Главная / Дошкольное образование / Разное

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Скачать
30 КБ, 936122.doc Автор: Губеева Наиля Гаптулловна, 4 Апр 2015

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”. Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмнән тәкъдим итәм. Тәрбияче:
  • Без бик бай илдә яшибез. Бөтен нәрсә бар бездә: яшел урманнар, киң елгалар, иксез-чиксез кырлар һәм башкалар.
  • Балалар, мин сезгә язгы бер көнгә сәяхәт тәкъдим итәм. Без башта урманга барып кайтырбыз. Ә мин сезгә дөрес юнәлеш аңлатып барам. Сез ишетеп һәм күреп, дөрес хәрәкәт ясарга тиеш. (Интерактив такта һәм флешкага язылган тавышлар һәм күренешләр).
  • Туры җирдән барабыз (берни үзгәрми, берәр көйгә тыныч барабыз; тактада - язгы күренеш).
  • Күпер аша (физкультура бүлмәсеннән әсбаплар алып, берәр көйгә бару; тактада – күпердән атлап бара торган балалар).
  • Инеш аша сикерәбез (инеш тавышы һәм рәсеме).
  • Кинәт җил чыкты (җил тавышына чүгәләп бару).
  • Карагыз әле керпе үз балалары белән гөмбәләр эзли (керпеләрне күркеләрдән ясыйбыз; балалар “еланчык” (“змейка”) сыман йөгерәләр).
  • Ташлы бер җиргә килеп җиттек (балалар ташлардан яки ташлар булмаса, пробкаларда йөриләр).
  • Таудан менәбез (шул ук күперләр яки баскыч).
  • Юлыбызда калын урман, ботаклаклар аша үтәргә кирәк (балалар ярымкыршау аша чүгәлиләр).
  • Балалар, килеп җиттек , ахрысы. Менә кояш та күренде. Кулыбызны болгыйк әле.
  • Ә урманда без нәрсәләрне очрата алабыз?
  • Кошларны, агачларны, хайваннарны.
  • Менә сезгә табышмаклар. Җавапларын интерактив тактада тикшерәбез.
  • 1) Язын йокыдан торгач, Лап-лап йори урман буйлап. Аю 2) Ботактан-ботакка сикерә, Үзе егылмый, ботакны да сындырмый. Тиен. 3) Ап-ак тун кия кышын, Соры тун кия җәен. Куян. 4) Хәйләкәр, матур, өлгер. Бар эшкә дә ул җитез. Төлке. 5) Көндез йокласа - Төнлә ауга чыга. Ябалак. 6) Энәле бер түгәрәк Гөмбә тапса, бигрәк мәзәк. Керпе. 7) Аны усал диләр, Төсе соры диләр. Бүре. 8) Кыш көнне ял итсә, Яз көнне яфрак чыгара. Агач, куак.
  • Балалар, ә кошлар һәм хайваннар ничек кычкыралар икән? Менә мин дә сезгә аларның тавышларын тыңларга тәкъдим итәм. (Балалар йөргән төркеменә карап тавышлар сайлана. Интернетта тавышлар бик күп. Аның рәсемен һәм тавышын туры китереп интерактив тактадан тикшерәбез. 2нче кечкенәләр төркеменә: кәк-күк, карга, сыерчык, чычык, күгәрчен, ябалак тавышларын һәм рәсемнәрен алырга була. Хайваннардан – аю, бүре, керпе, поши).
  • Ә сезнең кошлар, хайваннар, үсемлек дөньясы нәрсә турында сөйләшкәннәрен ишетәсегез киләме?
  • Әйе.
  • Игътибар белән тыңлагыз.
  • Чәчәк булып киенгән бер бала чыга. Күп көч җыеп быел чыктым мин, балалар. Каты җир астыннан чыгарга авыр булган, сабыйлар. Таптамагыз, өзмәгез мине, балалар. Бәхетле җәй көтсен иде мине, сабыйлар. Минем дә бик орлык чәчәсе килә, балалар. Үземнең төремне дәвам итәсем килә, сабыйлар. (Ике кызыл сызык белән сызылган табличкалар; мәсәлән, чәчәк һәм кул яки чәчәк һәм аяк) Агач булып киенгән бер бала чыга. Мин әле бик кечкенә, ләкин күп күргән нәрсә. Кешеләр, тимәгез миңа – мин тере нәрсә. Машина газын көн саен исним мин, Ә ботагымны сындырсалар, Берничә төн елыйм мин. Җир астымдагы төбемне дә пычраталар, Төрле начар сүзләр дә язалар. Кешеләр, әле соң түгел, уйлагыз! (Шулай ук сызылган пычранган агач төбе). Мин кечкенә куян малае, балалар. Куркып кына йөрим урманда, сабыйлар. Берзаман аучы килеп чыкмасмы, балалар? Мылтыгын күреп котым чыкмасмы, сабыйлар? Безгә хайванннарга тимәгез, куркытмагыз, балалар! (Табличкага урман һәм мылтык төшерергә була). Мин очып йөрим, балалар. Бөтен нәрсә күреп йөрим, сабыйлар. Миңа зыян китерә башласагыз – мин очып китәм, балалар. Ә минем дусларым, - агачлар һәм үләннәр, Куаклар һәм чәчәкләр – оча алмаслар шул, сабыйлар. Әйдәгез, табигатьне саклыйк, аңа зыян китермик, балалар. Аны көн саен “үстерик” һәм “дәвалыйк”, сабыйлар! (Кош оясы һәм кул). Балалар, нәтиҗә ясыйк әле. (Балаларның җаваплары).
  • Урман тормышына кысылырга ярамый. Алар тынычлыкта гына яши алалар.
  • Тәрбияче: - Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Мин сезгә агач җыярга тәкъдим итәм. “Агач җый”. (Шулай ук баланың йөргән төркеменә сайлана. Зурларга – каен, имән, өрәңге агачларын ике өлешкә бүлеп (кәүсә һәм яфракларга); ә кечкенә төркемнәргә – өч агачны чыгарып, үрнәк янына яфракларны эзләп басарга кушарга була).
  • Ә хәзер безгә бакчабызга кайтырга вакыт җитте. Шул ук юлдан барабыз, ләкин маршрутны кирегә үзгәртәбез (урман ботаклары, тау, ташлы җир, “керпеләр аша”, җил, инеш, күпер, туры җир). Карагыз әле, балалар, безнең суганыбыз да утыртылмаган. Әйдәгез әле, суган утыртып карыйк. Кем чыга? (Тәрәзә төбенә утыртабыз).
  • Бүлмәдәге гөлләребез көн саен сөендерә. Әйдәгез әле, аларны ничек дөрес итеп карарга табличкалардан карыйк. (Без дүшәмбе көнне балалар белән бергә чәчәкләргә су сибәбез, шул вакытта аларның үсү үзенчәлекләренә төшенәбез). Карагыз әле, савыт-сабадагы берничә чәчәккә. Мин аларның табличкаларын алып куйдым. Сез аларга үсәр өчен нинди шартлар кирәклеген искә төшерәсез һәм билгеле бер чәчәккә туры килгән табличканы куясыз. (Мәсәлән, фиалка , суны төбенә сибәбез, тузанны щётка белән чистартабыз, туры кояш нурларына куймыйбыз; бәләкәчләргә тагын фикус һәм яран чәчәкләрен алырга була). Нәтиҗә дә ясыйк.
  • Балаларның җаваплары: Тәрбияче:
  • Һәрбер чәчәккә билгеле бер “тәрбия” кирәк. Чәчәк үстерер өчен дә бик күп нәрсә белергә кирәк. Алдагы бирем “Пазл җый”. (Чәчәк, агач, кош яки хайван рәсемен өлешләргә кисеп җыярга тәкъдим итәбез. Икенче кечкенәләр төркемнәренә дүрт өлеш тә җитәрлек).
  • Булдыргансыз, балалар. Соңгы биремебез “Орлыкның үсеш үзенчәлекләре”. (“Мәктәп – 2100” күрсәтмәлелегендә кыярның үсеше бар. Шуны яки интернеттан башка орлыкның үсешен алып, дөрес тәртипне тактага беркетү. Уртанчы төркемнәрне интерактив тактада эшләтергә була).
  • Балалар, бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы? Нәрсә белән ошады? Рәхмәт сезгә, балалар. Мин сезнең белән горурланам. Сез апагызны игътибар белән тыңлыйсыз икән. Сез безнең табигатебезне сакларсыз дип ышанып калам.

  • Автор: Губеева Наиля Гаптулловна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт". Губеева Наиля Гаптулловна 4 Апр 2015
    документ НОД "Прогулка в весенний лес" Мищенко Елена Валентиновна 31 Мар 2015
    документ Вечер спортивного досуга "Прогулка в весенний лес" Ольга Владимировна Марченко 31 Мар 2015
    документ Интегрированное занятие "Прогулка в весенний лес" Шайдурова Ольга Ивановна 1 Апр 2015
    документ "Прогулка в весенний лес" Пучкова Ирина Александровна 20 Ноя 2015
    документ НОД: "Прогулка в весенний лес" Камаева Наталья Николаевна 23 Апр 2015
    документ "Прогулка в весенний лес" Жидкова Марина Ивановна 26 Окт 2015
    презентация Материал к совместному мероприятию с детьми на тему "Прогулка в весенний лес" Барковская Любовь Евгеньевна 25 Фев 2016
    презентация Кышкы урманга сәяхәт.(Путешествие в зимний лес) Кашапова Гульназ Марсовна 19 Окт 2015
    документ НОД "Прогулка в весенний лес" образовательная область "Музыка" Радзецкая Светлана Ивановна 31 Мар 2015
    документ Итоговое НОД по экологии в средней группе "Прогулка в весенний лес" Старикова Надежда Николаевна 30 Мар 2015
    документ Конспект НОД в средней группе "Прогулка в весенний лес" Тарасова Алена Михайловна 6 Апр 2015
    документ План-конспект урока в 4 классе "Лес" на татарском языке Гарипова Минниса Миннегалиевна 4 Апр 2015
    документ "Прогулка в весенний лес" интегрированное занятие по физической культуре Евгения Викторовна Балина 6 Апр 2015
    документ Конспект праздника "Прогулка в весенний лес" Сеземина Наталья Николаевна 4 Апр 2015
    документ Конспект НОД по математическому развитию с детьми 4-5 лет "Прогулка в весенний лес" Горбылева Ольга Вячеславовна 16 Окт 2015
    документ Конспект музыкального занятия во 2 младшей группе "Прогулка в весенний лес" Скороход Ольга Юрьевна 27 Окт 2015
    документ Конспект музыкального занятия во 2 младшей группе "Прогулка в весенний лес" Скороход Ольга Юрьевна 27 Окт 2015
    документ конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт" Закиева Ризиля Абраровна 31 Мар 2015
    документ Конспект для детей второй младшей группы на тема : « Прогулка в весенний лес» Сидорова Наталья Викторовна 30 Мар 2015
    документ Физкультурное занятие на тему "Прогулка в лес" Серова Наталья Геннадьевна 7 Апр 2015
    документ Конспект на тему: "Прогулка в лес" Патракеева Татьяна Ивановна 22 Апр 2015
    разное Пример анализа результатов деятельности на занятии "Прогулка в лес" Белова Евгения Владимировна 2 Мар 2016
    разное Пример подведения итогов на занятии "Прогулка в лес" Белова Евгения Владимировна 2 Мар 2016
    разное Пример создания проблемной ситуации на занятии "Прогулка в лес" Белова Евгения Владимировна 2 Мар 2016
    разное Пример создания целевой установки на занятии "Прогулка в лес" Белова Евгения Владимировна 2 Мар 2016
    разное Пример мотивации к деятельности на занятии "Прогулка в лес" Белова Евгения Владимировна 2 Мар 2016
    разное Пример проектирования решений проблемной ситуации на занятии "Прогулка в лес" Белова Евгения Владимировна 2 Мар 2016
    разное Пример этапа выполнения практических действий на занятии "Прогулка в лес" Белова Евгения Владимировна 2 Мар 2016
    документ "Урманга сәяхәт" Нигмятзянова Рузалина Рифкатовна 31 Мар 2015
    документ "Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа) Шарифуллина Фарзания Халиулловна 20 Окт 2015
    разное Конспект интегрированного занятия для старшей группы «Прогулка в весенний лес» Мурзагулова Гульберген Кузаировна 31 Мар 2015
    разное Конспект интегрированного занятия для старшей группы «Прогулка в весенний лес» Мурзагулова Гульберген Кузаировна 31 Мар 2015
    документ Прогулка в весенний лес Столяренко Алла Николаевна 31 Мар 2015
    документ Тема: « Прогулка в весенний лес» Москвина Светлана Игоревна 31 Мар 2015
    документ Прогулка в весенний лес Буракова Валентина Константиновна 31 Мар 2015
    документ Прогулка в весенний лес Павлинова Людмила Васильевна 31 Мар 2015
    документ Прогулка в весенний сказочный лес Лаврентьева Татьяна Валерьевна 4 Апр 2015
    документ « Прогулка в весенний лес» Князева Елена Алексеевна 4 Апр 2015
    документ Прогулка в весенний лес Кошкина Венера Гумаровна 4 Апр 2015