Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

"Сөмбелә"

Скачать
18.36 КБ, 1279185.docx Автор: Шаехова Гулия Фаезхановна, 16 Ноя 2015

Сөмбелә бәйрәме (сценарий)

Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән (төрле төстәге яфраклар, яшелчә рәсемнәре…)

Залга бәйрәмчә киенгән балалар керәләр.

Алып баручы: Кадерле балалар, кунаклар! Без сезнең белән бергәләшеп «Сөмбелә» бәйрәмен үткәрергә җыелдык. Елның сихри фасылында- көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Ул көнгәалдан ук мул итеп сый- ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз була.

Без дәбүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачарбыз.

(Музыка астында Сөмбелә керә)

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Мин сезне сагынып килдем.

Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче кем белә?

Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!

Алып баручы: Ашлык булып җирдә үсә,

Уңыш бит ул Сөмбелә.

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

Сөмбелә: Сөмбелә, мин, Сөмбелә,

Мине һәркем дә белә.

Илгә байлык китерәм,

Җиргә муллык китерәм.

Алып баручы: Көз килде,

Уңыш җыелды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар

Көзге бәйрәмгә.

1 бала: Киң болыннарда,

Урман кырларда.

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

2 бала: Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае-

Килеп тәҗитте.

3 бала: Урман, кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте дип

Үкенмибез без.

4 бала: Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте

Җылы якка, көньякка.

5 бала: Көзге җил «усал»

Салкын булса да,

Колак- борыннар

Бераз туңса да,

Куркытмый безне

Һичбер суык җил.

Һәрвакыт ямьле

Безнең Туган ил.

6 бала: Күрәмсез дусларым,

Көз килде тышта,

Озак тормас, килер

Ак тунлы кыш та.

7 бала: Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана

Бу кайчак була?

Җыр «Көз»

8 бала: Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

9 бала: Алтын яфрактан,

Алсу яфрактан

Бәйрәмчә итеп

Көз ник киенгән?

Көз ник сөенгән?

10 бала: Ашлыгы уңган,

Җимеше мулдан.

Буралар тулган-

Шуңа сөенгән.

11 бала: Бик күңелле урамда-

Алтын-сары бар дөнья,

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана, туй итә.

(Яфраклар белән бию)

Сөмбелә: Рәхмәт, балалар! Бик матур җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез. Мин сезгә табышмаклар алып килдем, шуларга җавап таба алырсыз микән?

- «Алма!»- дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар? (Алма)

- Озын, яшел- түтәлдә,

Сары, тозлы кисмәктә. (Кыяр)

- Җир астында алтын казык

Алдык без аны казып. (Кишер)

- Үсеп утыра бер чүлмәк

Өстенәкигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

- Ормый, сукмый,

Үзе кешене елата. (Суган)

Сөмбелә: Бигрәк тәтапкырлар икән сез! Әменәөлгерләр микән? Карап карыйк әле.

(Уен «Кем тизрәк җыя»)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез «Көз» җырын җырлыйбыз?

«Көз» җыры

Балалар:Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор hәм алмалар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын, матур төсләр бар.

Балалар:Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, салкын көннәр бар.

Алып баручы: Әйдәгез балалар «Көз hәм яңгыр» уенын уйнап алыйк.

Балалар: Исәнме, Көз, алтын Көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз: Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгәаяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

Балалар: Яңгыр яу, яу, яу, яу!

Бар табигать юынсын,

Тирә -як көлеп торсын!

Яңгыр: Яу, яу, яу!- дип телисез

Ә үзегез качып йөрисез.

(Балалар яңгырдан качалар)

Алып баручы: (Кояш рәсеме күрсәтә)

Балалар, кояш чыкты урамга чыгыгыз!

Сөмбелә:Кадерле балалар, кунаклар! Миңа китәр вакыт та җитте. Мин сезгәсәламәтлек, озын гомер телим. Сау булыгыз!

(Сөмбелә күчтәнәчләрен балаларга бирә hәм саубуллашып чыгып китә)

Алып баручы: Менә бәйрәмебез дәтәмамланды.

Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш- борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!


Автор: Шаехова Гулия Фаезхановна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Сөмбелә". Шакирова Люзия Нависовна 1 Апр 2015
разное "Адашкан Сөмбелә" Хайретдинова Рамзия Нурзадовна 30 Мар 2015
разное "Адашкан Сөмбелә" Хайретдинова Рамзия Нурзадовна 30 Мар 2015
документ "Сөмбелә" бәйрәме. Вәлиуллина Лилия Галимҗан кызы 31 Мар 2015
презентация "Сөмбелә кунакка дәшә" Яббарова Альфира Мансуровна 18 Янв 2016
документ "Сөмбелә"бәйрәме. Минигулова Светлана Шаехтимеровна 4 Апр 2015
документ "Сөмбелә" Шаехова Гулия Фаезхановна 16 Ноя 2015
документ "Сөмбелә бездә кунакта" Хамзина Гульназ Ринатовна 2 Окт 2015
презентация Презентация "Сөмбелә бәйрәме" Ахметшина Айгуль Фаукатовна 7 Дек 2015
документ "Сөмбелә " Гамбарова Гульсима Рашитовна 15 Дек 2015
презентация, документ "Сөмбелә бәйрәме"презентация,внеклассное мероприятие. Фазуллина Рамзия Рифатовна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме "Көз бүләкләре" Габдрахманова Фадания Галинуровна 31 Мар 2015
документ " Сөмбелә" бәйрәме Мухаметгалиева Нинель Зограб кызы 31 Мар 2015
документ "Сөмбелә бәйрәме" Камалова Илузя Сагитовна 31 Мар 2015
документ Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә" Буренина Эльмира Рафаиловна 31 Мар 2015
документ "Сөмбелә" бәйрәме сценариясе Ахметшина Лейля Сулеймановна 14 Ноя 2015
разное "Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен) Габдрахманова Наиля Насимовна 16 Апр 2015
документ Сценарий осеннего праздника "Сөмбелә" Сайфутдинова Люзия Мансуровна 17 Сен 2015
разное "Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булды Идрисова Ильвира Мухаметзакиевна 16 Апр 2015
документ Сөмбелә. Даянова Флюся Шайхенуровна 11 Мая 2015
документ Сөмбелә Хусаенова Ильсияр Зиннатовна 5 Окт 2015
документ Праздник урожая (Сөмбелә). Муллахметова Фарида Минесаубановна 20 Мар 2015
разное Сөмбелә бәйрәме Миннегулова Милеуша Мусавировна 20 Мар 2015
документ Сөмбелә Фарукшина Гульназ Канифовна 20 Мар 2015
документ СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ . Газизова Гульназ Явдатовна 30 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Буриева Айгуль Мубараковна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Гилмуллина Рамиля Шамиловна 31 Мар 2015
документ Сценарий внеклассного мероприятия Сөмбелә бәйрәме.. Мусина Ания Хасиповна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бездә кунакта Закирзянова Эндже Рахимзяновна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Фатхутдинова Рузиля Ринатовна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме сценариесе Степанова Светлана Михайловна 31 Мар 2015
документ дәреснең конспекты Тема: Су анасы Жандарова Сөмбелә Равил кызы 6 Апр 2015
документ Сөмбелә күңел ачу кичәсе. Назипова Рушания Рашидовна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме. Мифтахова Айгуль Хамбаловна 1 Апр 2015
документ Сөмбелә - көз бәйрәме. Шайхулова Амина Галимардановна 7 Апр 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Исмагилова Раушания Нургаяновна 20 Окт 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Хасимова Рузиля Рамилевна 18 Ноя 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Ахметшина Айгуль Фаукатовна 2 Мар 2016
документ Сөмбелә бәйрәме. Султанова Гелюса Сунгатулловна 15 Фев 2016
документ Сөмбелә Камалова Рузалия Фандусвна 30 Янв 2016