Главная / По типу материала / Для родителей: дошкольные, начальные, старшие классы

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Скачать
49.5 КБ, 760939.doc Автор: Бурханова Гузелия Габделахатовна, 31 Мар 2015

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Гаиләдәге гомуми тәртип, андагы үзара мөнәсәбәтләр үсеп килүче яшь

буынның үз-үзен тотышына гаять зур йогынты ясый. Әгәр әти-әнисе, әбисе

һәм гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч һәм ягымлы сөйләшсәләр, бер-

берсенә кайгыртучан һәм ихтирамлы булсалар, эш һәм тәртип яратсалар,

бала да бу сыйфатларны җиңел үзләштерә.

Гаилә тәрбиясен таләпчәнлектән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Балага бердәм таләп һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә.

Наил – гаиләдә төпчек бала. Болай начар малай түгел үзе. Әти - әние берәр эш кушса , аны шундук үтәргә әзер. Ә менә әбисен тыңламый , хәтта аңа дорфа сүзләр әйтә. Монысы инде – гаиләдә балага бердәм таләп булмау нәтиҗәсе.

Ата – ананың таләбе кайвакыт үтәлми кала. Баланың зурларны тыңларга теләмәвеме бу, әллә алар куйган таләпне аңлап җиткермәве? Икесе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә һәр балага индивидуаль якын килергә, аны яхшы белән яманны аера белергә өйрәтергә кирәк. Ул чакта сезнең улыгыз яки кызыгыз сезнең бер генә сүзегезне дә тыңламый калмас.

Кайбер ата – аналар, баладан тыныч кына таләп итәсе, аңлатасы урында, “Дәресеңне әзерлә! “, “Тавышланма!”, “Йөгермә” дип, аңа кычкырырга то- тыналар. Әти-әнисе карап торганда, бала тыныч кына дәрес әзерләгән бу-

лып утырырга мөмкин, әмма алар югында барыбер “үз эшен” дәвам итәчәк.

Әгәр улыгыздан яки кызыгыздан берәр нәрсә таләп итсәгез, аның үтәлешен һәрчак тикшереп торыгыз. Шул чагында гына балагызда тапшырылган эш өчен җаваплылык хисе формалашыр.

Балаларыгызга гына түгел, барыннан да бигрәк, үзегезгә дә таләпчән бу-

лыгыз. Әгәр әти-әнисе, юкка-барга кызып китсә, үз эшенә салкын караса, эчүчелек белән шөгыльләнсә, баланы үз-үзен тотарга өйрәтү кыен булачак,

чөнки гаилә тәрбиясендә үгет-нәсихәтләр түгел, бәлки тирә-юньдәгеләрнең үзләрен ничек тотышы да зур әһәмияткә ия.

Гаиләдә кулланыла торган таләпләрнең иң киң таралганы - турыдан туры

таләп итү. Бу таләп ачык һәм катгый булуы белән аерылып тора. Ул

ата- ананың шәхси сыйфатларына бәйле. Бала алдында авторитеты булган

тәрбияченең андый таләбе беркайчан да үтәлми калмый.

Гаиләдә читләтеп таләп итү дә еш кулланыла. Мондый таләп киңәш, үтенеч, киная, ышану, хуплау, шелтә белдерү, куркыту һәм уен формасы була. Читләтеп әйтелгән уңай таләпләр тәрбияләнүчеләрдә шатлык һәм кА- нәгатьләнү хисе уята. Таләп итүнең мондый формаларын кулланучы ата-

аналарны балалар күбрәк яраталар, ныграк ихтирам итәләр. Кызганычка каршы, кайбер ата – аналар ышанычсызлык белдерү, янау, куркыту кебек

алымнарны артыграк күрәләр, хәтта балаларына кул күтәрүгә барып җитәләр.

«Балаларыгызны кыйнамагыз » аларны яратуыгыз сезне бу эшегездән ты-

еп калсын , һәм шуны истә тотыгыз : кечкенә һәм яклаучысыз чагында бала-

ларны чыбык белән тәрбияләүнең мәшәкате гәрчә азрак булса да , үсеп җиткәч, алардан шатлык та, мәхәббәт тә көтмәгез , чөнки тән җәзалары һәм кирәгеннән артык кырыслыгыгыз белән сез аларның рухын гарипләндерәсез”, - дип яза бөек гуманист – большевик Ф. Э. Дзержинский үзенең бер язмасында. Гаиләдә үзләрен тупас тоткан ата – аналар балага да , мәктәпкә дә ,җәмгыятькә дә гаять зур зыян китерәләр. Физик җәза баланың психикасын гарипләндерә һәм шунлыктан тәрбия методы була алмый. Кызганычка каршы , кайбер ата – аналар аны иң нәтиҗәле тәрбия чарасы итеп саныйлар.“Бераз бәргәләп алсаң , майланган кебек була ул”, - диләр андый ата – аналар; бала исә кабат кыйналмас өчен , берни уйлап тормыйча , “алай эшләмәскә” сүз бирә яисә ялганларга мәҗбүр була.


Автор: Бурханова Гузелия Габделахатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша. Бурханова Гузелия Габделахатовна 31 Мар 2015
документ Гаиләдә баланы тәрбияләү Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна 23 Ноя 2015
документ "Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш Гайнутдинова Алсу Фагимовна 31 Мар 2015
документ "Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия" Абдуллина Рина Мунуровна 6 Апр 2015
документ Гаиләдә бала тәрбияләү. Хуббутдинова Дилара Дугласовна 1 Апр 2015
документ Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия" Рахимова Лилия Фанисовна 31 Мар 2015
разное Безнең гаиләдә Г.Тукай Хасанова Гульсина Салимовна 20 Мар 2015
разное Безнең гаиләдә Г.Тукай Хасанова Гульсина Салимовна 20 Мар 2015
разное Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Гарифуллина Разия Рафгатовна 1 Апр 2015
документ Су һәм аның сыйфатлары Газимова Раиля Рифовна 4 Апр 2015
документ Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү Шайхелмарданова Нурания Абударовна 8 Фев 2016
документ Гаиләдә әхлак тәрбиясе Гайфуллина Дамира Гилфановна 20 Мар 2015
документ Гаиләдә ана тәрбиясенең роле Хамидуллина Алсу Фаритовна 20 Мар 2015
документ ГАИЛӘДӘ ЯЛГЫШЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ Гарипова Лейсан Котдусовна 1 Апр 2015
документ Гаиләдә ата тәрбиясе Гибадуллина Дильбар Ракиповна 1 Апр 2015
документ Гаиләдә кыз бала үсә. Зиннурова Нафися Сибгатулловна 15 Окт 2015
документ Урок татарского языка "Гаиләдә хезмәт" Нургалиева Ландыш Сабирзяновна 14 Ноя 2015
документ Апрель булып, илгә Тукай килә. Шайхулова Милауша Фагиловна 1 Апр 2015
документ Физик сыйфатлар үсеше тәрбияләү Гайфуллина Альмира Шагидуловна 31 Мар 2015
документ Р. Фәхреддиннең иҗади мирасын кулланып, үсеп килүче буында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү Нургалина Эльза Миргарифановна 17 Фев 2016
документ Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү" План: Гильфанова Дания Ришатовна 1 Апр 2015
документ Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары Галипова Гадила Талгатовна 4 Апр 2015
документ Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш. Хабибуллина Альбина Мударисовна 31 Мар 2015
документ "Гаиләдә милли тәрбия" темасына әти-әниләр алдыннан чыгыш Зайнуллина Гузель Талгатовна 5 Ноя 2015
документ "Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе) Юрикова Эльмира Рустамовна 19 Мар 2016
документ “ Гаиләдә үзара кайгырту һәм ярдәм “ Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна 29 Янв 2016
презентация Хәл фигыль(-а, -ә,-ый, -и кушымчалары ярдәмендә кабатланып килә торган формасы) Зарипова Алина Анисовна 20 Мар 2015
документ 5 яшьлек бала 5 яшьлек бала   5 яшьлек баланың үсеше һәм авырлыгы 5 яшьлек баланың ашавы 5 яшьлек бала нәрсә эшли белергә тиеш Ата – аналарга киңәшләр Валиахметова Динара Фаезхановна 31 Мар 2015
документ Һәръяклы үсешкә ия шәхес тәрбияләү. Малаткина Альфинур Салиховна 7 Дек 2015
документ "Акыл ягыннан артта калган балаларның эмоциональ сферасы һәм аның үсеш мөмкинлекләре" Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна 11 Дек 2015
документ Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк" Валиева Милауша Мазхатовна 31 Мар 2015
документ Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе). Петрунина Назиля Расимовна 1 Апр 2015
документ Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре Мирхазова Нурзия Рашитовна 20 Окт 2015
документ Минем барсын да беләсем килә Нуретдинова Гульзида Махсумовна 15 Дек 2015
презентация "Ия һәм аның белдерелүе" темасына презентация Хуҗина Налия Сәгыйть кызы 7 Дек 2015
презентация Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год Яруллина Фирдавес Нажиповна 16 Ноя 2015
документ Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр Оештыру моменты     I. Нинди җөмлә кисәкләренә тиңдәш кисәкләр дип әйтәләр?     II. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала? 2. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.   Гильфанова Гульназ Рашитовна 7 Дек 2015
документ II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”. Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим! Гилязиева Альбина Николаевна 26 Янв 2016
документ Һәр һөнәр мактаулы Файзрахманова Гульназ Ильсуровна 1 Апр 2015