Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре

Скачать
29.34 КБ, 1235708.docx Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна, 21 Окт 2015

Тема: Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре.

Максат: 1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларны суныӊ кайбер үзлекләре белән таныштыру: үтә күренмәле, иссез, төссез, тәмсез булуын күрсәтү; суныӊ агу үзлеген, суда һава булуны тәҗрибәләр аша күрсәтү.

3. Балаларныӊ игътибарын суныӊ гади, таныш нәрсә булуына карамастан, аныӊ серле, тылсымлы булуына юнәлдерү. Суныӊ табигатьтә төрле рәвештә очравына ышандыру.

Җиһазлау: Тамчыкай һәм Кар бөртеге (картоннан);дидактик уеннар «Кеше тормышында суныӊ әһәмияте», «Су кемгә, нәрсәләргә кирәк?», «Тылсымлы су. Табигать күренешләрендә су».

Тәҗрибәләр өчен бала саен 2 шәр стакан: 1 сендә су, 2 сендә – сок, калаклар, көпшәләр, салфеткалар, кайнар сулы чәйнек, көзге, боз кисәкләре белән савыт.

1. Оештыру. Балалар тезелеп керәләр, паласка басалар.

- Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә, апа!

- Хәерле иртә, апалар!

- Балалар, табигатьне дә сәламлик әле:

- Хәерле иртә, табигать!

Хәерле иртә, кошлар!

Хәерле иртә, агачлар!

Хәерле иртә, дуслар!

- Бер-беребезгә карап елмаябыз.

2. Түгәрәктә туплы уен. «Нәрсә ул табигать?»

Тупны кулда тәгәрәтеп алабыз һәм «Нәрсә ул табигать?» дигән сорауга җавап әйтеп, тупны бер-беребезгә тапшырабыз.

Табигатькә күп нәрсәләр керә икән, шулар арасында иӊ әһәмиятлесе, иӊ кирәклесе турында бүген сөйләшербез.

Ул сиӊа көн дә кирәк?

Нәрсә соӊ ул, әйт тизрәк?

3. Су турында әӊгәмә.

- Әйе, ул – су. Суны без кайларда очратабыз? (елгада, күлдә, инештә, диӊгездә, океанда, коеда һ.б.) Безнеӊ шәһәр янында нинди сулыклар бар? (Кама, Танайка елгасы, «Шишкин буалары»)

- «Су нәрсәләргә, кемнәргә кирәк?» - дидактик уен. (Туплы уенны дәвам итәбез. Хәзер тупны баш һәм урта бармак белән тотып күчерәбез).

Панно күрсәтү. «Су кемнәргә, нәрсәләргә кирәк?»

Йомгаклау. Су – бөтен тереклек өчен кирәк, су үсемлекләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә яшәү чыганагы булып тора.

4. Кешеләргә су кирәкме? Кешеләр судан ничек файдаланалар?

Тамчыкай алып килгән рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез. Балаларга рәсемнәр таратам. Һәр бала үзенеӊ рәсеме буенча җөмлә төзеп әйтә.

- Менә, балалар, су безне эчертә дә, ашата да, юындыра да икән. Су безнеӊ сәламәтлек турында кайгырта, ул безгә чиста, матур йөрергә, чыныгып үсәргә булыша икән.

- Балалар, ә безнеӊ өйләргә, бакчага су каян килә? Торбалар буйлап килә, краннан ага. Ул елга суы. Кама елгасыныӊ суы. Без көн саен шул суны кулланабыз. Әйдәгез, кранны ачыйк та, «юынып алыйк».

5. Шигырь «Йомшак су, йөгерек су» ( хәрәкәтләр белән)

- С-с-с. Йомшак су, йөгерек су,

Син мине чиста ю,

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын…

Авызым елмайсын,

Колагым тыӊласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю! (Җәвад Тәрҗеманов)

- С-с-с. Кранны ябабыз. Кранны яхшылап бордыгызмы, балалар? Ни өчен кранны (яхшы) ныклап ябарга кирәк? Әйе, суны сакларга, экономияләргә кирәк, балалар. Аны бушка агызып торырга ярамый, чөнки тамчылап кына торса да, көне буена, төне буена 1 чиләк чиста су әрәмгә ага, пычрак суларга барып тоташа.

6. Ә менә Кар бөртеге безгә башка төрле бирем алып килгән. Уен алып килгән.

Табышмаклы рәсемнәр уены.

Балалар, су тылсымчы икән, ул әле бер төрле, әле икенче төрле була ала.

Балалар, сез табышмаклар әйтерсез, ә мин җавапларын рәсем белән күрсәтәм. (Болыт, яӊгыр, кар, томан, салават күпере, бәс, кардан ясалган фигуралар турында табышмаклар әйтәбез, рәсемнәрен тактага куябыз.

Ял минуты. «Кар ява»

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туӊдыра.

Йомшак карны алабыз,

Кар йомгагы ясыйбыз,

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күӊелле яшибез.

7. Су белән тәҗрибәләр.

- Без бүген тикшерүчеләр булырбыз. Су турында күбрәк белер өчен, тәҗрибәләр ясарбыз. Мин сезне лабораторияга чакырам. Тикшерү эшләрен бик сак башкарырга кирәк, суны түкмәскә, стаканнарны ватмаска, мине игътибар белән тыӊларга.

а) Суныӊ үтә күренмәле булуын ачыклау.

1 стаканда су, 2 – сок. Сулы стаканга калакны тыгабыз. Калак күренәме? Соклы стаканга тыгабыз - калак күренәме? Сулы стаканда күренә, соклыда – күренми. Нәтиҗә: су үтә күренмәле, ә сок үтә күренмәле түгел.

б) Суныӊ төсен билгеләү.

Су – төссез, ә сок – саргылт төстә.

в) Суныӊ тәмен билгеләү.

Суныӊ тәме юк, ә сок – баллы.

г) Суныӊ исен билгеләү.

Су – иссез, ә сок – исле.

д) Суда һава барлыгын исбатлау.

Көпшә аша суга өрәбез. Суда куыклар барлыкка килә. Димәк, суда һава бар. Шуӊа күрә суда җәнлекләр яши ала, үсемлекләр үсә ала.

Сез балык булсагыз, нинди суда яшәр идегез? Ни өчен? Су чиста булсын өчен нәрсә эшләргә? Яки нәрсә эшләргә ярамый?

е) Суныӊ агу үзлеген билгеләү.

Суны кәстрүлгә бушатабыз. Су нишли? Ага. Чөнки ул сыеклык. Бу суны кая куярбыз? Гөлләргә сибәрбез.

ж) Кайнап чыккан судан пар күтәрелүен күрсәтү.

з) Суныӊ боз хәлендә булуын күрсәтү.

Йомгаклау. Балаларга сок эчәргә тәкъдим итү.

ТАБЫШМАКЛАР

1. Йөзәм, ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнеӊ өстә мин.

Кайчагында ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин. (Болыт)

2. Җәйге эссе көннәрдә

Мине өзелеп көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып – посып бетәләр. (Яӊгыр)

3. Уты юк, төтене бар. (Томан)

4. Ак кына, вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Югала, юк була,

Кулда тотсаӊ чак кына. (Кар бөртеге)

5. Ап-ак булып агачларга,

Чыбыкларга да куна.

Үзе куркак, юкка чыга,

Кагылдынмы чак кына. (Бәс)

6. Сикереп төшә,бозны тишә.(Тамчы)


Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре Миркасимова Гульшат Габдулловна 21 Окт 2015
документ Занятие- эксперемент по теме" Тылсымлы су" Валиева Айгуль Надировна 21 Ноя 2015
документ Занятие- эксперемент по теме" Тылсымлы су" Валиева Айгуль Надировна 13 Ноя 2015
документ Тест по окружающему миру, 2 класс "Су һәм аның үзлекләре” Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна 26 Окт 2015
документ Кислоталарның составы,классификациясе һәм үзлекләре Мухамадиева Равиля Валиевна 21 Мар 2015
документ Мастер класс " Һава үзлекләре" Бурганова Римма Нурмухаметовна 31 Мар 2015
презентация "Суның үзлекләре" химия дәресенә презентация Хайбуллина Фания Фаридовна 31 Мар 2015
документ ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР Галипова Гадила Талгатовна 21 Мар 2015
документ Тылсымлы алан! Салахиева Ляйля Жаудатовна 31 Мар 2015
документ Тылсымлы дөнья Хамидуллина Минеясира Минахматовна 1 Апр 2015
документ Тылсымлы тамчылар Хамидуллина Минеясира Минахматовна 16 Апр 2015
разное "Тылсымлы урман аланы" Абдуллина Рузиля Вагизовна 5 Апр 2015
разное Тылсымлы ҡурай Хажеева Минзилә Ғәлиулла ҡыҙы 18 Фев 2016
разное Йомшак су, йөгерек су Гузаерова Таслима Габделхаевна 30 Мар 2015
документ Тылсымлы сәхифәләр Низамова Миляуша Касимовна 20 Мар 2015
документ "Тылсымлы сүз" Муслимова Кадрия Усмановна 31 Мар 2015
документ “Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт.” Газизова Гульназ Явдатовна 31 Мар 2015
документ Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт Исламова Алися Фирдависовна 31 Мар 2015
документ "Тылсымлы инә." Фатыхова Гульнара Нурзадовна 31 Мар 2015
документ “Тылсымлы китабым” Хасанова Разина Миннеахметовна 27 Окт 2015
документ "Тылсымлы саннар" Хузягалиева Газима Миннегалиевна 26 Окт 2015
документ "Тылсымлы утрау" Закиржанова Лилия Рамзилевна 16 Окт 2015
документ "Тылсымлы саннар" Гильмутдинова Лилия Разифовна 23 Окт 2015
документ Тылсымлы сүзләр Файзрахманова Лилия Камилевна 2 Фев 2016
документ Тылсымлы һүҙҙәр Хажеева Минзилә Ғәлиулла ҡыҙы 17 Фев 2016
документ “Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт” Закирова Разида Минсалиховна 11 Фев 2016
документ "Химические свойства оснований" ("Нигезләрнең химик үзлекләре") Нагимова Дильбар Рафаэловна 31 Мар 2015
документ Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре" Гарапова Гульнара Мансуровна 1 Апр 2015
документ Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна 29 Фев 2016
документ Су- табигать күрке Галипова Гадила Талгатовна 21 Мар 2015
презентация Су анасы Гарипова Гузалия Хабибрахмановна 30 Мар 2015
документ Су-джок Худоченок (Чупрова) Екатерина Сергеевна 31 Мар 2015
видео массаж рук Су-Джок Лобанова Марина Анатольевна 1 Апр 2015
документ Су Джок терапия Корж Лариса Александровна 4 Апр 2015
документ Су-джок терапия Топникова Оксана Владимировна 21 Авг 2015
разное Г.Тукайның “Су анасы” әкияте Мингалиева Лейсан Эмитовна 2 Мар 2016
документ Су - яшәү чыганагы Яббарова Альфира Мансуровна 14 Янв 2016
документ Су - табигать күрке Фахрисламова Зиля Фатиховна 13 Дек 2015
документ Су - тормыш диңгезе. Сагирова Ландыш Мазиповна 10 Апр 2016
документ Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ . Тазиева Рузалия Равгатовна 20 Мар 2015