Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Юл әлифбасы

Скачать
422 КБ, 546760.doc Автор: Закиуллина Эльвира Георгиевна, 30 Мар 2015

Юлда йөрү әлифбасы

Максат: Юлда йөрү билгеләрен танып белергә өйрәтү. Балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен белүләрен ныгыту.

Җәяүлеләрнең урамда үзен ничек тотарга кирәклеген аңлату.

Логик фикер йөртү сәләтен үстерү. Тулы җөмләләр төзеп җавап бирә белергә өйрәтүне дәвам итү.

Игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлар: Интерактив такта, Юл йөрү билгеләре макеты,зур машиналар, һәр балага руль, кыршау яшел,сары,кызыл төстә,

Алдан эшләнгән эш: Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү. Дидактик уеннар уйнау. Урамда светофорны, юл йөрү билгеләрен күзәтү.

- Хәерле кич килгән кунаклар, кадерле балалар. Безнең бүген кичәбез юлда йөрү билгеләренә багышлана. 7 нче төркем балалары 2 командага бүленеп үзләренең көчләрен сынашачаклар.

Беренче командада : “ Җәяүлеләр”

Икенче команда: “Светофор”

Кулын бәйләгән Буратино керә, елый.

- Нигә елыйсың?

- Мин юл кырыенда туп белән уйнап йөри идем бер тәртипсез шофёр мине машинасы белән бәреп кулымны авырттырды.

- Ә син кайда уйный иден соң?

- Ничек инде кайда, юл кырыенда.

- Син белмисеңме әллә юл янында уйнарга ярамаганлыкны.

- Ә ни өчен ярамый?

- Син әйдә безнең балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү кичәсендә катнаш, барысын да белерсең.

- Мин бик риза.

- Балалар безгә юл аркылы чыкканда Буратино кебек хәлакәткә очрамас өчен нәрсә ярдәм итә?

- Светофор! (экранда светофор рәсеме чыга)

Алмаш тилмәш 3 күз яна

Яшел, сары һәм кызыл

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көн озын.

- Әйе дөрес әйттегез бу светофор. Безгә хәзер кызлар Светофор турында шигырь сөйләп китәрләр.

Светафор

Наши ребята идут в детский сад.

Наши ребята очень спешат!

Хоть у вас терпенья нет,

Подождите- красный свет!

Жёлтый свет на пути-

Подождите- нет пути!

Жёлтый свет на пути-

Приготовьтесь в путь идти

Свет зелёный впереди-

Вот теперь переходи.

Рәшит Бәшәр

Светофор

Бу ни хикмәт, тамаша?

Янып тора кызыл ут,

Малай чыга юл аша.

Ачуланды светофор.

Үрелде дә малайның

Алма кебек кызартып

Борып алды колагын:

- Йөри-йөри кыланып,

Машинаны ек тагын!

Нәрсә булды, туктале-

Кызыл колакны күреп,

Машиналар туктады.

Буратино

-Гаи хезмәткәре миңа менә бу кәгазьне бирде . Сорауларга җавапны табып өйрәнергә кушты. Ярдәм итегез әле миңа.

1 Беренче бирем

-Булышабызмы балалар? командаларга сораулар бирәбез, сез дөрес итеп җавап бирергә тиеш.

1) Җәяүлеләр йөри торган юл ничек атала? (тратуар)

2) Юлны аркылы ничек чыгарга? (зебрадан)

3) Һава транспортларын атагыз(самолёт, вертолёт)

4) Су транспортларын атагыз (корабль, пороход)

5) Юл хәрәкәтен нәрсә көйли (светофор)

6) Автобус туктый торган урын ничек атала (тукталыш)

7) Тимер юл транспортларын әйтегез ( поезд)

8) Машиналар автобуслар йөрү өчен махсус түшәлгән җир ничек атала? (юл)

9) Автобуста йөрү кагыйдәләрен әйтегез

10) Җиңел машинада йөрү кагыйдәләрен әйтегез.

-Менә ничек күп беләләр безнең балалар күрдеңме Буратино.

2 бирем

Хәзер аларны җитезлектә тикшереп карыйбыз. Менә бу машиналарга утырып кисәкләргә бүленгән юл билгесен берәмләп алып киләсез һәм пазлны җыясыз. Кайсы команда беренче дөрес итеп юл билгесен җыеп, нәрсә аңлатканын әйтеп бирә шул команда җиңүче була.

Юл аша чыгу урыны Җәяүлеләр хәрәкәте тыела

- Һәрбер юлда хәрәкәт итүчегә ШОФЁР мы ул ҖӘЯҮЛЕ ме хәлакәтсез йөрүдә юл билгеләре ярдәм итә.

3 бирем

Экранда юл билгесенең рәсеме чыга сез нәрсә аңлатканын дөрес әйтергә тиеш .

1)Ремонт эшләре алып барыла.

2)Бу урында балалар чыгу ихтималы бар.

3)Ерак түгел ашханә урнашкан.

4)Автобус тукталышы

5) Велосипедта йөрү тыела

6)Җәяү йөрергә ярамый(төзү эшләре булырга мөмкин) экранда кала

- Дөрес әйттегез балалар әфәрин.

Буратино

- Мин бернәрсә дә аңламадым. Кеше рәсеме төшерелгән, ә каян белдегез йөрергә ярамый икәнен.

- Син тыңлап тор. Юл билгеләре түгәрәк, өчпочмаклы,турыпочмаклы формаларда кызыл һәм зәңгәр төстә була.

Кызыл түгәрәк билгеләр – тыю билгеләре ( запрещающие)

Кызыл өчпочмаклы билгеләр – кисәтү билгеләре

(предупреждающие)

Зәңгәр турыпочмаклы билгеләр – мәгълүмат билгесе (информационные)

Зәңгәр түгәрәк билгеләр – боёру билгесе

Бөтен кешеләр дә юл йөрү билгесенең төсенә ,формасына карап ,нәрсә аңлатканын аңлап, үтәргә тиеш.

4 бирем (Хәрәкәтле уен)

Буратино

-Сез бик тә акыллы балалар икән. Минем сетофорның күзләре төсле яшел,сары, кызыл төстәге рульлләрем бар әйдәгез уйнап алабыз. Без сезнең белән төрле төстәге автомобильләрнең шофёрлары булабыз.

Музыка уйнаганда машиналарыбыз зал буйлап йөри,ә музыка туктауга үзебезнең руль төсендәге гаражны эзләп табып басарга тиеш булабыз.

5 бирем

Буратино

- Юл билгеләрен өйрәндем инде, ә нинди урыннарга куялар ул билгеләрне?

-Игътибар белән карап тор Буратино, балалар рәсемгә тиешле билгене сайлап алып куярлар. Кайсы урында нинди билге куелганын исеңдә калдыр.

Сез балалар рәсемгә карап тиешле юл билгесен сайлап алып куярга тиеш. (экранда)

6 бирем

Мин командаларга табышмаклар әйтәм җавапларын әйтегез.

Аяклары түгәрәк, Җәен, кышын,яз,көзен

Куышалар,тәгәрәп. Иртән,кичен,көндезен.

Үзем утырам,үзем чабам Телсез әйтәдер сүзен

Теләсә кая табан Ача-йома өч күзен.

(велосипед) (светофор)

Сукмактан да чыгалмыйлар Маңгаенда мөгезе бар,

Бер-берсен дә уздырмыйлар, Боргаласаң үкерәә

Кызыл күзле ябалактан Менеп атлансаң биленә

Рөхсәт алмый кузгалмыйлар. Җилдән җитез йөгерә.

(трамвай) (мотоцикл)

Буратино

- Рәхмәт сезгә балалар миндә юл йөрү билгеләренә карап йөрергә кирәк икәнен аңладым. Бүтән тиешсез урыннарда туп белән уйнап йөрмәскә сүз бирәм.

Җиңүче командаларны котлау.

-Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичәбез шуның белән тәмам. Юлларда сак , исән имин йөрегез балалар.


Автор: Закиуллина Эльвира Георгиевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Юл әлифбасы Закиуллина Эльвира Георгиевна 30 Мар 2015
документ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына сөйләм әлифбасы Нуртдинова Фанира Гатуфовна 16 Фев 2016
документ Юл йөрү сабаклары Гаязетдинова Альфия Имамутдиновна 1 Апр 2015
документ : Юл тәртипне ярата Галимова Эндже Салаватовна 1 Апр 2015
документ Юл йөрү. Курбангалиева Халида Илдаровна 31 Мар 2015
документ Юл билгеләре Гильмутдинова Илюза Даниловна 14 Дек 2015
документ Юл тәртипне ярата (Шаян Шәвәли белән Юл кагыйдәләре иленә сәяхәт) (Дәрестән тыш чара) 2 нче сыйныф Рахматуллина Рузиля Наиловна 1 Апр 2015
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт. Зарипова Лидия Азгатовна 21 Мар 2015
документ Юл йөрү кагыйдәләре Гайнанова Лейла 30 Мар 2015
документ “Калачкайның юл маҗаралары” Шириязданова Расима Минхаеровна 30 Мар 2015
документ "Упкынга илтүче юл" Шайхутдинова Гелюса Вагизовна 21 Мар 2015
разное Юл кагыйдәләрен нык бел! Бадриева Наиля Ринатовна 31 Мар 2015
документ Юл йөрү кагыйдәләре Султанова Энзе Мубаракяновна 31 Мар 2015
разное "Юлда йорсэн бул олгер юл кагыдэлэрен бел" Равилова Альфия Ринатовна 31 Мар 2015
документ Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? Гильфанова Ильмира Альбертовна 1 Апр 2015
документ "Матур көннәрнең шатлыгын алмасын юл бәласе" Тазетдинова Гульшат Ринатовна 1 Апр 2015
документ Юл йөрү кагыйдәсен кабатлау Хамматуллина Лилия Ильдаровна 1 Апр 2015
документ Бөтен тигезләмәләрне график юл белән чишү Абдрахманова Розалия Райфатовна 1 Апр 2015
документ Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт Исламова Алися Фирдависовна 31 Мар 2015
документ юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль конспекты насыбуллина кадрия камиловна 6 Апр 2015
разное Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш! Фарляхова Гульнара Фуатовна 4 Апр 2015
документ әти-әни,мин һәм куркынычсыз юл Хайбрахманова Лайла Зуфаровна 4 Апр 2015
документ Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү проекты Лутфуллина Зиля Анасовна 31 Мар 2015
документ Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН Марданова Альфия Рашитовна 31 Мар 2015
документ Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә Рахматуллина Кадрия Гапдинуровна 31 Мар 2015
документ Юл хәрәкәте иминлеген саклау (доклад) Гайфуллина Альмира Шагидуловна 31 Мар 2015
документ “Юл йөрү сабаклары.” Загидуллина Эндже Абдулфартовна 31 Мар 2015
документ «Светофор. Көйләүче юл чаты» Загидуллина Эндже Абдулфартовна 31 Мар 2015
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт Гилязова Эльмира Рамазановна 31 Мар 2015
документ "Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт" Фатхетдинова Альбина Фирдависовна 1 Апр 2015
документ Булыйм дисәң исән-имин, өйрән юл кагыйдәсен! Вафина Гулия Илдусовна 1 Апр 2015
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт Николаева Венера Николаевна 4 Апр 2015
аудио Юл хәрәкәте Фассахова Лилия Мусабировна 31 Мар 2015
аудио Юл хәрәкәте Фассахова Лилия Мусабировна 31 Мар 2015
документ Юл билгеләре иленә сәяхәт. Газимова Чулпан Хакимовна 31 Мар 2015
документ юл иминлеге кагыйдэлэре Басыйрова Чулпан Инсафовна 4 Апр 2015
документ Юлда йөрсәң бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел! Исакаева Рамзиля Фаиловна 1 Апр 2015
документ Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! Мухаметова Рамзия Асгатовна 8 Апр 2015
документ Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу Разина Надиповна Гайфуллина 15 Окт 2015
документ Юл билгелеләре иленә сәяхәт. Загрутдинова Гулия Рафиковна 21 Окт 2015