Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Дөнья ямьле булсын өчен гаилә кирәк!

Скачать
67.5 КБ, 1451104.doc Автор: Давлетшина Лиана Азатовна, 28 Фев 2016

Шәһәребезнең икенче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен

УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Тәрбияче: Давлетшина Лиана Азатовна

Дата: 27.03.2014

Программа эчтәлеге.

Белем бирү:

· Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү; сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, ачык, тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. Рәсем буенча кем нәрсә эшли соравына җавап бирү.

Сәләтләрен үстерү:

· Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын үстерү; гомумиләштерүче “гаилә” сүзенең мәгънәсен аңларга өйрәтү.

· тәрбияченең күрсәтмәсе буенча исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор сәләтләрен, игътибарын, хәтерен үстерү.

Тәрбия бурычлары:

· Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле булуларына ирешү.

· Гаиләгә һәм гаилә әгъзаларына карата игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү; өлкәннәргә булышу теләге уяту;

· Уеннарның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сабыр булырга өйрәтү.

· Балаларда сөйләм этикетын ныгыту (исәнләшү, танышу, саубуллашу).

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, сәламәтлек, музыка, социальләштерү, иҗади сәнгать, матур әдәбият, физик тәрбия.

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен, нәфис сүз, мактау, әйтеп җибәрү, УМК тын куллану.

Җиһазлар: өй макеты, гаилә (әти, әни, бабай, әби, кыз , малай) сурәтләнгән рәсемнәр; гаилә әгъзаларының рәсеме төшерелгән перчатка. гаилә әгъзаларының нәрсәдер эшләвен сурәтләгән рәсемнәр, кулъяулыклар, кечкенә курчак (бәби), бишек-карават, һәр балага пластилиннан зур һәм кечкенә конфетлар, зур һәм кечкенә конфет кәгазъләре. Ноутбук, аудиоязмалар. проектор, экран, магнитофон. Шөгыльнең презентациясе.


Автор: Давлетшина Лиана Азатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован