Главная / По типу материала / Для родителей: дошкольные, начальные, старшие классы

Эти-энилэр очен консультация. Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану

Скачать
44 КБ, 1337540.doc Автор: Руфина Хайруллина, 10 Дек 2015

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итүче махсус шөгыльләр уздыру.

Балалар бакчасында уза торган махсус уеннар һәм шөгыльләр балалар сөйләменең төрле яклап үсеше өчен шартлар тудыра. Аларга түбәндәгеләр керә:

– телшомарткычлар, такмаклар, сюжетлы уенчыклар белән уеннар, уен-инсценировкалар, җырлы-хәрәкәтле уеннар, авазга өйрәтү уеннары һ.б.;

– әкиятләр, шигырьләр уку, балалардан эчтәлеген сөйләтү;

– балалар әдәбияты әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне карау һәм алар буенча фикер алышу;

– предметлы һәм сюжетлы картиналар белән уен-шөгыльләр;

– гади табышмаклар чишү;

– кече моториканы үстерүче уеннар.

Бу уеннар һәм шөгыльләрнең һәммәсе дә балаларның сөйләм телен үстерүгә булыша, шул ук вакытта аларның һәр төре бу процесска үзенчәлекле өлеш кертә.

Такмаклы уеннарны һәм җырлы уеннарны кулланганда балалар тәрбияче сөйләмен, төрле хәрәкәтләр ясап, күп тапкыр кабатлыйлар. Өстәвенә такмакларда һәм җырда кат-кат әйтелә торган иҗекләр була. Мондый уеннар вакытында бала һәм олы кеше арсында эмоциональ бәйләнеш тиз барлыкка килә. Болар барысы бергә балага сөйләмне аңларга, истә калдырырга һәм охшатып әйтергә булыша. Бала такмакларны, җырларны тиз отып ала һәм тиздән үзе мөстәкыйль рәвештә уйный башлый.

Авазларга өйрәтү уеннары вакытында балаларның фонематик ишетү сәләте үсә, бала сөйләмдә интонацияне дөрес куярга һәм авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәнә.

Сюжетлы уенчыклар белән уеннар, уен-инсценировкалар балаларны диалог төзергә өйрәтә, сүзлек запасын баета, дөрес интонация белән һәм грамматик яктан дөрес сөйләшергә өйрәтә.

Балаларның сөйләмен үстерүдә бергәләшеп китаплар уку, рәсем-иллюстрацияләр карау, диафильмнар карау аеруча файдалы. Диафильмнар карау сөйләм үстерүгә булышлык ягыннан телевизордан мультфильмнар караудан файдалырак. Чөнки телеэкранда бер-бер артлы тиз алмашынучы кадрлар балаларның игътибарын билгеле бер предметта тупларга мөмкинлек бирми һәм “экран сөйләмен” дә балалар бик авыр кабул итәләр. Диафильм караганда исә билгеле бер кадрга игътибарны туплап, балаларга аңлаешлы итеп сөйләп барып була. Тәрбияче балаларга рәсемнәр күрсәтеп барырга, сөйләргә, сораулар бирергә дә өлгерә, балалар җавап бирергә авырсынганда предметларны, персонажларны, хәрәкәтләрне үзе атый, балаларны сөйләмгә тарта.

Балаларның сөйләм телен үстерүдә аеруча әһәмиятле урын предметлы һәм сюжетлы картиналар белән шөгыльләр үткәрүгә туры килә. Тәрбияче белән картиналар караганда балалар персонажларны таныйлар, исемнәрен әйтәләр, алдан өйрәнгән материалны исләренә төшерәләр. Картиналар белән шөгыльләр күргәзмәле булуы белән балаларны үзенә тартып тора. Һәр картина аерым бер сүз белән белдерелүче реаль предметны яки күренешне сурәтли. Рәсемнәрне карап һәм алардагы таныш предметларны аерып, балалар рәсемдә булмаган, ләкин үзләренең хәтерләрендә сакланган әйберләрне дә әйтеп бирәләр. Картиналарның бу үзлеге кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә аеруча мөһим. Ул сүзнең билгеле бер объектка бәйлелегеннән акрынлап аерылуына булыша. Картиналар караганда анда булмаган предметларны да әйтеп бирә алу балаларда күрсәтмәлелеккә таянмыйча гына сүзлек материалы белән эш итә белүнең барлыкка килүенә һәм аның акрынлап үсешенә китерүче баскыч булып тора. Шуның нигезендә балалар башта олылар сөйләгәндә әкиятне тыңларга, ә соңрак шул әкиятне үзләре сөйләргә дә өйрәнәләр.

Педагогик процесста картиналарның төрле тематик тупланмаларын (савыт-саба, киемнәр, яшелчәләр, хайваннар һ.б.), эш-хәрәкәтне сурәтләүче сюжетлы картиналарны (“песи сөт эчә”, “балалар чана шуалар” һ.б.) һәм аларның эзлеклелеген (мәсәлән, әкияткә иллюстрацияләрне) кулланып була.

Картиналар белән уеннар вакытында балалар аларда сурәтләнгән предмет һәм хәрәкәтләрне әйтү генә түгел, тәрбияченең сорауларына киңәйтелгән җаваплар бирергә дә өйрәнәләр. Төрле лото, домино уеннары да, рәсемнәр кулланылучы гади сюжетлы уеннар да (мәсәлән, “зоопарк”, “кибет”, “курчакны ашату” уеннары һ.б.) картина белән уеннарга керәләр.

Шулай итеп, картина белән уен-шөгыльләр балаларның сүзлек запасын баетырга, сүзләрнең гомумиләштерелгән мәгънәсен формалаштырырга, грамматик дөрес сөйләмне үстерергә булыша, сөйләмне актив кулланырга теләк уята. Картиналы уеннар шулай ук балаларда исемен атаганда предметның образын күз алдына китерү сәләтен үстерә.

Балалар текстны тыңларга һәм эчтәлеген аңларга, аннары шул текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнсен өчен балаларга иллюстрациясез хикәяләр уку да кирәк. Бу балаларда тел ярдәмендә аралашу һәм фикерләү барлыкка килүгә булыша, баланы сөйләмдә предметларның үзлекләрен һәм хәрәкәтләрен белдерүче катлаулы җөмләләр куллануга этәрә.

Балаларның сөйләмен үстерүдә табышмаклар чишү һәм аларны бергәләп уйлап чыгару бик зур ярдәм итә. Табышмаклар чишеп уйнаганда балалар сүз белән тасвирлау һәм рәсемнәр ярдәмендә предметларны уйлап табалар. Мәсәлән, тәрбияче өстәлгә берничә уенчык (яки предметлы рәсемнәр) куя һәм сүз белән тасвирлау ярдәмендә балага шуның берсен табарга куша. Олырак балалар гади табышмакларны күз алдына китерү юлы белән генә дә чишә алалар.

Балаларның сөйләмен үстерүгә булышлык итүче уеннарга кече моториканы үстерүче бармак уеннары да керә. Бу уеннар вакытында кул чукларының, бармакларның хәрәкәтләре гади, ритмик сөйләм белән бергә башкарыла. Кул чукларының һәм бармакларның күнегүләре балаларның баш миендәге хәрәкәт үзәгенең үсешенә, ә ул исә үз чиратында балаларның кече моторикасы һәм сөйләме үсешенә китерә.

Баланың сөйләмен үстерүче уеннарга җырлы-хәрәкәтле уеннар керә. Мондый уеннарның күпчелеге халык уеннары үрнәгендә төзелгәннәр һәм аларда фольклор элементлары була. Ләкин бу уеннар бик гадиләштерелгән, кыскартылган һәм кече яшьтәге балалар өчен яраклаштырылган. Җырлы-хәрәкәтле уеннар нәниләр өчен бик файдалы, чөнки алар балаларның хәрәкәткә, арлашуга, образлы шигъри сүзләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерәләр. Хәрәкәтләрнең сүзләр белән яраклашуы балага уенның эчтәлеген аңларга ярдәм итә. Олыларга бу уеннар балаларның симпатиясен, ышанычын һәм аңлы рәвештә тыңлауларын яулап алырга булыша. Бу уеннар баланың аралашу сәләтен үстерә, шәхесе формалашуга булышлык итә.

Җырлы-хәрәкәтле уеннар балаларның күңелен күтәрә. Моннан тыш балалар бер-берсе белән хәрәкәтләрен туры китерергә, кулга-кул тотынышып әйләнә буйлап йөрергә, пространствода ориентлашырга өйрәнә.

Җырлы-хәрәкәтле уеннар хәрәкәтләренең гадәти булмавы белән аерылып тора: алар сәнгатьле, пластикалы, текст ритмына һәм җыр көенә буйсыналар. Бу уендагы хәрәкәтләр уенның эчтәлеген тудыралар. Болар барысы бергә балаларның күзаллавын, музыкаль сәләтләрен үстерә. Мондый уеннар балаларга эстетик тәрбия бирүнең үзенчәлекле формасы да булып торалар. Мәсәлән, “Аккалач”, “Кәҗә-мәкәрҗә” уеннары.


Автор: Руфина Хайруллина
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Эти-энилэр очен консультация. Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану Руфина Хайруллина 10 Дек 2015
документ Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә УМКны куллану Шайхулова Амина Галимардановна 8 Фев 2016
документ Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану Шаяхметова Рузиля Ханифовна 20 Мар 2015
документ Доклад "Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив технологиянең өстенлеге" Хабибуллина Гузалия Анваровна 4 Апр 2015
документ Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану. Валиева Гульшат Шагитовна 7 Фев 2016
документ Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте" Сахбутдинова Фидания Альфатовна 19 Окт 2015
документ Консультация "Баланың сөйләм телен ничек үстерергә?" Абдуллина Ландыш Асхатовна 31 Мар 2015
презентация Ризаэтдин Газизовның татар телен үстерүдә методик мирасы Гарафутдинова Алия Гумаровна 20 Янв 2016
документ Сөйләм үстерүдә уеннарның әһәмияте Хуббатуллина Гульмира Гильфановна 30 Мар 2015
документ сөйләм теле үстерүдә балалар фольклоры Хуббатуллина Гульмира Гильфановна 31 Мар 2015
документ Рус телле балаларны татар теленә өйрәткәндә уен куллану Ситдикова Айгуль Азатовна 31 Мар 2015
презентация Сөйләм телен үстерү. Минем исемем. Катермина Раушания Рифатовна 20 Мар 2015
презентация Сөйләм телен үстерү Катермина Раушания Рифатовна 20 Мар 2015
документ "Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем) Тлякова Зульфида Кафиловна 30 Мар 2015
документ Сөйләм телен үстерү Агмалова Амина Лутфулловна 31 Мар 2015
документ Сөйләм телен үстерү Хусаинова Алета Миннулловна 4 Апр 2015
документ Аваз әйтелешен коррекцияләү аша сөйләм телен үстерү Нуртдинова Фанира Гатуфовна 16 Фев 2016
документ Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә коммуникатив күнегүләр куллану. Нигаматуллина Альфия Раисовна 20 Мар 2015
документ Шәхесне үстерүдә яңа мәгълүмати технологияләр куллану – заман таләбе. Галлямова Найля Газимовна 20 Мар 2015
документ “БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЛӘРНЕҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫН КУЛЛАНУ” Янгирова Лейсан Фирдаусовна 20 Мар 2015
документ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану. Хабибуллина Зульфия Рафгатовна 18 Янв 2016
документ Чыгыш “Балаларның математик күзаллауларын үстерүдә уеннар куллану.” Суфиянова Дурия Магсумяновна 28 Янв 2016
презентация, документ Сөйләм үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте с презентацией Валиуллина Гульнур Разифовна 31 Окт 2015
документ Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте Гарафутдинова Алия Гумаровна 20 Янв 2016
документ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен алымнарын куллану. Валиева Сюмбель Миннулловна 7 Мая 2015
документ ФГОС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану Нуруллина Эльмира Фирдавесовна 7 Дек 2015
документ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү Арсланова Зульфия Замиловна 20 Мар 2015
разное 7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное 7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное 6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное 1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное 1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное 6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ. Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
презентация Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча) Катермина Раушания Рифатовна 20 Мар 2015
документ Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе) Воробьёва Людмила Николаевна 20 Мар 2015
документ Мәкалә"Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү" Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
документ Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
разное татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү Тимуршина Сания Гусмановна 20 Мар 2015
документ татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү Тимуршина Сания Гусмановна 20 Мар 2015
документ 2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015