Главная / Начальные классы / Иностранный язык

Урман.

Скачать
56.5 КБ, 598928.doc Автор: Айдашева Кадрия Амирзяновна, 30 Мар 2015

Урман

(Татар әдәбияты 7нче сыйныф)

Максат: 1)Урман турында белемнәрне актуальләштерү,аларны сөйләмдә куллануны формалаштыру.

2)Нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

3)Миһербанлылык тәрбияләүне дәвам итү.

4)Табигатьне саклау

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру дәресе.

Дәрестә укучылар тарафыннан түбәндәге компетенцияне үстерү:аралашу,информацион технологик компетентлык.

Җиһазлау:компьютер, электрон презентация, «Татарча –русча сүзлек», дәреслек (Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева.”Татар теле” 7сыйныф,Казан,2007ел,114-116битләр), урман турында фотолар,тестлар.

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Хәерле көн укучылар.

Бүген дәрестә кем дежур?

Ничәнче число?

Атнаның ничәнче көне?

2.Уңай психологик халәт тудыру.

а)Грамматик эчтәлектәге хикәя сөйләү.

ә)Әңгәмә.

-Укучылар,хикәя нәрсә турында? (урман турында)

3.Белемнәрне тикшерү.

Әңгәмә.

-Укучылар,үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.(Алдагы дәрестә без табигать турында сөйләштек һәм теркәгеч төрләрен карадык).

II.Уку мәсьәләсен кую.

1.Башта авазларны дөрес әйтү күнегүләре башкарыла. Сузлек өстендэ эш эшләнә: сүзләргә басым куела, тәрҗемә ителә, сүзләр кабатлап әйтелә hәм дәфтәрләргэ языла:(1нче күнегү)

Матурлык-красота,табигать-природа,һава-воздух,чишмә-родник,ягулык- топливо,җәнлекләр-звери,азык-пища,күке-кукушка,сумала-смола,дым-влага.(Бер укучы тактада эшли,калганнары-дәфтәрдә).

2.Тактада эшләгән укучы өчен бурычларны күрсәтәбез.

Укучылар өчен бурычлар:

-алынма сүзләргә дөрес басым кую һәм дөрес язу.

-сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен белү.

3.Үзбәя.

4.Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

III.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1.Модельләштерү.

а).Текстны уку. Фикерләрегезне әйтү.Урман төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? (Урман-ул саф һава,планетабызның үпкәсе).

б). Текстан түбәндәге өлешләрне табып уку.

1)Урман сәламәтлек өчен файдалы.

2)Урманның тормыш өчен файдасы.

3)Урманда кошлар,җәнлекләр яши.

4)Урманның кырлар,басулар өчен файдасы.

в)Мөстәкыйль эш.

4нче күнегү,115бит;

Бирем:Әсәргә таянып,нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп,җөмләләрне уку.

( Парларда эшләү)

Көтелгән җавап:

-сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтү;

-килеш кушымчаларын аңлату;

-тартым кушымчаларын дөрес язу.

ә)Слайд белән чагыштыру.

б)Үзбәя.

IV.Ныгыту.

1.Мөстәкыйль дәфтәрләрдә эшләү.

115бит,5нче күнегү.(җөмләләрне язып бетерергә)

2. Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.

-Ни өчен урман матур?(Көтелгән җавап:урман матур,шуңа күрә ул климатны яхшырта,кыргый хайваннарга ,кошларга азык бирә).

Башка җөмләләрне дә шулай ук исбатлап күрсәтәләр.

3.Аннары урман турында белгәннәрне ныгыту өчен укытучы сораулар бирә

- Балалар, сез урман турында нәрсәләр беләсез?

- Урманнарны ни өчен сакларга кирәк?

- Кошларны ни өчен сакларга кирәк?

- Кеше урманнан нәрсләр ала?

- Урман кешегә нинди файда китерә?

- Буген урман нинди хәлдә?

-Ә урманны ничек дәваларга, аңа ничек ярдәм итәргә була?

Аннары көчле 2 укучы урман текстын ничек аңлаганнар, кара- каршы сөйләшә.

- Синең урманга барганың бармы?

- Әйе,бар.

- Синеңчә, урман ни өчен кирәк?

- Ул климатны яхшырта, кыргый хайваннарга, кошларга азык бирә, яшәү урыны булып тора.

- Ни өчен ут ягарга ярамый?

- Янгын чыкса, утта бик күп хайван, кош hәлак була; агачлар ,куаклар юкка чыга.

Укытучы урман турында табышмаклар әйтә.

1)Яз килсә – киенә,

Көз килсә – чишенә (агач)

3)Олысы да, кечесе дә

Эшләпә кигән (гөмбә)

4)Ямь – яшел, куе булгач,

Һәркем ярата аны.

Анда бик куп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып жиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә? (урман)

5)Жәй дә яшел, көз дә яшел,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның Бер дә юк (чыршы)

Табышмакларга җаваплар табылгач, текст чылбыр рәвешендә укыла һәм тәрҗемә ителә..

Текст үрнәге:

Урман-кешенең якын дусты.Урманны кем генә яратмый икән?!Ул үзенең матурлыгы,гүзәллеге белән табигатькә ямь бирә.Урманда һава чип-чиста,шуңа күрәаны планетабызның үпкәсе дип атыйлар да инде. Урман ул- кислород чишмәсе,ягулык,төзү материалы, дарулар дөньясы да.Тормыш өчен кирәкле сумала,камфара,скипидар,буяулар да урманнан алына.Урман кошларга,җәнлекләргә азык,яшәү урыны бирә,кырларыбыз өчен дым саклый,климатны яхшырта.

Урмандагы һәр үсемлек,җәнлек,кош табигатькә ямь бирә.Зифа ак каеннар күке тавышы,сандугачлар сайравы....Барысы да урман белән бәйле.

Әйе,урман матур да,файдалы да.Ләкин урманга булышырга,аны сакларга кирәк! Урманнарны чиста тотыйк,киләчәк буын өчен саклап калыйк.

Соңыннан анлашылмаган урыннар яңадан укыла hәм кабатлап аңлатыла. Текстка исем куела: «Урман».

Башка исем дә куерга була, мәсәлән, «Кислород чишмәсе».

Тактада текст буенча рәсемнәр буталып бирелгән була, укучылар hәр абзацка туры килгән рәсемнәрне табарга hэм чиратлап куярга тиеш булалар.

Аннары укучылар hәр абзацка исем куялар:

1. Урман –кешенең якын дусты.

2. Кеше узенә кирәкле әйберләрне урманнан ала.

3. Урманны сакларга кирэк.

Шулай итеп текстның планы төзелә. Планны укучылар дәфтәрләргә язалар.

Шушы эшләр эшләнгәннән сон, укытучы укучыларга текст буенча сораулар бирә, укучылар җавапларны тексттан табарга тиеш булалар.

1. Нәрсә ул урман?

- Урман ул безнең якын дустыбыз.

-Кош, хайваннар, үсемлекләр

- Барысы бергә урман дип атала.

2. Кеше урманнан нәрсәләр ала?

- Ягулык,төзү материаллары.

- Сумала,камфара,скипидар,буяулар.

- Урман – кырлардан җиләк hәм гөмбә җыялар.

3. Жир шарында кешеләр нинди уртак бер максат белән яшиләр?

-Табигатьне-урманны саклау максаты белән.

Шуннан соң укучылар текстның эчтәлеге өчен иң әhәмиятле җөмләләрне интонация белән укыйлар, төп фикерне аерып күрсәтәләр, текст буенча үз фикерләрен әйтәләр, бер – берсенә сораулар бирәләр.

V.Рефлексив йомгаклау .

1. Дәрескә йомгак яса п, сораулар бирелә:

- Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Урман турында.

- Урман кешегә ни өчен кирәк?

-Матурлык һәм гүзәллек өчен

- Урманны ни өчен һәм ничек сакларга кирәк?

- Ул безгә саф һава,кислород,тормыш өчен кирәкле әйберләр алына.

- Урман табигать,кешелек өчен нәрсәләр эшли?

- Дым саклый,климатны яхшырта, табигатькә ямь бирә.

-Урманны саклауда безнең өлеш нинди?

- Урманы пычратучыларга каршы көрәшү – hәркемнең изге бурычы.

Әйе, балалар, сезнең җавапларыгыз бик дөрес. Без урманга зыян китерергә тиеш түгелбез. Җир шарының киләчәктә нинди булуы безгә бәйле. Һәр кеше урманны сакларга бурычлы. Урман үзен яраткан кешеләрне генә ярата.

2.Гомуми бәяне чыгару.

3.Өй эше бирү.

