Главная / Начальные классы / Разное

Хәтер көне

Скачать
68.5 КБ, 871722.doc Автор: Сибгатуллина Гульшат Индусовна, 1 Апр 2015

Әлмәт шәhәре муниципаль белем бирү учреждениясе

Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия

Сибгатуллина Гөлшат Индусовна,

беренче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Хәтер көне.

2-5 сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль кичә.

Максаты:

Укучыларның Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың белән горурлану хисләрен тәрбияләү;

Казан тарихын чагылдырган төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштыру;

Күп гасырлык тарихы булган Казан шәhәре – татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы күпер булуын төшендерү.

Сәхнә бизәлеше.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, стенага «15 октябрь – Хәтер көне» дигән язма беркетелгән. Сөембикә манарасы hәм Сөембикә ханбикә рәсеме эленгән. Сәхнә түрендә плакат:

Хәреләүдән курыкма син!

Уткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Р. Фәйзуллин.

Салмак кына көй ишетелә.

Сәхнәгә милли киемнәр кигән кыз hәм малай чыга.

1 укучы Елатырлык, уйлатырлык

Шундый көн бу – Хәтер көне.

2 укучы Без Хәтерле! Без – исән! – дип

Барчабызның әйтер көне.

3 укучы Менә ничә ел рәттән 15 октябрьдә жөмhүриятебездә Хәтер көне уздырыла. Әйе, 15 октябрь – 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу көне, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.

4 укучы Бүген без тарих пәрдәсенең бер читен күтәреп, үткәннәргә күз салабыз. Ә тарихыбыз халык телендә – риваятьләрдә, бәет – мөнәҗәтләрдә сакланган.

Моңлы көй ишетелә.

(Курайда «Тәфтиләү» дигән татар халык көе башкарыла)

5 укучы Элек – электән Болгар дәүләтенә төрле яулар hөҗүм итеп торганнар. Зур корәшләр, сугышлар булган. Бу сугышларның күбесендә болгарлар җиңеп чыкканнар. Әмма көннәрдән бер көнне бик зур яу килеп, Болгар шәhәрен яндырган. Риваятьләргә караганда, исән калган кешеләр яңа шәhәр урыны эзләп, Идел буйлап өскә таба менеп киткәннәр hәм хәзерге Казан урынын яхшы дип тапканнар.

6 укучы Ләкин ул урында елланнар күп була. Шуннан, кыш көне саламнар ташып, язын еланнарны ут төртеп яндыралар hәм кала урыны чистарып кала. Яңа каланы, ягъни Казан шәhәрен бик матур итеп төзиләр. Тиздән Казан сәүдә hәм мәдәни үзәккә әверелә.

7 укучы Басып торам изге җир өстендә

Үткәннәргә илтә уйларым.

Ишетәм күк Болгар көйләренә

Бии төсле Болгар кызлары.

Чәчләренә чулпылар таккан кызлар «Болгар кызлары» биюен башкаралар.

8 укучы Ерак гасырлардан безнең көнгә

Килеп җиткән исемен, Казаным,

Риваятьләр сөйли, риваятьләр…

Казан ханлыгының ханнарын.

9 укучы Мөхәммәт хан булган беренчесе,

Мәхмүт хан hәм Хәлил хан соңрак.

Ибраhим хан белән Илhам (Гали),

Мөхәммәт Әмин килгән ди соңлап.

10 укучы Габдел Латыйф, Сәхиб Гәрәй ханнар,

Сафа Гәрәй белән Җан Гали.

Унынчы хан булып тәхетеннән

Урын алган җүнсез Шаh Гали.

11 укучы Зур өметең булып киләчәккә,

Сөембикәң килгән тәхеткә.

Кансыз бәндәләргә азык булдың,

Ирешә алмадың, Казан бәхеткә.

12 укучы Язмыш җиле бәлкем кире искән,

Җиңә алмаган яхшы яманны.

Ханбикәңне дошман әсир иткән,

Ятим итеп моңлы Казанны.

Интерактив тактада:

1 нче слайд.

- Иске Казан

- Казан каласы

- Кала тарихы

- Манаралар, корылмалар

2 нче слайд.

- Казан урамнары

- Казан каласына 1000 яшь

13 укучы Соңгы ханбикәләрнең берсе Казан ханлыгында Сөембикә була. Кем соң ул Сөембикә? Сөембикә – татар халкының сөекле ханбикәсе, гузәл кызы, каhарман яклаучысы булып тарихка кереп калган. Бу асыл зат нурлы йөзле hәм беркадәр дымсу кара күзле булган. Иреннәре пешеп җиткән hәм таң чыгына чыланган чия кебек җемелдәп торалар. Чем-кара кашлары очып китәргә җилпенгән карлыгачның пар канатын хәтерләтә. Болын кебек күпереп торган кара чәчләре, дулкынланып төшкән. Ерак Мисыр, Бохара якларыннан китерелгән ефәктән тегелгән күлмәк төз hәм сылу гәүдәгә килешле генә ятып тора. Аның ясалган калфагы да, күлмәк – камзулы да, төрле илләрдән килгән алтын – көмеш, энҗе – мәрҗән hәм башка бихисап күп асылташлар белән гажәеп зәвыклы итеп бизәлгән. Сөембикә Казан ханы Җангалигә кияүгә бирелә hәм ике елдан тол кала. Сөембикәне яңа хан Сафәгәрәйгә димлиләр. Алар 14 ел матур гына яшиләр. Ләкин 1549 елны Сафагәрәй кинәт үлеп китә. Сөембикә 2 яшьлек улы Үтәмешгәрәй белән кала. Үтәмешне хан итеп куялар, ә дәуләт белән Сөембикә идарә итә.

