Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.

Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, аларда нинди үзгәрешләр булуын аңлатып бирү. Халык аваз иҗатын, матур әдәбият әсәрләрен киң куллану. Агачларга,үсемлекләргә, кыргый җәнлекләргә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.

Кулланма әсбатлар:яфраклар, урман макеты. Карточкалар, дидактик уен.

Дәреслеккә әзерлек: Яфраклар җыю һәм гербарий ясау, табышмаклар, әкиятләр уку, рәсемнәр карау

Дәрес барышы.

Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Яз көнне киенә.

Көз көне шишенә.

Нәрсә ул?

Балалар: Урман!

Тәрбияче: Дөрес. Тагын бер табышмак:

Язын ямь бирә, җәй салкын бирә.

Көзен тәм бирә, кышын тун кия.

Я,нәрсә бу?

Балалар: Урман! Дөрес!

Балалар,без урманга барганчы, анда нинди агачлар, нинди куаклар, үләннәр үсүен, нинди кыргый җәнлекләр яшәвен искә төшерик .

Алдан ясалган урман макеты, төрле агачларның рәсемнәре куелган, агачлар артында кыргый җәнлекләр утыралар- йомшак уенчыклар.

Балалар , безнең алда нәрсә күрәбез?

  • Урман.

  • Урман нинди?

  • Безнең урман зур, анда бик күп төрле агачлар үсәләр. Әйдәгез агачларның исемнәрен искә төшерик: чыршы, каен, имән, усак, нарат, миләш, шомырт.

  • Әйе, балалар дөрес әйтәсез, агачлар безгә бик күп зур файда китерәләр, Алар безгә чиста саф һава да бүләк итәләр, җилләрдәнышыклыйлар, төрле җимешләр авыз иттерәләр, кыш көне безнең өйләрне җылыталар. Агачтан өй салалар, мебель йорт җиһазларын ясыйлар. Без караган китаплар, рәсем ясаган альбомнар , яраткан карандашларны да агачтан ясыйлар. Шуңа күрә кеше агачны карап үстерә һәм аны саклый, бездә сезнең белән агачларны танырга өйрәнәбез һәм аларны сакларга тиешбез.

  • Без сезнең белән уйнап алыйк Л.Лерон шигыре “Яфрак бәйрәме”.

  • Сары, сары сап-сары кулларны өскә күтәрәбез.

  • Агачның яфраклары.

  • Җил исә, ява яфрак бер җирдә әйләнәбез, яфраклар сыман.

  • Көзнең матур чаклары.

  • Оча яфрак, уйный яфрак яфрак очу хәрәкәтләрен ясыйбыз.

  • Бүген, бүген, бүген, бүген

  • яфракларның бәйрәме аяк очларында йөрү һәм кулларны җилпү.

  • Без сезнең белән “Яфраклар” уенына күчәбез: Безнең гербарий да күп төрле яфраклар бар. Илсинә уенны башлап җибәрә, яфракны алгач табышмак әйтә ә без аның исемен табырбыз:

    Курыкмый ул салкыннан

    Өстенә кия ак сарафан.

    Җәй көне җитү белән

    Алкаларын элеп куя

    7015 каен A description...

    Илназ: Нинди агач җилдән курка?

    Яфраклары дер-дер килә. (Усак)

    7016 29.jpg

    Физалия:

    Бик матурдыр яфрагы.

    Алтын төстә барысы.

    Ә орлыгы очып йөри күбәләк сыман. (Чаган)

    7017 клен

    Руслан:

    Җәен һәм кышын да

    күлмәге яшел төстә

    Балалар көтеп алалар

    Яңа ел бәйрәмендә(чыршы)

    7018 чыршы

    Азалия: Җимешләре кып-кызыл,

    Кошлар ярата аны.

    Көзге, кышкы салкында да

    Үзгәртми һич тә төсен (миләш)

    7019 миләш.

    A description...

    Диләрә:

    Иелә дә, бөгелә.

    Ак мамыгы сибелә.

    Кара күзе күренә (шомырт)

    7020 шомырт

    A description...

    Руслан: Энәгә күмелгән керпедәй

    Энәсе озын чыршыдан

    Төп төз үсә, кояшка үрелә.(нарат)

    7021 нарат.

    A description...

    Балалар безнең бит агачларга теләкләребез бар:

    -Телибез сиңа кояш нуры- җылытсын сине, җәй көне яшел күлмәк бирсен.

  • телибез сиңа кошчык- иптәш булсын сиңа, бөҗәкләрдән коткарсын.

  • Телибез сиңа тамчы- юындырсын син һәм су эчерсен.

  • Телибез сиңа суалчан- туфрагыңы йомшартсын.

  • Телибез сиңа җәйгә бик күп яфрак, шауласыннар алар җилдә һәм безгә ял уйнарга күләгә бүләк итсен.

  • Балалар карагыз әле , безнең урман да кыргый җәнлекләр дә бар бит, әйдәгез без аларны искә төшерәбез, менә мин сезгә рәсем күрсәтәм сез карап әйтегез: нинди җәнлек һәм ул көз көне нәрсә нишли ?

    7022 аю.

    A description...

    Аю үзенә кыш йоклау өчен җайлы өн ясый. (ул бал һәм балык ярата).

    Тиен кышка әзерләнә: өнен җылыта, үзенең агач куышындагы өненә бик күп гөмбәләр, җиләкләр, чикләвекләр киптереп җыеп куя.

    A description...

    7023 тиен.

    Керпе кышын йоклый, ул күп кенә яфракларда ауный һәм шулай өнен яфраклар белән җылыта (гөмбә һәм сөләүчен ашый).

    7024 керпе. 7025 куян.

    A description...

    7026 бүре.

    A description...

    Куян, төлке һәм бүре җылы туннарын кияләр.

    7027 төлке.

    A description...

    A description...

    Молодцы булдырдыгыз!

    Без хәзер “Хәйләкәр төлке, син кайда? хәрәкәтле уен уйныйбыз:

    Балалар түгәрәккә басалар, кулларын артка куялар. Бер бала уенчык төлке тотып түгәрәкнең тышыннан йөри һәм “Хәйләкәр төлке! Син кайда?” дип йөри һәм бер баланың кулына шул уенчык төлкене салып китә дә, төлке алган бала : “Мин монда !” -дип кычкыра, һәм бөтен бала аңардан кача, тотылган бала хәйләкәр төлке була.

    Ә хәзер “Куяннар “ уенын уйнап алык:

    Ак куянкай утыра,

    колакларын селкетә

    менә шулай , менә шулай

    колакларын селкетә.

    (балалар кулаларын башларына куялар һәм колак селкетү хәрәкәтен ясыйлар)

    Куян туңа башлагач.

    Тәпиләрен җылыта

    менә шулай, менә шулай.

    Тәпиләрен селкетә.

    (кулларын бер -берсенә бәрәләр)

    Куян һаман да туңа

    сикергәләп тә куя

    менә шулай, менә шулай

    сикергәләп тә куя.

    (Балалар аяк очында сикерәләр).

    Аны кемдер өркетә

    Ул урманга йөгертә .

    Менә балалар куян урманга кереп качты, ни өчен? Бездән курыкты.

    Әйдәгез онытылмас өчен без урманда үз- үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен кабатлыйк әле :

    Шауларга,кычкырырга ярамый.

    Бөҗәкләргә, кошларга тимәскә.

    Җәнлекләрне өйгә алмаска.

    Урманда чүпләргә ярамый, пыяла ватмыйбыз.

    Агачларны сыйдырмыйча йөрегә.

    Учак якмаска, шырпы-уенчык түгел.

    Чәчәкләр, гөмбәләр өзмибез.

  • Ә хәзер безнең өчен иң мөхиме!

    Урман ул безнең байлык.

    Урман ул һәрвакыт саф һава.

    Урман ул җир шарының яшел күлмәге.

    Урман ул кошларның, җәнлекләрнең өйе.

    Урман елгаларны саклый.

    Урман ул чикләвек, җиләк, җимеш урыны.

    Хәзер балалар урманга зур рәхмәт әйтеп өйгә юл тотыйк, ә тиен дускай сезгә бер кәрҗин чикләвек күчтәнәч калдырган.

    7028 чикләвек.

    Сау бул урман!

    Бик зур рәхмәт сиңа!


    Автор: Хасаншина Альбина Миннулловна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    разное Урманга сәяхәт. Хасаншина Альбина Миннулловна 31 Мар 2015
    документ көзге урманга сәяхәт Амирова Зифа Хусаиновна 31 Мар 2015
    документ Жәйге урманга сәяхәт Нуреева Расима Мударисовна 31 Мар 2015
    документ "Урманга сәяхәт" Нигмятзянова Рузалина Рифкатовна 31 Мар 2015
    документ Урманга сәяхәт. Халимова Рузалия Рифкатовна 31 Мар 2015
    документ Урманга сәяхәт Ахметзянова Равиля Рифхатовна 31 Мар 2015
    документ Җәйге урманга сәяхәт Мингазова Гуляндам Ахматсафовна 31 Мар 2015
    документ УРМАНГА СӘЯХӘТ. Еркулова Винера Флорисовна 29 Апр 2015
    презентация Кышкы урманга сәяхәт.(Путешествие в зимний лес) Кашапова Гульназ Марсовна 19 Окт 2015
    документ "Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа) Шарифуллина Фарзания Халиулловна 20 Окт 2015
    документ Йомры икмәк белән урманга сәяхәт Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна 24 Окт 2015
    документ Шәмәхә урманга сәяхәт Сунгатуллина Алия Фоатовна 7 Ноя 2015
    документ Көзге урманга сәяхәт Ахмадуллина Ляля Зиннуровна 6 Дек 2015
    документ Көзге урманга сәяхәт Сабирова Рамзия Галимзяновна 17 Мар 2016
    документ Кышкы урманга сәяхәт Назмутдинова Елена Николаевна 18 Фев 2016
    документ Бәйрәм кичасе "Урманга сәяхәт" Шакирова Дильбар Сагитовна 1 Апр 2015
    документ конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт" Закиева Ризиля Абраровна 31 Мар 2015
    документ Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт". Губеева Наиля Гаптулловна 4 Апр 2015
    документ ОД- "Йомры икмәк белән урманга сәяхәт." Яруллина Эльмира Нургаязовна 18 Ноя 2015
    документ Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты Гафурова Нурфия Василовна 11 Фев 2016
    документ Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт Гильметдинова Миляуша Фаритовна 31 Мар 2015
    разное "козге урманга сэяхэт" Равилова Альфия Ринатовна 31 Мар 2015
    документ Урманга сэяхэт Гайнуллина Гульназ Расуловна 7 Апр 2015
    документ шогель.Тема."Урманга сэяхэт". Еркулова Венера Флорисовна 31 Мар 2015
    документ Козге урманга сэяхэт Калимуллина Гульфина Нургаязовна 31 Мар 2015
    документ "Урманга барабыз" Нуриева Айсылу Исрафиловна 31 Мар 2015
    документ Сюжетле-уенлы шөгыль “Ак калач ( урманга сэяхэт Абдрахманова Гульназ Мияссяровна 31 Мар 2015
    документ Урманга гөмбәләр җыярга Гайсина Венера Алексеевна 27 Окт 2015
    разное Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт. Забирова Гульназ Мударисовна 30 Мар 2015
    документ Спортландиягә сәяхәт Гарифуллина Фарида Фаритовна 1 Апр 2015
    разное Чәчәкләр аланына сәяхәт Гаффарова Гульназ Мидхатовна 1 Апр 2015
    документ ЗООПАРККА СӘЯХӘТ. Загирова Алсу Миннулловна 7 Фев 2016
    разное Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ) Валиахметова Сирена Зинетулловна 22 Мар 2016
    презентация, документ Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.” Крешкова Любовь Павловна 26 Окт 2015
    документ Исемнәр патшалыгына сәяхәт Нигаматуллина Альфия Раисовна 20 Мар 2015
    презентация Исемнәр патшалыгына сәяхәт Нигаматуллина Альфия Раисовна 20 Мар 2015
    документ Антонимнар дөньясына сәяхәт Шамеева Эндже Маликовна 20 Мар 2015
    документ Татарстан буенча сәяхәт Хисамеева Зульфия Анваровна 20 Мар 2015
    презентация Сыйфат патшалыгына сәяхәт Шаймарданова Гузелия Асхатовна 20 Мар 2015
    презентация, документ Рәвеш иленә сәяхәт. Фатхуллина Илюзя Ильгизаровна 20 Мар 2015