Главная / Дошкольное образование / Разное

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"

САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ ДИСӘК ТӘ БУЛА.УЛ РОССИЯНЕҢ БАРЛЫК ТАТАРЛАР ЯШӘГӘН ТӨБӘКЛӘРЕНДӘ БӘЙРӘМ ИТЕЛӘ.ТАТАРСТАНДА САБАНТУЙ РЕСПУБЛИКА КУЛӘМЕНДӘ ОЕШТЫРЫЛА.

САБАНТУЙГА БҮЛӘКЛӘР ӘЗЕРЛӘНӘ.МИЛЛИ АШЛАР ПЕШЕРЕЛӘ.БӘЙРӘМ АЛДЫННАН ЯШЬ ЕГЕТЛӘР ҺӘРБЕР ЙОРТТАН БҮЛӘКЛӘР ҖЫЯЛАР.ХУҖАЛАРГА ЯХШЫ ТЕЛӘК ТЕЛИЛӘР.САБАНТУЙНЫҢ ТӨП УЕНЫ -КӨРӘШ.ТӨП БҮЛӘГЕ -ТӘКӘ.АНЫ БАТЫРГА БИРӘЛӘР.БӘЙРӘМ КӨННЕ БОЛЫНЛЫККА ХАЛЫК ҖЫЕЛА.ТӨРЛЕ УЕННАР УЙНАП,ҖЫРЛАП-БИЕП БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.

[u]БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕН УЗДЫРУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ[/u].

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШТӘГЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН БӘЙРӘМ ОЕШТЫРГАНДА,МИН УРТАК ТРАДИЦИЯЛӘРГӘ ТАЯНАМ. ӘЗЕРЛӘНҮ ЭТАБЫ БЕРНИЧӘ ӨЛЕШТӘН ТОРА.

1НЧЕ ЭТАП.ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕ ТУРЫНДА ӘНГӘМӘ.КИЕНҮ КУЛЬТУРАСЫ,АШ-СУ ОСТАЛЫГЫ,УЕН ФОЛЬКЛОРЫ.

2НЧЕ ЭТАП.БҮЛӘКЛӘР ӘЗЕРЛӘҮ.(АТА-АНАЛАР ЯРДӘМЕНДӘ)

МУЗЫКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БАЛАЛАР ҖЫР,БИЮ ӨЙРӘНӘЛӘР.

3 НЧЕ ЭТАП .БУЛӘКЛӘР ҖЫЮ.ҺӘРБЕР ГРУППАДАН 1 БАЛА АЛЫНА.ГАРМУН ТАВЫШЫ АСТЫНДА АЛАР ГРУППАЛАРГА КЕРӘЛӘР. БУЛӘКЛӘР ҖЫЯЛАР,ТЕЛӘКЛӘР ТЕЛИ.

4 НЧЕ ЭТАП.УЧАСТОКНЫ БИЗӘҮ.БӘЙРӘМ САФ ҺАВАДА УЗА.

БӘЙРӘМ ОЕШТЫРУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

БӘЙРӘМ КҮНЕЛЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН ҖЫР -БИЮ ,УЕННАР БЕЛӘН ҮРЕЛЕП БАРЫРГА ТИЕШ.

БӘЙРӘМ ДӘРӘҖӘЛЕ ТӨСТӘ (ФЛАГ,ГИМН)ИГЪЛАН ИТЕЛСӘ,БИГРӘК ЯХШЫ.

ҺӘРБЕР ЯШЬ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕНӘ ТУРЫ КИЛӘ ТОРГАН УЕННАР САЙЛАУ КИРӘК.

БӘЙРӘМ БҮЛӘКЛӘҮ БЕЛӘН ТӘМАМЛАНА.ШУЛАЙ УК ТАТАР ХАЛКЫНЫН МИЛЛИ РИЗЫКЛАРЫ БЕЛӘН СЫЙЛАУ МӨҺИМ ДИП УЙЛЫЙМ.

[u]БӘЙРӘМДӘ КАТНАШУЧЫ ПЕРСОНАЖЛАР:[/u]

АЛЫП БАРУЧЫ( МИЛЛИ КИЕМДӘ)

БАТЫР

ШҮРӘЛЕ

ҖИҺАЗЛАУ:КАНАТ,КАПЧЫКЛАР,КАШЫКЛАР,ЙОМЫРКА,ЧҮЛМӘК,АГАЧ АТЛАР.КАТЫК-ТАБАК.

[h4][u]БӘЙРӘМ БАРЫШЫ:[/u][/h4

]АЛЫП БАРУЧЫ:КҮҢЕЛЛӘРНЕ ҖИЛКЕНДЕРӘ САБАНТУЙ, ЙӨРӘКЛӘРГӘ МОҢ,ДӘРТ ӨСТИ САБАНТУЙ.ИСӘНМЕСЕЗ,КАДЕРЛЕ БАЛАЛАР.БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕНӘ ЖЫЕЛДЫК.БУ БӘЙРӘМ БАР ХАЛЫКНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ,КҮНЕЛЛӘРНЕ КҮТӘРӘ.

