Главная / Дошкольное образование / Разное

Новогодний сценарий Котлы булсын Яна ел!

Котлы булсын Яна ел! (ЗУРЛАР ТОРКЕМЕ ОЧЕН)

Тәрбияче: Бүлмәдә чыршы агачы, Ул яшелдүн киенгән.

Чыршы да урманнан безгә, Бәйрәм итәргә клгән.

Нинди матур безнең чыршы, Җем-җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен......

Балалар: Котлы булсын Яңа ел!!!

: Игътибар! Игътибар! Күңел ачу бәйрәме!

Яңа ел бәйрәме! Мондыйны әле беркем дә күрмәде! Яңа ел тамашасы!

: Урманнан безгә бәйрәмг, Ямь – яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга, Матур күлмәген кигән.

3б: Исәнме, чыршы, исәнме! Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен, Балалар күптән көтте.

: Әйдә, бергә биеп алыйк, Әйдә, бергә уйнашыйк.

Бизәкле чыршы янында, Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

Жыр “ Чыршы эйлэнэсендэ”

Тәрбияче: Балалар карагыз әле безнең чыршыда утлар яна микән?( балаларга карап сорый)

Балалар: Юк!

Тәрбияче: Әйдәгез кабызыйк чыршының утларын

“Чыршы, чыршы кабынчы! Утларыңны яндырчы!”

Тәрбияче: Кемдер кычкырмаган, ахрысы, утлар кабынмады бит.

Әйдәгез әле, бергәләп: “Чыршы, чыршы кабынчы! Утларыңны яндырчы!”

: Күрегез бу чыршыны, Чыршының да чып – чыны!

Нинди төз, матур, биек, Тора түшәмгә тиеп.

: Ботак саен утлар яна, Йолдыз балкый очында

Матур чыршы горур басып, Тора зал уртасында.

7б: Күңелле җырлар белән , Яңгыратыйк бу залны

Килегез, дуслар бирегә! Башлыйк...

Балалар: Яңа ел бәйрәмен!!!

Җыр: “Яна ел”

Тәрбияче: Яңа елда нәрсә генә теләсәң дә, барысыда кабул була диләр!

Чу,балалар,туктагыз тынычлыкны саклагыз, Яна ел экиятенен могжизасын тынлагыз!

Ишетәсезме, кар шыгырдый... бу – әкият безнең янга килә...

Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Сезгә кунакка килдем,

Сезнең чыршы бәйрәмегез, Күңелле үтсен дидем.

Барлык дусларымны да Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм, чын күңелдән ак бәхетләр, сәламәтлек, зур уңышлар телим.

Мин - Кар кызы, Кар кызы, Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам, Каплыйм җирне кар белән.

Кар бөртекләре” биюе.

Кар кызы: Мин балалар, сезнең янга кунакка дип килдем, буш кул белән килмәдем, бүләк алып килдем. Менә ул! Бу китап гади түгел, аның битләрен ачып булмый. Монда сез, балалар, иң шәп әкият күрерсез.

Тәрбияче: Монда нинди әкият булганын ничек белергә соң?

Кар кызы: Балалар бит әкият ярата – “әкият сөйлә китап” дигән җөмләне генә кабатларга кирәк.

Балалар кабатлый, китап ачыла. Батыр килеп чыга.

Батыр: Исәнмесез малайлар, исәнмесез кызлар! Серле әкияттән мин сезнең янга чаптым.

Яңа ел бәйрәмен усаллардан саклар өчен. Убырлы белән дә, шүрәле белән дә,

Көч сынашырга әзер.

Әйтегез әле, сез Убырлы белән Шүрәлене күрмәдегезме?

Балалар: Юк..

Батыр: Кая әле,барып эзләп килим мин аларны.

Кар кызы: Ә сез, гномиклар, Батырга юл күрсәтегез.

“Гномиклар” биюе. Ут сүнә Убырлы керә.

Убырлы: Эзлә,Батыр,эзлә. Ә мин битләр арасында качып калдым.

Мине өтерләр, нокталар күрделәр. Мин аларга бармак күрсәтеп янадым, алар эндәшмәделәр. Ә син Батыр эзлә, эзлә. Ләкин ул бик ерак китте.Шүрәлене дә чакырырга вакыт җитте. “Шүрәле, Шүрәле, кил тизрәк!”

Шүрәле: Кем мине чакырды? Кемгә мин кирәк?

Убырлы: Бу мин – синең дустың Убырлы.

Шүрәле: Син мине ничек уятырга курыкмадың? Ашыйм хәзер сине. (көрәшәләр)

Убырлы: Жәллә мине Шүрәле, мин сине юкка чакырмадым. Әйдә балалар янына, анда бүген бәйрәм.

Шүрәле: Бәйрәм? Нинди? Анда алар нишлиләр?

Убырлы: Чырыш кабызалар да, бииләр, җырлыйлар.

Шүрәле: Юк-юк, моны болай калдырырга ярамый. Әйдә, алып бар тизрәк мине.

Убырлы: Экрен Шүрәле, тавышланма, агачлар сине ишетер, күзләреңне тырнарлар.

Шүрәле: Э мин һавада очып барырмын...

Убырлы: Кошлар талап бетерер.

Шүрәле: Э мин җирңән елан булып барырмын...

Убырлы: Жәнлекләр ашап бетерер.

Шүрәле: Син мине нишләп чакырдың соң? Шаярырга уйладыңмы?

Убырлы: Син нәрсә,син нәрсә, Шүрәле? Мин барысын да алдан уйлап куйдым. Әйдә анда синең улыңны еланны җибәрик.

Шүрәле: Эх! Башлы да соң үзең! әйдә тизрәк!

Батыр: Нәрсә булды? Урманны әйләнеп чыктым, Убырлыны тапмадым.

Елан: Ш-Ш-Ш. Әллә нинди ис килә. Бу синме Батыр, миңа кунакка килдең? Ну, саклан инде! Мин хәзенр сине ашыйм! (көрәшәләр,батыр җиңә)

Елан: Жибәр инде мине, Батыр. Мин сиңа башка комачауламам.

Батыр: Ярар инде, бу юлы җибәрәм, бар кит тизрәк. (китә)

Батыр: Балалар, сез Шүрәле белән Убырлыны күрмәдегезме?

Балалар: Күрдек!

Батыр: Кая китте? (балалар күрсәтәләр,Батыр китэ)

Шүрәле: Ну, бу зәһәр еланны.

Убырлы: Көч белән ала алмадык, хәйлә белән алырбыз.

Шүрәле: Аңламадым? Анысы ничек инде?

(Убырлы Шүрәлегә колагына нәрсәдер әйтә һәм алар кычкырып көләләр. Ш. Кыш бабай булып киенеп чыга)

Ш. : Исәнмесез балалар!Жәнлекләр! Кунаклар!

Убырлы: Тукта,тукта. Кыш бабай болай йөрми. Ул матур итеп елмая, башлары беләняк-якка карый. Әйдәле елмай... Батыр керә.

Ш: Исәнме, Батыр!

Б: Исәнме, Кыш бабай. Син нишләптер бер ел эчендә бик үзгәргәнсең.

Ш: Шулай мени?!Туңдым мин, шуңадыр.

Б: Беренче тапкыр ишетәм К.бабайның туңганын. Алайса, әйдәгез, балалар белән бергә кар ыргытышлы уйныйбыз.

“Снежок уены”

Ш. Эх,кызу!(шубасын салып ыргыта)

Б. Әх!син мине алдарга уйладыңмы?

(Убырлы керә. Көрәшә башлыйлар, Б.җиңә. гафу сорыйлар)

Кар кызы: Жәллә инде аларны, Батыр, Барсыннар алар Кыш бабай янына. Урманнан алып килсеннәр.

Б. Ярый, синеңчә булсын, Кар кызы.

Кар кызы: Барыгыз урманга, Кыш бабайсыз кайтмагыз. (китәләр)

Яңа ел якынлаша, Әйдәгез чыршы янына, Бергәләп җырлап алыйк

: Айлар, көннәр, сәгатьләрне, Саный-саный көттек без.

Сине барчабыз сагындык, Килереңне белдек без.

9б: Кул тотышып түгәрәктә, Биик, дуслар, бергәләп

Кунакларны бәйрәм белән, Котлап җырлыйк күмәкләп.

Танец «Бубенцы»

Кар кызы: Чү! Тыңлагыз! Хәзер сәгать 12 тула, Яңа ел җитә. Кыш бабай монда килә. (Кыш бабай кирэ)

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел котлы булсын! Бәхетләр алып килсен.

Кар-бураннар туздырып, Барыгызны тундырып,

Ерак юллар уттем мин, Сезгэ килеп життем мин!

Сез дэ мине коткэнсез, Чыршы бизэп куйгансыз,

Ягез, бер биеп алыйк, Ягез, бер җырлап алыйк!

“Кыш бабай” җыры

Бала: Эй Кыш бабай, Кыш бабай, Безнен сойгэн кунак син.

