Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

"Өч теләк" әкияте

Скачать
53.5 КБ, 673658.doc Автор: Ганеева Танзиля Рафаиловна, 31 Мар 2015

МБОУ «Гимназия №1 им. Ризы Фахретдина» г. Альметьевска

Габдулла Тукай әкиятләре буенча “Өч теләк” музыкаль пьесса

Озынайтылган көн төркиме

тәрбиячесе Ганеева Тәнзилә

Рафаил кызы эше

23 май 2014 ел

Максат: Укучыларның сәнгатьле сөйләм, артистик сәләтләрен үстерү. Шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту. Милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Азалия: Кылайурманында hаман

Шүрәлеләр бар микән?

Тук та тук урман кисүче

Кәҗә белән сары hаман

Капчык асып йөриме?!

Бүреләрне дер селкетеп,

Ут янында бииме?!

Зәңгәр күлдә Су анасы

hаман сулар керәме?!

Элеккечә чәчен тарап

Тагын суда йөзәме?!

Әминә: Су анасы, шүрәлеләр белән

Әкият дөньясында югалдым.

Укый-укый синең шигырҗләрне

Олы тормышка мин юл алдым.

Камилә: Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле Кырлай җире,

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

1 күренеш

( Руслан белән Булат кармаклар тотып балыкка бара. Сәхнәдә туктап калалар, табигатьне күзәтәләр. Матур табигать көе яңгырый)

Руслан: Булат, кара әле, безнең Әлмәт нинди матур!

Булат: Әйе шул, дөньяда безнең Әлмәттән дә матуррак авыл юктыр ул. Ул елгалары, күлләре! Әйдә, дустым, ямьле Зәй буйларында балык тотып кайтыйк.

(малайлар кармакларын алып елгага киләләр, кармак салалар)

Руслан: Әhә, минеке чиртә! Кара, кара, хәзер бер кызылканат кабачак!

( кармакны тарта, нәни балык эләккән була)

Булат: Хи-хи-хи, көлдереп тә куясың, булдыра алмаганны мактама аны! Чү, минеке тарта, ай- яй көчле тарта, көчем җитми. Булыш әйдә.

(Кармакны тарталар, алтын балык эләккән була. “Алтын балык”җыры яңгырый)

Малайлар: Алтын балык!

Алтын балык (Гөлшат): Җибәрегез мине, кызганыгыз!

Ә мин сезнең 3 теләгегезне үтимен.

(серле көй яңгырый)

Малайлар: Безнең бик тә Тукай абыйның әкиятләренә сәяхәт итәсебез килә.

Алтын балык: Мин сезнең теләгегезне үтим, әмма шундый шарт белән: хәзер шигырҗ сөлим, әгәр сез ул өзекне кайсы әкияттән икәнен дөрес әйтсәгез, шул әкият дөнҗясында пәйда булачаксыз. Тыңлагыз:

Җәй көне, эссе hава мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Малайлар: “Су анасы” әкиятеннән

Алтын балык: Бик дөрес.

(Малай йөгерә, аның артыннан су анасы куа килә. Серле көй)

Малай: Аh, бәла! Аh, бәла!

Су анасы (Элина): Качма! Качма! Тукта, тукта, и карак!

Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак!

(Бүлмә матур итеп җиhазланган. Ятак. Өстәл.

Өстәлдә милли ризыклар. Әни чәй эчеп утыра)

Малай: (йөгереп керә) Әни, алтын тарак таптм.

Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым.

(Әни курка – курка гына кулына таракны ала. Чәй эчәләр. Малай йокларга ята. Тәрәзә шакыган тавыш ишетелә)

Әни (Алина): Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә белән; и пычагы кергери?

Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең улың карак!

Малай (Камил): Калтырыйм, куркам, инде мин кая барыйм?

Әни (Алина): Мин сиңа күпме әйттем, тимә кеше әйберенә.

Малай: Мин дә шуннан бирле кеше әйберенә тими башладым.

2 күренеш

(“Алтын балык” дигән җыр яңгырый. Алтын балык йөзеп килә)

Алтын балык: Менә сезгә икенче табышмак:

Китте болар, hаман бара, бара,-

Күренмидер күзләренә ак hәм кара.

Малайлар: “Кәҗә белән сарык” әкияте

Алтын балык: Дөрес.

( Урман. Бүреләр учак янында тезелешеп утыралар. Кәҗә белән сарык бүреләрне күрмиләр, алар янына киләләр)

1 нче бүре(Салават): Ашыйбыз бу икәвен тотабыз да...

2 нче бүре (Эмиль): Менә ничек ит таптын бит боткабызга!

(Сарык белән кәҗә бүреләрне күреп сискәнеп китәләр)

Сарык (Динар): Кайгырмагыз, бездә ит күп!

Кәҗә (Әмир): Капчыктагы бүре башын китер алып!

(Кәҗә алып килә. Ә сарык аны ачулана).

Ах, уңмаган, юләрСарык, надан Сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер алып!

Кәҗә: Микикки! Микикки! Капчыктагы бүре башы бит уники!

1 нче бүре: Ашау уе качты.

2 нче бүре: Ничек кенә качыйк.

1 нче бүре: Туктагыз, мин тиз генә боткага су китерим.

2 нче бүре: Качты өлкән бүре. Ягез мин тиз генә аны эзләп килим.

Кәҗә белән Сарык: Качты болар, әйдә шәпләп ботка белән сыйланыйк.

(Ботка ашыйлар да йокларга яталар. Егет керә)

Егет: Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук...

Тагын болар урман буйлап сәфәр китте.

3 нче күренеш

(“Алтын балык”дигән җыр яңгырый. Алтын балык йөзеп килә)

Алтын балык: Хәзер сезгә өченче табышмак:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

Малайлар: Бу “Шүрәле” әкиятеннән.

(Урман шавы, кошлар сайравы ишетелә. Күбәләк белән бал корты очып керә, “Әйт әле күбәләк” җырын җырлыйлар)

Күбәләк (Лиана): Ул авылның, - hич онытмыйм, hәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Бал корты (Диләрә): Ак, сап- сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;

hәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.

Күбәләк: Үпкәлиләр чәчәкләрне төрле төсле күбәләкләр килеп,

Киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Бал корты: Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.

( Бал корты белән күбәләк, куркышып, очып китәләр. Кулына балта тртып Былтыр килеп чыга)

Руслан: Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынын балта белән тук-та-тук!

Булат: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп, безнең егет калды аягүрә.

(Малайлар куркып чыгып китәләр. Шүрәле килеп чыга)

Былтыр(Айдар): Нәрсә бу? Качкынмы? Җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле(Сәид) : Тик кытыкларга ярагандыр минем бакмакларым;

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле, син дә бармакларыңны селкет, и

Яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр : Яхшы, яхшы, сүз дә юк, мин карышмый уйныймын.

Тик сине шартыма күнмәссең дип уйлыймын...

Шул агачны бергә – бергә ошбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әрчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына тот син, и урман сарыгы!

(Былтыр Шүрәленең бармагын кыса)

Шүрәле: Бик авырта кулларым, дустым, зинhар җибәр...

Ичмасам, әйтче, зинhар, мәрхәмәтсез!

Кем син? Исемең кем синең?

Былтыр: Әйтсәм, әйтим, син белеп кал: чын исемем “Былтыр” минем.

(Былтыр китә. Әкият геройлары керә)

Шүрәле : Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине, аh үләм бит, бу бәладан кем килеп йолкыр мине?

Әкият геройлары: Кычкырма син, тик яхшылык белән тыел!

И җүләр! Кысканга былтыр,кычкыралармыни быел?

(Әкият геройлары белән залдагы укучылар “Туган тел” җырын җырлыйлар. Геройлар китә)

Булат: Ват, шәп сәяхәттә булдык без!

Руслан: Әйе, Булат.

Булат: Әйдә, дусларга кайтып сөйлибез.

Бергә: Ошанмаслар...

(Пәрдә)

Су анасы, шүрәлеләр белән

Әкият дөньясында югалдым.

Укый-укый синең шигырҗләрне

Олы тормышка мин юл алдым.

Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле Кырлай җире,

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, шүрәлеләр

Ел да җыела бире.


