Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Скачать
26.32 КБ, 1235696.docx Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна, 21 Окт 2015

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”

(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты)

Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанлылык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: тышкы кыяфәтләренә (зурлыгы, тавышларына) карап, хайваннарны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү. Эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: йорт хайваннары һәм аларның балалары турындагы белемнәрен киңәйтү,йорт хайваннары балаларының исемнәрен, эш-халәтләрен белдергән сүзләрне үзләштерү (мөгри, бәэлди, өрә, мияулый, сөт бирә,һ.б.)

Методик алымнар һәм чаралар: уен,күрсәтмә материал,тикшерү-эзләнү, сүзлек өстендә эш,сөенечле мизгел,сораулар,искә төшерү, әдәби сүз, мактау.

Җиһазлау: йорт хайваннары һәм аларның балаларының рәсемнәре, тавышлары язылган диск.

Сүзлек өстендә эш: тояк,мөгез, мыек, колын, көчек, бәрән, бәти.

Шөгыль барышы

(Түгәрәктә)

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

(Балалар утыралар)

1. ОЕШТЫРУ

(Сыер, песи, эт, ат медальоннары бирелә)

Т. Бервакыт йорт хайваннары нинди хайванның йорт хуҗасына иң кирәкле булуы турында бәхәсләшкәннәр. Сыер әйткән:

БАЛА. Мин иң кирәклесе, чөнки мин тәмле сөт бирәм.

Т. Ә песи аңа җавап кайтарган:

БАЛА. Юк, мин иң кирәклесе, чөнки мин хуҗаның запасын ашаучы тычканнарны тотам.

Т. Ләкин эт алар белән килешмәгән.

БАЛА. Мин иң кирәклесе, чөнки мин хуҗаның йортын саклыйм.

Т. Бәхәскә ат кушыла һәм әйтә.

БАЛА. Ә мин хуҗаның авыр йөкләрен ташыйм, шуның өчен мин иң кирәклесе.

Т. Алар бик озак бәхәсләшкәннәр, ләкин кайсы хайванның хуҗага иң кирәклесе булуын ачыклый алмаганнар. (Балалар утыра).

2. ТЕМАНЫ ӘЙТҮ

Әйе бүген без йорт хайваннары турында сөйләшербез, ә сез хуҗага иң кирәкле йорт хайванын ачыкларсыз.

3. КЕРЕШ ӘҢГӘМӘ

(Йорт хайваннары рәсемнәре куела)

Иң беренче булып хайваннар арасыннан кешенең дусты – эт була. Вакытлар үткән. Йорт хайваннары тышкы кыяфәтләре һәм үз-үзләрен тотышлары буенча бик нык үзгәргән. Кешеләргә ияләшкәннәр, кешеләрдән азык ашый башлаганнар, ярдәм һәм яклау тапканнар.

Сыер, сарык, кәҗә, ат һәм башка эре йорт хайваннары – ул көтү.Көтү җәй көне болында йөри. Анда хайваннар үлән ашыйлар. Ә кышка печән әзерлиләр.

Сыер белән кәҗәне һәр көн савалар һәм сөт алалар.Ә сөттән каймак, кефир, эремчек, май, сыр әзерлиләр.

Сарыкларның йоны үскән саен йоннарын кыркып алалар. Сарык йоныннан җеп ясыйлар.Ә җептән шарф, оекбаш, кофталар бәйлиләр.

Сыер, сарык һәм дуңгыз ит бирә. Ат кешегә эштә булыша, йөк ташый. Барлык йорт хайваннары да файда китерә.

4. ЛЕКСИК-ГРАММАТИК КАТЕГОРИЯНЕ ҮСТЕРҮ

Т. Сез йорт хайваннарын беләсез. Ә сез хайваннарның кайсы өлешләрен атый аласыз: баш, гәүдә, аяклары, койрык, башында 2 күзе, 2 колагы, танавы, мөгезләре һ.б.

Яхшы, әйдәгез сыер һәм песине чагыштырыйк.

Охшаш яклары: баш, гәүдә, йон белән капланган, аяклары, күзләре, колаклары, танавы.

Аерымалыклары:

зур кечкенә

мөгез тырнагы

тояк мыеклары

йомшак

Тел шомартып алабыз:

Мы-мы-мы мыек

То-то-то тояк

Гез-гез-гез сыерда мөгез

Гез-гез-гез кәҗәдә мөгез

(Бармаклар б/н кәҗә, сыерның мөгезләрен күрсәтү)

Песикәем, йомшаккаем,

Минем елтыр колаккаем,

Минем озын мыеккаем,

Минем кыска муенкаем.

Аткаемның ялы бар,

Чанкын дигән даны бар.

Кәҗәбез шаярмакчы,

Безне сөзеп екмакчы.

Уен “Кемдә нәрсә?”

Мөгез - ?

Тояк - ?

Мыек - ?

Сакал - ?

Йомшак тәпи - ?

Т. Хайваннар бер-берсеннән тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, тавыш бирүләре б/н дә аерыла.

Уен уйнап алабыз. Уен “Тавышыннан таны”

Ат - миха-хай - кешни

Эт - ау-ау-ау - өрә

Песи - мияу-мияу-мияу - мияулый

Дуңгыз - хрю-хрю-хрю - мыркылдый

Кәҗә - мә-мә-мә - мәэлди

Сарык - бә-бә-бә - бәэлди

Сыер - му-му-му - мөгри

Уен “Бу өйдә кем яши?”

Т. “Тук, тук, тук, биредә нинди йорт хайваннары яши?”

(Балалар хайваннар тавышы белән җавап бирә)

Бергәләп чакырулар.

Чакырабыз Акбайны:

Маһ-маһ-маһ!

Маһ-маһ-маһ!

Чакырабыз сарыкны:

Тәч-тәч-тәч,

Тәч-тәч-тәч!

Чакырабыз песине:

Пес-пес-пес,

Пес-пес-пес!

Чакырабыз сыерны:

Төбәй-төбәй-төбәй!

Чакырабыз кәҗәне:

Кәҗ-кәҗ-кәҗ!

Т. Юлыбызны якынайту өчен атка утырабыз.

Барыбыз да атлар булып юлда киттек, яхшы юлда барабыз, начар юлга чыктык, атны туктатып урыннарга утырабыз.

Т. Һәр йорт хайванының баласы бар. Алар үзләренең әниләрен тавышлареннан таный. Барысына әниләрен табарга булышабыз.

Уен “Үз балаңны тап”.

(рәсемне табып янына кую)

Ат - колын

Сыер - бозау

Сарык - бәрән

Кәҗә - бәти

Дуңгыз - дуңгыз баласы

Эт - көчек

Песи - песи баласы.

Уен “Кайсы хайван ничек ашый?”

(тел күнегүләре)

Эт - сөяк кимерә, әлсерәгәч ул нишли?

Сыер - күши

Песи - сөт ялый

Уен “Нинди хайван икәнен бел!”

1. Йорт сакчысы, кешенең дусты, сөяк кимерә, бик нык өрә.

2. Төне буе ауда йөри, аннан көне буе йоклый.

3. Калын арка, тарта да тарта, солы ярата.

4. Тере тун булып көтүдә йөри, үлән-печи ашый.

5. Үлән ашый, сөт-май ташый, ике мөгезе бар.

Т. Ә хәзер мин сезгә кызык итеп кәҗә турында тизәйткеч әйтеп күрсәтәм, сез истә калдырырга тырышыгыз. Аннан соң бергәләп әйтергә өйрәнәбез.

Тизәйткеч: Кече Кәримнең кәкре койрыклы кәҗәләре келәткә кипкән кишер кимерергә кергән.

Уен “Шулай буламы, юкмы?”

Эт печән ашый. Сыер сөяк кимерә. Ат, үзенең бозавын ияртеп, болында йөри. Тычкан песине тота. Сарык сөт бирә.

5. ЙОМГАКЛАУ

Т. Йомгак яап нәрсә әйтә алабыз? Кайсы йорт хайваны – иң кирәклесе.

Барысы да үзенчә файда китерә. Димәк, барлык йорт хайваннары да хуҗага бик кирәк!


Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Йорт хайваннары һәм аларның балалары Миркасимова Гульшат Габдулловна 21 Окт 2015
презентация Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары Гафарова Гульнара Галимхановна 20 Мар 2015
документ Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары Гафарова Гульнара Галимхановна 20 Мар 2015
презентация Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация Нигматуллина Фарида Гусмановна 4 Апр 2015
презентация Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары Хабибуллина Танзиля Магсумовна 9 Апр 2015
презентация презентация:"Йорт хайваннары һәм кошлары" Нуреева Расима Мударисовна 16 Дек 2015
документ Кыргый һәм йорт хайваннары. 1 класс Харисова Роза Гыйлвановна 29 Янв 2016
презентация Презентация "Кыргый һәм йорт хайваннары" Харисова Роза Гыйлвановна 29 Янв 2016
разное Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Занятие Йорт хайваннары Тухфатуллина Роза Раифовна 16 Ноя 2015
разное Йорт хайваннары ( рәсемнәр ) Саппарова Руфия Рафисовна 5 Апр 2015
документ Конспект йорт хайваннары Габдрахманова Гульназ Ильгизовна 31 Мар 2015
презентация презентация "Йорт хайваннары" Фасхутдинова Гульшат Асхатовна 27 Ноя 2015
документ "Йорт хайваннары" Саитова Гульсария Анваровна 25 Апр 2015
документ "Йорт хайваннары" 2нче сыйныф Фасхутдинова Гульшат Асхатовна 7 Дек 2015
документ "Йорт хайваннары" Сабирзянова Гулия Шайдулловна 6 Апр 2015
разное Йорт һәм күчмә кошлар. Ясавиева Лилия Маславиевна 17 Фев 2016
разное Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы. Галлямова Гульназ Мубараковна 20 Мар 2015
документ Гаиләдәге ялгышлар һәм аларның сәбәпләре (чыгыш) Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна 20 Мар 2015
документ Тозлар. Аларның составы һәм классификациясе Мухамадиева Равиля Валиевна 21 Мар 2015
разное НИКАХ МӘҖЛЕСЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. Авылыбыз фольклорчысы Камил ага Шәмсуаров иҗатыннан. Абузарова Рузиля Динмухаметовна 31 Мар 2015
документ ГАИЛӘДӘ ЯЛГЫШЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ Гарипова Лейсан Котдусовна 1 Апр 2015
документ Транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары Гайфуллина Альмира Шагидуловна 31 Мар 2015
документ Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча конспект Набиулина Нурия Шамиловна 20 Мар 2015
презентация Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация Диск Набиулина Нурия Шамиловна 20 Мар 2015
документ Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме. Галимова Лейсан Рашитовна 20 Мар 2015
документ Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс Хусаенова Рамзия Рауфовна 20 Мар 2015
документ Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты ) Муллагалиева Алия Альбертовна 18 Фев 2016
документ ҖИР ШАРЫ ҺӘМ АНЫҢ ХАЙВАННАРЫ Сафина Раушания Фатиховна 12 Апр 2015
документ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы. Саппарова Руфия Рафисовна 20 Мар 2015
документ Татар теле дәресе. Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы. Фасахова Миляуша Рауфовна 20 Мар 2015
документ ТЕМА: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы. Аббазова Гузелия Джавдетовна 20 Мар 2015
презентация Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары Гильфанова Гульфинур Асгатовна 9 Сен 2015
документ ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы) Галимуллина Лилия Галиевна 31 Мар 2015
документ Татар һәм рус балалары белән бергәләп сәхнәләштерү өчен сценарий Ахметзянова Эндже Тагировна 31 Мар 2015
документ «Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Шайхразиева Гульшат Илшатовна 20 Мар 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”. Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Урман хайваннары Валиахметова Динара Фаезхановна 5 Апр 2015