Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

План конспект занятия по экологии в старшей группе

Скачать
18.88 КБ, 794297.docx Автор: Мухаметфатыхова Разиля Рашитовна, 31 Мар 2015

Урман аланына сәяхәт

Максат: балаларга табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Эзерлек эшләре: балалар белән табигать турында төрле хикәяләр,шигырьләр уку; картиналар, слайдлар карау; жырлар, шигырьләр өйрәнү; табышмаклар әйтешү.

Дәрес барышы: ( Урман аланы, кемнеңдер кыштырдавы, пошкыруы ишетелә.)

Алып баручы: Кем ул анда пошкыра, ачулана? Ә …бу керпе икән.(Канәгать

түгел Керпе чыга). Нәрсә булды Керпекәй? Кем сине болай үпкәләтте, кыерсытты?

Керпе:Балалар урманга ял итәргә килгәннәр иде. Ял иттеләр, уйнадылар,чәчәкләр жыйдылар, тирә якны туздырып,аланны чүпләп киттеләр.Алай гына түгел кош ояларын туздырып, агачларны сындырып, кыерсыттылар.Мине уенчык урынына өйлэренэ алып кайтып киттеләр. Кире урманга юлны көчкэ эзләп таптым. Менә минем өем – минем аланым.

Алып баручы: Ай-һай , тәрбиясез балалар булганнар болар. Керпекәй безнең балалар бакчасының балалары мондый тәртипсез түгелләр.Без хәзер ул аланны җыештырырбыз, сиңа ярдәм итәрбез. Әйдәгез, балалар, Керпегә ярдәм итик.(Тәрбияче балалар белән туздырылган аланга киләләр)

Керпе: Менә курәсезме? Агачнын ботагын сындырганнар, кош оясын туздырганнар, бөтен жирдә чуп –чар.

Алып баручы: Балалар, безгә нинди эшләр башкарырга кирәк?

Балаларнын жаваплары:

- кошнын оясын үз урынына куярга

- агачнын ботагын җайлап кына бау белән бәйләргә

- чүпләрне җыеп, чокыр казып, күмәргә

Алып баручы: Балалар бик дөрес сөйләдегез. Әйдәгез эшкә керешик, аланны чистартыйк.(Балалар жыештыралар).Менә хәзер ял итсәктә була инде һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

Балаларнын жаваплары:

- агачларны сындырмаска

- чәчәкләрне һәм үләннәрне кирәксезгә өзмәскә

- кырмыска ояларын туздырмаска

- урманы чүпләмәскә

- кош ояларын туздырмаска

-кошларны һәм җәнлекләрне кыерсытмаска һәм өйгә алмаска

- учак якмаска, ут белән шаярмаска

Керпе: Рәхмәт, балалар, Сез урманның чын дуслары, табигатьне яклаучылары икэн шул.Табигатьтә жэнлекләр, кошлар, үсемлекләр бер-берсеннән аерым яши алмыйлар.Мисал өчен яфрак кортын гына алыйк.Ул яфракта яши, әкрен генә шуыша, үзе үткен тешләре белән яфрак кимерә.Аны юк итсәк, кошларга ризык бетә, чөнки кошлар бөҗәкләр белән тукланалар.

Алып баручы: Дөрес әйтәсең, Керпе дус.Әле бит урманда күпме файдалы үсемлекләр һәм җиләк – җимешләр үсәләр.Әйдәгез әле, балалар, Керпегә сөйләп күрсәтик.

Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин.

Беләсеңме ни өчен

Витаминнар хәзинәсе

Минем һәрбер җимешем. (Гөлҗимеш)

Суымны эч авырсан:

Йөткерсәң, я карлыксаң –

Шәп дару юк моннан да.

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да. (Балан)

Яратам мин таң нурын,

Дару минем тамырым,

Шикәре дә җитәрлек

Чәй ясасаң кыздырып,

Тәме исең китәрлек. (Тузганак)

Керпе: Без урман белән горурланабыз

Урман – яшел шифаханә

Урман әкият патшалыгы кебек

Бөтен тирә-ягыңда дару үсә.

Һәрбер үләндә, һәрбер ботакта

Микстура һәм таблетка.

(Аксап Сукыр тычкан чыга)

Сукыр тычкан: Исәнмесез, зинһар ярдәм итегез. Җир астыннан казыганда ялгыш аягымны авырттырдым. Аяксыз калам бит.

Керпе: Зыян юк! Аякны дәвалау авыр эш түгел. Чын күңелдән минем киңәшем, чиста аякларыңа бака яфрагы яп син.(Бака яфрагы бирә).

Сукыр тычкан: Рәхмәт ,киңәшеңә.

(Бакылдап,,тамагын бәйләгән Бака керә.)

Бака: Һәр минут саен мин

Ютәллим һәм бакылдыйм.

Керпе: Менә нарат бөреләре.Дару гына түгел - ә могҗиза, салкын тиюең тиз үтәр.(Керпе нарат бөреләре бирә).

Бака: Рәхмәт.

Алып баручы: Рәхмәт, Керпе дус. Безгә балалар белән кайтырга вакыт җиткән. Без синең киңэәшләреңне истә тотарбыз.Урманның безнен зур байлыгыбыз һәм аны сакларга кирәклеген истән чыгармабыз.

