Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә “Бүлмә гөлләре” дигән темага проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Комнатные цветы"

Скачать
463.18 КБ, 1220088.docx Автор: Зиятдинова Гульшат Ванситовна, 16 Окт 2015

Актуальлелек. Традиция буенча көзен бүлмә гөлләрен күчереп утыртабыз, бу эшкә балалар да тартылалар һәм актив катнашалар. Эш барышында балаларда күп төрле сораулар да туа: “Ни өчен бу гөлнең яфраклары кызгылт, ә бу яфракның төсе ачык яшел?”, “Бу гөлнең исеме ничек?”, “Безнең өйдә дә мондый чәчәк үсә”. Күп балалар бүлмә гөлләрен танымыйлар, исемнәрен атый алмыйлар. Күбесе гөлләр яхшы үссен өчен нәрсәләр кирәклеген, аларны тәрбияләү серләрен әйтеп бирә белми иде. Шулай итеп, бу проектны тормышка ашыру теләге барлыкка килде.

Проектның максаты:

1. Белем бирү:

- Балаларның бүлмә гөлләре турындагы белемнәрен киңәйтү;

- Бүлмә гөлләрен тәрбияләү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итү;

- Алган белемнәрен практикада куллану теләге булдыру;

- Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күзәтүне дәвам итү.

2. Тәрбияви:

- Балаларның дөньяга карашларын киңәйтү, табигатьне сакларга, аңа карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга өйрәтү;

- Туган ягыбызны ярату, аның белән горурлана белү һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

3. Үстерелешле:

- Фикерли, уйлый белү сәләтләрен үстерү;

- Бәйләнешле сөйләм осталыгын арттыру, чагыштыра белү сәләтләрен үстерү;

- Төркемләп эшли белергә, бер-берләрен тыңлый, аңлый һәм үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү.

Проектның бурычлары:

- Табигать почмагында үсеп утырган бүлмә гөлләрен танырга өйрәтү;

- Гөлләрне карарга-үстерергә өйрәтү;

- Балаларның кызыксынучанлыкларын арттыру;

- Барлык тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү;

- Табигать почмагын баету;

- Проектны тормышка ашыру эшчәнлегенә ата-аналарны да җәлеп итү.


Автор: Зиятдинова Гульшат Ванситовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован