Главная / Дошкольное образование / Разное

Презентация "Светофор - наш друг"

Скачать
1.58 МБ, 1454350.pptx Автор: Газизуллина Самания Рабисовна, 29 Фев 2016

Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт максат балаларның юл йөрү кагыйдәләре

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Максат:

- балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту;

- светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен үстерү;

- активлык, игътибарлылык тәрбияләү;

- күмәк уенда тату уйнарга өйрәнү.

Җиһазлау: плакатлар, юл билгеләре, светофор билгесе, төсле кәгазьләр, клей, кисточкалар, ак битләр, магнитофон, поезд рәсеме, куян уенчыгы, обручлар.

Әдәбият:

Татар халык иҗаты “Табышмаклар”

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы

Шөгыль барышы

1.Оештыру.

1.Тәрбияче: Исәнмесез балалар. Исәнмесез кадерле кунаклар. Рөхсәт итегез юл йөрү кагыйдәләренә багышланган шөгылебезне ачып җибәрергә.

Балалар бүген безнең гади гына шөгыль түгел. Без бүген сезнең белән коткаручылар ролен башкарырбыз. Мин күптән түгел радиодан хәбәрләр тыңладым, анда безнең яраткан урман җәнлегебез куянкай бәләгә эләккән. Ул куян дусларына кунакка барырга булган ләкин ике урман уртасында машина юлы икән аннан ничек чыгарга белми ди. Без куян дустыбызга булышырга әзерме?

Балалар: әйе.

2. Төп өлеш

: 1. Тәрбияче: Ләкин куянга булышыр өчен безгә тылсымлы ярдэмче кирэк. Хэзер мин сезгэ бер табышмак эйтэм тынлагыз эле:

Урам уртасында тора

Өч күзле бер командир.

Үзе усал, үзе кырыс,

Үзе безгә якын дус.

Аның күзләреннән чыга

Кызыл, сары, яшел ут.

Безгә чиратлап чәчә ул

Төрле күздән, төрле ут.

Балалар: бу светофор.

Балалар. Светофор бу.

Тәрбияче: Бик дөрес, акыллыларым. Ләкин сәяхәткә барыр өчен безгә транспорт сайларга кирәк. Балалар , сез нинди транспорт төрләрен беләсез? Кайсыларына утырырга туры килде? ( җаваплар). Транспорт төрләре ниндиләргә бүленә? (су, һава һәм җир транспортлары турында әңгәмә)

Ә хәзер нинды транспортта сәяхәтебезне башларга икәнен белер өчен табышмакка җавап табып карагыз:

Уф итәр, пуф итәр,

Төкренер дә пошкырыр,

Төкренсә дә алып китәр

Акча түләсәң, илтәр

Балалар: поездь

Тәрбияче: Әйе бик дөрес, әйдәгез балалар барыбыз да поездга утырыйк та сәяхәтебезне башлыйк. Сәяхәтне башлар өчен безгә күзләрне йомып 3 кә кадәр санарга кирәк. Менә без поездда юлга, дуслар. ( бер берсе артыннан басып куллары белән поезд хәрәкәтләре ясый ясый тукталышка килеп җитәләр)

2.1нче тукталыш “Юл билгеләре”

Тәрбияче: Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китик. Юл билгеләре турында табышмак ( билгеләрнең рәсемен күрсәтү)

Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап- ап шакмак?

(юл юк, машиналарга йөрергә ярамый)

Андый билге булган җирдә

Йөреп була велосәпид тә .

(велосипед юлы)

Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.

( ял итү урыны)

Тәрбияче: Яхшы балалар әйдәгез әле юлны дәвам итик (тагы шулай ук китәләр)

2 нче тукталыш. “Җияүле юлын яса”

Тәрбияче: Балалар җияүлеләр нинди юллардан гына йөрергә тиеш?

Балалар : тратуардан, зебрадан.

Тәрбияче: Әйе балалар дөрес зебрадан, ләкин безнең зебра дигән юл билгесе юк, аны без халык телендә зебра дип йөртәбез чөнки зебра хайванына охшаган, чын исеме бу билгенең җияүле юлы дип атала. Әйдәгез әле без дә төсле кәгазьдән куянга җияүле юлын ясап алып барыйк. (өстәл янына утыралар ясыйлар). Ясап бетергәч балаларга төрле җияү йөри алырдай юллар күрсәтелә (җир асты юлы, җир өсте юллары) Ә хәзер юлны дәвам итик.

3 нчы тукталыш “Мин уйныйм” дип атала

Балалар түгәрәккә басалар. Обручлар куелган була идәнгә, 2 командага бүленәләр, алып баручы Светофордан чык дигәч балалар уйнап йөриләр. Светофорга кер дию белән үз түгәрәкләренә кереп басарга тиешләр. Түгәрәкне бутарга ярамый. Игътибарлы булырга кирәк. Уеннан соң юл дәвам ителә.

4 нче тукталыш“Сорау миннән, җавап сездән ” дип атала ягез әле сорауларга җавап биреп карагыз

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Нинди төсләр? (кызыл, яшел, сары)

- Җәяүлеләр өчен яшел төс янса, машиналар өчен нинди төс янар?( кызыл)

- Машиналар өчен кызыл төс янса, җияүлеләр өчен нинди төс янар? (яшел)

- Җәяүле юлы.( тротуар, җияүлеләр юлы, җир асты һәи өсте юллары)

- Машина юлы аша ничек чыгарга?( җияүлеләр өчен яшел төс янганда җияүлеләр юлы аркылы)

(Урман анда куян)

Тәрбияче: Менә балалар без куянны да таптык хәзер инде куянга юлда ничек йөрергә икәнен өйрәтеп китик:

Балалар чиратлашып: Юл билгеләрен исеңдә тот. Бу билгеләр җияүлеләр өчен чыгу юлы. Бу светофор ул безгә ярдәмче яшел төсе барырга ярый, сарысы игътибарлы бул, кызылы тукта. Светофорны хөрмәт ит. Ләкин җияүлеләр юлыннан бары тик светофорда яшел төс янганда гына чыгарга ярый.

Тәрбияче: куянкай без сиңа ярдәм итә алдыкмы? Син хәзер инде машина юлларын ничек аркылы чыгарга икәнен аңладыңмы?

Куян: Әйе, рәхмәт балалар мин хәзер юл аркылы йөри алам.

Тәрбияче: Ярый алайса куянкай безгә балалар бакчасына да кайтыр вакыт җитте. Сау бул. Киттек балалар. Шундый ук хәрәкәт ясап баралар. Безгә сәяхәт иленнән чыгар өчен күзне йомып санарга кирәк 1, 2, 3 күзеңне ач. Менә безнең бакча рәсеме, димәк без үзебезнең бакчага кайтып җиткәнбез. (балалар өстәл артына барып утыралар һәм дәрескә йомгаклау ясала)

3 өлеш : Йомгаклау.

Тәрбияче:

- Балалар сезгә безнең сәяхәт ошадымы?

- Балалар сез сәяхәттә нинди яңалыклар белдегез?

- Нинди яңа билгеләр белән таныштыгыз?

Балалар: Җавап бирәләр.

Тәрбияче: Яхшы, шушының белән безнең юл билгеләренә багышланган дәресебез тәмам. Балалар сез бүген дәрестә барыгыз да яхшы катнаштыгыз, молодцы!!!


Автор: Газизуллина Самания Рабисовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
презентация Презентация "Светофор - наш друг" Газизуллина Самания Рабисовна 29 Фев 2016
разное ПДД.Тема "Светофор - наш верный друг" Здорова Екатерина Васильевна 31 Мар 2015
разное Развивающая игра "Наш друг -светофор" Октябрьская Светлана Александровна 31 Мар 2015
презентация Презентация к занятию по ознакомлению с окружающим "Наш друг светофор" Колчина Нина Александровна 31 Мар 2015
презентация Презентация по ПДД для детей среднего возраста "Наш друг светофор" Кустова Екатерина Анатольевна 5 Апр 2015
презентация "Наш друг Светофор" - развлечение для детей второй младшей группы, посвященное 40-летию создания отрядов юных инспекторов движения (ЮИД) Тетенькина Елена Викторовна 8 Апр 2015
презентация Презентация "Наш помощник - светофор". Шебанова Елена Викторовна 31 Мар 2015
документ "Наш друг - светофор" Харитонова Светлана Николаевна 30 Мар 2015
документ "Наш друг - светофор" сценарий праздника. Яценко Любовь Семеновна 31 Мар 2015
документ Игра - викторина "Наш друг - светофор" Левашова Татьяна Викторовна 31 Мар 2015
разное Коллективная конкурсная работа в старшей группе "Наш Друг- Светофор Светофорович" Кузнецова Мария Ивановна 31 Мар 2015
документ Мероприятие по ПДД "Светофор - наш лучший друг" Журавлёва Светлана Анатольевна 1 Апр 2015
документ мероприятие по ПДД "Наш друг Светофор" Долидудо Людмила Николаевна 31 Мар 2015
документ занятие по ПДД "Наш друг-светофор" мусина ирина александровна 31 Мар 2015
документ Конспект НОД "Наш друг светофор" Дубоделова Любовь Васильевна 31 Мар 2015
документ методическая разработка: "Наш друг - СВЕТОФОР "конспект Богданова Татьяна Юрьевна 31 Мар 2015
документ Мероприятие по ПДД "Светофор - наш верный друг" Абдуллина Разина Равиловна 4 Апр 2015
документ классный час "Светофор - наш верный друг" Ионина Светлана Юрьевна 7 Апр 2015
документ "Наш друг Светофор" Зенченко Елена Владимировна 16 Апр 2015
документ классный час "Светофор - наш верный друг" Ионина Светлана Юрьевна 29 Апр 2015
документ проект "Наш друг - Светофор" Лоскутова Юлия Владимировна 15 Мая 2015
документ Конспект НОД "Наш друг Светофор" глебова евгения викторовна 15 Сен 2015
документ "Наш друг Светофор" Маркова Светлана Евгеньевна 15 Окт 2015
документ НОД "Светофор - наш друг" Средняя группа Смирнова Наталья Александровна 11 Фев 2016
документ Проект "Наш друг-светофор" Овчинникова Марина Ивановна 7 Дек 2015
презентация, документ Проект "Огонь - наш друг, огонь - наш враг" Зайцева Марина Александровна 8 Ноя 2015
презентация Учебно - методическое пособие "Наш помощник - Светофор" Клецина Елена Алексеевна 15 Окт 2015
документ Наш друг Светофор" Кондратьева Ирина Александровна 19 Окт 2015
презентация Презентация "Огонь - наш друг и враг" Диск Зорина Ольга Владимировна 31 Мар 2015
презентация Презентация "Огонь - наш друг и враг" Смирнова Нина Евгеньевна 1 Апр 2015
презентация презентация"Огонь – наш друг или враг?" Лисицына Анна Ивановна 1 Апр 2015
презентация Презентация на тему "Говорим огонь наш друг" Жидикова Татьяна Владимировна 1 Апр 2015
презентация Презентация мини-музея "Наш верный друг-собака" Полетаева Елена Викторовна 7 Дек 2015
презентация проект "Наш друг - Корней" Андрейчук Елена Алексеевна 30 Мар 2015
разное Презентация на тему "Природа - наш друг" Аббасова Светлана Андреевна 30 Мар 2015
разное Презентация на тему "Природа - наш друг" Аббасова Светлана Андреевна 30 Мар 2015
документ Презентация "Друг наш обруч" Леонова Татьяна Васильевна 31 Мар 2015
разное Презентация на тему "Природа - наш друг" Аббасова Светлана Андреевна 30 Мая 2015
презентация, документ план урока«НАШ ДРУГ СВЕТОФОР» Королева Валентина Викторовна 4 Апр 2015
презентация Наш друг-светофор! Божевольникова Людмила Ивановна 4 Апр 2015