Главная / Дошкольное образование / Разное

Кунелле безнен Сабантуйлары!!!

Кунелле безнен Сабантуйлары!

Максат: балаларга халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын җиткерү, милли мәдәниятебез һәм сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләү, милли традицияләргә нигезләнеп үзара аралашу культурасы булдыру.

Бәйрәм үткәреләсе урын алдан ук бизәлелә. Капкага “Сабантуй котлы булсын!” дигән язу эленә. Мәйдан чиккән сөлгеләр, куляулыклар, яулыклар белән бизәлә.балалар милли һәм спорт киемнәреннән.

1. Сабан туе- хезмәт туе Алия И

Шатлык һәм бәхет туе

Уйнап -биеп, җырлап –көлеп

Бәйрәм итик көн буе.

2. Шау-гөр килә киң болыннар Самат Ш

Кырлар һәм су буйлары.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Ямьле Сабан туйлары.

3. Шатлыклар күгебездә Алия С

Ак кояш күгебездә.

Килегез, дуслар кунакка

Сабантуй бүген бездә.

4.Җилферди чиккән сөлгеләр Самира

Бүләкләр күбебездә.

Көрәшик тә, узышыйк та

Сабантуй бүген бездә.

А.б.Җыр- биюсез бер бәйрәм дә

Узмый шуны белегез.

Балаларыбыз бик уңган

Концерт карап китегез.

Сабантуй елга бер килә

Күңелле, олы бәйрәм!

Нур өстенә нурлар иңсен

Биип алыйк ичмасам!

Көнчыгыш халык биюе.

Балалар җырлар, биюләр башкаралар, шигырьләр сөйлиләр.

5.Без уйныйбыз, уйныйбыз Аяр

Якты көннән туймыйбыз.

Сабан туе гөрләп торсын

Биибез дә, җырлыйбыз.

Сабан туе” җыры, Г.Зәйнәшева сүз.

6.Сабан туенда уеннар Диляра

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз Сабантуе

Булмаган да күп була.

А.б. Кемнәр өлгер, кемнәр җитез

Минем янга килегез.

Әйдә карыйк ярышып

Капчык киеп чабышып.

1.“Капчык киеп чабыш” уены.

7.Мактана дип уйламагыз Адель

Мин урынлы мактанам.

Чөнки менә бу чүлмәкне

Күз бәйләп тә вата алам.

2.“Чүлмәк ватыш” уены.

8.Кашык кабып йөгерәм дип Самат Н

Мактанырга ашыкма.

Ә син менә йөгереп кара

Күкәй салып кашыкка.

3.Кашыкка күкәй салып йөгерү.

9.Сабантуйга әзерләнәм Раиль

Һәркен иртән йөгерәм.

Көч артсын дип гер күтәрәм

Бар эшкә дә элгерәм.

10.Малайлар алып килгәннәр Эльвира

Иң җитез юртакларны.

Үзләре дә сынатмыйлар

Читтә торсын атлары.

4.“Атта чабыш” уены. Агач атларга атланып чабыш уздыру.

11.Сабан туенда гына була гаҗәп хәлләр Лиана

Ат чабышы, чүлмәк ватыш

Җыр ярышы, аркан тартыш

Иң кызыгы, иң кызыгы- көрәш барышы.

12.Көрәшәсем килә минем Булат С

Сөлге тотып кулыма.

Әти әйтә, батыр булу

Килешер, ди, улыма.

5.Татарча керәш. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелә.

Алып баручы. Дуслар, көтеп алган Сабантуе ахырына якынлашты. Барыгызга да исәнлек, саулык- сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабантуйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз!


Автор: Сагдеева Хадича Загитовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован