Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.

Максат:

1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну уяту.

2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү.

3. Бәйләнешле сөйләмне һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау:

Өй рәсемнәре, фотоальбомнар, гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре, ясалган чәчәкләр.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, килгән кунаклар белән матур итеп исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

(Тактага өй рәсемнәре эленгән)

Т-че: Балалар, бу рәсемнәргә карагыз әле, анда нәрсәләр күрәсез?

Б-р: Өйләр.

Т-че: Ә бу өйләрдә кемнәр яши?

Б-р: Кешеләр.

Т-че: Ә кешеләр кемнәр алар?

Б-р: Әти, әни, бабай, әби, абый, апа, энем, сеңлем. (Рәсемнәр эленә)

Т-че: Бик дөрес. Ә бер сүз белән аларны ничек итеп әйтеп була?

Б-р: Гаилә.

Т-че: Шулай итеп өйләрдә кемнәр яши?

Б-р: Өйләрдә гаиләләр яши.

Т-че: Нинди гаиләләр була?

Б-р: Зур һәм кечкенә гаиләләр.

Т-че: Зур гаиләдә ничә кеше яши?

Б-р: Зур гаиләдә күп кеше яши.

Т-че: Кечкенә гаиләләрдә ничә кеше яши?

Б-р: Кечкенә гаиләләрдә аз кеше яши.

Т-че: Күп гаиләдә кемнәр яши?

Б-р: Әти, әни, бабай, әби, абый, апай, энем, сеңлем.

Т-че: Аз гаиләдә кемнәр яши?

Б-р: Әти, әни, мин.

Т-че: Ә сез нинди гаиләләрдә яшисез?

(Балаларның җаваплары: мин зур гаиләдә яшим. Безнең гаиләдә әти, әни, әби, бабай, сеңлем һәм мин яшим.)

Т-че: Ә кечкенә гаиләләрдә яшәүче балалар бармы?

(Балалар җавабы: мин кечкенә гаиләдә яшим. Әти, әни, мин.)

Т-че: Менә без сезнең нинди гаиләләрдә яшәгәнегезне дә белдек.

(Елаган тавыш ишетелә)

Балалар, ниндидер елаган тавыш ишетелә. Кем булыр икән бу? Эзләп карыйк әле.

(Ишектән бер бала керә)

Бала: Исәнмесез, балалар!

Б-р: Исәнме, Алия! Нигә елыйсың? Нигә бик күңелсез?

Бала: Әниләр көненә әниемә бүләк ясамакчы идем, ләкин нәрсә бүләк итәргәдә белмим..

Т-че: Бер дә борчылма, Алия. Без сиңа ярдәм итәрбез. Ә хәзергә безнең балалар сине үзләренең әниләре белән эшләгән гаилә альбомнары белән таныштырырлар. Танышырга телисеңме?

Бала: Телим.

(Балалар “Гаилә”альбомнары белән таныштыралар)

(Бу мин яшәгән өй. Без анда гаиләбез белән яшибез. Минем әтием-…, әнием-…(исеме), һ.б.)

Т-че: Алия, син дә безнең балаларны үзегезнең гаилә әгъзалары белән таныштырырга теләмисеңме?

Бала: Мин дә гаиләбезнең фотосурәтен үзем белән алып килгән идем. Минем әнием Алсу, әтием Илнур, энем …, үзем Алия исемле.

Т-че: Менә, балалар, сез бер-берегезне гаилә альбомнары белән таныштырып та киттегез.

Физкультминут

Т-че: Әйдәгез бергәләп “Исемең кем?”дигән бармак уены уйнап алабыз.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме Чәнти!

Балалар, бу өстәлдә сезгә таныш әйберләр юкмы? Әгәр дә булса, үзегезнең кулыгызга алыгыз. Аларның кемнеке икәнен ачыкларбыз.

Дидактик уен: “Кем әйбере?”

(Балалар әти-әниләренең, әби-бабайларының әйберләрен дөрес итеп танып ала белергә тиеш).

Т-че: Балалар, сезгә бүген уен-шөгыль ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек? (Б-рның җаваплары)

Бик дөрес. Әти, әни, әби, бабай, балалар – бу гаилә, чөнки болар барысы да гаилә әгъзалары. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре, чөнки алар сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Шуңа күрә аларны яратыгыз, матур эшләрегез белән куандырыгыз, ягымлы сүзләрегез белән сөендерегез.

Ә хәзер Алиягә ышандырган бүләкне тапшырыйк.

