Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

"Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә)

Скачать
22.63 КБ, 1072118.docx Автор: Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна, 28 Апр 2015

“Мин һәм минем сәламәтлегем” (Зурлар төркемендә)

Максат: Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру; Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату. Организмга нәрсә файдалы, ә нәрсә юклыгын ачыклау. Кулҗтура-гигиеник күнекмәләрне ныгыту.

Җиһазлар: Шәхси-гигиена әйберләре (шулай ук рәсемнәре); Рәсемнәр: файдалы һәм файдалы булмаган әйберләр, сәламәт һәм сәламәт булмаган кеше, тешләр рәсеме; һәрбер балага шарлар, муз.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: – Балалар, сез бүген шундый матур. Кәефләрегез ничек, үзегезне ничек хис итәсез? Мин сезне шундый кызыклы сәяхәткә чакырам. Анда без сәламәт булу өчен безгә нәрсәләр эшләргә кирәклеген белербез! Сез әзерме?

– Әйдәгез, автобусларга утырып, юлга чыгабыз!

(муз.уйнаганда уйланма автобуска утыру, бару)

– Менә без килеп тә җиттек! Мин сезгә бер табышмак әйтәм: “Аны эчәләр дә, сибәләрдә, ансыз бар тереклек кибер, корыр иде? (Су)

– Су безнең сәламәтлегебез өчен бик кирәкле әйбер, шулаймы? Сез ни өчен алай дип уйлыйсыз, безгә нәрсә өчен кирәк ул, без аның белән нәрсә эшлибез? (Эчәргә, юынырга)

– Ә кайчан без кулларны юабыз? (Ашау алдыннан, саф һавадан кергәч, пычырангач, хайваннарны сыйпагач, шөгыльләрдән соң һ.б.)

– Ә сез кулларыгызны дөрес юасызмы? Әйдәгез әле схемадан карыйк әле (схема карала, анда юу тәртибе аңлатылган).

(разминка ясау)

– Балалар, карагыз әле, нәрсәләр бу? (балаларның игътибарын шәхси-гигиена әйберләре төшерелгән рәсемнәргә (слайдларга) юнәлтү)

– Нәрсә өчен сабын белән сөлге кирәк? Кайсыгыз әйтә ала? (кулларны юып, сөртер өчен)

– Дөрес, ә тарак? (Чәчне тарау өчен)

– Кеше тарагы, сөлген кулланырга ярыймы? Нишләп?

– Балалар, ә хәзер карагыз әле рәсемгә. Нәрсәләр бу? (тешләр)

– Көненә ничә тапкыр тешләрне чистартырга кирәк? (иртә һәи кич)

– Ә ни өчен аларны чистартырга кирәк? (алар сәламәт, нык, сызламасыннар булсын өчен)

– Ә хәзер бер-берегезгә карагыгызда, елмаеп күрсәтегез! Сез елмайганда бик матур!

– Карагыз әле, бу теш нинди, ул нишли? (елмая, чөнки ул сау)

– Ә икенчесе нигә андый? (ул авыру)

(Файдалы һәм файдалы булмаган ашамлыклар рәсемнңрен карау)

– Балалар сез ничек уйлыйсыз, безнең тешләребез, үзебезгә нинди ашамлыклар ашау файдалы? (яшелчә һәм җиләк-җимешләр)

– Бик дәрес, яшелчә һәм җиләк җимешләр безнең сәламәтлегебез өчен дә, тешләребезнең саулыгы өчен дә бик файдалы һәм кирәк әйберләр.

– Ә кайсылары файдасыз? Ни өчен? (балалар җавабы)

– Балалар, сез хәзер инде аңладыгыз суның, файдалы ризыкларның безнең организмга бик кирәк икәнен. Шулай ук безгә саф һавада, урманнарда йөрү дә файдалы. Без үзебезне тылсымлы урманда дип хис итик. Урманда сулавы җиңелрәк, рәхәтрәк. Ни өчен дип уйлыйсыз? (һава чиста)

– Саф һава безнең сәламәтлегебез өчен файдалымы? (әйе, файдалы)

– Әйдәгез әле, һаваны йотабыз һәм чыгарабыз (2-3 тапкыр борыннан сулап, авыздан чыгару)

– Тагын балалар безнең организмыбызга кояш җылылыгы кирәк.

– Әйдәгез, яңадан санап чыгыйк әле нәрсәләр файдалы? (балалар җавабы)

– Балалар, без сезнең белән шундый төрле, сез бер-берегезгә ошамаганыгыз. Сезнең күзләрегез дә, чәчләрегез, киемнәрегез дә төрле. Без моны күрә алабыз. Ләкин без күңел дөньясын күрә дә, тотып та карый алмыйбыз .Без күңелдә кемнедер ярата алабыз, нәрсәдер уйлый алабыз, шулай ук сөенә. Ә әгәр без кемгәдер үпкә тотып йөрсәк, үч сакласак без чирләргә, авырырга мөмкинбез!

– Мин сезгә тылсымлы шарлар бирәм. Һәрберегез кемгәдә, нәрсәгә дә булса үпкәгезне, ачуыгызны әйтегез. Бу шарлардан һава чыгып беткәч сезнең үпкәгез, ачуыгыз да чыгып бетәр!

– Бүген без сезнең белән күп нәрсә турында сөйләштек, искә алдык, күп нәрсә белдек. Минем уйлавымча, сез хәзер инде сәламәтлегез турында кайгыртырсыз, аны сакларсыз, сау-сәламәт балалар булып үсәрсез!

– Ә хәзер безгә кайтырга кирәк (муз.тавышына автобуста кайту)


Автор: Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә) Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна 28 Апр 2015
документ Шөгыль: "Мин һәм минем хокукларым" Краснова Лайсан Габделахатовна 4 Апр 2015
документ Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу" Хайруллина Лейсан Азатовна 16 Апр 2015
презентация Тест-тренажер "Мин һәм минем яшьтәшләрем." Шагалиева Гульназ Назиповна 20 Мар 2015
разное Дидактик уен «Мин һәм минем гаиләм» Белоногова Екатерина Сергеевна 12 Мая 2015
документ "Минем мәктәбем- сәламәтлек һәм үсеш мәктәбе" Яхина Ләйсән Равилевна 31 Мар 2015
документ "Әти, әни һәм мин" Гильфанова Ильмира Альбертовна 1 Апр 2015
документ "Әти-әни һәм мин !"(әдәби музыкаль кичә) Шигапова Наджия Наиловна 1 Апр 2015
документ "Әти,әни һәм мин - спорт гаиләсе" Тазетдинова Гульшат Ринатовна 1 Апр 2015
документ "Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә" Гайфуллина Альмира Шагидуловна 31 Мар 2015
документ "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" Рахматуллина Альбина Рафаилевна 12 Апр 2015
разное Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе. Газетдинова Гульчачак Расимовна 4 Апр 2015
документ "Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль Магданурова Алсу Тагировна 31 Мар 2015
разное Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты . Хабибуллина Лилия Фёдоровна 15 Окт 2015
презентация Зурлар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге "Икмәк - яшәү терәге". Вафина Флюра Вагизовна 1 Ноя 2015
документ “Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект Ибрагимова Рузиля Рифхатовна 31 Мар 2015
разное "Минем туган ягым,минем мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем" видеосы Набиуллина Ландыш Ильдусовна 2 Мар 2016
разное "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе"" Ильясова Гульгена Рашитовна 31 Мар 2015
разное Мин татарча сөйләшәм акция кысаларында "Мәдәният һәм сәнгать" елына багышланган мероприятия Мухаметзянова Миляуша Мидехатовна 1 Апр 2015
документ “Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты Миронова Гулия Ринатовна 13 Ноя 2015
документ "Минем гаиләм, минем терәгем" Валиева Гульнара Рафкатовна 24 Июн 2015
документ 8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе". Ганеева Лира Габдулхаковна 20 Мар 2015
документ "Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты лотфуллина лейсан глусовна 31 Мар 2015
презентация, документ Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация Валиуллина Гульнур Разифовна 14 Дек 2015
документ Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым" Латыпова Гелфария Миннегалиевна 2 Мар 2016
документ "Мин булышырга яратам" . 5нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган дәреснең план-конспекты. Мухаметзянова Эльвира Айсаровна 7 Апр 2015
документ Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап" Шаймарданова Гульфания Гаязетдиновна 10 Ноя 2015
разное "Минем дусларым" Хабетдинова Фиразия Муразяповна 2 Мар 2016
документ парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин" Кызрачева Айгуль Расиаловна 20 Мар 2015
документ парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин" Кызрачева Айгуль Расиаловна 20 Мар 2015
документ Эссе "Минем педагогик табышларым" Загирова Румия Ахатовна 20 Мар 2015
презентация Презентация "Минем дусларым" Кудряшова Гузалия Мансуровна 20 Мар 2015
документ Эссе "Минем педагогик осталыгым" Лутфуллина Гульнира Талгатовна 20 Мар 2015
презентация "Минем гаиләм" Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы 20 Мар 2015
презентация БСҮ "Минем буш вакытым". Закиева Наиля Рахимзяновна 20 Мар 2015
документ "Минем методик табышларым" эссе Платонова Дамира Данияловна 20 Мар 2015
документ Эссе "Минем педагогик осталыгым" Мулланурова Айсылу Мударрисовна 20 Мар 2015
документ "Россия тарихында минем якташларым". Фатрахманова Фания Сулеймановна. 20 Мар 2015
документ Эссе "Я - учитель" Минем педагогик уйлануларым Шайдуллина Гульназ Фаритовна 20 Мар 2015
документ Эссе "Минем педагогик осталыгым" Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы 31 Мар 2015