Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

" Юлда йөрсән бул уяу".

Скачать
15.69 КБ, 1080515.docx Автор: Лутфуллина Зиля Анасовна, 4 Мая 2015

Максат: Балаларны тыючы билгеләр белән таныштыруны дәвам итү. Кисәтүче билгеләр турында искә төшерү. Урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлар: Кисәтүче һәм тыючы юл билгеләре, һәр балага юлдагы төрле очраклар ясалган сюжетлы рәсем; куян, аю киемнәре, капчык.

Шөгыль барышы:

Бүлмәгә куян белән аю керә. Икесе дә бер капчыкны тарткалыйлар.

Аю: мин кубрәк җыйдым, бир әле.

Куян: Мин дә җыйдым бит ул рәсемнәрне. Миңа булсын.

Тәрбияче: Туктагыз әле, тукта. Исәнләшик башта. Исәнмесез!

Аю, Куян: Исәнмесез.

Тәрбияче: Я, хәзер аңлатып бирегез инде, кайда, нинди рәсемнәр җыйдыгыз?

Аю: Сезнең янга килгәндә юл кырыендагы ак баганалардан матур-матур рәсемнәр җыеп килдек.

Куян: Аларның кайберләре тугәрәккә, ә кайсылары өчпочмакка ясалган.

Тәрбияче: Балалар, сез берәр нәрсә аңладыгызмы? Нинди рәсемнәр икән ул юл кырыенда? Аларны алырга ярыймы?

Балалар: Юл билгеләре. Аларны урыннарыннан алырга да алмаштырырга да ярамый.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, хәзер мин сезгә “Билгеләр патшалыгы” дигән әкият укыйм. Игътибар белән тыңлагыз, ни өчен билгеләрне урыннарыннан алырга ярамаганлыгын аңларсыз.

“Яшәгән ди, булган ди бер бик кечкенә генә Билгеләр патшалыгы. Болраның патшалары өч күзле булган, өч күзе дә өч төрле төстә янган. Ә аның хезмәтчеләре зәңгәр, кызыл, ак төсләр белән бизәлгән билгеләр булган ди. Алар үз патшалыкларыннан читкә бер дә чыгып йөрмәгәннәр. Бервакыт боларның патшалыгына бер күңелсез хәбәр китергәннәр. Кайдадыр еракта, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә кеше дигән тереклек ияләре яши икән ди. Алар җәяү түгел, ә ниндидер дүрт аяклы тимер әрҗәләргә утырып йөриләр ди. Тимер әрҗәләр үзләреннән үзләре йөриләр, аларны алдан тартырга да кирәк түгел икән. Менә шул тимер әрҗәләр юл дигән җирдән йөргәндә буталып, бәрелешеп бетәләр икән. Билгеләр патшалыгында боларга ничек ярдәм итәргә, дип бик каты баш ватканнар һәм бер уртак фикергә килгәннәр. Авыр булса да, үзләренең туган-үскән җирләрен ташлап китеп, кешеләргә ярдәм кулы сузарга булганнар. Барып җиткәннәр болар, андагы хәлләргә шаккатканнар. Кешеләр көн саен яңадан-яңа әрҗәләр уйлап чыгаралар икән. Урамнарда хәрәкәт тагын да күбәйгән. Бәрелешләр дә санап бетергесез күп булып тора ди. Билгеләр тиз генә эшкә керешкәннәр. Һәр билге, үз урынын табып, шул урынга барып баскан. Һәм алар әле дә булса шул урыннарында торып, кешеләргә зур булышлык итәләр, юлларда тәртип урнаштырып торалар ди.”(Г.И. Гыйбадуллина).

Тәрбияче: (Куян белән Аюга) Менә, аңладыгызмы инде, үзегезнең нинди зур хата ясавыгызны.

Аю, Куян: Әйе шул, бик начар эшләгәнбез. Бу билгеләрне тизрәк урнаштырырга кирәк. Тик без аларның нәрсә аңлатуын белмибез бит.

Тәрбияче: Бирегез, мин карыйм әле ул билгеләрне. Монда ике төрле билге бар икән. Әйдәгез, без хәзер уен уйнап алыйк. Мин билгеләрне өстәлгә куям. Ә тактага кисәтүче билгеләрне беркетү өчен ак плакат эләм. Хәзер безгә бер бала шушы билгеләр арасыннан кисәтүче билгеләрне аерып алып плакатка беркетер.

Кисәтүче билгеләрнең нәрсә аңлатуын ачыклау .”Игътибар, балалар!”, “Җәяүлеләр юлы”, “Ике яклы хәрәкәт”, “Куркыныч борылыш”, “Тимер юл кичүе” билгеләренең кайларда куелуын балалардан сөйләтү.

Тәрбияче: Балалар, безнең өстәлдә тагын берничә билге калды. Бу билгеләр кызыл түгәрәккә, яисә кызыл белән әйләндерелгән түгәрәккә ясалган. Алар – тыючы билгеләр. Без аларның кайберләрен беләбез инде. Ә буген тагын берничәсе белән танышыйк.

· “Җәяүлеләр хәрәкәте тыела”.

· “Велосипед хәрәкәте тыела”.

· “Транспорт белән керү тыела”.

Билгеләрнең нинди урыннарга куелуын аңлату.

Аю: Куян, дус, бик кирәкле билгеләрне алганбыз бит без. Юлда хәрәкәт башланганчы тизрәк үз урыннарына урнаштырыйк аларны. Исән булыгыз, балалар, рәхмәт сезгә!

Балалар: Саубулыгыз!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

Физкультминутка үткәрелә.

Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән тагын бер кызык уен уйныйбыз: табышмаклар уйлап чыгарабыз. Менә нинди сәгать бар. Аңа төрле рәсемнәр ябыштырылган. Сәгать тәрәзәсендә нинди рәсем ачыла, без шул әйбер турында табышмак уйлап табарга тиеш булабыз.

Сәгатькә светофор, юл билгесе, машина, юл, велосипед, автобус рәсемнәре куелган. Балалар алар турында табышмаклар әйтәләр.

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар! Бик кызыклы табышмаклар уйлап таптыгыз.

Дәрес ахырында “Юл билгесен дөрес урнаштыр!” дигән уен уйнала.


Автор: Лутфуллина Зиля Анасовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ " Юлда йөрсән бул уяу". Лутфуллина Зиля Анасовна 4 Мая 2015
документ "Юлда булсаң - уяу бул!" Закирова Зульфия Расимовна 25 Июн 2015
документ "Юлда булсаң имин бул!".Уен-кичә shaykhrazieva farduna giniyatullovna 31 Мар 2015
разное "Юлда йорсэн бул олгер юл кагыдэлэрен бел" Равилова Альфия Ринатовна 31 Мар 2015
документ Юлда һәрчак уяу бул! Халимова Рузалия Рифкатовна 30 Мар 2015
разное "Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел" Музепова Гузель Ахметовна 30 Янв 2016
документ Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы. Исмагилова Гузалия Ильтзаровна 12 Июл 2015
документ Юлда игътибарлы бул! Сафина Гульфия Талгатовна 31 Мар 2015
документ Юлда булыгыз уяу! Камаева Гульнара Разыловна 23 Сен 2015
разное Юлда булсаң бул өлгер Хамитова Резеда Гарафутдиновна 31 Мар 2015
документ Юлда йөрсәң бул өлгер Салахова Миляуша Данифовна 1 Апр 2015
документ Юлда сак бул Мингазова Гуляндам Ахматсафовна 31 Мар 2015
документ Юлда йөрсәң бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел! Исакаева Рамзиля Фаиловна 1 Апр 2015
документ Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! Мухаметова Рамзия Асгатовна 8 Апр 2015
презентация Презентация урока "Юлда" Галиева Миляуша Мирфаезовна 20 Мар 2015
документ Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк" Валиева Милауша Мазхатовна 31 Мар 2015
разное Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!” Кашапова Алсу Салимзяновна 30 Мар 2015
документ Юлда йөрсәң ,бул өлгер! Юл кагыйдәсен нык бел! Мустафина Ильзия Райнуровна 20 Мар 2015
документ “Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” Хадиева Салиса Галиповна 31 Мар 2015
документ “Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел.” Салахова Эльвира Баграмовна 17 Окт 2015
документ “ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” (ЮХИДИ начальнигы милиция майоры Фирдүс Фахретдинов белән очрашу) Аглиуллина Гульнур Архаметдиновна 14 Фев 2016
документ "Сау бул, мәктәбем" Гумарова Галина Александровна 1 Апр 2015
документ "Сак бул,бала!" Мирзаханова Лилия Равиловна 16 Янв 2016
документ Открытый урок по теме "Юлда" (2-5 класс) Галиева Миляуша Мирфаезовна 20 Мар 2015
презентация Презентация "Шәфкатьле бул син, бала" Агмалетдинова Роза Николаевна 20 Мар 2015
презентация Уен "Игътибарлы бул" (тамчы-шоу) Сафина Резеда Рашатовна 30 Мар 2015
документ Сценарий внеклассного мероприятия "Юлларда бул бик өлгер" Мубаракова Гульнара Рамазановна 31 Мар 2015
документ Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!" Абдуллина Рина Мунуровна 31 Мар 2015
документ Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!" Абдуллина Рина Мунуровна 31 Мар 2015
документ Сценарии праздников (4 класс) по теме: "Сау бул, башлангыч мәктәп!" Фахриева Дания Фаруховна 1 Апр 2015
документ Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә" Буренина Эльмира Рафаиловна 31 Мар 2015
документ "Һау бул башланғыс класс!" Байрам өсөн сценарий. Ильясова Гульфинур Рауфовна 14 Сен 2015
документ сценарий выпускного утренника "Сау бул, бакчабыз!" Каримова Зульфира Равиловна 18 Фев 2016
разное Табигать дусты бул! Сафиуллина Рая Хамбаловна 5 Апр 2015
разное Юлда йөри беләсеңме? Магданова Ания Гилмегаяновна 2 Мар 2016
разное Кунак булсаң, тыйнак бул Набиуллина Фардия Хамитовна 20 Мар 2015
документ Юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре Ахметшина Лейсан Вазиховна 30 Мар 2015
документ Юлда йөрү кагыйдәләре Аитова Зульфия Султангалиевна 31 Мар 2015
документ Юлда йөрү кагыйдәләре. Тазиева Эльфира Василевна 30 Янв 2016
документ Кунак булсаң, тыйнак бул Набиуллина Фардия Хамитовна 20 Мар 2015