Главная / Дошкольное образование / Разное

Проект "Туган тел белән мәктәпкә"

Проектка аңлатма

1992 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Закон нигезендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең үз туган телләрендә сөйләшә алу сәләтен җитди үстерүне, аларның танып белү процессларын камилләштерүне, белем һәм тәрбия бирүдә милли мирастан, матур әдәбият әсәрләреннән сыйфатлы файдалануны мөһим бурычлар рәтенә куйды.

Туган телне саклап калу бер яктан караганда дәүләт җаваплылыгындагы сәяси мәсьәлә булып тоелса да, бу һәр кешенең дә - халкы, милләте, иртәгесе алдында шәхси бурычы булып тора. Туган телебезнең киләчәге соңгы вакытта беренче чиратта ата-аналарның, тәрбиячеләрнең шәхси җаваплылыгына, аларның ана теленә мөнәсәбәтенә бәйле. Бу проектта педагоглар алдында еш кына ата-аналарга, балага иң әүвәле аның туган теленең дә нәкъ башка телләр кебек үк кирәкле һәм затлы тел булуын аңлату бурычы тора. Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе булып халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә таяну тора. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, моңлы бишек җырлары, әкиятләр - тел өйрәтүдә иң бай чыганак. Проектта халык педагогикасы чараларына зур урын бирелде. Яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, үз милләтенең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына да китерүе кыен.

Бу проект мәктәпкә әзерләү яшендәге балаларда туган телгә һәм үз халкына ярату хисләре, татар халкының электән килгән традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, югары әхлаклы, әдәпле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Кызганычка каршы һәр гаиләдә балаларга татар телендә сөйләм күнекмәләре, тиешле белем һәм тәрбия бирелә дип әйтеп булмый. Безнең максат - бала тәрбияләүдә һәм туган телне үстерүдә тәрбиячеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, балаларда һәм әти - әниләрдә татар халык авыз иҗатына, йолаларга, гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту, аларны саклап калу.

Бу проектны тормышка ашырганда мәктәпкә әзерләү яшендәге балалар татарча аралашу, әдәплелек, эхлаклылык, үз-үзеңне тота белү, намуслы, гадел, инсафлы, өлкәннәргә ихтирамлы булу күнекмәләре алачаклар.

Проектның кыскача структурасы

Безнең иҗат төркеме бу проектны 5-7 яшьлек балаларны өйрәтү өчен төзеде.

Проект 4 блоктан тора:

1) Балаларның сәламәтлегенә зыян китермичә әхлакый тәрбия бирү.

2) Тәрбия бирү процессында барлык төп хезмәткәрләрнең (психолог, татар теле тәрбиячесе, физкультура хезмәткәре һ.б.) катнашуы.

3) Тәрбия эшендә әти-әниләр һәм хезмәткәрләр белән уртак максат һәм бурычлар билгеләү.

4) Мәктәп белән (бер юнәлештә) аралашып эшләү.

Проектны тормышка ашыру формалары

Безнең проект 4 юнәлешне үз эченә ала.

1. Танып белү һәм сөйләмне үстерү. Шигырь, мәкальләр,әйтемнәр, табышмаклар, халык уеннары аша башкарыла. Бу эшне тәрбиячеләр көндәлек тормышта, режим моментларында, ана теле дәресләрендә үтиләр.

2. Нәфис сәнгать һәм эстетик тәрбия бирү. Музыка шөгыльләрендә татарча җырлар өйрәнү, бию түгәрәкләрендә татар халык биюләре башкарырга өйрәнү, театр түгәрәкләрендә татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү һәм халык костюмнарын киеп милли һәм йола бәйрәмнәрендә катнашу аркылы башкарыла.

3. Физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше буенча халкыбызның хәрәкәтле уеннарын уйнау, саф һавада һәм экскурсия аша башкарыла. Бу эшне спорт инструкторы белән берлектә алып барабыз.

4. Балаларны җәмгыятькә яраклаштырып тәрбияләү. Хезмәт тәрбиясендә өлкәннәр хезмәте белән таныштырып, халык мәкальләре, әйтемнәр аша тәрбиячеләр тарафыннан башкарыла.

Проектның актуальлеге.

Берничә ел рәттән безнең балалар бакчасында тәрбияләнеп, мәктәпкә киткән балаларның, уку нәтиҗәләреннән күренгәнчә татар телен белү түбән дәрәҗәдә булуын ачыкладык. Без бу мәсьәләне чишү чараларын билгеләдек һәм тәрбия эшен халык педагогикасы, йолалар, бәйрәмнәр, халык аваз иҗатына нигезләп оештыруны кулай дип уйладык. Бу эшне зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән оештыру уңай нәтиҗә бирәчәк. Тәрбиячеләр алдында иң мөһим бурыч булып балаларның танып - белү эшчәнлеге, иҗади һәм акыл сәләтләрен үстерү, эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү, мәктәпкә кирәкле булган мөстәкыйльлелек һәм активлыкны үстерүгә уңай шартлар тудыру тора.

Проектның максаты.

Балаларда халык педагогикасына таянып әби-бабайлар үрнәгендә әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү һәм балаларны ана телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтүдә татар теле тәрбиячеләренә методик ярдәм күрсәтү.

Бурычлар

· Халык традицияләренә, милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә.

· Балаларда үз-үзләрен әдәпле тоту, әхлаклылык күнекмәләре тәрбияләүдә.

· Балаларны кечкенәдән инсафлы, мәрхәмәтле, әдәпле итеп тәрбияләүдә.

· Гаиләдә һәм балалар бакчасында балаларны үз-үзләрен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерүдә.

· Балаларда сәламәтлек-гигиена күнекмәләрен үтәүнең зарурлыгын аңлатуда.

· Кешелеклелек сыйфатлары һәм үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләүдә.

· Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белү, аларга ихтирам тәрбияләүдә.

· Туган телне, туган илне, туган җирне, туган як табигатен белү һәм аларга карата ярату хисләре тәрбияләүдә татар теле тәрбиячкләренә методик ярдәм күрсәтү.

Балаларны тәрбияләүдә һәм өйрәтүдә туган авырлыклар күп: әти- әниләрнең һәм балаларның ана телендә сөйләшә алмаулары, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен, гуманлы тәрбия алымнарын белмәүләре. Мәктәптә балалар ана теле дәресләрендә уңышсызлыкка очрап, үзләренең көченә ышануны югалталар.

Шушы проблемаларны чишү өстендә без бу проектта түбәндәге эшләрне алып барырга киңәш итәбез.

· Тәрбия эшендә әти-әниләр белән уртак максат һәм бурычлар билгеләү.

· Әти-әниләр һәм балаларга педагогик белем бирү процессында төрле чаралар куллану.

· Тәрбия бирү процессына әти-әниләрне катнаштыру.

· Үрнәк гаиләләрнең шәхси тәҗрибәсен исәпкә алу һәм алар белән таныштыру.

· Халык педагогикасына нигезләнеп тәрбия эшен төрләндерү.

· Әхлакый тәрбия бирү процессында балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу.

· Балаларга әхлак тәрбиясен эзлекле рәвештә бирү.

Бу проектны тормышка ашыру балаларда ана телендә культуралы аралашырга, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга һәм сөйләм әдәбенә өйрәтер дип көтәбез. Татар халык педагогикасын урынлы куллану балаларда әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары булдырыр. Шулай ук милли традицияләрне белү үз халкыңа, өлкән буынга ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләр. Балаларны ана телендә коммуникатив яктан иркен аралашыр дип көтәбез.

Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, балаларга сабак бирердәй итеп иҗат ителгән башка күп төрле иҗат җимешләре, киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан - ел үсә бара. Без туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә дигән фикергә килдек.

Тәрбия эшендә халык педагогикасын даими куллану, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирә. Андагы өйрәтү һәм тәрбия чаралары күп төрле

Бу проекттан нәрсә көтелә

Татар теле тәрбиячеләренең белем дәрәҗәсен күтәрү нәтиҗәсендә, балаларны татар телендә өйрәтүнең сыйфатын артачак. Балаларда татар телендә иркен аралаша алу мөмкинлеге туачак.

Балалар бакчада барлык юнәлештә алган белемнәрен мәктәптә кулланачаклар.

Бу ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләү буенча сорау-теләкләрен дә үтәү булып тора.

Укытуның тематик планы

Тема: Туган тел белән мәктәпкә.

Максат:Балаларның танып белү эшчәнлеге, иҗади һәм акыл сәләтен үстерү, эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү, мәктәпкә кирәкле булган мөстәкыйлҗлелек һәм активлыкны үстерүдә татар теле тәрбиячеләренә методик ярдәм күрсәтү.

Тыңлаучылар: татар теле тәрбиячеләре, татар группасы тәрбиячеләре.

Уку вакыты: 20 сәг.

Укыту формасы: группалап.

Шөгыльләр вакыты:2 сәг.

№ п/п

Бүлекләрнең,

темаларның исемнәре.

Билгеләнгән вакыт

Шул исәптән

Тикшерү ысуллары

Лекция

Читкә чыгып үткәргән шөгыльләр

Практик

лаборатор эш,

семинарлар

1.

Танып белү һәм сөйләмне үстерү.

5

Рефератлар

1.1

Татар халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре белән таныштыру.

1

1.2

Табигать белән, ел фасылларындагы үзгәрешләр белән таныштыру.

2

1.3

Шигырь,җыр кичәләре оештыру.

2

2.

Нәфис сәнгать һәм эстетик тәрбия.

5

Анкетирование

2.1

Милли бәйрәмнәр, йола бәйрәмнәре белән таныштыру.

1

2.2

Театр һәм театральләтерелгән уеннар өйрәнү.

1

2.3

Фольклор кичәләр оештыру.

1

2.4

Туган як музеена сәяхәт.

2

3.

Физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше.

5

Түгәрәк өстәл

3.1

“Сәламәтлек сукмагы” программасы белән таныштыру.

1

3.2

Татар халкының хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннарын оештыру.

1

3.3

Табигатькә туристик походлар.

3

4.

Балаларны җәмгыятькә яраклаштырып тәрбияләү.

5

Тест үткәрү

4.1

Гаиләдә әхлак тәрбиясе бирү.

2

4.2

Хезмәт тәрбиясе бирү.

2

4.3

Балаларда әдәплелек тәрбияләү.

1

Техник чаралар белән тәэмин итү.

1. Дискта бәйрәм язмалары карау.

2. Магнитафон язмасында халык җырлары тыңлау.

3. Проэкторда рәсемнәр, фоторәсемнәр карау.

Файдаланылган әдәбият.

1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы / Төзүчеләр: К.В.Закирова, Р.А.Борһанова / Казан: Хәтер, 2000. – 192 б.

2. Закирова К.В., Гаффарова С.М. Әткәм-әнкәмнең теле. – Казан: Мәгариф, 1997

3. Закирова К.В., Низамов Р.А. Гаиләдә, балалар бакчалырында әдәплелек тәрбияләү программасы. – Казан: Мәгариф, 1997. – 22 б.

4. Закирова К.В., Низамов Р.А., Кадыйрова Р.Э. Гаиләдә һәм балалар бакчаларында әхлак тәрбиясе. – Казан: Мәгариф, 1999. – 222 б.

5. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. – Чаллы, 2000. – 188 б.

6. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен дәрес эшкәртмәләре. – Чаллы: Өзлексез педагогик белем бирү институты, 1998. – 240 б.

7. “Татарстан Республкасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законы. – Казан: РИЦ “Школа”, 1998 . – 80 б.

8. Тәрбиядән яраладыр тәрбия. – Чаллы: Идел-йорт, 2002. – 164 б.


Автор: Гыйльфанова Алия Фаритовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Проект "Туган тел белән мәктәпкә" Гыйльфанова Алия Фаритовна 8 Апр 2015
презентация Габдулла Тукайның "И туган тел" шигыре белән танышу. 5 нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең презентациясе. Шаехова Гульнара Маратовна 7 Дек 2015
документ Габдулла Тукай "И туган тел" шигыре белән танышу.- 5нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең план- конспекты. Шаехова Гульнара Маратовна 7 Дек 2015
разное "Смуглянка", "Туган тел". Хисамова Резеда Мансуровна 7 Апр 2015
документ "Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе Хафизова Файруза Файзрахмановна 3 Ноя 2015
разное конкурс "Туган тел"(согласие) Гатауллина Ильмира Мирзагитовна 1 Мар 2016
документ Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем" Бикбова Венера Минсалиховна 20 Мар 2015
документ Класстан тыш чара "Иң татлы тел - туган тел" Тел бәйгесе Салимова Минзиля Шамсрахмановна 20 Мар 2015
разное Ирешелгән уңышлар "Туган тел" конкурс Зиннатуллина Флера Авхадиевна 2 Мар 2016
документ "Туган тел" бәйрәме Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 1 Апр 2015
документ Литературно-музыкальная композиция "Туган тел" Мавлекиева Айслу Зульфаизовна 1 Апр 2015
документ "Туган тел" түгәрәге эш программасы. Мингазова Гульназ Маратовна 15 Окт 2015
документ конкурс "Туган тел"(оценка пед. деят.,представление) Гатауллина Ильмира Мирзагитовна 9 Мар 2016
презентация конкурс "Туган тел" (портфолио) Гатауллина Ильмира Мирзагитовна 29 Фев 2016
разное Фрагмент мастер класса "Туган тел" конкурс Зиннатуллина Флера Авхадиевна 2 Мар 2016
документ Мастер-класс "Туган тел" Рамазанова Розалия Гарифулловна 2 Мар 2016
документ Представление и оценка "Туган тел" конкурс. Зиннатуллина Флера Авхадиевна 2 Мар 2016
документ Согласие "Туган тел" конкурсы Зиннатуллина Флера Авхадиевна 2 Мар 2016
документ Заявка "Туган тел" конкурсы Зиннатуллина Флера Авхадиевна 2 Мар 2016
презентация, документ Визитная карточка "Туган тел" конкурсы Зиннатуллина Флера Авхадиевна 2 Мар 2016
презентация, документ конкурс "Туган тел" Гатауллина Ильмира Мирзагитовна 28 Фев 2016
документ "И туган тел!" сыйныфтан тыш чара Нуруллина Эльмира Фирдавесовна 10 Дек 2015
разное «Туган тел» мастер-класс бәйгесенә "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" Васильева Римма Николаевна 1 Апр 2015
документ Мероприятие "Туган тел - мавыктыргыч тел" (4-5 нче сыйныфлар) Ахметова Гулия Закирзановна 7 Дек 2015
документ Урок-проект "Площади и объемы геометрических тел и комбинаций из геометрических тел" с применением ИТ Ооржак Ирина Ой-ооловна 31 Мар 2015
разное Урок-проект "Объем тел вращения" Королева Нина Петровна 21 Мар 2015
презентация, документ Проект "Объемы тел в жизни" Назарова Вера Петровна 21 Мар 2015
документ Проект по физике 9 класс "Взаимодействие тел" Мезнер Евгения Михайловна 21 Мар 2015
разное проект "Давление твердых тел, жидкостей и газов" Захарова Елена Григорьевна 4 Ноя 2015
документ "Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе Зигангирова Римма Мирхатовна 20 Мар 2015
документ "Туган тел" конкурсына эссе: "Минем педагогик осталыгым" Абзалова Эндже Равиловна 4 Мар 2016
разное Туган тел "Мастер-класс" бәйгесе өчен "Мәк чәчәге" нәсерен өйрәнү.Әмирхан Еники. Шакирова Затия Небиулловна 2 Мар 2016
разное "Мой край,моя школа,моя профессиональная деятельность" "Туган тел" конкурс Зиннатуллина Флера Авхадиевна 2 Мар 2016
разное внеклассное мероприятие на татарском языке "Туган тел" Рахматуллина Алсу Фоатовна 20 Мар 2015
документ "Туган тел" мастер класс бәйгесе 2015 Латипова Гульнур Гайнутдиновна 20 Мар 2015
документ "Туган тел" бәйрәме Мухутдинова Лариса Васильевна 30 Мар 2015
документ "Туган тел саекмас чишмә" Гимранова Роза Закиевна 31 Мар 2015
документ "Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем" Кашапова Гузель Нургалеевна 21 Дек 2015
документ "Туган тел" мастер-класс бәйгесе материаллары Хасанова Гелюса Ильсуровна 3 Мар 2016
документ К Всероссийскому конкурсу мастер -класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" Набиуллина Ландыш Ильдусовна 3 Мар 2016