Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Тема: «Минем яраткан китабым» Өлкәннәр төркеме өчен әңгәмә

Максат:

Китап барлыкка килү тарихы белән танышу; китапка кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру; китап ясаучы кешеләрнең эшчәнлегенә хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  • китаплар һәм китап ясаучылар турында белемнәрне киңәйтү;
  • танып белү, нәтиҗә әйтү, фикер ясый белү эшчәнлекләрен үстерү;
  • аң-белем чишмәсе булган китапка, аны ясаучы һөнәр ияләре эшенә хөрмәт уяту.
  • Җиһазлар:

    6 өйнең контурлы рәсемнәре, матур хәрефләр белән ясалган әлифба, кәгазь, фломастерлар, ачык төсләр белән бизәлгән балалар китаплары тышлары.

    Эш барышы:

    Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Менә яңа көн туды. Мин сезгә елмаям, ә сез иптәшләрегезгә, килгән кунакларга елмаегыз. Барыбызның кәефләр дә күтәренке булсын!

    Тәрбияче: балалар, карагыз әле, безнең китап почмагында күпме китап бар. (балалар белән китапларны карыйлар) Киштәдә китап барлыкка килсен өчен аны язучы гына түгел, тагын бик күп һөнәр ияләре тырышырга тиеш. Китапның ничек барлыкка килгәнен белер өчен безгә Китап патшалыгына барырга кирәк. Анда бару өчен, әйдәгез, «Тикшерүче көндәлекләре»н дә алыйк.

    Төп өлеш:

    Тәрбияче: (6 өйнең контурлы рәсемен күрсәтә) Бу урамда китап тылсымчылары яши. Беренче өйдә китап авторлары- шагыйрь һәм язучы яши. Кемнәр алар, нәрсә белән шөгыльләнәләр? (балалар җавабы). Әйе, язучы төрле хәлләрне уйлап, аны кәгазьгә яза, аның язганнарын без китаптан укыйбыз. Ә шагыйрь шигырьләр яза. Балалар китаплары язучылар төрле гади хәлләрне, илләр, кешеләр, табигать турындагы мәгълүматларны кызык итеп безгә җиткерә алалар. Алар балаларга нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен аңлатырга омтылалар. Әлеге өйне без кайсы билге белән билгеләрбез? (карандаш, ручка, компьютер рәсемнәре)

  • Кулдан язылган яки компьютиердан басылган текстны язучы редакторга алып бара. Редактор – текстны укый, аның хаталарын төзәтә, басмага әзерли. Редактор эшләүче өйгә без нинди тамга куябыз.
  • Редактор игътибар белән хаталарны тикшерә. Лупа рәсеме куярга мөмкин, чөнки редактор автор күрмәгән хаталарны таба.

    Күзлек рәсеме куйсак була, редактор көнгә бик күп әсәрләр тикшерә, аның күзләре арып, начар күрергә мөмкин.

  • Өченче өйдә рәссам яши. Ул текстны укый һәм аңа матур рәсемнәр ясый.
  • Кайбер вакытта рәссамнар шундый матур рәсемнәр ясыйлар. Алар хәрефләрдән матур картинкалар да тудырырга сәләтде.
  • Хәзер сез ак кәгазь битләре алыгыз һәм үзегез яраткан кешенең (әниегез, әтиегез, әбиегезнең) исемнең беренче хәрефен ясагыз. Матур итеп ясарга тырышыгыз, үзегезнең ул кешене ничек яратканыгызны бер хәреф белән генә күрсәтергә кирәк бит.
  • Ә рәссам яшәгән өйне без нинди тамга белән күрсәтербез? (пумала, салават күпере рәсеме)
  • Соңыннан, китап типографиягә килеп эләгә. Анда редактор тикшергән текстны типография хезмәткәрләре чын китапка әйләндерәләр. Махсус станок, принтер ярдәмендә алар китапның аерым битләрен бастырып чыгаралар. Аннан чыккан битләрне теркәп тегәләр һәм ике яктан да тышлык ясап, аны беркетәләр. Китап менә шулай барлыкка килә. Хәзер компьютерда гынп булган электрон китаплар барлыкка килде.
  • -Кулыгызга үзегезнең иң яраткан китабыгызны алыгыз әле. Аны игътибар белән карыйк. Китапның тышлыгы нинди? Йомшакмы, катымы, әллә кәгазь тышлык кынамы? Китап тышлыгын картоннан, кәгазьдән ясарга мөмкиннәр. Ә китапның тышлыгына нәрсәләр язалар соң? (Китап авторының исем, фамилиясен). Типография йорты өчен сез нинди шартлы билге тәкъдим итәсез?
  • Сез ничек уйлыйсыз: типографиядән соң китап кая китә? (китап кибетенә, китапханәгә). Китап кибетенә яки китапханәгә килеп кергәч сез нинди китапларга игътибар итәсез? Сезгә нинди китаплар ошый? (рәсемнәр белән, ачык төсләр белән бизәлгән китаплар) ачык, матур төсләр, рәсемнәр белән бизәлгән китаплар игътибарны нык җәлеп итәләр. Тышлык – китапның бите ул. Ә китап эчендәге матур рәсемнәрне карап, сез укый белмәсәгез дә аның эчтәлеген аңлый аласыз. Бу китап нәрсә турында? (күрсәтә) Әгәр сез аны кибеттә күрсәгез, сатып алырга теләр идегезме? Китап кибетен һәм китапханәне без нинди тамга белән күрсәтәбез? (балаларның җавабы)
  • Безнең кичәбез ахырга якынлашты. Ул сезнең өчен файдалы булгандыр дип уйлыйм. Китап укыганада шуны аны ясар өчен күпме көч сарыф ителгәнен исегездә тотыгыз. Китапны хөрмәтләгез!
  • Кулыма алдым китап

    Шундый матур, рәсемле.

    Рәссамнар бик тырышып

    Ясаган ул рәсемне

    Ә кәгазен ясарга

    Күпләрнең көче кергән

    Кәгазьне яшел дустыбыз

    Агач, куаклар биргән.

    Беркайчан да китапның

    Үткән юлын онытма

    Рәнҗетмә син китапны

    Аның битләрен ертма!


    Автор: Габдрахманова Венера Ривгатовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    разное Тема: «Минем яраткан китабым» Өлкәннәр төркеме өчен әңгәмә Габдрахманова Венера Ривгатовна 26 Апр 2015
    документ Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект) Галлямова Гульнара Мазитовна 31 Мар 2015
    документ Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек. Ахсанова Миляуша Мисхатовна 14 Ноя 2015
    документ Минем яраткан китабым. Шайхлисламова Алина Фандасовна 30 Мар 2015
    документ Зурлар төркеме.“Кызыл китап белән таныштыру” дигән темага әңгәмә. Яруллина Фирдавес Нажиповна 14 Ноя 2015
    документ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.) Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
    документ Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт» Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна 16 Окт 2015
    документ «Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе. Мубариева Юлдуз Рифовна 30 Мар 2015
    документ 2нче сыйныфның рус төркеме өчен тест Касымова Гульназ Ришатовна 20 Мар 2015
    документ Тестлар 4 сыйныф рус төркеме өчен Лутфуллина Гульнира Талгатовна 20 Мар 2015
    документ Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен). Мухаммадиева Гулуса Габидулловна 31 Мар 2015
    разное Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
    документ 5нче сыйныф рус төркеме өчен тест Аскарова Җәүһәрия Фәритовна 25 Апр 2015
    документ Тестлар 3 сыйныф рус төркеме өчен Лутфуллина Гульнира Талгатовна 5 Мая 2015
    документ “ Без уенчыклар яратабыз”:(Уртанчылар төркеме өчен) Сабирзянова Халида Ахметзаваловна 17 Апр 2015
    документ Уртанчылар төркеме өчен индивидуаль эш планы Газизова Эльмира Фаритовна 1 Ноя 2015
    документ 2 нче кечкенәләр төркеме өчен уеннар Шайхразиева Лейсан Мансуровна 3 Ноя 2015
    документ Татар әдәбиятыннан 6нчы сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме, 70сәгать) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
    документ 8 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан якынча эш программасы Деева Светлана Михайловна 20 Мар 2015
    документ 6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Мухаметзянова Эльвира Айсаровна 20 Мар 2015
    документ 6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы Мухаметзянова Эльвира Айсаровна 20 Мар 2015
    разное Без тарихта эзлебез! (7 нче татар төркеме өчен проект-дәрес) Асадуллина Зульфия Наиловна 20 Мар 2015
    документ Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы. Гимадиева Диляра Ширияздановна 20 Мар 2015
    документ Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы Закирова Фирюза Рамисовна 20 Мар 2015
    документ 1 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме) Заляева Алсу Мансуровна 20 Мар 2015
    документ 3 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме) Заляева Алсу Мансуровна 20 Мар 2015
    документ 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме) Заляева Алсу Мансуровна 20 Мар 2015
    документ 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
    разное 2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру Асылова Лимуза Таеповна 20 Мар 2015
    документ 8нче сыйныф рус төркеме өчен мөстәкыйль эш. Сафина Гульнара Габдрахмановна 20 Мар 2015
    документ 8нче сыйныф рус төркеме өчен контроль эш №2 Сафина Гульнара Габдрахмановна 20 Мар 2015
    документ 8нче сыйныф рус төркеме өчен контроль эш №1 Сафина Гульнара Габдрахмановна 20 Мар 2015
    разное 2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен Асылова Лимуза Таеповна 20 Мар 2015
    разное 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру Асылова Лимуза Таеповна 20 Мар 2015
    презентация 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына презентация. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
    документ 1нче сыйныфлар өчен эш программасы (рус төркеме) Сулайманова Ландыш Фоатовна 20 Мар 2015
    документ Татар әдәбиятыннан 8нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме, 70сәгать) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
    презентация Сыйфа.Ныгыту дәресе. 6 нчы сыйныф татар төркеме өчен. Миннибаева Дамира Летфулловна 20 Мар 2015
    документ Татар әдәбиятыннан 8нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме, 35сәгать) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
    документ Татар теленнән 8нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015