Главная / По типу материала / Для родителей: дошкольные, начальные, старшие классы

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”

( ата-аналар алдында чыгыш)

Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.

(Абдрахман Кайа)

Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш. Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә. Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора. Рухи яктан бай , эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим. Әхлак, тумыштан яки уку-өйрәнү дә гаилә тәрбиясе белән ирешелгән рухи халәт.

Бала туу һәр гайләдә сөенечле вакйга. Әмма аңа белем һәм тәрбия бирү иң кыен, җаваплы һәм гаят мәшәкәтле эш.

... Тыңлагыз сез, җәмәгать,

Борынгалардан әманәт,

Аңа итсәгез хыянәт,

Сезгә булыр яман ат, -

Дип әманәткә хыянхт итмәскә, халкыбызның матур йолаларын балалр тәрбияләүдә кулланырга чакыра.

Бала тәрбияләүнең бишектән башлануын китапка язылудан алда халкыбыз болай дип әйткән:

ана сөте белән кермәсә, тана сәте белән керми;

сөт белән кергән, сөяк белән китер;

җидедә ни булса, җитмештә шул булыр.

Әйе, баланы тәрбияләү бишектән башлана. Ата-ананың горурлыгы ничек табуда түгел, ә аларның тәрбияле, әдәпле булуында.“Баланы табу һөнәр түгел, багу һөнәр”, - ди халкыбыз. Һәм баланың кем булып үсүенә нык игътибар иткән, тәрбияне бишектән башларга, ата-ананың үзен тәрбияле булырга чакырган:

атасына карп улын коч, анасына карап кызын коч;

агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.

Гайләдә баланы дөрес өйрәткән кебек, каршыңа утырып, озаклап үгет-нәсихәт бирүчеләр сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар кул астында гына. Болай үтемлерәк тә була кебек. Балалар бит күзәтүчән, тиз үзләштерәләр, әмма тиз онытучан да булалар. Кат-кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар була. Җанлы мисаллар белән күрсәтеп, я әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана.

Әгәр балаларны гаиләдә - әти-әни, әби-бабай, бакчаларда тәрбиячеләр, һәм, ниһаять, мәктәпләрдә укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, тормышта вәхшилекләр килеп тә чыкмас иде. Балаларның,бигрәк тә яшүсмерләрнең каты бәгырьле, миһербансыз булып үсүен эстетик тәрбиянең начар куелуына яки бөтенләй булмавына кайтарып калдыру һич дөрес түгел. Монда башка бик күп факторлар да зур роль уйный бит. Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз.

Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә яки тәрбияләмәүдә үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче “тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны, ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, “бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде, хөрмәтле әти-әниләр.

Бар ул,бар балаларында матурлык идеалы тәрбиялүче, башкаларга да үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итә дип әйтеп булмый шул.Шуңа күрә ата-аналырның үзләренең халык авыз иҗатына, аның йолаларына битараф булмавы бик тә мөһим. Балалрга әкиятләр сөйләү, бишек җырлары җырлау, мәкальләр, табышмаклар әйтү иҗаты аша илгә, ата-анага, халыкка мәхәббәт тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә, сөйләмен баета, акылын үстерә.

Мондый балалр тәрбияле дә була, мәктәптә дә яхшы укый. Тәрбиәле бала гомумән таләпчән була.Бервакытта да дорфа. Тәртипсез рухи доньясы буш һәм мәгънәсез кешеләр белән аралашмас. Шуңа да бит халкыбыз:

Һәр милләттә элек-электән килгән ырымнар, юрамалар, гыйбәрәләр бар. Элек без аларга дини хорафатлар дип кенә карый идек. Чынлыкта һәрберсенең төбендә тәрбия элементлары яткан бит. Мәсәдән, балага өстәл артында аягын селкеп утырса, шайтан чакырма, дип кисәтү ясаганнар. Теләр-теләмәс кенә ашама, тәлинкәдә аш калдырма, бәхетең югалыр, дигәннәр, кеше янында иснәп утырма, авызыңны кулың белән каплап иснә, шайтан керер, дип әйткәннәр. Шулай итеп, әдәплекнең иң гади кагыйдәләрен мисаллар ярдәмендә, мифик образлар аша өйрәткәннәр. Халак педагогикасы – хәзерге заман тәрбиячеләренең кулы тимәгән бер дөнья әле ул.

Белгечләр фикеренчә, хатын-кыз лидер булган семьяда балалар оялчан,инициативасыз булып үсәләр. Бу очракта үз-үзеңне тотуның саклагыч механизмы барлыкка килә: үзенә булган кырыс һәм өзлексез игътибардан, мәсәлән, бала бертуктаусыз елмая башларга мөмкин. Елмаю ситуациягә карамый.Укытучының үзенә карап торуыннан бала нервланып елмая башлый. Укытучы моны үзен мыскыл итү дип уйлавы бар. Кисәтү ясар. Өйдә әнисе өстәр. Нәтиҗәсе—тотлыгу,бу стресның физик чагылышы.

Оялчан балаларда шәхси территория, ялгыз калырга мөмкинлек булуы бик мөһим. Ялгыз калгач, алар ямансулап утырмыйлар, элек булган вакыйгаларны анализлыйлар. Оялчан балаланың хыял дөнясы бик бай була. Нәкъ менә иҗадый эш ярдәмендә балада үз-үзенә ышаныч тәрбияләргә була. Балалар бакчасындагы уеннар, музыка, рәсемнәр балага камилләшергә ярдәм итә .Оялчан балага иң авыр вакыт- балалар бакчасына йөри башлау,мәктәпкә укырга керү.


