Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә белән туклануы турында аңлату.

Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.

Барышы:

Тәрбияче: Балалар, без бүген “Тере почмакка” сәяхәткә барабыз. Нәрсә соң ул “Тере почмак”?

Анда төрле тереклек ияләре хайваннар яшәгәнгә күрә аны “Тере почмак” дип атыйлар. “Тере почмакта” нәрсәләр яшәгәнен сез мин әйткән табышмакларның җавабыннан белерсез.

1. Алгы тәпие кыска.

Чабарга ул бик оста,

Сары тунын сала да

Ак тунын кия кышка. (Куян)

2. Җәен урманга патша

Кышын кардан да аста (Аю)

3. Көлтә-көлтә койрыгым

Селки –селки барамын

Күлмәгемне бирмәсәң

Калҗа –калҗа тураем (Төлке)

Тәрбияче: Дөрес, куян. Әнә карагыз әле, куянкай –йомшаккай. Аның колаклары озын, алгы тәпиләре кыска, ә арткы тәпиләре озын. Шуңа күрә дә ул бик җитез йөгерә. Җәй көне ул соры, ә кышын ак төстә була. Ул бик куркак. Карагыз әле балалар, калтырап почмакта утыра.

Балалар , куян нәрсә ярата?

Балалар: Кишер, кәбестә ярата

Тәрбияче: Куян турында без сезнең белән күп җырлар,уеннар беләбез, әйдәгез әле , “Ак куян” җырлы – биюле уеннар алыйк

“Ак куян” уены.

1. Ак куян басып тора, (балалар кулларын башларына куя)

Колакларын селкетә, (“Куян колагы” күрсәтәләр)

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

2. Ак куян басып тора

Аякларын җылыта

Менә шулай, менә шулай (Куян кебек сикерәләр).

Аякларын җылыта

Тәрбияче балаларга уен тәкъдим итә.

“ Нәрсә артык?” уены

Балалар каршына кыргый хайваннар сүрәтләнгән рәсемнәр эленә. Алар арасына йорт хайваны рәсеме дә эленә. Балалар йорт хайванының рәсемен аерып алырга тиеш. Рәсемнәр берничә кат үзгәртелә.

Тәрбияче җәнлекләрнең нәрсә белән тукланулары турында әңгәмә үткәрә.

Дәрес ахырында “Аучы һәм көтүче” уены уйнала.

Уен алдыннан зур яшел урман рәсемнәре беркетелә. “Аучы һәм көтүче”, аларның хезмәте сүрәтләнгән рәсемнәр өстәп куела.

Аучы кыргый җәнлекләр аулый. Көтүче йорт хайваннарын болында көтә.

Уен өчен “Аучы һәм көтүчене” сайлыйбыз.

Уң якта – болын, анда йорт хайваннары көтүдә йөри, ә сул якта – урман, анда кыргый җәнлекләр яши. “Эзләгез” дигән сигнал бирелә. Өстәлдән рәсемнәрне алып, флажокларга тиешле рәсемнәр куела. Балалар ялгышса, ялгышкан бала начар аучы яки көтүче була. Уен берничә тапкыр кабатлана.


Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Уртанчылар төркеме балалары белән Воскобович уеннары аша тирә – як белән танышу буенча шөгыль конспекты. Марданова Ильзиря Табрисовна 12 Ноя 2015
разное Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”. Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ “Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле Абдрахманова Зямиля Мунибовна 30 Мар 2015
документ "Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме) Тлякова Зульфида Кафиловна 30 Мар 2015
документ Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме Мязитова Зульфия Саитовна 25 Апр 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт» Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна 16 Окт 2015
документ "Казан" тексты белән танышу Ахмадуллина Айгуль Гумаровна 20 Мар 2015
документ Габдулла Тукай иҗаты белән танышу Сабирова Мадина Акрямовна 30 Мар 2015
документ Интегрированное занятие "Йорт куяны белән танышу" Сагдеева Регина Рустамовна 30 Мар 2015
документ Геометрик фигура – өчпочмак белән танышу. Ханафиева Лейсан Зульфаровна 31 Мар 2015
документ Конспект кызыл китап белән танышу Габдрахманова Гульназ Ильгизовна 31 Мар 2015
документ Суган һәм борчак белән танышу, аларны чагыштыру Гайфуллина Альмира Шагидуловна 31 Мар 2015
документ "Транспорт төрләре белән танышу" Мухамедрахимова Альбина Фаилевна 31 Мар 2015
документ Юнәлеш килеше белән танышу Буриева Айгуль Мубараковна 19 Окт 2015
документ ”Урам белән танышу” Камалова Рузалия Фандусвна 4 Ноя 2015
документ XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу Ханнанова Миляуша Хатиповна 20 Мар 2015
документ 3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән мастер-класс. Тема : Урмандагы тереклек. Газизова Гелюся Рахимановна 31 Мар 2015
документ Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу. Буриева Айгуль Мубараковна 31 Мар 2015
документ "Г.Тукай премиясе лауреатлары"(Ф.Яруллинның иҗаты белән танышу) Сунгатова Гульнара Зулькаровна 31 Мар 2015
документ Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү. Назмутдинова Миляуша Мансуровна 4 Апр 2015
документ Тема: “Сугыш вакытындагы транспорт төрләре белән танышу”. Гизатуллина Кадрия Рахматулловна 21 Ноя 2015
документ Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу" Хайруллина Лейсан Азатовна 16 Апр 2015
документ Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы) Идрисова Хания Вахитовна 16 Окт 2015
документ Э.Мөэминованың "Моңсу бәйрәм" шигыре белән танышу.1 сыйныф. Хайбуллина Гөлчәчәк Халит кызы 6 Дек 2015
презентация Габдулла Тукайның "И туган тел" шигыре белән танышу. 5 нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең презентациясе. Шаехова Гульнара Маратовна 7 Дек 2015
документ Габдулла Тукай "И туган тел" шигыре белән танышу.- 5нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең план- конспекты. Шаехова Гульнара Маратовна 7 Дек 2015
документ Чыгыш: Тирә-юнь белән таныштыру аша сөйләм телен үстерү. Шарафиева Расуля 4 Апр 2015
разное Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 4 Апр 2015