Автор: Ганеева Танзиля Рафаиловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Өч теләк" әкияте Ганеева Танзиля Рафаиловна 31 Мар 2015
документ Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз” Валиева Айгуль Надировна 26 Ноя 2015
документ "Шалкан" әкияте Нуруллина Эльмира Фирдавесовна 20 Мар 2015
документ Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте. Мухаметзянова Ризида Мухаметзяновна 20 Мар 2015
разное "Теремкәй" әкияте. Саппарова Руфия Рафисовна 31 Мар 2015
документ Тукайга ияреп."Су анасы" әкияте Абунагимова Заря Абдулбаровна 1 Апр 2015
презентация "Шалкан" әкияте буенча презентация Зарипова Лидия Азгатовна 4 Апр 2015
документ "ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ. Мухаметзянова Гульнара Фаритовна 27 Окт 2015
документ "Чәчәкләр" әкияте Шафигуллина Ландыш Расиховна 1 Ноя 2015
документ "Шалкан"әкияте Ситдикова Лилия Накиповна 5 Апр 2015
документ "Шалкан" әкияте Куренщикова Чулпан Наилевна 7 Апр 2016
документ “Өч кыз” әкияте Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна 5 Апр 2015
документ Өч теләк Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
презентация, документ План урока "Шартлы теләк фигыль" Кадырова Дания Абдулловна 20 Мар 2015
документ Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ Начарлыктан тап кала (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча дәрес) Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
документ 4 класс Әдәбият дәресе "Яшел энәле керпе" әкияте Сосновских Светлана Георгиевна 30 Мар 2015
документ Әдәби уку .Абдулла Алиш "Чукмар белән Тукмар" әкияте. Фазлеева Гульнур Ильдусовна 31 Мар 2015
документ Заманча "Шалкан" әкияте Галипова Гадила Талгатовна 31 Мар 2015
документ Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте Рафикова Эльвира Алмарис кызы 4 Апр 2015
документ Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка) Гульназ Гусмановна Гатауллина 19 Мая 2015
презентация Презентация к занятию "Казлар - аккошлар әкияте эзләре буйлап" Шаймарданова Гульфания Гаязетдиновна 10 Ноя 2015
документ А. Алишның "Куян кызы" әкияте буенча сценарий Шафигуллина Ландыш Расиховна 1 Ноя 2015
документ "Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты Гарафутдинова Алия Гумаровна 26 Янв 2016
документ "Яңа ел" әкияте. Нигматуллина Фарида Гусмановна 14 Янв 2016
документ Тема: Татар халык әкияте «Өч кыз» Зарипова Аниса Газизулловна 20 Мар 2015
документ ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ. Гильфанова Диния Харисовна 6 Апр 2015
документ "Өч күзле светофор патшалыгында" Хазиева Венера Мазгаровна 19 Янв 2016
документ Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен. Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
документ Конспект урока татарского литературы на тему "Хәйләгә каршы хәйлә" (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС. Кадирова Айгуль Фагимовна 30 Янв 2016
документ "Өч кыз" әкиятен уку дәресе Гимадиева Диляра Ширияздановна 20 Мар 2015
документ "Өч кыз" Татар халык әкиятен сәхнәләштерү. Галиева Миляуша Мирфаезовна 31 Мар 2015
документ Рекомендации родителям"Өч яшьлек балалар үсешенә- уен аша ярдәм итү". Валиева Айгуль Надировна 20 Ноя 2015
документ Конспект занятия по конструированию, ручному труду "Светофорның өч күзе" Валиева Милауша Мазхатовна 25 Мая 2015
документ "Бер, ике, өч, бездә гайрәт. бездә көч!" Сахипгараева Ильзида Сагидулловна 12 Янв 2016
документ Рекомендации родителям"Өч яшьлек балалар үсешенә- уен аша ярдәм итү. Валиева Айгуль Надировна 1 Дек 2015
документ "Төлке белән Торна"әкияте. Ә хәзер мин шигырь укыйм, ә сез дәвам итегез: - Торыйк – торыйк дип , Кайда оя корыйк дип ? –дип Туган җирдә торыйк , дип Аваз салып ерактан, Сазлыкларга ,кырларга Очып килә .......(торналар) Халикова Асия Хатмулловна 5 Апр 2015
разное Г.Тукайның “Су анасы” әкияте Мингалиева Лейсан Эмитовна 2 Мар 2016
документ Колосок әкияте Шайхутдинова Ильмира Альбертовна 21 Фев 2016
документ Кәҗә белән Сарык әкияте Ахметзянова Альфия Фаруховна 20 Мар 2015