Автор: Закирова Розалия Ильсуровна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное “Балаларда рухи байлык тәрбияләү” Закирова Розалия Ильсуровна 31 Мар 2015
документ “Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык” Зиннурова Наиля Зайнутдиновна 13 Апр 2015
документ Доклад. “Саулык – зур байлык.” Хаматдинова Муршида Габделхаевна 30 Мар 2015
документ “Мостай Кәрим – милләтебеҙҙең рухи йондоҙо ” Файзуллина Гульшат Ямиловна 1 Апр 2015
документ “Экологик фаҗигаләр – рухи түбәнәю нәтиҗәсе” (Гомәр Бәширов әсәрләре буенча) Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 4 Апр 2016
документ “Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү “Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү Р.М Җиһангирова, Әлмәт муниципаль районы, Яңа Нәдер у Зигангирова Римма Мирхатовна 20 Мар 2015
документ Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме) Тлякова Зульфида Кафиловна 13 Апр 2015
документ “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” Багманова Эльмира Миннияровна 15 Окт 2015
документ Выступление на МО по теме: “Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү”. Яруллина Фирдавес Нажиповна 9 Ноя 2015
документ Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү. Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү Гаязова Гульфия Рафкатовна 20 Янв 2016
документ “Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы. Галлямова Гульнара Мазитовна 31 Мар 2015
документ УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”. Тагирова Гульназ Гарифулловна 20 Мар 2015
документ “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”. Тлякова Зульфида Кафиловна 31 Мар 2015
документ Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе). Петрунина Назиля Расимовна 1 Апр 2015
документ Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү Ахметова Айгуль Маратовна 20 Мар 2015
документ Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү Минкина Альфия Маннановна 30 Мар 2015
документ Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү. Cтепанова Райхана Сахабовна 18 Апр 2015
документ Родительское собрание Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү (Әти-әниләр җыелышында уку өчен доклад) Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы Газизуллина Л.С. Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү Газизуллина Лейля Сабировна 30 Мар 2015
разное ТЕМА.”Ашамлыклар” (“Еда”) Валиахметова Сирена Зинетулловна 19 Мар 2016
документ “Парниковый эффект” или “гринхауз-эффект” Капин Артем Витальевич 20 Мар 2015
документ согласные звуки [в], [в’], буквы “В”, “в”. Письмо строчной буквы “в”. Германова Наталья Викторовна 1 Апр 2015
документ Конспект деятельности “Подготовка к обеду. Обед” в средней группе “Ромашки” МБДОУ д/с №29 “Полянка” Спорышева Анна Николаевна 5 Мар 2016
документ «Гласные звуки “А”, ”У”, “О”». Волданина Наталья Сергеевна 30 Мар 2015
документ Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү. Закирова Чулпан Габдулбаровна 31 Мар 2015
документ Балаларда декоратив - гамәли сәнгать әсәрләре аша эстетик зәвык тәрбияләү Сайфутдинова Дамира Гаязетдиновна 23 Ноя 2015
документ Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре тәрбияләү алымнары Бадертдинова Гульназ Юнусовна 2 Дек 2015
разное Цикл игр-занятий по формированию изобразительных навыков через продуктивные виды деятельности Игра-занятие “В гостях у волшебной кисточки” Игра-занятие “Колобок” Игра-занятие “Зайка любит рисовать” Игра-занятие “ Марьина - Старкова Седа Георгиевна 4 Мая 2015
разное Конспект совместной деятельности по разделу: “Ребенок в мире изобразительного искусства” Образовательной программы “Детство” В 1 младшей группе. Тема: “День рожденье куклы Кати”. Конспект совместной деятельности по раз Кузнецова Марина Евгеньевна 31 Мар 2015
документ памятка для родителей №1 Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Права родителей Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Права родителей Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Пра Бубнова Ирина Владимировна 20 Мар 2015
документ памятка для родителей №19 Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образов Бубнова Ирина Владимировна 20 Мар 2015
документ Памятка для родителей Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Ачилдиева Татьяна Александровна 20 Мар 2015
документ памятка для родителей №13 Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образования “Восхождение” Центр гражданско-правового образов Бубнова Ирина Владимировна 20 Мар 2015
документ Рабочая программа по информатике и ИКТ 9 класс Угринович Н.Д. Оценка “5” Оценка “3” Оценка “2” Клюшникова Наталья Михайловна 21 Мар 2015
документ “Элементы машиноведения”в образовательной области “Технология” Трудовое обучение 5 –7 классы. “Технология обработки конструкционных материалов” предусмотрено изучение элементов машиноведения с целью приобщени Тяпчев Анатолий Иванович 1 Апр 2015
документ Рабочая программа по курсу "Информатика и ИКТ" для 8 класса Оценка “5” Оценка “3” Оценка “2” Грядасова Анастасия Владимировна 28 Ноя 2015
документ Образовательная область “Развитие речи”. Тема занятия: “Знакомство с колыбельной песней”. Название занятия: “Колыбельной песни свет”. Косова Людмила Григорьевна 8 Апр 2016
документ “Познавательно-игровой проект “Барыня капуста” Понамарева Эвелина Галинуровна 31 Окт 2015
документ Тема: “Ф.Абрамов. “О чем плачут лошади” Кириллова Ольга Васильевна 18 Янв 2016
документ “Мы здоровью скажем ”Да!” Платонова Ольга Николаевна 30 Мар 2015
презентация “Перемещение” Федоров Александр Михайлович 21 Мар 2015