Әйтик, тиздән экологик кичә булачак.Сез урман турында нәрсәләр сөйләр идегез.


Автор: Айдашева Кадрия Амирзяновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
видео Умельцы села Урман Шипицина Ольга Алексеевна 6 Июн 2015
документ Серле урман Валиева Гульназ Сагитзяновна 20 Мар 2015
презентация, документ Көзге урман Гасимова Чулпан Галиевна 30 Мар 2015
разное Матур да соң кышкы урман Зайнуллина Гульшат Табрисовна 30 Мар 2015
документ Урман. Айдашева Кадрия Амирзяновна 30 Мар 2015
разное Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ. Нигматуллина Фарида Гусмановна 31 Мар 2015
документ Урман- зур байлык Харрасова Рамзия Миннерахмановна 7 Апр 2015
документ Урман хэм кеше Мусина Гульнара Миркасимовна 4 Ноя 2015
документ Кышкы урман Хусаенова Ильсияр Зиннатовна 17 Окт 2015
документ Кышкы урман Лутфуллина Зиля Анасовна 23 Окт 2015
документ Урман санитарлары Сунгатуллина Алия Фоатовна 7 Ноя 2015
документ Сихри урман. Хисамова Милауша Ильгизовна 21 Дек 2015
разное "Тылсымлы урман аланы" Абдуллина Рузиля Вагизовна 5 Апр 2015
документ Урман хайваннары Валиахметова Динара Фаезхановна 5 Апр 2015
документ Урман шатлыклары3класс Салахиева Роза Наиловна 20 Мар 2015
документ Кышкы урман. Закирова Ромия Габдельфартовна 20 Мар 2015
презентация, документ " Кышкы урман" Галимова Гөлнара Хаҗип кызы 20 Мар 2015
презентация "Урман" дәрес презентациясе Диск Рахимова Гульнур Анваровна 30 Мар 2015
документ Тема: “Урман ҡарауылсыһы менән осрашыу” Баймурзина Альфия Закиевна 30 Мар 2015
документ Урман мәктәбендә. Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
документ “Урман - безнең байлыгыбыз”. Мухутдинова Лариса Васильевна 1 Апр 2015
документ "Урман-безнең дустыбыз". Фазлеева Гульнур Ильдусовна 6 Апр 2015
документ Урман җәнлекләре көзге математика аланында Газимова Раиля Рифовна 31 Мар 2015
презентация Урман зур байлык!!! Презентация. Нигматуллина Фарида Гусмановна 4 Апр 2015
документ Экологик кичә "Урман -зур байлык". Фарваева Фируза Мусавировна 1 Апр 2015
презентация урман җэнлеклэре кышын презентация Миннахметова Зямнида Мирзеевна 1 Апр 2015
документ Урман җәнлекләре кышын Миннахметова Зямнида Мирзеевна 1 Апр 2015
документ Монда бит урман сафлыгы. Хазиева Венера Мазгаровна 9 Апр 2015
презентация Презентация к уроку "Урман бай ул" Минахметова Гульнур Нуховна 13 Апр 2015
документ ШҮРӘЛЕНЕҢ УРМАН МӘКТӘБЕ Ахмадуллина Гулуса Габделхаевна 17 Авг 2015
разное "Урман кырларга, килде матур көз!" Хафизова Гульназ Накиповна 31 Окт 2015
документ Урман – күпкатлы йорт Закирова Разида Минсалиховна 7 Мар 2016
документ Урман җәнлекләренең кышкы тормышы Хайруллина Фирая Зиннатулловна 2 Мар 2016
презентация Презинтация "Урман" Шайхутдинова Гузель Робертовна 19 Янв 2016
разное Шигырь "Бәлки урман беләдер..." Маркелова Лейсан Гарафиевна 20 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате "Урман-безнең байлыгыбыз" Шарифуллина Гульназ Валериановна 20 Мар 2015
документ Идрис Туктарның "Урман букеты" әсәрен өйрәнү Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 20 Мар 2015
документ "Урман дусларыбыз" Урок по татарскому языку- 1 класс (УМК Хайдаровой) Шарафиева Алсу Магсумовна 31 Мар 2015
документ Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..." Минахметова Гульнур Нуховна 31 Мар 2015
документ Итоговое занятие в татарской логопедической группе "Урман мәктәбендә" Зиннурова Фарсия Махтумовна 31 Мар 2015