Керпе: Сез,дусларым карагыз. Ышанычымны аклагыз,

Гадел булыгыз һәм яхшы булырга вәгъдә бирегез:

Бер кошны да, чикерткәне дә кимсетмәскә

Кубәләктә тотмаска!

Балалар: Вәгъдә бирәбез!

Алып баручы: Сау бул, урман,сау бул алан,сау бул. Керпе дус. Менә сиңа күчтәнәч.(Керпегә алма бирә).


Автор: Мухаметфатыхова Разиля Рашитовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ План конспект занятия по экологии в старшей группе Мухаметфатыхова Разиля Рашитовна 31 Мар 2015
документ План конспект занятия по экологии в старшей группе Миркасимова Рамиля Ринатовна 4 Апр 2015
разное конспект занятия по экологии в старшей группе Сухорослова Ольга Иннокентьевна 31 Мар 2015
разное Конспект занятия по экологии "Волшебница вода" в старшей группе. Измайлова Чулпан Фанусовна 30 Мар 2015
разное Конспект занятия по экологии в старшей группе «Волшебница вода» Идрисова Наида Валерьевна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе Новикова Наталья Викторовна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе Новикова Наталья Викторовна 31 Мар 2015
разное Конспект открытого занятия по экологии в старшей группе «КВН «Знатоки природы». Солдатенко Ирина Сергеевна 4 Апр 2015
разное Конспект интегрированного занятия по экологии в старшей группе "Вода-это жизнь" Ждамарова Елена Ивановна 4 Июл 2015
разное Конспект интегрированного занятия по экологии в старшей группе "Вода-это жизнь" Ждамарова Елена Ивановна 4 Июл 2015
разное Конспект интегрированного занятия по экологии в старшей группе "Вода-это жизнь" Ждамарова Елена Ивановна 4 Июл 2015
разное Конспект интегрированного занятия по экологии в старшей группе "Вода-это жизнь" Ждамарова Елена Ивановна 4 Июл 2015
разное Конспект интегрированного занятия по экологии в старшей группе "Вода-это жизнь" Ждамарова Елена Ивановна 4 Июл 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе на тему «Птицы» Конспект занятия по экологии в старшей группе на тему «Птицы» Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна 24 Апр 2015
документ План конспект занятия по экологии в средней группе Миркасимова Рамиля Ринатовна 4 Апр 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе на тему Знакомство с черепахой.Автор Садвакасова Асель Жоламановна -воспитатель старшей группы. Дубгорн Ольга Андреевна 9 Апр 2015
разное КОНСПЕКТ проведения занятия по экологии в логопедической группе Максимова Tатьяна Николаевна 31 Мар 2015
разное Конспект интегрированного занятия по экологии и рисованию в старшей группе "Путешествие в зимний лес" Морозова Лена Викторовна 30 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе «По следам Зелёной Шапочки» Лямина Светлана Сергеевна 30 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе по теме "Грибное царство" Хафизова Лилия Анасовна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии по теме "Золотая осень" в старшей группе. Селдушева Анна Александровна 19 Окт 2015
разное План-конспект занятия в старшей группе по теме « Перелетные птицы» Кривенко Галина Юрьевна 30 Мар 2015
разное план-конспект занятия по правилам дорожного движения в старшей группе Бялюк Елена Владимировна 31 Мар 2015
разное План-конспект занятия по экологическому воспитанию в старшей группе Бялюк Елена Владимировна 21 Апр 2015
документ ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ПО ЭКОЛОГИИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ Альмухаметова Ирина Ирековна 24 Дек 2015
документ ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ПО ЭКОЛОГИИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ Альмухаметова Ирина Ирековна 7 Дек 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе «Царство воды» Лямина Светлана Сергеевна 30 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе «Свойства воздуха» Лямина Светлана Сергеевна 30 Мар 2015
документ Конспект комплексного занятия по экологии в старшей лошопедической группе Стеклова Татьяна Олеговна 30 Мар 2015
документ Конспект интегрированного занятия по экологии в старшей группе детского сада Григорьева Елена Константиновна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе: Что такое заповедник СТЕПАНЕНКО ЕЛЕНА АНАТОЛЬЕВНА 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе на тему "Воздух-невидимка" Подсобляева Светлана Константиновна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе "Экскурсия на реку" Родионова Елена Юрьевна 31 Мар 2015
документ Конспект комплексного занятия по экологии в старшей группе с детьми с ограниченными возможностями здоровья: «Радуга-дуга» Сорокина Людмила Николаевна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе "Удивительные свойства воды" Быстрова Инна Анатольевна 31 Мар 2015
документ " Волшебница вода" Конспект занятия по экологии в старшей группе «Волшебница вода» Сафиуллина Чулпан Мубараковна 31 Мар 2015
документ " Волшебница вода" Конспект занятия по экологии в старшей группе «Волшебница вода» Сафиуллина Чулпан Мубараковна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по экологии, на прогулке: Зеленая аптека (занятие в старшей группе детского сада) Петрова Виктория Алексеевна 4 Апр 2015
документ конспект занятия по экологии в старшей группе "Волшебница вода" Наумова Елена Сергеевна 4 Апр 2015
документ Конспект занятия по экологии в старшей группе тема"Здравствуй ветер". Бухтоярова Татьяна Николаевна 9 Апр 2015