ҖЫР "САБАНТУЙ"Г.ГӘРӘЕВА

БАЛАЛАР ШИГЫРЬ ЯРЫШЫН АЧЫП ҖИБӘРӘЛӘР.

БЫЛТЫР КИЛЕП ЧЫГА.

А.Б:БАЛАЛАР ,КАРАГЫЗ ӘЛЕ КЕМ БУ?БЫЛТЫР СИН ТҮГЕЛМЕ?КАРУРМАНГА БАРАСЫҢМЫ,ӘЛЛӘ БЕЗДӘ САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕ ИКӘНЕН БЕЛДЕҢМЕ?

БЫЛТЫР:ӘЙЕ.СЕЗНЕҢ БӘЙРӘМ ТАВЫШЫ ЕРАКЛАРГА ЯҢГЫРЫЙ.МИНЕ ДӘ МАТУР ҖЫРЛАР,УЕННАР БЕЛӘН СӨЕНДЕРӘСЕЗМЕ?

БАЛАЛАР:ӘЙЕ.

ТАТАР ХАЛЫК БИЮЕ"ӘПИПӘ",РУС ХАЛЫК БИЮЕ"СУДАРЫНЯ"БАШКАРЫЛА.

БЫЛТЫР:АЙ-ҺАЙ,МАТУР БИИСЕЗ ИКӘН.МИНЕМ СЕЗГӘ КҮЧТӘНӘЧЛӘРЕМ БАР ИДЕ.КАПЧЫГЫМ ТӨШЕП КАЛГАН.АНДА КӘНФИТЛӘР КҮП ИДЕ.

АЛЫП БАРУЧЫ:КҮП ИДЕМЕ?БАЛАЛАР ,ӘЙДӘГЕЗ, ЭЗЛӘШИК ӘЛЕ КАПЧЫКНЫ .

БАЛАЛАР КАПЧЫКНЫ ТАБАЛАР.КАПЧЫК СЕЛКЕНӘ.БЫЛТЫР КАПЧЫКНЫ АЧЫП ҖИБӘРӘ,АННАН ШҮРӘЛЕ КИЛЕП ЧЫГА.

БЫЛТЫР:НӘРСӘ БУ?КАЧКЫНМЫ?ҖЕНМЕ?НӘРСӘ БУ?ИСКИТӘРЛЕК НӘРСӘ БУ?!

ШҮРӘЛЕ:НӘРСӘ БУ?ТАНЫМЫЙСЫҢ ИНДЕ ӘЛЛӘ?МИН БИК МАТУР,БИК ӘЙБӘТ.ТИК МИН СЕЗГӘ ҮПКӘЛӘДЕМ.МИНЕ БӘЙРӘМГӘ ЧАКЫРМАДЫГЫЗ.МИН СЕЗГӘ БҮЛӘКЛӘРЕГЕЗНЕ БИРМИМ.

БЫЛТЫР:ЯРАР АЛАЙСА.ӘЙДӘ КӨЧ СЫНАШАБЫЗ.

БЫЛТЫР БЕЛӘН ШҮРӘЛЕ КАНАТ ТАРТЫШАЛАР.БАЛАЛАР БУЛЫША.ШҮРӘЛЕ ЕГЫЛА.

ШҮРӘЛЕ:МИНЕМ БӘЙРӘМ КҮРӘСЕМ КИЛГӘН ИДЕ.БЫЛТЫРДАН БИРЛЕ САБАНТУЙ КҮРГӘНЕМ ЮК БИТ.

АЛЫП БАРУЧЫ:ШҮРӘЛЕ,САБАНТУЙ ЕЛГА БЕР ГЕНӘ БУЛА УЛ.ӘЙДӘ КАЛ.БАЛАЛАР ШҮРӘЛЕНЕ КАЛДЫРАБЫЗМЫ?

БАЛАЛАР:ӘЙЕ.

АЛЫП БАРУЧЫ:ШҮРӘЛЕ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН УЙНЫЙСЫҢМЫ?

ШҮРӘЛЕ :БИК ТЕЛӘП.МИН КЕТИ -КЕТИ УЙНАРГА ЯРАТАМ.

АЛЫП БАРУЧЫ :ЮК,ШҮРӘЛЕ БЕЗ МИЛЛИ УЕННАРЫБЫЗНЫ УЙНЫЙБЫЗ.СИН ДӘ КУШЫЛ.

АТА-АНАЛР,ТӘРБИЯЧЕЛӘР,БАЛАЛАР КАТНАШЫНДА УЕННАР УЙНАЛА:

"КАПЧЫКТА СИКЕРҮ"

"КАШЫККА ЙОМЫРКА САЛЫП ЙОГЕРҮ"

"ЧҮЛМӘК ВАТУ"

"КАТЫКТАН АКЧА ЭЗЛӘҮ"

"АГАЧ АТТА ЧАБУ"

УЕННАРДА КАТНАШКАН,ҖЫРЛАГАН-БИЕГӘН БАЛАЛАРНЫ ,АТА-АНАЛАРНЫ,ТӘРБИЯЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ БАШЛАНА.

БӘЙРӘМ АХЫРЫНДА БЫЛТЫР БЕЛӘН ШҮРӘЛЕ БАЛАРГА ТӘМ-ТОМ ТАРАТАЛАР.МИЛЛИ РИЗЫКЛАРДАН АВЫЗ ИТӘРГӘ ЧАКЫРАЛАР .ЧӘЙ ТАБЫНЫ ӘЗЕРЛӘНӘ.


Автор: ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме. ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА 31 Мар 2015
разное Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме. ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА 31 Мар 2015
документ Татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” (2 нче сыйныфлар өчен) Миннегулова Милеуша Мусавировна 1 Апр 2015
документ "Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй" Агишева Айгуль Иршатовна 20 Мар 2015
презентация Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы. Хайруллина Рамзия Миргазияновна 31 Мар 2015
документ 5-6 яшьлек рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле буенча белем бирү эшчәнлеге. Сабирзянова Разина Тагировна 20 Дек 2015
документ "Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект. Бикбова Венера Минсалиховна 30 Мар 2015
документ Милли бәйрәмнәр. Сабантуй бәйрәме Шарифуллина Энджекай Юнусовна 7 Дек 2015
документ Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”. (4-5 яшьлек балалар өчен). Зиннатуллина Миляуша Альбертовна 30 Мар 2015
документ Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен). Зиннатуллина Миляуша Альбертовна 30 Мар 2015
документ Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен). Зиннатуллина Миляуша Альбертовна 30 Мар 2015
документ "Уеннан сүзгә" (4 - 7 яшьлек балалар өчен дидактик уеннар җыентыгы) Гимранова Роза Закиевна 30 Мар 2015
документ Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”. (6-7 яшьлек балалар өчен). Зиннатуллина Миляуша Альбертовна 8 Апр 2015
документ Дәреснең темасы: «Сабантуй – татарларның милли бәйрәме”. Фазылзянова Лейсан Дамировна 7 Дек 2015
документ Татар халкының милли киемнәре. Яббарова Надия Салиховна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
разное Презентация "Татар халкының милли киемнәре" Ишмуратова Гузалия Нагимовна 20 Мар 2015
документ Милли бәйрәмнәр. Сабантуй бәйрәме Шарифуллина Энджекай Юнусовна 8 Дек 2015
документ Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль эшләр. (5-8нче сыйныфлар өчен) Яруллина Гульшат Минасхатовна 2 Мар 2016
разное Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү. Шагидова Нурсия Габдуловна 31 Мар 2015
документ Национальные блюда татарского народа. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ РИЗЫКЛАРЫ. Салахова Эльмира Сабирзяновна 20 Мар 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 4 Апр 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 8 Апр 2015
документ “ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.” Сунгатуллина Райса Фахрисламовна 13 Ноя 2015
документ Татар һәм рус балалары белән бергәләп сәхнәләштерү өчен сценарий Ахметзянова Эндже Тагировна 31 Мар 2015
документ Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен) Исмагилова Гузалия Ильтзаровна 12 Июл 2015
документ "Яна ел бэйрэме" 5-6 яшьлек балалар очен. Дунаева Галина Николаевна 30 Мар 2015
документ Сабантуй бәйрәме сценариясе. Нуретдинова Гульзида Махсумовна 7 Янв 2016
разное Авылым халкының бик борынгы милли ашлары. Абузарова Рузиля Динмухаметовна 31 Мар 2015
документ 1нче сыйныф(рус телендә сөйләшүче балалар) өчен татар теленнән эш дәфтәре. Закирова Гульназ Идвартовна 30 Мар 2015
документ Татар теле һәм укудан (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) эш программасы Низамова Ландыш Айниятулловна 31 Мар 2015
разное Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. . Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Рахматуллова Гульгена Иршатовна 20 Мар 2015
документ 7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары Ахмадуллина Айгуль Гумаровна 20 Мар 2015
документ Керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча программа 2002 нче елның апрелендә ТР Президенты М,Ш,Шәймиев керәшен лидерлары белән очрашуда әле үзебезнең татар халкы арасында да күп кенә проблемалар барлыгын билгеләп үтте.  Шулай ук керәшен т Ахметшина Лариса Михайловна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
презентация 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына презентация. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
документ "Милли бәйрәмнәр" темасына 4 сыйныф өчен уку дәресе Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
документ 5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Сираева Резеда Хайдаровна 20 Мар 2015