Главная / Дошкольное образование / Разное

"Чыршы бәйрәме"

Скачать
95.5 КБ, 1407357.doc Автор: Габдрашитова Диляра Ринатовна, 30 Янв 2016

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе“Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

Тәрбияче Габдрашитова Диләрә Ринатовна

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Жыр «Jingle Bells»

Алып баручы. Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

Яна ел белэн сезне!

Яна ел котлы булсын!

Бәхетләр елы булсын!

Шатлыклар елы булсын!

Кырларда иген унсын,

Амбарлар тулып торсын!

Табыннары мул булсын,

Бэрэкэтле ел булсынл!

Җыр «Чыршыкай купшыкай»

Табигатьтә кыш – иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә.

Алып баручы: Туктале әле безнен бәйрәмебез түгәрәк булсын өчен кемнәрдер житми бит. Әйеме, дусларым? (Әйе шул.)

Алып баручы: Ә кем житми?

Балалар: Кыш бабай белән Кар кызы.

Алып баручы: Бая Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем. Юлга чыктык, хәзер килеп житәбез, көтегез, диде. Берни эшлэр хәл юк, көтәргэ туры килә. Ә алар килгәнче, әйдәгез өйрәнгән шигырьләрне сөйләп алыйк әле.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур бәйрәм

Яшел тора һаман да.

Чыршы сине иңлибез

Уенчыклар,шарлар белән

Гүзәл,матур,сылу кызга

Үзебез дә бизибез.

Шундый күркәм безнен чыршы

Җем-җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын яна ел.

Бергә: Котлы булсын яна ел!

Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр анкытып

Тора залнын уртасында

Нурлы йөзен балкытып.

Яшел күлмәге укалы

Сәйлән белән чигелгән

Ә өстенә әйтерсен лә

Энҗе карлар сибелгән.

Елка, елка, елочка -

Зеленая иголочка!

Зажгись огнями разными -

Зелеными и красными

Күрегез бу чыршыны

Чыршынын да чып чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

Ботак саен утлар яна

Йолдыз балкый очында

Ул бит чыршы горур басып,

Тора бүлмә кочагында.

Менә нинди кар яуды

Ап-ак булды җир өсте

Чаналага, чангыларга

Җиткеп булмый эшне

Сөенәбез, шатланабыз

Күңелле үтә кышлар

Чангы, чана, тимераяк

Безнең иң якын дуслар.

Әй! Кыш бабай,Кыш бабай!

Безгә якын дус бабай

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай!

Шатланабыз, сөенәбез

Зурлыйбыз яңа елны

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

Кыш бабай килгәч булачак,

Котлаулар да бүләк тә!

Яңа елда чынга ашар,

Безнең бөтен теләк тә.

Скоро, скоро Новый год!
Он торопится, идет!
Постучится в двери к нам:
Дети, здравствуйте, я к вам!
Праздник мы встречаем,
Елку наряжаем,
Вешаем игрушки,
Шарики, хлопушки...
Скоро Дед Мороз придет,
Нам подарки принесет -
Яблоки, конфеты...
Дед Мороз, ну где ты?!

Дед Мороз на санках мчится,
Всем подарки он везет,
Праздник в дом уже стучится,
Самый лучший — Новый год!

Вокруг елочки нарядной,
Мы закружим хоровод,
Бусы, шарики, гирлянды,
Ждем тебя мы Новый год!

Снег идёт, снег идёт

Значит скоро Новый Год

Дед Мороз к нам прийдёт

Всем подарки принесёт!

Җыр «Новогодний хоровод»

Җ ыр бетүгә , уртага йөгереп куян керә. Кулында хат.

Куян. Уф! Көчкә килеп җиттем.

Алып баручы Ни булды, куянкай ? Нидән болай әлсерәдең?Артыннан төлке куды мәллә?

Куян (чак тын алып ) . Ку-ку – кумады . Бик нык йөгердем

Алып баручы: Нигә йөгердең? Кемнән качтың?

Куян: Тизрәк килеп җитим дип ашыктым. Мине Кыш бабай белән Кар кызы җибәрде. Менә шушы хатны сезгә тапшырырга куштылар. (конвертын бирә.)

Алып баручы: Йәле , йәле , нинди хат икән ул ? ( ачып укый,) . “ Исәнмесез , балалар .

Без юлда бәлагә тарыдык , Убырлы һәм Шүрәле тозагына эләктек .

Юлда Убырлы, Шурэле,

Шуна килеп житэлмим

и кадерле балалар

Сездэн ярдэм котэм мин.

Кайгырмагыз сез шулай да,

Чыршы тобендэ кар бар.

Корэгез сез шул карны –

Кар астында бер сер бар.

Убырлы белән Шүрәледән котылу өчен безгә шул сер кирәк.”

(Чыршы тобен казып акка торелгэн тылсымлы таяк алалар)

Алып баручы: Чу-чу, тылсымлы таяк тугелме сон бу? Шул узе! Мә, Куянкай, илтеп бир тизрэк Кыш бабайга. Килеп житсен тизрэк.

Куян. Йөгердем. (Китә).

Алып баручы: Ягез әле, дуслар, Кыш бабай белән Кар кызы килеп җиткәнче без бәйрәмебезне дәвам итә торыйк.

Бию “Финская полька”

Куян йөгереп керә.

Алып баручы: У-у! Куян килеп тә җитте! Я, Куянкай, тапшырдыңмы Кыш бабайга тылсымлы таякны?

Куян. Тапшырдым. Кыш бабай белэн Кар кызы тиздэн килеп житэрбез диделэр.

Мин тизрәк шул хакта сезгә җиткерергә дип йөгердем. Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга кирәк.

Алып баручы: Бик әйбәт. Әйдәгез, балалар. Чакырыйк Кыш бабай белән Кар кызын. Ягез әле бергәләп.

Бергә: Кыш бабай! Кар кызы!

Алып баручы: Күренмиләр, ягез әле тагын бер.

Бергәләп: Кыш бабай, Кар кызы!

(Кыш бабай белән Кар кызы булып киенгән Убырлы белән Шүрәле керәләр)

Алып баручы: Менә килделәр! Исәнмесез, Кыш бабай! Исәнмесез, Кар кызы!

Шүрәле: Исәнмесез, пәри балалары!

Убырлы. (җиңен тарта). Исәнмесез, нәни дусларым. Исегез китмәсен, шулай шаяртырга ярата инде ул Кыш бабагыз.

Алып баручы:

Хуш килдегез, Кыш бабай!

Хуш килдегез, Кар кызы!

Сезне озак көттек без,

Бик сагынып беттек без.

Шүрәле.

Сезнен янга килгэндэ

Тарыдык без бэлагэ.

Убырлы хэм Шүрәле

Корган явыз хәйләгә.

Убырлы: Зур рәхмәт сезгә, балалар.

Алып баручы: Тырыштык инде, сездэн башка нинди Яна ел бэйрэме булсын ди инде.

Шүрәле. Сез нәрсә, әллә белмисезме?

Алып баручы: Нәрсәне?

Убырлы: Ничек нәрсәне? Быел Яна ел булмый ди бит. Сезгэ шуны эйтергэ ашыкканда Шүрәле белән Убырлы эләктерде бит инде безне.

Алып баручы: Ничек инде булмасын?! Иске елнын коннэре бетеп бара бит.

Шүрәле. Бетми. Буген менэ ничәсе?

Алып баручы: 29 ы.

Шүрәле. Иртәгә 30ы. Шулаймы? Аннары утыз бере, утыз икесе, утыз оче, утыз дурте.

Алып баручы: Алай тугел шул, Кыш бабай. Декабрь ае утыз береннэн генә килә. Аннары гыйнвар ае башлана. Ә беренче гыйнвар – Яна елнын беренче коне. Кара гыз әле әллә болар Кыш бабай белән Кар кызы тугел микән? Кыш бабайнын итэк астында койрыгы да күренеп тора. Кар кызынын да борыны кәп-кәкре. Нәкъ убырлыныкы кебек. Кыш бабай, нишлэп синен итәк астында койрык чыгып тора?

Убырлы. Билбавы бит ул анын.

Алып баручы: Ә синен борынын нидэн кәкре, Убырлыныкы кебек?

Шүрәле. Грузиядэ туган Кар кызы ул. Грузин кызларынын борыннары шундый була.

Алып баручы: Алай икән… Куянкай, син ничек уйлыйсын? Чын Кыш бабай белэн Кар кызымы болар?

Куян. Чын тугел. Шүрәле белэн Убырлы болар.

Алып баручы: Шулай бугай шул. Әйдэгез без аларны тикшереп карыйк. Безнен чыршыбызны кабызып күрсәтсеннәр.

Шүрәле. Чыршынымы? Карале, кызым, ничек кабызырга икән анын утларын?

Убырлы. Ничек булсын? Шырпы сызып инде. Кайсыгызда шырпы бар?

Алып баручы: Чыршы утларын кабызыр очен тылсымлы сузлэр эйтергэ кирэк бит, бабакай. Әллэ шуны да белмисенме?

Шүрәле. Онытып жибэргэнмен шул, картлык галэмэте, склероз. Эллэ эйтеп жибэрэсенме сон?

Алып баручы: Анлашылды.

Куян. Убырлы белән Шүрәле болар җәза бирергэ кирэк аларга.

Алып баручы: Нинди жэза бирергэ сон боларга? Эллэ биетэбезме сон?

(Бию кое куела. Барысы да биилэр. У. белэн Ш. арып туктыйлар.

Шүрәле. Уф, зинхар туктатыгыз шул койне, улэм бит инде, бутэн бер дэ алдашмас идем.

Алып баручы: Ярар, туктатыйк инде, сез башка алай эшләмәсәгез без сезгә Шүрәле турында җыр башкарып китәбез.

Шүрәле: Ой рәхмәт инде Сезгә.

Җыр “Шүрәле”

Убырлы. Эйдэ, Шүрәлекәем, сызыйк тизрәк моннан. Яна ел белэн сезне!

Куян. Барыгыз бар, телегезгэ салынып тормагыз, я тагын бию коен кушармын.

(Чыгып китәлэр)

Алып баручы:. Кыш бабай белән Кар кызы тиздән килеп җитәрләр. Әйдәгез әле без килгән кунакларга җыр бүләк итик. Бәлки Кыш бабабыз да ишетер, тизрәк килер.

Җыр.”Кыш бабай”

Кыш бабай, кыш бабай

Исән-сау килдеңме?

Син бездә Яңа ел

Икәнен белдеңме?

Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне

Үзең дә көттеңме

Яңа ел җиткәнне?

Новогодние игрушки,
Огоньки, шары, хлопушки,
Чтоб желания сбылись,
Скажем: «Елочка, зажгись!»
К нам в сиянии золотом
Дед Мороз заходит в дом.
С ним приходит Новый год,
Всем подарки раздает.

Музыка ишетелэ.

Кыш бабай белэн Кар кызы керә)

Кар кызы. И-и-и, бабакай, нинди матур монда! Һавасы да ничек чиста, тын алулары рәхәт.

Кыш бабай. Әйе шул, кызым. Жир өслэрен ак кар белән капладык. Ә авылларда балалар безне көтэ. Менә бу авылның да утларын да без тау башыннан ук курдек. . Тик боларның әле чыршыларында утлары кабынмаган икән. Әйдә кабызыйк әле, кызым. Әйт әле теге матур сүзләреңне, ә мин тылсымлы таягымны тидереп алыйм.

Кар кызы.

Әй, чыршыкай,

Кабыз утларыңны.

Җем-җем итеп балкысын

Нурга төреп Җир шарын.

(Утлар кабына)

Кыш бабай. Менә бит күпме кеше җыелган монда.

Алып баручы: Исәнмесез, Кыш бабай! Исәнмесез, Кар кызы!

Кыш бабай.

Исәнмесез, барыгыз да.

Олыгызны, кечегезне бәйрәм белэн котлыйбыз.

Дусларым, менә мин яңадан сезнең янда. Бүген сезнең белән очрашканга төгәл бер ел. Бу ел буена күренеп йөрмәсәм дә мин сезнең янда булдым. Сезнең уңышларыгызга сөенеп, кайгы-хәсрәтләрегезгә борчылып яшәдем. Чөнки ул ел өчен мин җаваплы идем. Яңа елга ирешелгәннәр турында мин сезнең белән бик горурланам. Ә кимчелекләрегез турында ишетсәм, сакалымның бөртегенә кадәр кызара.

Кар кызы.

Яңа ел бәйрәменә

Күңел ачарга

Бабай белән икәү бергә

Бик ашыгып килгәндә

Юлларыбыз чуалды

Бик озак йөргәннән соң

Сезнең моңлы җырларыгыз

Кабат үз юлыбызга алып чыкты.

Алып баручы: Юлыгызны чуалтучыларга без инде җәзасын бирдек. Кыш бабай, Сез юлдан килеп арыгансыздыр, утырып ял итегез. Безнең шигырь-биюләрне карагыз.

Кыш бабай килгән

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Көттек сине сагынып

Исән-саумы Кыш бабай.

Өләш бүләкләреңне

Капчыгыңны чиш бабай.

Ак тунынны кигәнсен

Безне котлап килгәнсен

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә

Бәхет елы булып кил,

Син туган жиребезгә

Уен “Лётчики на аэродроме”

Любит елочку народ

Наряжать под Новый год.

В каждом доме елка есть,

Но такая только здесь!

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

Тылсымлы икән Яңа ел –

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!

Кто румяный, бородатый

Сто подарков нам принёс

Это знают все ребята

Это дедушка мороз.

В сапогах и в шубе красном

Взял мешок с больших саней

Дед Мороз приехал в праздник

Чтобы стало веселей.

После долгого похода

Посиди и отдышись

Поздравляем с Новым годом!

Поздравляем от души!

Җыр «Что за народ»

За окном снежинок стая,

Тоже водит хоровод.

Попрощавшись с годом старым,

Мы встречаем Новый год.

Тихо падает снежок,

То зима пришла, дружок!

Мы играем, весилимся,

И мороза не боимся!

Дед Мороз – это волшебник,
Очень - добрый, с бородой.
Он у елки новогодней,
Собирает всех друзей.
Украшает он окошки,
Снег бросает на дорожки.
Вы поверьте в чудеса,
Отворите вы сердца.

На свете так бывает

Что только раз в году

На ёлке зажигают

Прекрасную звезду

Звезда горит, не тает,

Блестит прекрасный лед.

И сразу наступает

Счастливый Новый Год!

Бию “Татарча”

Кар кызы. Күпме илләр гиздек, күпме балалар бакчасында булдык, әмма сезнең кебек уңган, тырыш балаларны очратмадык. Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биесе килеп китте бит әле

Алып баручы Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап

Әнә, биергә чакыра,

Гармуннар тора уйнап.

Әйдә, Кыш бабай белән Кар кызының биюен сорыйбыз.

(Балалар кул чабалар, Кыш бабай белән Кар кызы бииләр).

Кыш бабай. Менә рәхмәт, балакайларым. Сезнең белән биегәч, яшәреп, җиңеләеп киттем.

Алып баручы:Бабакай, утырып ял итеп ал инде. Ә безнең балалар үзләренең чыгышларын дәвам итәр.

Җыр “Яңа ел”

Кыш бабай. Балалар, ә бит минем Карсылуым да бик матур бии. Әйдә әле, кызым, бер бию биредәге кунакларга да бүләк ит.

Кар кызы. Бик теләп биибез, бабакаем.

(Кар белән кызлар биюе)

Бию “Снежинки”

Кыш бабай. Ярый, кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, инде юлгачыккандыр.

К.к. Уй-фикергә хаклык төяп

К.б. Теләкләргә пакълек төяп,

К.к. Ниятләргә ныклык төяп,

К.б. Кил син безгә, Яңа ел!

Алып баручы:

Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел.

Ә иске ел изге теләкләре белән

Каршысына чыккан сузып кул. (Музыка уйный. Яңа ел килеп керә)

Алып баручы: Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып әйдә түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

Эшләреңдә сиңа уңышлар.

К.б. Ярый,дуслар, безгә китәргә вакыт, башка мәктәпләрдә дә көтә торганнардыр.

К.к. Хушыгыз, хуш, дусларым! Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

Алып баручы: Хуш, Кыш бабай. Хуш, кар кызы!


Автор: Габдрашитова Диляра Ринатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Балалар иртәсе "Чыршы бәйрәме" Гарипова Алсу Фаридовна 2 Янв 2016
документ "Чыршы бәйрәме" Габдрашитова Диляра Ринатовна 30 Янв 2016
документ "Нәниләрдә чыршы бәйрәме" Мияссарова Лена Наилевна 4 Апр 2015
документ Сценарий "Чыршы бәйрәме" Асхадуллина Алсу Васимовна 2 Мар 2016
документ Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре. Ахметзянова Райханя Агзаметдиновна 20 Мар 2015
разное Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”. Нигматуллина Фарида Гусмановна 30 Мар 2015
документ Чыршы бәйрәме Ганиева Люция Фаесхановна 31 Мар 2015
документ «Чыршы бәйрәме» Мязитова Зульфия Саитовна 27 Окт 2015
разное Гаилә бәйрәме "Күңелле дәресләр" Сибгатуллина Рушания Ильдусовна 20 Мар 2015
документ "Әлифба бәйрәме" Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
документ "Соңгы кыңгырау" бәйрәме Зарипова Лидия Азгатовна 21 Мар 2015
разное Йола бәйрәме "Карга боткасы" Талипова Расима Калимулловна 30 Мар 2015
документ Сценарий праздника "Уңыш бәйрәме" Губайдуллина Согда Ахатовна 30 Мар 2015
документ "Әлифба бәйрәме" Садирова Рамиля Котдусовна 31 Мар 2015
документ "Сөмбелә" бәйрәме. Вәлиуллина Лилия Галимҗан кызы 31 Мар 2015
документ "Әлифба" бәйрәме Фатхутдинова Резеда Ильдусовна 1 Апр 2015
документ Сценария "Гаилә бәйрәме" Шамсутдинова Альфия Рависовна 1 Апр 2015
документ "Туган тел" бәйрәме Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 1 Апр 2015
презентация Презентация "Әлифба бәйрәме" Халилова Лейсан Хамитовна 1 Апр 2015
документ Аналар көне уңаеннан " Гаилә бәйрәме" Кашапова Рузия Ильдусовна 1 Апр 2015
документ "Нәуруз" бәйрәме Мингазова Зульфия Явдатовна 31 Мар 2015
документ " Әтиләр бәйрәме гөрләп үтсен !" Гамбарова Гульсима Рашитовна 31 Мар 2015
документ Сценарий праздника "Әниләр бәйрәме" Гильфанова Зульфия Галимзяновна 1 Апр 2015
документ "Әниләр бәйрәме." галиева зульфия ильясовна 1 Апр 2015
документ Внеклассное мероприятие "Уңыш бәйрәме" Сагьдиева Танзила Хатиповна 1 Апр 2015
документ "Белем бәйрәме-2011" Cамигуллина Чулпан Миннуловна 1 Апр 2015
документ "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Мурзина Мунзиля Мухарамовна 1 Апр 2015
документ "Дуслык бәйрәме" Альбина Рифкатовна Сайфуллина 4 Апр 2015
документ "Сөмбелә"бәйрәме. Минигулова Светлана Шаехтимеровна 4 Апр 2015
документ "Соңгы звонок" бәйрәме Исламова Гульназ Гавазовна 4 Апр 2015
документ "Уңыш бәйрәме" zulfiya73 4 Апр 2015
документ "Әлифба"- бәйрәме Габдрахманова Рузия Шагинуровна 20 Ноя 2015
разное Фольклор бәйрәме "Әбием сандыгы" Гатауллина Айгюль Фагимовна 14 Ноя 2015
документ "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Сунгатова Гульнара Зулькаровна 15 Апр 2015
документ Класстан тыш чара "Уңыш бәйрәме " Габдулхакова Файруза Хасиятовна 26 Июл 2015
разное Внеклассное мероприятие по татарскому языку "Тукай бәйрәме" Касимова Лилия Амировна 28 Сен 2015
разное "Тукай бәйрәме". Хафизова Гульназ Накиповна 26 Окт 2015
документ "Әлифба бәйрәме". Хасанова Гульназ Накиповна 16 Окт 2015
презентация Презентация "Сөмбелә бәйрәме" Ахметшина Айгуль Фаукатовна 7 Дек 2015
презентация Презентация "Белем бәйрәме" Ахметшина Айгуль Фаукатовна 7 Дек 2015