Главная / Начальные классы / Разное

Юнәлеш килеше белән танышу.Презентация.

Скачать
1.42 МБ, 1204963.ppt Автор: Буриева Айгуль Мубараковна, 15 Окт 2015

Тема:Юнәлеш килеше белән танышу.

Максат:

1) дидактик – юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту;

2) белем-күнекмәләрне камилләштерү (үстерү) –дөрес язу, бәйләнешле сөйләм һәм фикерләү сәләтен устерү юнәлешендә эшне дәвам итү; төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес файдалану;

3) тәрбияви – теманы тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, кешелеклек сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау : “Бала белән күбәләк” җыры язылган кассета, магнитофон, компьютер, проектор.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, текст белән эш, сәнгатьле уку.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, физкулЬтура, музыка, тарих.

Дәрес төре: белемнәрне ныгыту.

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты. .

- Исәнмесез, укучылар һәм кунаклар.

- Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

- Бүгенге дәресне мин , Айгөл Мубараковна, алып барам. Карагыз әле, балалар, бүген безгә, миннән башка да ,күпме кунаклар килгән. Сезнең йөрәк җылыгыз, якты елмаюларыгыз аларга бүләк булсын!

- Шигырьне хор белән укыйк әле.

- Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше..

- Бер-берегезгә елмаегыз да, мине тыңларга әзерләнегез.

2. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

-Соңгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштегез? ( Исем, килешләр)

- Исемнең килешен билгеләр өчен нишләргә кирәк?

- сорау куябыз;

-мәгънәсен ачыклыйбыз;

- кушымчасын табабыз.

-Ә ни өчен сүзләргә кушымчалар куела ?( Җөмләдә сүзләрне бер- берсенә бәйләр өчен).

Экранда чыккан җөмләләргә тиешле кушымчалар куеп укыгыз.

1. Йомшак кар... ява. - Ни өчен кушымча куелмый?( Б.к.)

2. Җил агачлар... яфракларын коя. –Ни өчен -ның кушымчасы куйдыгыз?

3. Юл... чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Бу җөмләдәге юлга сүзе нинди килештә? Ни өчен?

-Үткән дәресләрдә баш 1әм иялек килеше турында сөйләштек. Ә бүген кайсы килешне тирәнтен өйрәнербез?

3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

(Балалар теманы әйтәләр).

- Ни өчен юнәлеш килеше дип атала? (Юнәлеш килеше юнәлешне ( направление) күрсәтә.)

1. Матур язу.

Юю Үү Юю Үү

Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын .

Мәкальнең мәгънәсен аңлатырга.

4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Рәсемнәр урынына исемнәрне дөрес итеп куегыз.

Сәлим -------------------китте. (урманга) кая ? Ни өчен – га өстәлә?

Роза --------------ярдәм итә. (әбигә)- кемгә?

Әти-----------------ит бирә. ( эткә) – нәрсәгә?

Коля -------------карый. ( кояшка) – нәрсәгә? Кая?

Кушымчаларга игътибар итегез.

- Ни өченурман сүзенә -ГА, с әби сүзенә -ГӘ кушымчасы ялганган ?

- Балалар:

Калын сүзләргә -га, –ка, ә нечкә сүзләргә -гә,-кә кушымчалары ялгана.

2. Китап белән эш. Бирем укыла.

80 нче бит, 179 нчы күнегү ( телдән)

-Беренче рәсемгә карагыз , кыз кая бара?

Кыз мәктәпкә бара.

-Нокталар урынына кушымчалар өстәп, җөмләләрне язабыз.

Һәр группа үз җөмләләрен дәфтәргә яза .

(Укытучы конвертлар тарата, үзтикшерү оештырыла. Үзбәя куела.)

- Кемнәрнең хаталары бар ярдәм итәбез.

- Нәтиҗә ясыйбыз.Юнәлеш килеше турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар җавап бирәләр.

Кагыйдәне китаптан укыйбыз һәм бер- беребезгә сөйләп карыйбыз.

Ял минуты.

Уен . "Юнәлеш килешендәге сүзләрне әйткәндә генә утырабыз".

Агачлар, китапны, урманга, мәктәптә, урындыкның, китапка ,өстәлдән, тактага, дуслар, балага,боздан,куяннан, сөткә,

машинаның, кошка, кардан, каенга, төлкедән, әнигә , укучының.

3. Китап белән эш. 180 нче күнегү. Телдән.

Биремне укыйбыз.( Җөмләләрне татарча әйтегез. Исемнәргә сораулар куегыз. Алар нинди килештә килгән?)

- Мин тәрҗемә ясадым, ләкин хаталарым бар. Сез шул хаталарны табып төзәтегез.

Ложку положи в шкаф.- Кашыкны шкафта куй.

Нож положи в сервант. – Пычакны сервантның куй.

Хлеб положи в пакет. – Ипине пакет сал.

Пальто повесь на вешалку. – Пәлтәне элгечләр эл.

Садись на диван.– Диван утыр.

-Ни өчен бу кушымчаларны куйдыгыз?

4. Тактадагы җөмләләрне укыгыз..

ГАЛИ БАБАЙ.

Минем бабай 18 яшендә сугышка киткән . Ул фашистларны Берлинга кадәр куып барган. Бабамның медальләре, орденнары бик күп.

- Бу хикәядә нинди сугыш турында әйтелә?Бөек Ватан сугышы.

- Кемнәр белән сугыш барган?

- -Ул кайчан башланган ?(1941 ел 22июнь)

- Кайчан беткән? 1945 ел 9май.

-Димәк, без быел Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәбез? 65ел.

Хикәяне укыйбыз, Юнәлеш килешендәге исемнәрне табыгыз.

Быел Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүчәкбез.Бөек Ватан сугышына Чаллы шәһәреннән 14 мең артык кеше китә. Шуларның 5 меңе сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый.

5.Уен. “ Кайсы сүз артык?”

Дәфтәр, ручка, ипи, карандаш;

Яз, көз, җәй, кыш, ел;

Кояш, елан, эшче, тиен, каен;

Урманга, кешенең, өстәлгә, мәктәпкә.

-Бу калган сүзләрне юнәлеш килешендә дәфтәргә языгыз.

Тикшерәбез тактада слайдта.

5. Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау. СЛАЙД

-Без нинди сүз төркеме турында сөйләшәбез?( ИСЕМ)

-Исемнең нинди грамматик мәгънәләре бар?

-Бүген нинди килештурында сөйләштек ?

- Ул нинди сорауларга җавап бирә?

- Нинди кушымчалар белән языла?

2. Билге кую.

-Кем нинди билге куя?

3. Өй эше .

а) Кагыйдәне ныгытырга.

б) 183 нче күнегу. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне күчереп язарга , кушымчаларын билгеләргә.


Автор: Буриева Айгуль Мубараковна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
презентация Юнәлеш килеше белән танышу.Презентация. Буриева Айгуль Мубараковна 15 Окт 2015
документ Юнәлеш килеше белән танышу Буриева Айгуль Мубараковна 19 Окт 2015
документ Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Урын-вакыт килеше. Вахитова Айгуль Фаритовна 15 Окт 2015
документ Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр (6 нчы сыйныф. Рус телле укучылар төркеме). Шекаева Надия Фаязовна 20 Мар 2015
документ Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеш формасы.(Направительный падеж имён существительных). Шагиева Эндже Рафаилевна 20 Мар 2015
документ Урок татарского языка во 2 классе"Исемнәрнең төшем килеше" Вагизова Лейля Рафиковна 20 Мар 2015
разное Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Балалар белән уйнарга Давлетшина Венера Наилевна 20 Мар 2015
разное Табигый материаллар белән эш Минхайдарова Резеда Рафисовна 7 Апр 2015
разное "Гали белән кәҗә" Сабирова Рамзия Галимзяновна 17 Мар 2016
разное Әниләр белән уен Шайхутдинова Гузель Робертовна 12 Янв 2016
видео Гаилә белән карау өчен татар телендә мультфильм Гайнуллин Рамиль Рашитович 11 Апр 2016
документ Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү программасы. Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
документ Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе) Воробьёва Людмила Николаевна 20 Мар 2015
документ Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы 20 Мар 2015
документ Сүз белән тел ачыла, китап белән күз ачыла. Галлямова Марьямия Наиловна 1 Апр 2015
разное "яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Уртанчылар төркеме балалары белән Воскобович уеннары аша тирә – як белән танышу буенча шөгыль конспекты. Марданова Ильзиря Табрисовна 12 Ноя 2015
документ Каләм белән җиңдем дошманны... Шамсутдинова Гульнара Ясавиевна 20 Мар 2015
презентация, документ Күренекле шәхесләребез белән очрашу Сафина Зульфия Ирековна 20 Мар 2015
документ "Казан" тексты белән танышу Ахмадуллина Айгуль Гумаровна 20 Мар 2015
документ Песнәк белән Миләүшә. Яннаева Рима Хайдаровна 20 Мар 2015
документ Сәләтле балалар белән эшләү программасы Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
документ Тукай һәрвакыт безнең белән Хаматзянова Фануза Сагировна 20 Мар 2015
документ Кәҗә белән Сарык әкияте Ахметзянова Альфия Фаруховна 20 Мар 2015
документ Исемнәрнең тартым белән төрләнеше Ибраева Расима Ханифовна 20 Мар 2015
документ Сәләтле укучылар белән эш. Сунгатова Гульнара Зулькаровна 20 Мар 2015
презентация Исемнең тартым белән төрләнеше Зайнуллина Разиля Мухтаровна 20 Мар 2015
документ Исемнәрнең тартым белән төрләнеше Зайнуллина Разиля Мухтаровна 20 Мар 2015
документ Сәләтле балалар белән эшләү программасы Руфина Римовна 20 Мар 2015
документ Су белән бәйле ышанулар. Галимуллина Зульфия Марсилевна 20 Мар 2015
презентация Туган көнең белән, Тинчурин! Табрисова Розалия Султангалиевна 20 Мар 2015
презентация Ия белән хәбәр арасында сызык Галеева Лилия Замиловна 20 Мар 2015
документ Төрле юллар белән бер максатка Гилязиева Альбина Николаевна 20 Мар 2015
документ Сәләтле укучылар белән эш Садриева Алия Габдулловна 20 Мар 2015
документ Сәләтле балалар белән эшләү планы Исмагилова Гульнара Тагировна 20 Мар 2015
презентация Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Галимуллина Лилия Фаргатовна 20 Мар 2015
документ Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Галимуллина Лилия Фаргатовна 20 Мар 2015
документ Рафис Корбан белән очрашу Сираева Резеда Хайдаровна 20 Мар 2015
документ Сәләтле балалар белән эш Хаматдинова Муршида Габделхаевна 21 Мар 2015