Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Аулак өй.

Скачать
272.03 КБ, 1349892.jpg Автор: Ямалова Гулфара Мунавировна, 16 Дек 2015
Скачать
284.19 КБ, 1349893.jpg Автор: Ямалова Гулфара Мунавировна, 16 Дек 2015

Аулак өй.

Максат: балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән

таныштыруны дәвам итү; балаларда бу гореф

гадәтләргә,йолаларга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,милли

җырлы- биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата

хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә-чиккән сөлгеләр,өстәлдә самовар

белән чашкалар, йон эрли торган каба .

Бәйрәм барышы.

Әби йон эрләп утыра,кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра.Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә.

Әби: Кызым, ишектә кеше бар бугай, бар әле кара.

Кыз: Ярый, әбекәй

Исәнләшеп күрше әби керә.

Күрше әби: Исәнмесез, саумысез! Нишләп ятасыз,күршеләр?Хәлләрегезне белеп чыгыйм әле дигән идем..

Әби: Түрдән уз күрше. Бик вакытлы кердең әле. Балалар да кунакка киткән иде. Бер утырып сөйләшеп алырбыз. Әйдә әле ахирәткәем,бер утырып дога кылыйк.(Әбиләр дога укыйлар) Менә онык белән икәү боегып тик утырабыз .Эх,бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнерләр иде,кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул.Заманаларны шушы телевизор,компьютер дигән зәхмәт басты бит.

Күрше әби: Шулай шул бик дөрес сөйлисең,Һәрбер кеше үз почмагында бикләнеп тик утыра.Бер матур итеп җырлый,бии белмиләр.Күңелле итеп ял итә белмиләр.Безнең замандагы аулак өйләрне дә оныттылар бит.

Кыз: Әбекәй, нәрсә соң ул аулак өй ? Ул ничек була ? Сөйлә әле безгә дә.

Әби: Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде.Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке,җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.

Кыз: әбекәй,бабакай безгә дә өйрәтегез шул вакытта уйнаган уеннарыгызны,җыр- биюләрегезне.

Әби: бик рәхәтләнеп. Менә нәкъ бүген әниләрегез Актанышка кунакка китте.Әйдәгез аулак өй ясап үткәннәрне искә төшереп алабыз

Күрше әби: Дөрестән дә, без аларны

Искә төшерик әле.

Халык йоласын кайтарып,

Бер уйнап алыйк әле.

Кыз: Башкаларга сиздермәгез,кызлар

Бүген бездә аулак өй

Әти-әни Актанышка

Китте бүген кунакка

Әби: кызым, тиз генә өйне тәртипкә китереп куй әле. Кунаклар килгәндә өй чиста, күркәм булырга тиеш.

Күрше әби: Бәрәч, кызлар килеп тә җитте. Каршы ал кызым кунакларны.

А.Б. Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык бит ул- тормыш үзәге,

Дуслык бит ул- бәйрәм бизәге.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да.

Ә шулай да, ә шулай да.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй “үткәрик әле.

( Җиңелчә көй астында кызлар утырып чигү чигә башлыйлар)

Күрше әби: Кызлар эшләгәндә берәр җыр җырласак эшләребеәдә тизрәк эшләнер ,күңелле дә булыр иде.Әйдәгез әле үзебезнең “Туган тел” ебезне җырлыйк.(җыр башкарыла)

Әби: Кызлар, без бергә жыелгач төрле уеннар уйныйк идек.Әйдәгез борынгы уеннарның берсе “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз.

Уен: “Йөзек салыш”

(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә)

-Кызлар! кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

-Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: исәнмесез,кызлар-йолдызлар!

Кызлар: исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!

Кызлар: Ач булсагыз, ашап килегез,бер кочак акча алып килегез!

Егетләр: Акча бездә бер букча.

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)

(кара-каршы җырлау) “Челтәрле”

Әби: И,безнең яшьләр дә бик булдыра икән! Аулак өйгә килгәч төрле уеннар уйныйк идек. Мәсәлән: “Капкалы” “Ачык авыз” “Такмак әйтү” “Тәгәрәтешле” һәм башка төрле уеннар.

Кыз: Әйдәгез без дә “ Капкалы “ уенын уйныйбыз.

Яңа утырткан капканың

Баганасы бик шома

Капка эләктереп калмасын

Эләкмәскә чамала.

Уен: “ Капкалы”

Уйныйбыз да,җырлыйбыз да

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөлләр чәчәк атсын,

Йөргән юлларыгыз да.

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

Җырлыйк әле,җырлыйк әле.

Җырлап ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел,

Мәңге ачылачак түгел.

Җыр: “бию такмаклары”

Барысы да шундый уңган

Барысы да шундый булган.

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп

Ә хәзер биеп алыйк әле

Сезне матур бии,диләр,

Биетеп карыйк әле.

Кызлар башкаруында татар биюе.

Сандугачлар, былбыллар,

Тургайлар парлы була

Кем уенда парсыз кала

Шундук җәзасын ала.

Уен: “ Чума үрдәк”

( көй уйный)

Күрше әби:Йөрәкләрне җилкетә торган көй.Белмим ничек түзәргә?

(Бии башлый)

Бас бас катырак бас

Бии икән дисеннәр

Безнең картлар табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

Әби: Җитәр,җитәр уздырдың

Бигрәк тузан туздырдың

Аягыңны шакылдатып

Колагымны тондырдың.

Күрше әби: Әбиеңнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә

Биемәгәч,җырламагач

Мин монда нәмәстәгә.

(икәүләп бииләр.балалар кул чабып тора)

Туктатмагыз гармунны

Чакырыйк без кызларны

Бергә-бергә җырлыйк әле

Без яраткан җырларны

Әйдә,дуслар җырлыйк әле

Уйнаган гармуннарга

Ал чәчәк күк яшик әле

Туган якларыбызда.

Җыр: “Шома бас”

Әйдә барыйк кибеткә

Көмеш алыйк йөзеккә

Ни кылансаң, шул килешә

Безнең кебек егеткә

Малайлар башкаруында “Чын егетләр “биюе

Җыр “Әпипә”

А.Б. Безнең балалар элекке җыр-биюләр белән бергә хәзерге биюләрне дә бик оста башкаралар. Хәзер безнең кызларыбыз үзләренең биюләрен тәкъдим итәләр

Ритмик бию

Уеннар бит дусларым,

Витамин кебек алар.

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

Күркәм гадәтләрне яшәтүче

Олуг телем-татар теле бар

Чал тарихлы горур кешеләр без,

Тынмас моң бар безнең каннарда

Ата-бабай мирас иткән сыман

Дәвам итәр юлын без бар да

Онытылган гореф-гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән- көн

Уен йолалары,җыр-биюе,

Һәр киләчәк көнне бизәсен.

Әби : Рәхмәт,рәхмәт барыгызга

Күңелле ял иттердегез.

Яшь чакларны искә төшереп

Йөрәкләрне җилкеттегез.

Кыз: (телефоннан сөйләшә) Кызлар,егетләр! Әниләр кунактан кайта!

Әби: Балалар өйне тәртипкә китереп куегыз! (балалар өй җыештыралар)

А.Б. Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Авырмагыз беркайчан.

Кайгыларга бирешмәгез,

Шатлыклар йөрсен алдан!

Күрше әби: Бигрәкләр дә күңелле булды, яшь чакларыбыз искә төште.Ярый әле кергәнмен. Болай булгач безнең гореф-гадәтләребез югалмый,аларны дәвам иттерүчеләребез бар.Рәхмәт сезгә,балалар! Менә шулай һәрвакыт бәхетле булып,кайгы,хәзрәтсез яшәргә язсын! Мин чыгыйм инде,исән- имин торыгыз.Үзегез дә безгә кунакка керегез.

Балалар: Рәхмәт сезгә. Безгә дә китәргә вакыт.Хушыгыз!

Җыр: “ Матур булсын”


Автор: Ямалова Гулфара Мунавировна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Аулак өй Леонтьева Гульназ Анасовна 31 Мар 2015
документ Аулак өй Нигметзянова Гульнара Рустамовна 30 Мар 2015
документ Аулак өй Адгамова Кадрия Васимовна 1 Апр 2015
разное Аулак өй Леонтьева Гульназ Анасовна 31 Мар 2015
документ Аулак өй Басыйрова Чулпан Инсафовна 4 Апр 2015
разное Аулак өй Шарифуллина Галина Петровна 4 Фев 2016
документ Аулак өй Галина Лилия Камиловна 22 Янв 2016
документ "Аулак өй" (на русском языке) Марданова Глюса Садыковна 30 Мар 2015
документ "Аулак өй" Ханафиева Лейсан Зульфаровна 31 Мар 2015
документ “ Аулак өй” Назипова Рушания Рашидовна 31 Мар 2015
документ Аулак өй Аширова Альфира Накиповна 11 Мая 2015
документ Аулак өй Гарифуллина Ания Саетшиновна 11 Ноя 2015
разное Аулак өй. Ямалова Гулфара Мунавировна 16 Дек 2015
документ Аулак өй Миргазизова Рузиля Нургалиевна 3 Мар 2016
документ Конспект НОД для детей подготовительной группы .тема:"Аулак өй". Образовательная деятельность "Познание". Зиннатова Гульнара Бариевна 30 Мар 2015
документ Сценарий фольклорного вечера "Аулак өй". Вафин Фарит Вадутович 1 Апр 2015
разное Аулак ой Аглиуллина Алина Закиевна 31 Мар 2015
документ Аулак өйдә Гимадиева Гузалия Завдатовна 31 Мар 2015
документ Сценарий «Аулак ой» Насирова Ирина Шамсуновна 30 Мар 2015
документ Тема: «Аулак өйдә кунакта» Валиева Раиля Марсовна 31 Мар 2015
документ Сценарий праздника "Аулак ой" Гилязова Чулпан Рамилевна 31 Мар 2015
документ Өй эшен ничек әзерләргә? Садриева Алия Габдулловна 20 Мар 2015
документ Укучыга өй эшләрен үтәүдә ярдәмлек. Хакимзянова Гульнара Фаридовна 31 Мар 2015
документ "Акбайга өй" Халиуллина Рауза Габдулловна 4 Апр 2015
презентация "Өй җиһазлары" Сабирова Алсу Исмагиловна 2 Апр 2016
документ Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар. Галимуллина Зульфия Марсилевна 20 Мар 2015
документ Йорт тотҡан – ир, өй тотҡан – ҡатын. Габдулбасырова Гульназ Зафировна 1 Апр 2015
документ Конспект литературного развлечения по произведению Рината Хариса “Матур өй” для детей 5-7 лет guzel.kama77.xalilova@mail.ru 31 Мар 2015
документ Бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләнгәндә өй эшенең роле. Салихзянова Василя Хакимзяновна 1 Апр 2015
презентация Йорт тотҡан – ир, өй тотҡан – ҡатын. Габдулбасырова Гульназ Зафировна 8 Апр 2015