Ямьле утсен кичэбез, Безне колдер,уйнат син!

Кыш бабай: Минем кунелне курдегез, Рэхмэт сезгэ,балалар!

Бик куп жырлар ойрэнгэнсез, Хэтта уйный белэсез?

Муз.Уен

Тәрбияче: Кыш бабай, таягыңны биреп тор әле,карыйм.(бирә) Ә хәзер таягыңны куып тот! (түгәрәк буйлап таягын җибәрә).

Уен “Югалган таяк”

Кыш бабай: Эйлэн-бэйлэн уйнадык, Биедек тэ,жырладык.

Инде хэзер балалар, Шигырь сойлэп карарлар. (утыра)

10б: Бәйрәм иртәсенә иртүк, Чыршы кунакка килгән.

Ә энәле ботакларына, Ап – ак бәсләр эленгән.

11б: Кыш бабай, кыш бабай, Безгә бик таныш бабай.

Сакал – мыек, ап – актан, Килгән безгә ерактан.

12б: Бүген бездә зур бәйрәм! Бүген Яңа ел килә

Безнең күңелләр җырга, hәм биюгә җилкенә.

Биюе “Ап-ак карлар”

Кыш бабай: Бу нәрсә бу? Төп чыелдый? Торсам, туктый.

Петрушка: Нинди хәл бу? Авыртудан түзәр хәлем калмый.

Кыш бабай: Кем бар анда? Чык бирегә, күрен безгә, ачуланма.

Петрушка: Эй Кыш бабай, Кыш бабай, Мин –Шаян--шук малай.

Таныш булыйк без,давай! (кул биреп танышалар)

Бию “Шаяннар биюе”

Кыш бабай: Шәп менә бию ичмаса! Ай, рәхмәт безне шатландырдыгыз, Кәефне күтәрдегез! Э хәзер урыныгызга качыгыз.

Петрушка: Юк-юк-юк!

Кыш бабай: Бу нинди хәл? Нинди каршы килү? Алайса мин сезне хәзер үзем күтәрәм.

Аттракцион «Капчык уен»

Кыш бабай: Начар капчык бу. Моны чыршы артына ыргытырга кирәк. Ой, арыдым, хәлдән талдым, тирләдем. Миңа куляулык кирәк. (Фокус)

Кыш бабай: Күңелле булды бәйрәм,Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык, Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте, Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар, Котлы булсын Яңа ел!

Бала: Рәхмәт, бабай, сүзләреңә, Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең, Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай: Мин бик юмарт, Кыш бабай, барыгызга да бүләкләр алып килдем. Кая әле капчыгым?(карый) менә сиңа тамаша! Уңда да юк, сулда да юк. Ой! оныттым-оныттым. Убырлы белән Шүрәле минем капчыкны урладылар.Ух, ачуымны чыгардылар!(таягы белән суга)

--Йөгерек җилләр очыгыз, явызларны тотыгыз.әйләндереп бөтереп бирегә китерегез.

(У. белән Ш. чыга)

Әх,менә кая сез! Дөресен генә әйтегез: “Бүләкләрне сез качырдыгызмы?”

Убырлы: Сез балалар кайгырмагыз, Син бабакай борчылма, Бүләкләрегез исән, Ышанычлы кулларда. Әй,сихри өй монда кер!!! Бүләкләрне син китер!!! (Ой керә)

К.б. : Өй!Өй! миңа алдың белән,чыршыга артың белән борыл.

Убырлы: Кая борылдың? Чыршыга алдың белән, бабайга артың белән борыл. (2-3 мәртәбә борыла)

К.б.: Убырлы туңдырам мин сине. Әй әфарин, әй булдырдың, безгә таба борылдың. Тизрәк урыннарыгызга барыгыз мин бүләкләр өләшәм.

Убырлы: Яңа ел белән сезне! Яңа бәхетләр белән!

Әйдәле кыш бабай, Сакалыңны селкет син, Безнең белән бие син!

Кыш бабай: - Әй музыкантлар, уйнагыз, Җитезерәк көйләрне.

Әйдә биик бергәләп,Тыпырдатып идәнне.

/Кыш бабай белән Убырлы, Шурале биюе/.

Бию.

Бала: Рәхмәт әйтик чыршыбызга, Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга, Килеп караган өчен.

Тәрбияче:Бу күңелле яңа елны беркайчан онытмабыз

зур үсегез, сүз тыңлагыз, гел сәламәт булыгыз!

Ә яңа ел сезгә бары тик уңышлар

Һәм шатлыклар гына китерсен!


Автор: Мусабаева Эльнора Энгелевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован