Главная / Дошкольное образование / Рисование

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру. -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән таныштыру; -сәнгать әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту; -табигатькә карата эстетик зәвык тәрбияләү; -күз хәтерен,күз алдына китерү сәләтен,фантазияне үстерү; Җиhазлау: урман табигатенә туры килгән кассета яки дискта көй язмасы;магнитофон;табышмаклар;кышкы табигать төшерелгән рәсемнәр. Балалар өчен:кәгазь битләре,акварель буяулары,пумалалар. Шөгыль барышы: I.Төп өлеш: Тәрбияче:Балалар,бу музейга безне акварель буяулары чакырган иде.Ә үзе күренми.Кая югалган ул?(Тәрбияче бер почмактан "Акварель"кызы (курчак)чыгара.Ул курчак булып үзе сөйләшә).Менә икән ул!Кая качкан...Исәнме,Акварель! Балалар:Исәнме,Акварель! Акварель:(моңсу гына)Исәнмесез,балалар! Тәрбияче:Ай-hай,Акварель,син безне күрүгә бер дә шат түгел бугай.Бик моңсу да күренәсең.Берәр нәрсә булдымы әллә? Акварель:(еламсырап)Булды шул,булды.Минем рщсем музеема караклар кергән.Ул явыз караклар кышкы урман картинасын урлаганнар.Нишләргә инде?Үзем ясар идем дә,акварелемнең төсләре начарланып киткән. Тәрбияче:Кайгырма,Акварель.Безнең балалар сиңа үзләре кышкы урман пейзажын ясап бирерләр. Акварель:Ай,шулай мени!Рәхмәт инде сезгә. Тәрбияче:Ә без сезнең белән, балалар, кышкы урман пейзажын сурәтләрбез.Нинди соң ул кышкы урман?Без аның турында ниләр беләбез?-Әйдәгез,күзләрне йомыгыз hәм мин укыганны тыңлап,урманны күз алдына китерегез.(Тәрбияче музыка астында Әнәс Каринең "Кышкы урманда"дигән шигырен укый,балалар күзләрен йомып,ул урманны күз алдына китерәләр). Кыш - художник,сокланырлык итеп, Ямь,матурлык биргән урманга. Бар җирдә дә йомшак кар җәймәсе: Аланнар да ап-ак,юллар да. Өсләренә көяз чыршыларның Ак ефәктәй бәсләр уралган. Таң тууга энҗе бөртекләре Балкый анда алсу нурлардан... Тәрбияче:Ә хәзер күзләрне ачыйк.Күз алдына китергән кышкы пейзаж турында сөйләшеп үтик.Агачлар нәрсә белән капланган?(Кар белән капланган). -Шигырь юлларында нинди агачлар турында әйтелә?(Чыршы агачы турында). -Аның ылыслары нинди төстә?(Яшел). -Әйе,балалар,чыршы кышын да,җәен дә яшел төстә кала. Тәрбияче:Бар җиргә дә матур кар яуган диелде.Кар нинди була соң ул?(Йомшак,ак,саф......) Тәрбияче:Балалар,әйдәгез,ял итеп алыйк.("Йомшак кар" уены уйнала). Кар,кар,кар ява: Бураннарны туздыра (Куллары белән очу хәрәкәтләре ясыйлар,аннан бер урында әйләнеп торалар) Кулларга төшеп эри, Үзе бик тиз туңдыра (Кулларын сузып,карны тоталар,аннан кулларын-кулга туңу хәрәкәтләре ясыйлар). Йомшак карны алабыз (Иеләләр) Аннан туплар ясыйбыз (Кар йомарлау хәрәкәте) Кар атышып уйныйбыз Бик күңелле яшибез. (Кул чабып,бер урында сикерәләр). Тәрбияче:Балалар,урман дигәч без тагын нәрсә турында әйтми кала алмыйбыз. (Җәнлекләр турында). Тәрбияче:Бик дөрес.Әйдәгез,нинди җәнлекләр яшәгәнен белү өчен табышмакларның җавапларын табыйк. 1)Кыш буена йоклый ул- 2)Хәйләкәр ди,бик үзе, Төртсәң дә уянмый ул. Елтырый ике күзе. Баллы тамактыр үзе Өч тавыкны салып китә Урманда үтәр сүзе.(Аю) Җилкәсенә бер үзе.(Төлке) 3)Песидән дә кечерәк ул, 4)Ап-ак бүрек тәгәри Койрыгын күрсәң менә! Карлы басу буйлатып. Күз ачып йомган арада Кишер эзләп чабуымы? Агач башына менә.(Тиен) Кар бураны уйнатып.(Куян) 5)Энәле тун кигән ул. Алпан-тилпән килә ул. Бүредән дә курыкмаган Бу урманда сирәк ул.(Керпе) (Тәрбияче балалар белән алда сөйләшенгәннәр буенча объектларны искә төшерә hәм этаплап композиция төзи). Тәрбияче:Ә хәзер,балалар,шушы кышкы пейзажны hәрберебез ничек күз алдына китерде,шулай итеп кәгазьдә сурәтлик. Без бу рәсемнәрне акварель буяулар белән ясарбыз.(Тәрбияче балаларга зәңгәр фонлы битләр тарата.)Иң беренче әйтегез миңа,рәсем ясаганда нинди төсләрне кулланабыз?Кыш нинди төсләргә бай? Балалар:Салкын төсләргә:яшел,зәңгәр,соры,ак. Тәрбияче: Башта без пейзажның фонын ясыйбыз.Минем рәсемдәгечә кар ясыйбыз.Аннары агачларны үзегез теләгәнчә урнаштырып ясыйбыз.Иң соңыннан,табышмакларда әйтелеп киткән,берәр җәнлекне ясап куя аласыз.Буяулар ны пөхтә,каты суга манмыйча кулланабыз.Эшкә керештек.(Балалар музыка астында рәсем ясыйлар.Тәрбияче балалар- ның эшләрен күзәтә,кирәк вакытта булыша.(Акварель дә балаларның эшләрен мактап йөри.) Акварель:Бигрәк матур чыккан рәсемнәрегез.Минем рәсем музеемның иң матур бизәге булып торачак инде алар,ә сезнең рәсемнәрегезнең исемнәре бармы?Яле,пейзажларга исем бирегез!(Балалар үзләренең рәсемнәренә исем бирәләр.)Шөгыль тәмамлангач,балаларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла.


Автор: Зайнуллина Гульшат Табрисовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Матур да соң кышкы урман Зайнуллина Гульшат Табрисовна 30 Мар 2015
документ Кышкы урман Хусаенова Ильсияр Зиннатовна 17 Окт 2015
документ Кышкы урман Лутфуллина Зиля Анасовна 23 Окт 2015
документ Кышкы урман. Закирова Ромия Габдельфартовна 20 Мар 2015
презентация, документ " Кышкы урман" Галимова Гөлнара Хаҗип кызы 20 Мар 2015
документ Урман җәнлекләренең кышкы тормышы Хайруллина Фирая Зиннатулловна 2 Мар 2016
разное "Урман кырларга, килде матур көз!" Хафизова Гульназ Накиповна 31 Окт 2015
разное Урок литературного чтения по татарскому языку " Кышкы урман" Гарәфи Хәсәнов 3 класс Саркиева Галина Ивановна 16 Мар 2016
разное Урок литературного чтения по татарскому языку " Кышкы урман" Гарәфи Хәсәнов 3 класс Саркиева Галина Ивановна 2 Мар 2016
документ Гарәфи Хәсәновның "Кышкы урман" хикәясе. (технологик карта) Файзрахманова Ризида Саттаровна 19 Янв 2016
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ “Табигать — тиңсез хәзинә” 1 бала: Әнә ул оя! Таптым, таптым 2 бала: Кагылма ояга! 2 бала: Чу! Кем тавышы соң бу? Урман хуҗасы: Шартым шундый. Әнә теге агачлыкны күрәсезмә? Урман хуҗасы:          И Хайруллина Гулина Гумаровна 16 Окт 2015
разное "Кышкы кич" zulfiya73 4 Апр 2015
документ Гүзәл дә соң Апасым Ачык тәрбия сәгате Шакирзянова Румиля Илдусовна 29 Апр 2015
видео Умельцы села Урман Шипицина Ольга Алексеевна 6 Июн 2015
документ Кышкы матурлык Галимова Разима Назиповна 31 Мар 2015
документ кышкы бойдус Ооржак шенне 19 Окт 2015
документ Кышкы Олимпиада Сочи-2014 һәм математика Кышкы Олимпиада Сочи-2014 һәм математика Загирова Алсу Миннулловна 9 Фев 2016
документ Матур булыйк Хадиева Салиса Галиповна 31 Мар 2015
разное Әдәп башы - матур гадәт Галимова Гульнара Саримовна 15 Окт 2015
аудио Матур дөнья. Мухаметзянова Гульнара Фаритовна 6 Ноя 2015
документ Серле урман Валиева Гульназ Сагитзяновна 20 Мар 2015
презентация, документ Көзге урман Гасимова Чулпан Галиевна 30 Мар 2015
документ Урман. Айдашева Кадрия Амирзяновна 30 Мар 2015
разное Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ. Нигматуллина Фарида Гусмановна 31 Мар 2015
документ Урман- зур байлык Харрасова Рамзия Миннерахмановна 7 Апр 2015
документ Урман хэм кеше Мусина Гульнара Миркасимовна 4 Ноя 2015
документ Урман санитарлары Сунгатуллина Алия Фоатовна 7 Ноя 2015
документ Сихри урман. Хисамова Милауша Ильгизовна 21 Дек 2015
разное "Тылсымлы урман аланы" Абдуллина Рузиля Вагизовна 5 Апр 2015
документ Урман хайваннары Валиахметова Динара Фаезхановна 5 Апр 2015
документ ачык дәрес "Кышкы уеннар" 2 класс Абдуллина Лилия Ринатовна 20 Мар 2015
документ "Кышкы уеннар" темасын кабатлау Мавлина Лейсан Рафаилевна 20 Мар 2015
разное План-конспект на тему "Кышкы уеннар" Хайдарова Эльмира Галимзановна 20 Мар 2015
разное План-конспект на тему "Кышкы уеннар" Хайдарова Эльмира Галимзановна 20 Мар 2015
документ Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары Валиахметова Динара Фаезхановна 30 Мар 2015
документ Кышкы бер вакыйга Ягфарова Альфия Нургалиевна 8 Апр 2015
документ “Кышкы табигать” Гилязутдинова Ильсияр Василовна 20 Ноя 2015
документ Кышкы уеннар Ахтямова Айгуль Азатовна 4 Окт 2015
презентация Кышкы урманга сәяхәт.(Путешествие в зимний лес) Кашапова Гульназ Марсовна 19 Окт 2015