Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ.б.булулары.Акыллы хайван,кешегә хезмәт итә.Ул тере,йорт хайваны: ашый,эчә,сулый,үрчи.Сыйфатлар кулланып,сүзлек байлыгын үстерү: шома,куе,үткен,йонлач.Балаларда этләргә карата мәхәббәт,сак караш тәрбияләү.

Материал:Төрле ашамлыклар,ипи,сөяк,яшелчәләр.Этләр сүрәтләнгән рәсемнәр.

Барышы: -Балалар,хәзер мин сезгә табышмак әйтәм,ә сез җавабын әйтерсез.

-кешенең дусты, Йортның сакчысы,ул нәрсә? (эт)

Бер малай үзенең эте белән керә.

Малай: Минем этемнең исеме Акбай.Ул инде зур,ә кечкенә балаларны бик ярата.

Тәрбияче:Аңа игътибар белән карыйк.Бигрәк матур эт.Кайсыгыз кыюрак,якынрак килеп карагыз.Ул сезнең белән үзенең тәпиен биреп тә исәнләшә.Акбайның күзе нинди зур,ничек сезгә игътибар белән карап тора.Аның башы нинди?Башында нәрсәләр бар?Колаклар ни өчен кирәк? Айнур,синең этен нишли белә?

Малай: Бу хезмәт итүче эт.Акбайның колаклары сизгер,бөтен тавышларны ишетә,өйне саклый,боерык биргәнне аңлый.Мин читкә китеп,Акбай,минем янга кил дисәм,ул килә.

Тәрбияче:Балалар, Акбай нишләде? Өлкәннәр һәм балалар этләрдән куркалар.Ни өчен? Акбайның тешләре нинди?(үткен,зур). Аңа андый тешләр ни өчен кирәк?(сөяк кимерергә,хуҗасын сакларга). (Өстәлдән сөяк алып эткә бирү).

-Ул ни өчен сөякне бик тиз тапты?(борыны сизгер)

Малай:Акбай сөякне генә түгел,минем әйберләрне яшерсән бик тиз табып бирә.

Тәрбияче:Акбай бик акыллы,ул нинди төстә?Кайсыгызның этне яратасы,сыйпыйсы килә?Аның йоны нинди?Аның койрыгы нинди?

Малай:Акбай шатланганда,койрыгын селкетә.

Тәрбияче:Акбайның тәпиләре нинди?(Эт йөреп күрсәтә).Нинди хайван тавышсыз гына йөри?Акбай зур этме,әллә кечкенәме?Каян белдегез?(Айнур эте турында рәсемнәр күрсәтә,алар турында сөйли)

Тәрбияче:Акбай тереме?(йөри,ашый,күрә,тыңлый,сулый,үсә)

Малай:Мин аңа боерыклар бирәм,ул аны үти.(Айнур үзенең ничек боерыкларны үтәргә өйрәтүе турында сөйли).(Рәхмәт әйтү,рәсемнәр карау,сораулар бирү һәм җаваплар алу).


Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное "Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Уртанчылар төркеме балалары белән Воскобович уеннары аша тирә – як белән танышу буенча шөгыль конспекты. Марданова Ильзиря Табрисовна 12 Ноя 2015
разное Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ “Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле Абдрахманова Зямиля Мунибовна 30 Мар 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”. Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
разное Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ "Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме) Тлякова Зульфида Кафиловна 30 Мар 2015
документ "Казан" тексты белән танышу Ахмадуллина Айгуль Гумаровна 20 Мар 2015
документ Интегрированное занятие "Йорт куяны белән танышу" Сагдеева Регина Рустамовна 30 Мар 2015
документ "Транспорт төрләре белән танышу" Мухамедрахимова Альбина Фаилевна 31 Мар 2015
документ Чыгыш: Тирә-юнь белән таныштыру аша сөйләм телен үстерү. Шарафиева Расуля 4 Апр 2015
документ 3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән мастер-класс. Тема : Урмандагы тереклек. Газизова Гелюся Рахимановна 31 Мар 2015
документ Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү. Назмутдинова Миляуша Мансуровна 4 Апр 2015
документ "Г.Тукай премиясе лауреатлары"(Ф.Яруллинның иҗаты белән танышу) Сунгатова Гульнара Зулькаровна 31 Мар 2015
документ Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу" Хайруллина Лейсан Азатовна 16 Апр 2015
документ Э.Мөэминованың "Моңсу бәйрәм" шигыре белән танышу.1 сыйныф. Хайбуллина Гөлчәчәк Халит кызы 6 Дек 2015
разное "Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
презентация Габдулла Тукайның "И туган тел" шигыре белән танышу. 5 нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең презентациясе. Шаехова Гульнара Маратовна 7 Дек 2015
документ Габдулла Тукай "И туган тел" шигыре белән танышу.- 5нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең план- конспекты. Шаехова Гульнара Маратовна 7 Дек 2015
презентация, документ “Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе. Аухадшина Светлана Александровна 11 Дек 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 31 Мар 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 1 Апр 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен "Уенчыклар" темасы буенча КВН Мухамедзянова Гульшат Ильдусовна 4 Ноя 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен "Күңелле ял көне" занятиесенең конспекты Мухамедзянова Гульшат Ильдусовна 1 Ноя 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 28 Фев 2016
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 4 Апр 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 8 Апр 2015
документ Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме Мязитова Зульфия Саитовна 25 Апр 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт» Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна 16 Окт 2015
документ Габдулла Тукай иҗаты белән танышу Сабирова Мадина Акрямовна 30 Мар 2015
документ Геометрик фигура – өчпочмак белән танышу. Ханафиева Лейсан Зульфаровна 31 Мар 2015
документ Конспект кызыл китап белән танышу Габдрахманова Гульназ Ильгизовна 31 Мар 2015
документ Суган һәм борчак белән танышу, аларны чагыштыру Гайфуллина Альмира Шагидуловна 31 Мар 2015