Главная / Дошкольное образование / Региональный компонент

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

Скачать
149.5 КБ, 1216056.doc Автор: Зиятдинова Гульшат Ванситовна, 15 Окт 2015

Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик тәрбия? “Патриот” -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның белән горурланучы кеше дигәнне аңлата. Илен олылаган кеше генә кешене олылый.

Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирүнең иң отышлы юлы -- ул проект эшләү. Чөнки проект үз эченә күптөрле юнәлеш һәм эшчәнлекләрне ала. Мондый системалы якын килү балаларда кызыксыну уята, эзләнүчәнлеккә этәрә, уртак эшчәнлеккә мөмкинлекләр ача. Бөек Ватан сугышы темасы аша балаларга халыклар дуслыгы, яхшылык һәм яманлык турында мисаллар китерергә һәм балалалар әкиятләр аша таныш булган яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңүен тагын бер кат дәлилләргә була.

Максат:

Балаларга патриотик тәрбия бирү; халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат бирү. Ветераннарга хөрмәт тәрбияләү.

2. Сугыш темасына әдәби әсәрләр уку, музыка тыңлау. Шигырьләр ятлау, әңгәмәләр үткәрү аша балаларның сүз байлыкларын баету, хәтерләрен үстерү.

3. Ватаныбыз һәм туган шәһәребезгә карата ярату, горурлык хисләре тәрбияләү.

4. Ветеран, басып алучы, фашист, окоп, блокада кебек сүзләрнең мәгънәсен аңлату; хәрби чиннар һәм хәрби техника белән таныштыру.

5. Җиңү бәйрәме турында мәгълүмат булдыру; сугышчыларыбызның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү.

6. Ата-аналарны уртак эшчәнлеккә тарту.


Автор: Зиятдинова Гульшат Ванситовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован