Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Китап -белем чишмәсе,

Скачать
40.5 КБ, 1120568.doc Автор: Байрамова Резида Габделбаровна, 10 Июн 2015

Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган, беренче китабын һәркем хәтерлидер.Әнисе , я әбисе укыган әлеге китап,я Тукайның "Шүрәлесе"булгандыр, Алишның әкиятләре, Ш.Галиевның"Шәвәлие"булырга да мөмкин.

Ләкин,кайсы гына авторның, нинди генә китабын укысаң да, ул сине игелеккә,шәфкатьле булырга,матурлыкны күрә белергә өйрәтә.

Китаплар алар-буыннарның акылын,белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә.Китап ул-игелекле дус,киңәшче сердәш тә.Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала ,аның байлыгы киләсе буыннарга да кала.

Безнең татар халкында "Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә"дигән мәкаль бар.Чыннан да китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр,ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыган сафланыр,ачылыр,дөньяга караш ы киңәер.Китапларны күп укыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак,

чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга,үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.

Ни өчен балалар китап укырга яратмыйлар соң?Чөнки заманалар алга барган саен,безнең тормыш көнкүрешебез дә яхшыра.Күңел ачу урыннарының ниндиләре генә юк.Ун еллар элек балалар телевизор яныннан китми,шуңа китап укулар кимеде,дип әйтә идек.Ә хәзер инде видеолар,компьютерлар барлыкка килде.Алар кирәк түгел дип әйтмим.Карасыннар ,уйнасыннар,ләкин китапларны да онытмасагыз иде.Көннәр буе русча фильмнар карап утырып үзебезнең татар халкына гына хас булган матур-матур йолаларны,бәйрәмнәрне,берсеннән-берсе остарак рәссамнарыбызны,шагыйрьләребез,язучыларыбызның иҗатын,халкыбызның моңлы җырларын,күмәк уеннарын оныта баралар бит.

Еллар узган саен кешеләр күңелендәге миһербанлык,шәфкатьлелек,ярдәмчелек сыйфатлары кими бара . Күңел күтәрү өчен безнең матур китапларыбыз бар бит.Китапларга мәхәббәт уятуны ,аларны укуны нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңлатуны иң беренче китап турындагы мәкальләрдән башларга кирәк дип уйлыйм мин.

Чөнки аларга бөтен кирәкле мәгънәләр дә салынган.

1.Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә.

2.Китап-белем чишмәсе.

3.Китапның белмәгәне юк.

3.Кояш чыкса – табигать яңара,китап укысаң – күңел агара.

Безнең төркемдә балалар өчен китап почмагы,әти-әниләр өчен китапханә бар.Китаплар һәрдаим яңартылып тора.Матур рәсемле ,эчтәлекле китаплар күп алар арасында.

Укырга кермәгән балалар өчен эре хәрефле, рәсемле китаплар сайлана.Нәрсә соң ул уку почмагы?Бу төркемдә билгеле бер урын.Анда бала мөстәкыйль рәвештә үзе өчен китап сайлый ,тынычлап аны карый ала.Китап почмагында бала китапны тәрбияче кулында түгел,үз кулына тотып китап белән бергә-бер калып “укый” ала.Ул игътибар белә ниллюстрацияләрне карый,эчтәлеген искә төшерә,дулкынландыргыч эпизодларга кабат-кабат кайта.Китап почмагында бала сәнгать әсәре - китап,иллюстрацияләр белән шәхси аралаша.Бу матур әдәбият аша эстетик тәрбия бирүдә уңайлы шартлар тудыра.Китап почмагына табигать, хайваннар ,үсемлекләр турында китапларны ,әкиятләрне ,балалар өйләреннән алып килгән китапларны да куярга мөмкин.Китап балаларда әдәплелек сыйфатлары да тәрбияли, чөнки бала әсәрдәге үзе яраткан геройларның бер – берсе белән әдәпле булуларын күрә.Балаларга әкиятне аудиоязмадан тыңлатып, рәсемнәрен күрсәтеп барсаң, кызыксынулары арта.Әкиятне укыганнан соң, яраткан геройларны пластилиннан әвәләргә яисә аппликация ясарга мөмкин. Баланың абстракт фикерләвен үстерү өчен, әсәрнең эчтәлеген җәнлекләр, хайваннар исеменнән сөйләтергә кирәк.Балалар китапларны уенчык кебек ярата. Китапны укыганнан соң, бераз вакытка алып куйсаң, ул аны кабат яңа китап кебек кабул итә.

Ахыры әйбәт беткән әсәрләр балаларда яхшылык сыйфатлары тәрбияли. Шуның өчен безгә таныш булган әкиятләрнең дә ахырын үзгәртергә мөмкин.Мәсәлән,Г.Тукайның”Шүрәле “әкиятендә Былтыр жәлләп,Шүрәлене коткара.Алар дуслашалар,Шүрәле Былтырга утын әзерләп куя,Былтыр исә аңа күчтәнәчләр – катык,йомырка,каймак һ.б. алып килә.Китап укыганда курчакларны да куллансаң , балалар кызыксынып тыңлыйлар.

Китап сайлаганда киңәшләр:

1. Тылсымлы әкиятләр.Чөнки балаларда фантазия бик көчле.Балалар өчен энциклопедияләр,журналлар.

2. Ачык төстәге рәсемле китаплар.

Китапны уку өчен вакытны дөрес сайлау.

3.Балага китапны аз –аз ,ләкин еш укырга кирәк.

4.Әкиятнең эчтәлеген уен формасында сөйләтеп карарга мөмкин.Мәсәлән,урманга барып җиткәч ,нәрсә күрә?Адашмаганмы кем очраган?

Укыган китаплар буенча уен тәкъдим итәргә мөмкин.Озак уйлап тормыйча сорауларга җавап бирергә.

1)Убырлы карчыкның тору урыны.(Тавык тәпиендәге йорт)

2)Җәнлекләр җыелып яши торган йорт.(Төремкәй).

3)Патша хатыны булган саз хайваны.(Бака).

4)Аю белән бабай бүлешеп яшәгән яшелчә.(Шалкан).

5)Өч кызны әниләренең хәлен белергә чакыручы җәнлек.(Тиен).

Бу телеграммаларны кемнәр җибәргәнен белергә.

1).Коткарыгыз!Безне соры бүре ашый.("Бүре һәм җиде кәҗә бәтие"әкиятеннән кәҗә бәтиләре).

2).Бар да яхшы тәмамланды, бары койрыгым гына бәкедә

ябышып калды.(Төлке белән бүре әкиятеннән – бүре).

3).Урманда утын кисүче хүҗабызны эзлим.Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде.("Сертотмас үрдәк"әкия-

теннән үрдәк.)

4).Сез бераз кызганыгыз мине,коткарыгыз и балалар,мон-

нан ары үзегезгә,нәселегезгә тимәм.("Шүрәле әкиятеннән Шүрәле.).

5).Алтын тарагым белән чәчләремне үрәм дә,бәйрәмегезгә киләм.("Су анасы" әкиятеннән Су анасы.

Әкият укучыларны сынап карау.

1."Сертотмас үрдәк"әкиятендә нинди геройлар бар?

Санап чыгарга. (Үрдәк,йорт хуҗасы,эт,керпе,куян,аю,

бүре,төлке).

2.Бу өзек нинди әкияттән ?Зур колаклы,бик иркә,бик кадерле кыз икән ул әнисенә...("Куян кызы").

3.Бу өзек нинди кош турында бара?Төскә алар тавык төсле чуар,ә башлары аларның песи башына бик охшый,күзләре коточкыч зур булсалар да көндезләрен күрмиләр...

(Ябалак.)

4.Әкиятнең исемен әйт. Берсе ак,берсе кара,үзләре гел

сугышалар.("Чукмар белән Тукмар").

Кече яшьтән үк китапка сакчыл караш тәрбияләргә ,аны ертмаска, битләренә язмаска өйрәтергә кирәк.


