тагы: Беләм ич инде!

Икенче күзең - Шулай да торам

Нигә сап-сары? Ялмап иренемне.

Елмаеп, янә

Ул болай диде:

-Иртән лимонлап

- Чәй эчкән идем...

Аю. ( “Алмаш-тилмәш” Р.Миңнуллин шигырен укый)

Күрегез Алмазны! Тәгәрмәчләре дә

Мактанып, шатланып Кыйшайган, тишелгән.

Ве-ло-си-пе-ды-на Алмазның аягы

Бара ул атланып! Калайга киселгән.

Тормый ул вакланып, Әй, юлчы иптәшләр!

Утырмый сакланып... Йөрегез сакланып,

Ай...руле шул мәлне Юлның уртасында

Аз гына борылды. Тормагыз таптанып!

Алдагы коймага Тормагыз! Югыйсә,

Барып та орылды. Калырсыз тапталып-

Чәчрәде очкыннар Велосипед килә

Алмазның күзеннән. Алмазга атланып!

Ә велосипедның

Чылбыры өзелгән!

Әби. Ай-яй, матур сөйлисез. Болай булгач сез юл йөрү кагыйдәләрен дә беләсездер?

Куян белән аю. Беләбез, беләбез.

Әби.. Урам аркылы чыкканда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Куян. Ничек инде, икенче як урамга карыйсың да, дүрт аяклап йөгереп чыгасың.

Әби. Аю, син куян белән ризамы?

Аю. (башын кашый.) Риза-а.

Кыз. Сез дөрес эшләмисез. Урамны аркылы чыкканда иң элек светофорга карарга кирәк. Ә безнең авылда светофор юк. Шуның өчен башта сулга, ә аннан уңга карарга кирәк.

(Ишектә кыңгырау. Әтәч белән тавык керә.)

Әтәч(Нәркиз). Әби, әби, менә сиңа нинди бүләкләр алып килдек.(Сумкасын бушата, юл кагыйдәләрен ала.)

Әби. (шатланып) Әй, ичмасам дусларым да бит, нинди әйбәт әйберләр алып килгәннәр! Менә монысын таба астына куярмын, монысын самавыр астына куярмын. Монысын –н-н...

Кыз.(әби янына килә) Әби, болар нәрсә, каян алдың? (гаҗәпләнеп карап тора.)

Әби. Әтәч белән тавык китерде. Менә алар үзләре (өстәл астындакалтырап торалар).

Кыз. Сез каян җыйдыгыз бу рәсемнәрне?

Тавык(З.Адилә). Сезнең янга килгәндә юл кырыендагы ак баганалардан җыйдык.

Кыз. Сез нәрсә эшләдегез. Юлда хәзер ниләр була инде. Болар юл билгеләре. Аларны алырга да, алмаштырырга да ярамый.

Әби: Әгәр юлда хәзер авария булса, кешеләр нишләрләр? Кая барырлар?

Кыз. Менә, аңладыгызмы инде, үзегезнең нинди зур хата ясавыгызны?

Әтәч белән тавык. Аңлады-ы-ы-к..

Әтәч. Бик начар эшләгәнбез. Бу билгеләрне тизрәк урыннарына урнаштырырга кирәк.

Тавык. Тик без аларның нәрсә аңлатуын белмибез бит.

Кыз. Соң булганчы, әйдәгез бергәләп хаталарны төзәтик!

Кулларына юл йөрү билгеләре тоткан балалар чыгып басалар.

1 нче бала.( “ Велосипед юлы”)

Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куясың,

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр.

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк, диләр.

2 нче бала. (“Ашыгыч ярдәм күрсәтү”)

Бу билгене күргәч тә,

Сөенә авырулар,

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр

3 нче бала. (“Җәяүле сукмагы”)

Ак өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

“Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдә әле!”

4 нче бала.( “Әйләнәдә хәрәкәт”)

Җайлап кына бер-бер артлы

Әйләнәдә барырга

Өйрәтә безне бу билге,

Кирәк күреп калырга.

5 нче бала. ( “Ашханә”-хезмәт күрсәтү билгесе)

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер?

6 нчы бала. (“Ял итү урыны”)

Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.

7 нче бала.(“Телефон”)

Сезгә киңәш кирәк булса,

Борчылма: ул якында.

8 нче бала. (“Эчәргә яраклы су”)

Эчәсең килсә әгәр,

Чатнап кипсә авызың.

Су табарга булышырмын,

Билге исеңдә калсын.

З.Адилә “Светофор” (Р.Миңнуллин шигыре).

Карап-карап торам да мин,

Уйлап-уйлап торам да,

Куркып куям: ай-һай , кыен

Йөрүләре урамда!

Урамның теге ягына

Мөмкин түгел үтүе:

Урам тулы троллейбуслар,

Машиналар көтүе.

Әллә кайсы җирдән генә

Трамвай я машина.

Я булмаса, мотороллер

Килә чыга каршыңа!

Я сызгырта сыбызгысын

Милиционер абый.

Йөри белмәсәң урамда,

Ул әллә каян таный!

Ялт чыгасың тротуарга-

Сизелми дә калына.

Бигрәк авыр шул шәһәрдә

Авыл малайларына!

Ришат “Помидор-светофор”(Ш Галиев)

Помидор-светофор,

Ямь-яшел алдымда,

Су сибим, йомшартыйм,

Мин барыйм яныңа!

Помидор-светофор,

Саргая кай ара,

Бераз көт, түз, диеп,

Әйтерсең, шаяра.

Помидор-светофор,

Син пештең кызарып-

Туктыйм да сокланам,

Киталмыйм кузгалып!

Уен “Светофор

Җыр: Светофор”(Р.Миңнуллин сүзләре)

Светофор алдыбызда.

Чү, малкай, тукта, тукта.

Кузгалырга беркемгә

Ярамый кызыл утта.

Онытма син, беркайчан син

Юл йөрү кагыйдәсен!

Йә, нинди эш инде бу,

Юл бирми сары ут та.

Көтик без сабыр гына,

Ашыкмыйк бер дә юкка.

Яшел ут дәшә безгә,

Кузгалыйк, әйдә, тизрәк.

Әй, яше ут, яшел дус,

Син әйбәт икән бигрәк.

Х.Нәркиз. “Велосипедыңа өйрәт!” (К.Низамиева шигыре)

Абыйсының велосипеды

Зур булса да Булатка,

Көне буе чабып йөри,

Атлана да шул атка.

Велосипедта әбисе

Йөртмәскә бик тырыша:

-Егылырсың әле, дип,

Булатны гел орыша.

-Машиналар йөргән юлга

Чыгарга ярамый.-дип,-

Инспектор алып китәр,

Бернигә карамый,-ди.

Инспектор Наил абый

Безнең күршедә тора.

-Сорыйм әле шуңардан,-дип,

Булат та план кора.

-Әйе,-диНаил абыйсы,-

Бик сак булырга кирәк,

Велосипедыңа башта

Юл кагыйдәсен өйрәт.

Илнар. “Шофер булам” (З.Туфайлова шигыре.)

Мин дә әтием шикелле,

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

Җыр: “Шофер булам”.

Үскәч, кем буласың,- дип

Сорыйлар да, сорыйлар.

Әллә нинди һөнәрләр

Саныйлар да юрыйлар.

Теләгем шундый минем:

Шофер буласым килә.

Капка төбенә кайтып

Җырлыйсым килә.

Пип, пип, пип, мин бу мин

Кем бар анда кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз

Юл өстендә тормагыз.

Озын юллар үтәсем,

Ерак китәсем килә.

Сөт суганын калага

Төяп илтәсем килә.

Авыл күчтәнәче бу

Әби-бабай, малайга.

Юлда тыз-быз йөрсәгез

Кычкыртам җайлап.

Фирүзә “ Без-бакча балалары” (Ш.Галиев)

Без үткәндә апалар,

Абыйлар да карыйлар,

Елмаешып калалар-

Безне бар да таныйлар!

Урам аша чыкканда

Безгә яшел ут яна,

Милиционер абый да

Басып честь биреп кала!

Кая таба барсак та

Җибәрәләр үткәреп-

Киләбез без тезелеп,

Кызыл флаг күтәреп!

Уен “Юл билгеләрен әйт!”

Х.Әдилә “Урам чатында”(Л.Сабирова)

Торам урам чатында

Як –ягыма каранып,

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы?

Машиналар урамның

Килә ике ягыннан,

Чыксаң әгәр каршына,

Эләгерсең астына.

З.Алинә “Дүрткүз нигә койрыксыз?”(Ш.Галиев).

Бер-бер артлы дөбер-шатыр Күпме генә тырышса да,

Машиналар үтәләр. Үтәр урын тапмады.

Ә кешеләр тротуарда Иң соңгы бер машинага

Яшел утны көтәләр. Маэмаебыз тапталды.

Дүрткүз ахыры берни белми Кызганудан күзне йомдык,

Светофорлар хакында: “АҺ!”дип кычкырып куйдык.

Кызыл утка карамыйча, Карасак, үзе исән, тик...

Чаба урам чатында. Өзелеп калган койрык.

“Тукта!”-дигәнне тыңламый, Дүрткүз булып күрмисең, дип,

Теге якка ашыга. Мин Дүрткүзне орышам.

Машиналар агылалар Светофорның ни икәнен

Уңда, сулда, каршыда. Аңлатырга тырышам.

Бөтерелә-бөтерелә Күпме генә өйрәтсәң дә,

Шуларның арасында- Төшенмәсләр маэмайлар.

Куркудан коты алынган Тик истә тотсыннар моны

Маэмай да бара шунда. Кайбер наян малайлар.

Әби: Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табыгыз.

Алда да бар, артта да бар,

Борылган да, сырылган,

Озын булып сузылган (Юл)

Ике тәгәрмәчле арба

Атсыз да алга чаба (Велосипед)

Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң –үкерә,

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә (Мотоцикл)

Нинди гаҗәп бер өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резина,

Бар ашаганы-бензин (Автобус)

Озын-озын, озын җеп-

Очы каян табылыр (Юл)

Юл чатында тора батыр,

Күзләре төрле-төрле,

Берен йома, берсен ача-

Аны белә һәр кеше (Светофор)

Җыр: “Мактанчык үрдәк”(В.Агапов көе)

Бергә: Кызыл, сары, яшелне

Аерырга өйрәндек.

Юлга чыксаң, бик кирәк

Уяулык һәм зирәклек.

Онытма син, беркайчан син

Юл йөрү кагыйдәсен!

Күңел ачу шуның белән тәмамлана.


Автор: Нуртдинова Лайсан Борисовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован