Главная / Дошкольное образование / Разное

Г.Тукай әкиятләреннән салат

Тема:“Яшәсен лә безнең чын дуслык”.Г.Тукай әкиятләреннән салат.

Максат:

vбалаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү,

vсәнгатьле сөйләмгә өйрәнү;

vдуслык төшенчәсен ныгыту;

vГ.Тукайның иҗаты белән танышуны дәвам итү;

vМилли тәрбия бирү.

Җиһазлау: Шагыйрьнең портреты, ата-аналар һәм балалар ясаган иллюстрацияләр,Г.Тукай китаплары, әкият костюмнары, урман өчен агач- куаклар һәм башка атрибутлар,

Зал түрендә Габдулла Тукай портреты. Бер почмакта -Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, икенчесендә –аның әкиятләренә иллюстрацияләр куелган.

Зал бер яктан- урман ,икенче яктан авыл күренеше, су буе итеп бизәлгән.

Сөйли – сөйли Су анасы чыга:

Агыйделдә су коенгач,

Чәчләремне тарадым.

Күзне ачып йомганчы,

Югалды бит тарагым.

(башын ике кулы белән тотып, уфтанып йөри)

Кайдан эзлим икән инде?

Кайлардан табыйм аны?(Эзләнә)

“Былтыр” йөгереп чыга:

Ни булды?Ни югалттың?

Алтын чәчле су кызы?

Су анасы:

Күрми калдым, кем булгандыр

Тарак карагы сызды.

(Былтырга морәҗәгать итә)

Былтыр, зинһар ярдәм итче,

Шул таракны табарга.

Былтыр:

Әйдә соң, йөреп карыйк

Алтын таракны табыйк.(Чыгалар)

Урман буе.Алып баручы сөйли:

Бу җирләрдә Тукай йөргәндер,

Урманнарын шуңа сөйгәндер,

Шүрәлене җиңгән Былтырның

Киләчәген алдан күргәндер.

Ак каеннар, зифа наратлар.

Шагыйрь иткән аны бу яклар.

Кырлайда ук бәлки тугандыр

Су анасы, алтын тараклар.

Татар киеменнән бер кыз һәм бер малай чыга.Кыз бала:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

Малай:

Бик матур бер кичтә бу авылдан бер егет

Киткән урманга утынга...

Анын атына Су анасы да утырган.

“АТ”та Су анасы белән Былтыр чыга.

Алып баручы: (бер якта):

Шул без белгән Кырлай урманыннан

китте чыгып, китте Шүрәле.

(Шүрәле чыга).

Былтыр ,артка чигенеп:

-Нәрсә бу?, Качкынмы, җенме?,Я өрәкме , нәрсә бу?

Су анасы:Котчыгарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу?

Шүрәле, кыланчыкланып, боларны әйләнеп йөри:

-Бер дә шикләнмә, егет син ,мин карак –угры түгел,

Мин -Шүрәле.Гадәтем:кешеләрне кытыклап үтерәм,

мин әле сезне күргәч, шатлыгымнан сикерәм.

Былтыр:Карале, Шүрәле, бер дә шаярыр вакыт түгел, Су анасының алтын тарагы югалган, яле бергәләп эзлик тә табып та бирик.

Алып баручы:Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,

Китте болар артыннан, атлап эре-эре.

Болар каршына Кәҗә белән Сарык очрый, Икесе дә борчулы, капчыклары буш.

Алып баручы:Килә болар , бара , һаман бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Шүрәле, гайрәтләнеп болар каршына килә:Минем урманымда нишләп йөриләр болар?

Кәҗә белән сарык, куркынынган тавыш белән:

Гәүдәбездә җаныбыз барда

Бер җаен эзләп таптык.

Әби- бабайны калдырып,

АВЫЛДАН ЧЫГЫП КАЧТЫК.

Шүрәле , ачуланып, боларны әйләнеп йөри.

Былтыр:Я, Шүрәле, тынычлан әле, кояш баеганчы безнең алтын таракны эзләп табасы бар .

Кәҗә: Безне дә үзегезгә юлдаш итеп алыгыз әле , зинһар!

Сарык:бергә- бергә күңеллерәк тә булыр.

Су анасы, өзгәләнеп:

-Нишлик соң, кая барыйк,

Каян таракны табыйк?

Кәҗә:Тегендә агач төбендә бер алай утыра,

Әйдәгез сорап карыйк!

СУ анасы читтәрәк кала, бар да агач янына киләләр , анда малай елап утыра.

Былтыр :Ник елыйсың, егет кеше?

Малай, мышкылдап: Бик тә кызыгып, су буеннан матур тарак алып киткән идем, әнием, бик орышты, таракны урынына илтмичә , өйгә кайтма, диде.Ә мин кире су буена барырга куркам, анда су анасы бар , диләр.(таракны күрсәтә, үзе еламсырый)

Су анасы,үрелеп:Минеке , нәкъ үзе !

Малай, курка- курка гына таракны суза.

Былтыр: Ягез әле куркышып тормагыз бер- берегездән., дус һәм тату булып яшик әле!

Бергәләп “Дуслык турында җыр “ башкаралар.


Автор: Адгамова Кадрия Васимовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Г.Тукай әкиятләреннән салат Адгамова Кадрия Васимовна 31 Мар 2015
разное Г.Тукай иҗаты буйлап Хайруллина Айгуль Радифовна 14 Сен 2015
документ Салат-компания Ушакова Надежда Викторовна 31 Мар 2015
разное Безнең гаиләдә Г.Тукай Хасанова Гульсина Салимовна 20 Мар 2015
разное Безнең гаиләдә Г.Тукай Хасанова Гульсина Салимовна 20 Мар 2015
разное Балтачта Г.Тукай эзләре. Ахметова Раиля Тимербаевна 20 Мар 2015
разное Г.Тукай Хуснулгатина Лейсан Минахметовна 30 Мар 2015
разное Г.Тукай иҗатына багышланган кичә Кирамова Римма Рамиловна 31 Мар 2015
документ Г.Тукай иҗаты Бариева Альфия Асхадулловна 6 Дек 2015
документ План - конспект занятия "Салат из сказок" Аскарова - Низамутдинова Фанура Сынтимеровна 30 Мар 2015
документ Конспект занятия « Салат из овощей» Миргалиева Надежда Ивановна 30 Мар 2015
документ Осенний праздник "В кафе "Салат-компания" Кравчук Ирина Николаевна 4 Апр 2015
видео МАСТЕР-КЛАСС "Как приготовить фруктовый салат" Скачкова Татьяна Геннадьевна 5 Апр 2015
документ Интеллектуальная игра "Физико-математический салат" Билдуева Зоя Доржеевна 1 Апр 2015
презентация Как мы готовили фруктовый салат. Якимова Любовь Валентиновна 31 Мар 2015
разное Реализация проекта «Готовим салат из овощей» Горбатенко Екатерина Александровна 6 Ноя 2015
документ Конспект непосредственно образовательной деятельности "Фруктовый салат" Матвеева Татьяна Анатольевна 14 Сен 2015
документ Салат из сказок Шишова Лидия Дмитриевна 23 Сен 2015
разное «Зеленый лучок и витаминный салат на подоконнике». Барашко Наталья Викторовна 18 Мар 2016
документ Экологический проект "Укроп и салат" Борисовская Светлана Александровна 29 Фев 2016
разное Занятие по коммуникации: "Винегрет и салат - здоровье для ребят" Сарычева Юлия Анатольевна 7 Мар 2016
документ Сказка салат Осташова Марина Игоревна 19 Фев 2016
документ Открытое занятие "Гости на пороге" Хозяюшкам на заметку. Рецепты к праздничному столу. Салат "Оливье"  Салат из крабовых палочек с кукурузой  Торт "Муравейник"  Сизова Лариса Алексеевна 1 Апр 2015
презентация, документ Г.Тукай - бөек шагыйрь. Ахмедзянова Зульфия Раисовна 20 Мар 2015
документ Г.Тукай иҗатында хатын-кыз образы Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна 20 Мар 2015
документ Г.Тукай - очерк остасы Вафина Гулия Илдусовна 20 Мар 2015
разное Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
документ Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул Заянова Лилия Рафисовна 20 Мар 2015
разное Г.Тукай. 4 класс Хуснулгатина Лейсан Минахметовна 30 Мар 2015
документ Г.Тукай бәйрәме Мингазизова Юлдуз Ильсуровна 31 Мар 2015
документ Г.Тукай- син безнең йөрәкләрдә Сибгатуллина Алсу Мансуровна 1 Апр 2015
презентация презентация Г.Тукай - талантлы шахес! Басыйрова Чулпан Инсафовна 31 Мар 2015
документ Разработка урока Мой любимый поэт - Г.Тукай Бурганова Римма Нурмухаметовна 1 Апр 2015
документ Г.Тукай иҗатына багышланган кичә Кирамова Римма Рамиловна 31 Мар 2015
документ Г.Тукай-бөек шагыйрь. Фатрахманова Фания Сулеймановна. 4 Апр 2015
презентация Презентация Г.Тукай "Безнең гаилә" Фасхутдинова Гульшат Асхатовна 20 Ноя 2015
документ Презентация "Г.Тукай". Семенова Фания Назифовна 4 Ноя 2015
документ Г.Тукай - в наших сердцах Хайруллина Зульфира Франысовна 17 Апр 2015
документ Г.Тукай .Яшь агач. Дарземанова Миляуша Фатыховна 13 Апр 2015
документ Г.Тукай Гарипова Гузалия Хабибрахмановна 18 Апр 2015