Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Тынычлыкның туган көне

Скачать
46.5 КБ, 1265961.doc Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна, 9 Ноя 2015

Тынычлыкның туган көне

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветеран-нары, килгән кунаклар, хезмәттәшләр! Сезнең барыгызны да олы тантана – Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат

сәламәт, бәхетле булыгыз.

( Музыка астында шигырь ).

Алып баручы. Картаймагыз әле, ветераннар,

Илебезне саклап калган ирләр.

Хәтерлиләр сезне данлы юллар,

Хәтерлиләр сезне азат илләр.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Илгә дан китергән тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

1бала. Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр улларын.

2 бала. Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

3 бала. Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Тарих белән бергә атлый

Сез яулаган бөек даннар,

Сез китергән бөек шаннар.

( Г. Саттар-Мулилле )

Алып баручы. Бүген бәйрәм – 9 нчы Май – Җиңү бәйрәме! 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык китер-гән беренче көн! Һәр ел саен бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрә-

хәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм – сагыш-

лы, моңсу бәйрәм.

Җыр. “Балалар җыры бу”. ( Гәрәй Рәхим шигыре, Алмаз Мө-

насыйпов көе. )

Уйнасын быргылар,

Тынмасын барабан.

Кушылсын бу җырга,

Җирдә бар балалар.

Әтиләр турында,

Әниләр турында,

Үзебез турында

Балалар җыры бу.

Җирнең чын уллары

Җыр белән көчлеләр.

Кушылсын бу җырга

Иң гади кешеләр.

Азатлык турында,

Тынычлык турында,

Чын дуслык турында

Балалар җыры бу.

Җырласын мәйданнар,

Җырласын зур дәрья.

Бүгенге шат җырга

Кушылсын бар дөнья.

Табигать турында,

Кешеләр турында,

Бар дөнья турында

Балалар җыры бу.

4 бала. Туган илнең газиз җирен яклап,

Курку белми утларга кергән

Газинурдай батыр егетләрне

Ватаныбыз сөеп үстергән.

Алып баручы. Әйе, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның курку белмәс уллары, башка ил халыклары белән беррәттән, Ватанны саклауга күтәрелделәр, илебезне азат итү өчен үзләрен аямыйча көрәштеләр.

Бөек Җиңүгә күпме ел, ләкин сугыш фаҗигасен онытырга мөмкин түгел. Илебез азатлыгы өчен һәлак булучыларны безнең онытырга хакыбыз юк.

5 бала. Шәһәр уртасында һәйкәл тора,

Хәтерләтеп ерак үткәнне.

Никадәрле кеше һәлак булган,

Безгә бирер өчен бу көнне.

6 бала. Күпме кеше киткән зур сугышка

Һәм күбесе кире кайтмаган.

Көтә әле ана үзенең улын,

Өметен өзми, көтә ул һаман.

Алып баручы. Алабуга шәһәре һәм районынан Бөек Ватан сугышына 13952 кеше китә, шуларның 5140ы сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала. Юлбасарларга каршы сугышта Алабуга шәһәре һәм районыннан 300гә якын хатын-кыз катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен 6500

Алабугалы орден һәм медальләр белән бүләкләнәләр, ә 13.

Якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар.

7бала. Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән якташларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк.

Бер минутлык тынлык. ( Зал аягүрә басып тын кала)

8 бала. Сугышта солдат гомере

Була, диләр, бик кыска.

Ышанмагыз, дөрес түгел:

Солдат үлми сугышта.

Алып баручы. Хөрмәтле апалар, абыйлар. Безнең сезгә әйтер сүзебез бар.

9 бала. Дәшәбез Сезгә, өлкәннәр,

Без – дөнья балалары!

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.

10 бала. Әрни әле сугышлардан,

Калган җир яралары-

Төзәлсен иске яралар,

Булмасын яңалары.

1 бала. Сез “чәчәкләр” дисез безне,-

Аларны сулдырмагыз!

Сез бит көчле – сугышларны

Моннан соң булдырмагыз!

2 бала. Өзмәгез ул чәчәкләрне –

Безсез нишләр Киләчәк?!

Без булмасак, Җиребез бит

Суыначак, кибәчәк.

3 бала. Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

4 бала. Киләчәкнең зур сурәтен

Ясыйсы килә безнең.

Җырдан гөрләвен телибез

Әйләнә-тирәбезнең.

Җыр. “Кояшлы ил”. ( Әхмәт Рәшитов шигыре, Луиза Батыр-Болгари көе).

Алып баручы. ХӨРМӘТЛЕ ВЕТЕРАННАР!

Каһарманнар даны мәңгелек.Сезнең һәркайсыгыз - каһарман!

Сез – бүген дә сафта. Һәркайсыгыз – гаиләдә, шәһәребездә олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы.Сез әле дә олы йөрәкле нык бәдәнле, саф күңелле әү-лия затлар, сугыш чоры кешеләре!

Сезне тагын бер кат чын күңелебездән бәйрәм белән котлый-быз, исәнлек-саулык, шатлык, бәхет телибез.БИК ЗУР РӘХ-МӘТ СЕЗГӘ!

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Тормышыгыз матур булсын,

Якты булып атсын таңнар.


Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Тынычлыкның туган көне Миркасимова Гульшат Габдулловна 9 Ноя 2015
документ • "Тынычлыкның туган көне ". Закирова Разида Минсалиховна 16 Фев 2016
разное “Йомры икмәкнең туган көне” Мурадымова Чулпан Нурисламовна 30 Мар 2015
презентация туган тел көне презентация Платонова Дамира Данияловна 20 Мар 2015
презентация Халыкара туган тел көне Багавиева Гульгенэ Мунировна 20 Мар 2015
документ “Куянның туган көне” Кашапова Гузель Нургалеевна 31 Мар 2015
документ Клоун Бимның туган көне Каримова Раушания Нисбатовна 4 Апр 2015
документ Эшчәнлек конспекты "Алиянең туган көне" Тазеева Гульнур Агзамовна 6 Ноя 2015
презентация 21 февраль - Халыкара туган тел көне Сафина Мадина Салиховна 15 Окт 2015
документ Конспект занятия "Озын колакның туган көне" Валеева Гузелия Асхатовна 4 Ноя 2015
документ Кәҗәнең туган көне Габдрахимова Амина Хадиевна 7 Дек 2015
документ 21 февраль- халыкара туган тел көне Сабирзянова Ландыш Марсовна 2 Мар 2016
документ Туган тел көне Ахметшина Айгуль Фаукатовна 2 Мар 2016
презентация "Акбайның туган көне" Сабирова Алсу Исмагиловна 3 Апр 2016
презентация 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне Фардиева Гузель Габдулахатовна 20 Мар 2015
презентация, документ Туган тел көне (День родных языков). Закирова Нурия Набиулловна 20 Мар 2015
документ 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне Абайдуллина Ляля Фанузовна 20 Мар 2015
документ 21 февраль -- Халыкара туган телләр көне. Маннапова Зульфира Ильдусовна 20 Мар 2015
документ "Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы Газизова Альфия Аминовна 5 Апр 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге Рахманова Гульнара Зофаровна 4 Июл 2015
документ Алсуның туган көне Бакчабыз тәрбиячеләре өчен ачык шөгель Нуриева Алсу 14 Фев 2016
разное Әниләр көне. Мустафина Ильгамия Мингалиевна 4 Апр 2015
разное Әниләр көне. Мустафина Ильгамия Мингалиевна 9 Апр 2015
документ Җир көне! Хакимзянова Гульнара Фаридовна 21 Мар 2015
разное "Өлкәннәр көне" Ибрагимова Римма ТИмерхановна 31 Мар 2015
разное "Өлкәннәр көне" Ибрагимова Римма ТИмерхановна 31 Мар 2015
документ Гаилә көне Хамматова Лилия Мансуровна 31 Мар 2015
документ Хәтер көне Сибгатуллина Гульшат Индусовна 1 Апр 2015
документ Инвалидлар көне Бурганова Ильмира Музиповна 1 Апр 2015
документ Аналар көне Рахимова Рузиля Зуфаровна 1 Апр 2015
документ Укытучылар көне. Гарифуллина Ильгамия Раисовна 1 Апр 2015
документ Аналар көне Аглямова Филиза Назиповна 10 Апр 2015
документ Тукай көне. Cтепанова Райхана Сахабовна 9 Мая 2015
документ Бердәмлек көне Камбеева Гельсине Рауфовна 19 Сен 2015
документ Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле. Насирова Насима Наильевна 21 Мар 2015
документ Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле. Насирова Насима Наильевна 21 Мар 2015
разное Туган телебезне имгәтмик! Сагдиева Зульфия Рашатовна 6 Апр 2015
разное туган тел Шайхулова Гульназ Фаязовна 1 Апр 2015
разное Туган авылым-Мактама Аглиева Гульназ Фоатовна 1 Апр 2015
разное Туган тел...... Гарипова Зөлфирә Зөлфәт кызы 2 Мар 2016