Бала: Рәхмәт, дусларым! Бүләкне күргәч, әнием бик сөенер инде.

Тиз генә кайтыйм да әниемне сөендерим. Хушыгыз. (Чыгып китә)

Т-че: Ә без сезнең белән Роберт абый Миңңуллин сүзләренә язылган “Җирдә миңа ни кирәк “ дигән җыр белән уен-шөгылебезне тәмамлыйк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк,

Әти дә әни кирәк.

Без яшәгән өй кирәк.


Автор: Бахтиева Равиля Мирхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Минем гаиләм. Бахтиева Равиля Мирхатовна 30 Мар 2015
документ Минем гаиләм. Бахтиева Равиля Мирхатовна 30 Мар 2015
документ Минем гаиләм Нуреева Гульфия Сагитовна 23 Ноя 2015
документ Минем гаиләм -минем төп терәгем Фасхутдинова Наиля Асгатовна 31 Мар 2015
документ "Минем гаиләм, минем терәгем" Валиева Гульнара Рафкатовна 24 Июн 2015
документ Минем гаиләм-минем төп терәгем. Валиева Гульнара Рафкатовна 24 Июн 2015
документ Минем гаиләм-минем шәҗәрәм Марданшина Алсу Тимерхановна 22 Окт 2015
презентация "Минем гаиләм" Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы 20 Мар 2015
документ Минем гаиләм. Шарафуллина Ильвера Наримановна 20 Мар 2015
документ Проектның темасы «Минем гаиләм» Ризатдинова Лилия Гилязетдиновна 31 Мар 2015
документ Гаиләм-минем терәгем! Эндже Шайхулловна Зиннатова 18 Апр 2015
разное Дидактик уен «Мин һәм минем гаиләм» Белоногова Екатерина Сергеевна 12 Мая 2015
документ Конспект занятия:"Минем гаиләм." Загрутдинова Гулия Рафиковна 21 Авг 2015
презентация "Минем гаиләм" темасына презентация Урманчеева Розалина Эльбрусовна 15 Окт 2015
документ Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час. Марданшина Алсу Тимерхановна 1 Апр 2015
документ "Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме Ахмедзянова Зульфия Раисовна 20 Мар 2015
документ "Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме Ахмедзянова Зульфия Раисовна 20 Мар 2015
документ 1 сыйныфта ачык дәрес "Минем гаиләм" Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы 20 Мар 2015
документ “Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект Ибрагимова Рузиля Рифхатовна 31 Мар 2015
документ Проектная работа во второй младшей группе "Минем гаиләм" Ягафарова Гузелия Исрафиловна 15 Окт 2015
документ "Минем гаиләм бүләкләре" - фәнни-тикшеренү эше. Автор: Сунгатуллин Раил Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016
документ "Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты Урманчеева Розалина Эльбрусовна 13 Дек 2015
разное "Минем туган ягым,минем мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем" видеосы Набиуллина Ландыш Ильдусовна 2 Мар 2016
документ Гаиләм - ныклы терәгем Шафигуллина Лилия Асхадулловна 6 Апр 2015
документ "Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем" Кашапова Гульнара Закаровна 21 Авг 2015
разное Әлмәтем минем Алексеева Миляуша Робертовна 1 Апр 2015
документ Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым" Латыпова Гелфария Миннегалиевна 2 Мар 2016
презентация Минем уңышлырым Галимова Гөлнара Хаҗип кызы 20 Мар 2015
документ Минем виртуаль факультативым Нуриева Рамля Равиловна 21 Мар 2015
документ Минем брошюраларым Нуриева Рамля Равиловна 5 Апр 2015
документ Минем кораб Закиева Гульнур Ильязовна 31 Мар 2015
документ Минем чыгышларым Гильфанова Зайнап Робертовна 31 Мар 2015
документ Минем беренче укытучым Хайбуллина Фания Фаридовна 1 Апр 2015
документ Татарстан - минем Ватаным Сайфуллина Ландыш Зиннуровна 22 Апр 2015
документ Казаным, минем Казаным. Аниса Тимергалиевна Зиннатова 13 Ноя 2015
разное "Минем дусларым" Хабетдинова Фиразия Муразяповна 2 Мар 2016
документ Минем педагогик осталыгым. Саетгалина Ландыш Камилевна 21 Фев 2016
документ Бакчам минем! Накия Ильдусовна 9 Дек 2015
документ Гаиләм – җылы учагым. Ганиева Ляйсан Магсумовна 23 Дек 2015
документ Гаиләм – җылы учагым Кашапова Роза Дамировна 2 Мар 2016