14 укучы Сөембикә башка Казан ханнары кебек дәүләтнең бәйсезлеге, матур тыныч тормыш ягында була. Ләкин бу Мәскәү патшасы Иван Грозный hәм аның кешеләренә ошамый. Рус патшасы Казан ханбикәсе Сөембикәне әсирлеккә сорый. Ханбикә ил иминлеге хакына тоткынлыкка китәргә риза була. Сөембикәне улы белән 1551 елның августында әсирлеккә Мәскәүгә алып китәләр. Сөембикәнең китүе турындагы бәетне тыңлап китик.

Сөембикә бәете. (Бер укучы «Сөембикә» бәетен көйли):

Дүрт йөз ел буе ким – хурлыкта

Торсаң да син, әй Казан!

Сөембикә манараңда

Әйтелә бу көн азан.

Идел ага яр кагып,

Уңга – сулга чайкалып;

Ут көймәсе китеп бара

Сөембикәне алып.

Сөембикә ак яулыгын

Тоткан учлап кулына.

«Хуш, Казаным, каласың», - дип,

Күзләреннән яшь ага.

Ия башын, тугә яшен,

Казанга таба карап:

«Миннән башка ничек итеп

Көн итәрсез» - дип аяп.

15 укучы Сөембикә Мәскәүгә китәр алдыннан үзе төзеткән манарага Сафагәрәй каберенә килә hәм шунда елый – елый ире hәм сөйгән халкы белән бәхилләшә.

Моңлы көй ишетелә.

16 укучы Ник диеп, елыйсыз әбиләр?

Абыйлар, кайгыгыз ни икән?

Батырлар, ник бөек сез болай?

Тик бер сүз җавапка:

- Сөембикә…

Рәхимле, шәфкатьле, сөекле

Сөембикә бар иде ул илдә.

Моңайган шикелле Идел дә.

17 укучы Сөембикәнең улын чукындырып Александр дип атыйлар, ә үзен көчләп Шаhгалигә кияүгә бирәләр. Сөембикәнең шуннан соңгы язмышы билгесез hәм кабере бүгенге көнгә кадәр табылмаган.

18 укучы Сөембикә ханбикә хакында әле бүген дә халык арасында бәетләр, җырлар, риваятьләр йөри. Шул риваятьләрнең берсендә ул әсирлеккә төшмәс өчен үзе төзеткән манарадан аска ташланып үлә. Халык азатлыгының милли символы булган манараның Сөембикә исеме белән йөртелүе шул риваятькә нигезләнә.

1 укучы 1552 нче елга Казан Идел буеның иң гүзәл hәм зур шәhәреннән саналган. Горур кыяфәт белән тау башында басып торган зиннәтле сарайларны, биек манаралы матур мәчетләрне, бизәлеп эшләнгән биналарны читтән килгән hәр кеше исе китеп, сокланып караган.

2 укучы Казан шәhәре бик тиз үскән, ныгыган, бай булган, Әмма бераздан соң көндәше Мәскәу аңа комсыз күзен кыздыра башлый. Мөселман дәүләтен күрә алмаган урыс руханилары, Идел буе халыгын христианлаштыру (ягъни көчләп чукындыру), чиркәү җирләрен киңәйтү турында хыялланалар.

3 укучы Казанны яулап алган очракта сәүдәгәрләргә шәрыкъ базарына юл ачыла. Шушы максатларны күздә тотып Иван Грозный 1552 елның 15 октябрендә Казанга бәреп керә. Җиде атна Казанны бирмәс өчен канлы көрәш бара. Бик күп кан коела. Аңарчы Казан ханлыгы азат, мөстәкыйль дәүләт була. Әмма караңгы октябрь көннәрендә Казан дәүләте үзенең бәйсезлеген югалта.

4 укучы Иван Грозный кушуы буенча шәһәрдәге мәчетләр, зиратлар, бай китапханәләр җимертелә. Зиннәтле хан сараен урыс гаскәрләре пычратып бетерә, аны корал складына әйләндерәләр.

5 укучы Татарларны көчләп чукындыру башлана, буйсынмаганнарын туган җирләреннән куалар. Мәчетләрне җимереп, алар урынына чиркәүләр салып куялар.

Шомлы музыка яңгырый.

6 укучы Карамагыз үткәннәргә таба,

Үткәннәрдә кара таң ата.

Әйтерсен лә, имгәтелгән хәтер

Хан төрбәсе, кара пулат та.

7 укучы Кара пулат кара булмаган ул,

Кайгы – хәсрәт белән каралган.

Яулар килгән монда, дошман җингән

Җир елаган ачы ярадан!

8 укучы Матурлыгы өчен бу көннәрең,

Кемнәр генә корбан булмаган.

Исемнәрен тарих безгә узе,

Саклап килә ерак илләрдән.

9 укучы Без – Татарстанның яшь гражданнары, киләчәккә өметләребез зур, хыялларыбыз якты. Лаеклы варислар булу, дөрес юлны сайлау өчен безгә халкыбызның үткәнен бик яхшы белергә кирәк.

10 укучы Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

11 укучы Исендә тот аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен…

12 укучы Һәр карыш җир сугарылган

Шәhит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

13 укучы Һәр нигезнең, hәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар…

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

14 укучы Горур сүз әйт, сорасалар.

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән.

Барысы бергә:

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

«Татарлар килә» җыры. Зөлфәт Хәким көе hәм сүзләре.


Автор: Сибгатуллина Гульшат Индусовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Хәтер көне Сибгатуллина Гульшат Индусовна 1 Апр 2015
документ Хәтер көне Гимадиева Гульчачак Исмагиловна 1 Апр 2015
документ 15 октябрь-Хәтер көне Галиахметова Гульнара Габдулловна 8 Дек 2015
документ Хәтер кыясы мәңгелек! Гардисламова Флюда Мирзовна 20 Мар 2015
документ Кичә "Мәңге сүнми торган хәтер" Гаязова Энҗе Фаргатовна 1 Апр 2015
разное Әниләр көне. Мустафина Ильгамия Мингалиевна 4 Апр 2015
разное Әниләр көне. Мустафина Ильгамия Мингалиевна 9 Апр 2015
документ Җир көне! Хакимзянова Гульнара Фаридовна 21 Мар 2015
разное “Йомры икмәкнең туган көне” Мурадымова Чулпан Нурисламовна 30 Мар 2015
разное "Өлкәннәр көне" Ибрагимова Римма ТИмерхановна 31 Мар 2015
разное "Өлкәннәр көне" Ибрагимова Римма ТИмерхановна 31 Мар 2015
документ Гаилә көне Хамматова Лилия Мансуровна 31 Мар 2015
документ Инвалидлар көне Бурганова Ильмира Музиповна 1 Апр 2015
документ Аналар көне Рахимова Рузиля Зуфаровна 1 Апр 2015
документ Укытучылар көне. Гарифуллина Ильгамия Раисовна 1 Апр 2015
документ Аналар көне Аглямова Филиза Назиповна 10 Апр 2015
документ Тукай көне. Cтепанова Райхана Сахабовна 9 Мая 2015
документ Бердәмлек көне Камбеева Гельсине Рауфовна 19 Сен 2015
документ сугышның бер көне Алексеева Венера Насиховна 20 Мар 2015
презентация туган тел көне презентация Платонова Дамира Данияловна 20 Мар 2015
документ Мәктәптә Әниләр көне. Гарифуллина Альфиня Миначевна 20 Мар 2015
презентация Халыкара туган тел көне Багавиева Гульгенэ Мунировна 20 Мар 2015
документ БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ Галипова Гадила Талгатовна 21 Мар 2015
разное Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә) Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
разное Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә) Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
разное 1 октябрь- Өлкәннәр көне Акмалова Гулюзем Хамитовна 31 Мар 2015
разное 1 октябрь- Өлкәннәр көне Акмалова Гулюзем Хамитовна 31 Мар 2015
документ Әниләр көне Газимова Гулюза Фаритовна 31 Мар 2015
документ Өлкәннәр көне Газимова Гулюза Фаритовна 31 Мар 2015
презентация, документ Әниләр көне Диск Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 1 Апр 2015
документ Өлкәннәр көне Бурганова Ильмира Музиповна 1 Апр 2015
документ Аналар көне уңаеннан " Гаилә бәйрәме" Кашапова Рузия Ильдусовна 1 Апр 2015
документ “Куянның туган көне” Кашапова Гузель Нургалеевна 31 Мар 2015
документ Бакчабызда өлкәннәр көне. Ахмадуллина Фарида Фаритовна 31 Мар 2015
документ Клоун Бимның туган көне Каримова Раушания Нисбатовна 4 Апр 2015
документ Өлкәннәр көне Гасимова Чулпан Галиевна 4 Апр 2015
документ Эшчәнлек конспекты "Алиянең туган көне" Тазеева Гульнур Агзамовна 6 Ноя 2015
документ Җиңү көне Шайхулова Амина Галимардановна 14 Мая 2015
документ "Әниләр көне" Ганиева Гульнара Мазитовна 1 Сен 2015
документ Кыш көне саф һавада күзәтүләр. Ляйсан Мухаметзянова 22 Июл 2015