Автор: Байрамова Резида Габделбаровна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Туган ягым-илһам чишмәсе Саттарова Альфия Миннегалиевна 20 Мар 2015
документ Табигать – яшәү чишмәсе. Ганиева Гульнара Альбертовна 31 Мар 2015
документ Китап төзелеше Сабирова Ландыш Хабировна 20 Мар 2015
документ Китап-галим Фаттахова Лениза Динависовна 21 Мар 2015
документ Китап- тормыш көзгесе Хайруллина Гульназ Мансуровна 4 Апр 2015
аудио Китап(минусовка) Закирова Сания Исмагиловна 5 Апр 2015
аудио Китап Закирова Сания Исмагиловна 5 Апр 2015
документ Китап һәм балалар Ягфарова Альфия Нургалиевна 5 Апр 2015
разное Кызыл китап (Красная книга) Гарипова Нуриса Рифхатовна 11 Фев 2016
документ китап - киңәшчең синең асеинова сириня зиатдиновна 15 Дек 2015
документ Китап сайлау һәм китап элементлары Ашрапова Альмера Гарифулловна 1 Апр 2015
документ "Галижэнэп китап илчесе-А.Каримуллин" Саттарова Альфия Миннегалиевна 20 Мар 2015
документ Китап - акыллы киңәшче. Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы 20 Мар 2015
презентация Китап-галим, телсез мөгаллим. Фассахова Айгюль Азатовна 20 Мар 2015
документ " Мәрҗәннәргә тиң китап" Саттарова Альфия Миннегалиевна 20 Мар 2015
документ Мин кулыма китап алам... Гарипова Гузалия Хабибрахмановна 20 Мар 2015
презентация "Кызыл китап" дәрес презентациясе Диск Рахимова Гульнур Анваровна 30 Мар 2015
документ "Галиҗәнап китап, исәнме" Шайдуллина Ландыш Камиловна 20 Мар 2015
разное китап киңәшчең синең ,дустың, ярдәмчең синең Хамитова Резеда Гарафутдиновна 31 Мар 2015
разное китап киңәшчең синең ,дустың, ярдәмчең синең Хамитова Резеда Гарафутдиновна 31 Мар 2015
документ Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли? Салихова Рамзия Равиловна 1 Апр 2015
документ "Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең" Ильясова Гульгена Рашитовна 1 Апр 2015
документ Конспект кызыл китап белән танышу Габдрахманова Гульназ Ильгизовна 31 Мар 2015
документ Китап тәкъдим итү кичәсе Саттарова Альфия Миннегалиевна 1 Апр 2015
документ "Китап - безнең якын дустыбыз" Гайнутдинова Ильсеяр Сагыйтовна 1 Апр 2015
аудио "Китап" җырының минусовкасы Хайруллина Рамзия Миргазияновна 31 Мар 2015
документ Китап уку кагыйдәләре Басирова Фидалия Агелиевна 4 Апр 2015
документ Кызыл китап ни сөйли? Асадуллина Гульфина Габделфартовна 20 Ноя 2015
презентация Китап - киңәшчең синең! Презентация. Фасахова Венера Тагировна 8 Фев 2016
документ "Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык" Хайруллина Гульнар Илшатовна 20 Мар 2015
документ "Соңгы китап" - тәрбия чыганагы Платонова Дамира Данияловна 20 Мар 2015
документ Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе. Ильина Дилюза Рафаковна 20 Мар 2015
документ Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле Галимуллина Зульфия Марсилевна 20 Мар 2015
документ Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле Платонова Дамира Данияловна 20 Мар 2015
документ Җирдә тудырылган һәрбер китап, бер могҗиза кебек укылсын! Галина Фаразина Миннефановна 1 Апр 2015
документ Сүз белән тел ачыла, китап белән күз ачыла. Галлямова Марьямия Наиловна 1 Апр 2015
документ "Китап алсаң кулыңа" внеклассное мероприятие на татарском языке Гайнутдинова Ильсеяр Сагыйтовна 1 Апр 2015
документ Хәзерге заман шартларында китап сөюче сәләтле балалар тәрбияләү. Исламова Эльвира Маулетдиновна 1 Апр 2015
документ Классный час «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» Газизуллина Лейля Сабировна 7 Апр 2015
документ Зурлар төркеме.“Кызыл китап белән таныштыру” дигән темага әңгәмә. Яруллина Фирдавес Нажиповна 14 Ноя 2015