Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

Скачать
653.22 КБ, 890691.pptx Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 1 Апр 2015
Скачать
22.42 КБ, 890694.docx Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 1 Апр 2015

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә (1, 2 нче слайдлар)

Шигырь сөйлим туган телемдә

1 нче укучы. Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд)

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

Хәтта кошның да туган теле бар,

Теле булганның гына иле бар.

Бабаларымның иң зур мирасы,

Чиксез галәмнең гүя моңы син.

Яшә мәңгегә И туган телем,

Былбыл моңыдай, И матур телем.

2 нче укучы. Һәркемнең бар мәңгелектән (4 нче слайд)

Дөньяга бар булган көне.

Кайсы чорда, кайчан микән

Халкыбызның туган көне –

Туган телнең туган көне?

Илнең теле ачылган көн,

Җанга моңнар тулган көне,

Илаһи вә илһамлыдыр

Туган телнең туган көне. (Шәүкәт Галиев)

3 нче укучы. (5 нче слайд ) 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.

4 нче укучы. (6 нчы слайд) Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе,башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора. (Коитиро Мацуура – ЮНЕСКО Генераль директоры)

5 нче укучы. (7 нче слайд) Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд кеше сөйләшә,
инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн,
гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.

6 нчы укучы. (8 нче слайд) Туган телләр була бер генә –

Туган телнең кадрен бел генә.

Татар теле – туган тел,
Безнең газиз булган тел.
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел. (Шәйхи Маннур)

  • 7нче укучы. (9 нчы слайд) Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Алар - ИНГЛИЗ, НЕМЕЦ, ФРАНЦУЗ, ИСПАН, ИТАЛЬЯН, ПОРТУГАЛ, ГАРӘП, ФАРСЫ, РУС, КЫТАЙ, ТӨРЕК, ЯПОН, ҺИНД, ТАТАР ТЕЛЛӘРЕ .
  • Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

    8 нче укучы. ( 10, 11, 12 нче слайдлар) Тел – халык күңеленең кыңгыравы.

    Ә кыңгырау -кагылмасаң чыңламый. ( Фәнис Яруллин)

    383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә. Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. Европа илләрендә 123 телдән тугызы юкка чыккан, егерме алтысы югалу алдында тора, тагын 38 телгә шундый ук куркыныч яный.

    9 нчы укучы. (13, 14, 15 нче слайдлар) И туган тел, и матур тел,

    Әткәм-әнкәмнең теле. (Г.Тукай)

    (16 нчы слайд) Туган җирем – Идел буе,
    Һәркемнең бар туган иле.
    Туган җирем кебек назлы,
    Җырдай моңлы татар теле.

    10 нчы укучы. (17 нче слайд) Яндың да син, туңдың да син,

    Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең,

    Әй мөкатдәс татар теле, Әй син батыр татар теле! (Наҗар Нәҗми)

    11 нче укучы. ( 18 нче слайд) И минем җандай кадерлем
    И җылы, тере телем! ( Хәсән Туфан)

    12 нче укучы. (19 нчы слайд) Татарча да яхшы бел,
    Русча да яхшы бел,
    Икесе дә безнең өчен
    Бик кирәкле, затлы тел. ( Шәйхи Маннур)

    13 нче укучы. (20 нче слайд ) Туган тел ул – Бездән соң да

    Яшәр өчен туган тел.

    Бүгенгедән киләчәккә

    Дәшәр өчен туган тел. (Дәрдемәнд )

    14 нче укучы. (21 нче слайд) Тел ул – буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул. ( Хәсән Сәрьян)

    15 нче укучы. (22 нче слайд)

    И минем җандай кадерлем,

    И җылы, тере телем.

    Кайгылар теле түгел син,

    Шатлыгым теле бүген.

    Тик синең ярдәм белән мин,

    Тик синең сүзләр белән

    Уйларын йөрәккәемнең

    Дөньяга әйтә беләм. Хәсән Туфан

    16 нчы укучы. (23 нче слайд)

    Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

    Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер.

    Катыштырма вә ләкин телгә телне,

    Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер. ( Дәрдемәнд)

    17 нче укучы. (24 нче слайд) Тел дигән дәрья бар,
    Дәрья төбендә мәрҗән бар.
    Белгәннәр чумып алыр,
    Белмәгән карап калыр. ( Нәкый Исәнбәт)

    18 нче укучы. (25 нче слайд) Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,

    Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип,

    Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас.

    Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,

    Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип,

    Күзләреңә яшьләр тыгылыр Туган телең әнә шул булыр. (Зөлфәт)


    Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    презентация, документ 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә Юнусова Масгуда Масхутовна 1 Апр 2015
    разное Халыкара Туган тел көненә багышланган чара Авхадеева Дания Мунзиловна 20 Мар 2015
    документ "Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе Хафизова Файруза Файзрахмановна 3 Ноя 2015
    презентация 21 февраль - Халыкара туган тел көне Сафина Мадина Салиховна 15 Окт 2015
    документ 21 февраль- халыкара туган тел көне Сабирзянова Ландыш Марсовна 2 Мар 2016
    документ Тамчы-шоу (туган тел көненә багышланган музыкаль-кичә сценариясе) Галимуллина Лилия Фаргатовна 20 Мар 2015
    документ 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!" Мубаракшина Лилия Радиковна 1 Апр 2015
    презентация, документ 8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә Юнусова Масгуда Масхутовна 1 Апр 2015
    документ Габдулла Тукай туган көненә багышланган кичә Гатауллина Резеда Гайсовна 20 Мар 2015
    презентация 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне Фардиева Гузель Габдулахатовна 20 Мар 2015
    документ 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне Абайдуллина Ляля Фанузовна 20 Мар 2015
    документ Халыкара туган теллләр көненә багышланган кичәгә сценарий Кашапова Милауша Хафизовна 2 Мар 2016
    документ халыкара туган тел көненә багышланга кичәгә сценарий 2014 ел Кашапова Милауша Хафизовна 7 Дек 2015
    документ Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Султанова Гульнара Сереновна 20 Мар 2015
    документ Туган тел көненә багышланган чара Фаттахова Ильсия Ильгамовна 2 Мар 2016
    разное Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә) Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
    документ 21 февраль -- Халыкара туган телләр көне. Маннапова Зульфира Ильдусовна 20 Мар 2015
    документ Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе Степанова Светлана Михайловна 30 Мар 2015
    документ Әниләр көненә багышланган кичә Муллагалиева Алия Альбертовна 31 Мар 2015
    документ Татар теле – дуслык теле 21 февраль – Халыкара дуслык көне (класстан тыш чара) Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна 16 Апр 2015
    презентация Халыкара туган тел көне Багавиева Гульгенэ Мунировна 20 Мар 2015
    документ МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . хисамова флюра афраимовна 6 Дек 2015
    документ Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем" Бикбова Венера Минсалиховна 20 Мар 2015
    документ Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә Фәйзеханова Кәримә Сәлиховна 31 Мар 2015
    разное Иң кадерле әнием (Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә) Гатауллина Резеда Гайсовна 1 Апр 2015
    документ 1 апрель - Көлке көненә багышланган кичә Шайхутдинова Гелюса Вагизовна 16 Апр 2015
    документ Класстан тыш чара "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!"(өлкәннәр көненә багышланган кичә) Даутова Алсу Камиловна 7 Дек 2015
    документ Телетапшыру “Кадерле әниләребезнең йөрәк җылысы” (аналар көненә багышланган кичә) Даутова Алсу Камиловна 7 Дек 2015
    документ “Озак яшә әнкәй..”әниләр көненә багышланган кичә. Гараева Айгуль Рашитовна 7 Дек 2015
    документ Өлкәннәр көненә багышланган кичә.) Хусаинова Радия Хаертдиновна 2 Мар 2016
    документ Әниләр көненә багышланган кичә. Кашапова Гульнара Раисовна 14 Янв 2016
    разное Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
    документ Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе Нуриева Савия Мохлисовна 29 Янв 2016
    документ Габдулла Тукайга багышланган кичә.(Открытое мероприятие посвященное творчеству Г.Тукая) Низамова Гузалия Гусмановна 21 Ноя 2015
    документ Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә. Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
    документ "Саклап калыйк туган җиребезне" экологик кичә Мухаметшина Гульфия Равиловна 21 Мар 2015
    документ Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә . Гарипова Рузиля Салихзяновна 21 Мар 2015
    документ 23 февраль – Ватанны саклаучылар кэненэ багышланган кичэ Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
    документ “Иң татлы тел – туган тел”. Сыйныфтан тыш чара. Гареева Ландыш Мухаметрахимовна 20 Мар 2015
    разное Г.Тукай иҗатына багышланган кичә Кирамова Римма Рамиловна 31 Мар 2015